КЕТӘКЛЕКТӘН АШКАН БАКЫЙ-БӨРКЕТ
Бакый Урманченың тууына 120 ел "Бакый Урманче - сынлы сәнгатебезнең патриархы, аның ыру башы, аксакалы."Яңа татар поэзиясендә һәм музыкасында нигез салучылар кемнәр?" дип сораганда, беренчесе Тукай, икенчесе Сәйдәш дип җавап бирсәк, инде "Татар сурәтчелек сәнгатенең нигез салучысы кем?" дигәндә дә: "Бакый ага Урманче!" дип бүген хаклы рәвештә әйтә алабыз", -...

"Бакый Урманче - сынлы сәнгатебезнең патриархы, аның ыру башы, аксакалы."Яңа татар поэзиясендә һәм музыкасында нигез салучылар кемнәр?" дип сораганда, беренчесе Тукай, икенчесе Сәйдәш дип җавап бирсәк, инде "Татар сурәтчелек сәнгатенең нигез салучысы кем?" дигәндә дә: "Бакый ага Урманче!" дип бүген хаклы рәвештә әйтә алабыз", - дип рәссамга зур бәя биргән Нәкый ага Исәнбәт.
Аның "аксакал, ыру башы" дигән сүзләрен 1987 елда Г.Камал исемендәге академия театрында Б.Урманченың 90 яшьлеге уңаеннан уздырылган сәнгать бәйрәменә чакыру билетына да язган булалар. Әмма партия өлкә комитетында моны ошатмыйлар һәм чакыру билетларын яңадан бастыралар. Халык мәхәббәтен казанса да, рәссам әнә шулай гомере буе китек хокуклы булып яши.

1907 елда гаиләләре Кече Салтык авылына күченеп китә. Әмма Бакыйга анда озак яшәргә насыйп булмый, әтисе аны Казанга "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә укырга җибәрә. Шунда дини белем белән бергә, дөньяви фәннәрне дә өйрәнеп, Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури, Шәриф Камалларның 1905 елгы революция тудырган әсәрләре тәэсирендә, беренче тапкыр Казан сәнгать мәктәбенә кереп карый. Әмма "Закон божий"га "абына" (ул вакытта сәнгать мәктәбендә "Закон божий" буенча имтихан тапшыру мәҗбүри булган). Мәдрәсәдә дә укуны дәвам итү авыр, чөнки гаилә ишле, акча юк. Урманче "Мөхәммәдия"не ташлап,Уралда металлургия заводларында эшләргә, тайгада урман кисәргә, Донбасс шахталарында күмер чыгарырга мәҗбүр була. Тәтештә, Глазов шәһәрендә мөгаллимлек итә. Хәтта, Тәтештә аны мәгариф бүлеге мөдире итеп тә билгелиләр. Тик күптәнге хыялы тынгы бирми. Шуңа күрә ул 1919 елда кабат Казан сәнгать мәктәбенә бара һәм татарлардан беренче булып укырга керүгә ирешә.


1926 елда Б.Урманче уку курсын бетереп, дипломын тәмамларга дип, Казанга кайта. Һәм аны шунда ук Казан сәнгать техникумында мөгаллим һәм укыту бүлеге мөдире итеп билгелиләр. "Мин бит әле диплом да алмаган", - дип баш тартырга теләсә дә, "безгә катыргы түгел, эшең кирәк", дип күндерәләр. ВХУТЕМАСта диплом бирергә карар булганын ул 1957 елда гына белә һәм дубликатын ала.


Матур тормышлары һич көтмәгәндә челпәрәмә килә. Иң элек 1928 елда, авырып, әниләре үлеп китә. Тагын бер елдан Бакыйны эшләгән урынына килеп кулга алалар, өенә алып кайтып тентү үткәрәләр дә, Черек күлгә алып китәләр. Энекәше Һади дә кулга эләгә. Һади кайчандыр Мирсәет Солтангалиевнең лекциясенә йөргән икән. Ә 1928 елның җәендә Солтангалиев Урманчеларда кунып та китә. Һади белән төне буе сөйләшеп чыгалар. Ә Солтангалиевнең ул вакытта һәр адымы күзәтү астында була инде. Шулай итеп, абыйлы-энеле Бакый һәм Һади Урманчеларны Солтангалиевнең яшерен төркеменә керүдә гаеплиләр. Бакыйның гарәп имлясын яклап язылган хатка кул куюын да онытмаган булалар. 82 сәнгать әһеле, гарәп язуын латинга алыштырырга теләү бары тик аерым затларның чама хисен югалтуы гына дип уйлап, Бөтенроссия Коммунистлар партиясенең өлкә комитеты пленумына хат яза, үзләренең имзаларын терки, күчермә нөсхәләрен халыклар атасы Сталинга һәм Үзәк Комитетның Татарстанны күзәтү астында тоткан инструкторы Пшеничный атлы кешегә юллый. И беркатлылар!
Черек күлдән Урманчеларны бүтән әсирләр белән бергә Мәскәүгә, Бутыркага күчерәләр. Анда берничә ай утыртканнан соң Бакыйны - биш, Һадине ун ел сөргенгә хөкем итеп, Соловкига җибәрәләр. Биредә ул Кашшаф Мохтар, Һади Атласи, Сәгыйть Сүнчәләй белән очраша. Азык-төлек склады мөдире булып эшләгән Сүнчәләй Урманчега ризык белән ярдәм итә. Милләттәшләребез рәссамны җиңелрәк эшкә - төлке, куян питомникларына урнаштыра. Җәнлекләр әсирләрнең төшенә дә кермәгән ит, яшелчә, бүтән төрле витаминнар белән тәэмин ителә. Организм өчен файдалы тәгам куян, төлке караучыларның үзләренә дә бик ярап куя. Рәссам анда төрле милләт кешеләре белән аралашып, казах, үзбәк, төрек телләрен камилләштерә. Һәм … «сәхнә йолдызына» әйләнә. Бакый Уманченың җыр-музыкага сәләте балачагыннан килә. Ә Соловкида «җинаятьчеләрне» агарту-тәрбия эше җитди куелган була. Биредә үзенә күрә театрлар, оркестрлар оештырыла. Татар рәссамы танылган композитор Б.Прозоровский, СССРның Зур театры баш дирижеры Сукның иң талантлы шәкертләреннән берсе - профессор Клыков, италияле Молла уйнаган музыкага кушылып җырлый-җырлый, бөтен лагерьны таң калдыра. Шул ук вакытта «Голос перековки» газетасына рәсемнәр ясый. Гомумән, кәгазь белән каләм һәрвакыт янында була. Соловкидан Урманче бик күп рәсемнәр алып кайта. Ак диңгездәге утраудан күз карасыдай саклап кайткан сурәтләрне үзебезнең Канаш тирәләренә җиткәч урлыйлар. И Урманченың шул вакытта кайгырганнары! Дүрт ел гомере бушка киткән, биографиясендә бернинди эз калдырмаган диярсең. Ярты телем икмәкне соңгы валчыгына кадәр кадерләп бүлешкән дусларының портретларын да кулга алып карамагач! Аларның һәркайсы рәссамның җан дустына әйләнгән бит!
Әйе, Б.Урманчены хөкем срогыннан бер ел алда, дүрт елдан иреккә чыгаралар. Ә менә энекәше Һади белән аларга бүтән күрешергә насыйп булмый. Соңыннан билгеле булганча, Һади Урманчены 1938 елда Соловкида атып үтерәләр. Иреккә чыкса да, Бакыйга да намуслы исемен кайтаруны бик озак көтәргә туры килә. Бары тик 92 яшендә, вафатына ике ай калгач кына исемен аклыйлар. Гарәп язуын яклап кул куйган 82 кеше арасында үзе исән чакта исеме акланган бердәнбер сәнгатькәр була ул.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Б.Урманче шәкертләре белән. Казан. 1928 ел. Утырганнар (сулдан уңга): Барый Дәминов, Бакый Урманче, Мирсәй Әмир, Зәки Мөхәммәтшин. Басканнар: Гата Йосыпов, Шакир Мөхәммәтҗанов, Мөккаддәс Рәхмәтуллин.
.Идрис хәзрәтнең кызлары Гайнелкануга һәм Мөхсинә, уллары Габделбакый һәм Габделһади. 1919 ел.
."Сары күлмәкле кыз". 1928.
."Сепаратор янында". 1928 ел.
."С.Бикбулатов портреты". 1927.
."Ак эшләпәле татар". 1928.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз