Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Керамика илендә

Торт фигуралары бер мизгелдә ашалып бетә, ә балчык әйберләр озак еллар буе сакланып, ямь өсти... 

Ландыш Садретдинова керамика өлкәсенә нибары өч ел элек килгән, әмма рәссам үз иҗаты белән  күпләрне куандыра.


“Төп һөнәрем буенча мин – юрист. Ун елдан артык банк системасында юрист булып эшләдем. Балаларыбыз үзләренә күбрәк игътибар таләп итә башлагач, аларга якынрак булу теләге белән иҗат өлкәсенә күчтем”, – ди Ландыш Гаян кызы. Ул кызын – нәфис гимнастикага, улын фехтованиега йөртергә, аларның дәресләрен хәзерләшергә дә җитешә. Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе эшләренә дә катнаша, Ислам институтының лингвистика факультетында да  укый.     

“Керамика белән танышуыма әле бер ел гына иде, – дип искә ала ул. – Әмма үземне гомерем буе шуның белән шөгыльләнгәнмен кебек итеп тойдым. Башта Казандагы бер студиядә тәҗрибә тупладым. Аннары әлеге сәнгатькә Россия һәм Татарстан керамистлары студияләрендә дә өйрәндем. Әвәләп ясаган әйберләрем үз күңелемә дә хуш килер, керамика белән көне-төне кызыксынырмын дип уйламаган идем. Дөрес, балачак шөгыльләрем дә булды, тегеп тә, бәйләп тә, рәсем ясап та карадым. Ләкин боларның берсе дә күңелемә рухи ләззәт бирмәде. Улым Даниска бер яшь тулу уңаеннан бәйрәм торты пешереп, торт өстенә мастикадан фигуралар өстәдем. Ә кызым Далида тугач, туган көн бәйрәмнәре артты, тагын торт, мастикадан фигуралар ясалды. Бераздан тортлар пешереп, аларны бизәү бәйгеләрендә дә, скульптура конкурсларында да катнаштым. Мастикадан кечкенә фигуралар ясау күңелемә ошагач, керамика белән җитди шөгыльләнә башладым. Ахыр­да керамика юнәлеше җиңде. Чөнки торт фигуралары бер мизгелдә ашалып бетә, ә балчык әйберләр озак еллар буе сакланып, ямь өсти... 

Башка шөгылем дә бар иде. Мин кечкенә чакта гомер буе биермен дигән идем! Бик кечкенәдән биедем, КДУда укыганда бию түгәрәкләренә дә йөрдем, Мәскәүдә оештырылган осталык дәресләренә дә бардым. Аннан инде юрист булып эшләдем, ә буш вакытларымда кечкенә кызларны биергә өйрәттем. Үз биюләремне дә камилләштердем. Шәһәрнең төрле осталарыннан шәрык, латин америкасы биюләренә, хип-хопка өйрәндем. Казанда “Тодес” бию мәктәбе ачылгач та, шунда чаптым, мине беренче көнне үк иң көчле биючеләр төркеменә кабул иттеләр. Аннары үзем дә, балачак хыялымны тормышка ашырып, балалар өчен бию төркеме ачтым”. 

“Балалар үзле балчыктан, плас­тилиннан, махсус камырдан әвәләргә бик тә һәвәс, – дип сүзен дәвам итә ул. – Чыпчык кына әвәләргә кушсаң да, алар үзләрен чын иҗатчы итеп хис итә. Өстәвенә, үзле балчыкка ясалма җисемнәр кушылмаган, экологик яктан чиста, әлеге иҗат төре аларга язарга, рәсем ясарга булышлык итеп, бармак сыгылмалыгын да арттыра, игътибарлык тупларга да өйрәтә. Кайчак сәламәтлекләре чикле балалар һәм олылар өчен дә осталык дәресләре алып барам. Үз иҗатыма килгәндә, баштарак рельефка, шамотка, ялтыравык глазурьга төшендем, үзле балчыкны ничек итеп 1200 градус кайнарлык­тагы мичтә чыныктырырга, ничек дөрес буярга кирәклеген аңладым. “Аллаһ”, “Бисмиллаһ” дип язылган дивар паннолары, “Әлхәмдүлиллаһ” дип язылган лампа, үзенчәлекле савытлар иҗат иттем. Хезмәтләремдә милли бизәкләребезне дә кулланыр­га омтылам. Хәләл җефетем Данил – сынлы сәнгать училищесын, Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлаган шәхес, архитектор. Хәзерге көндә аның  киңәшләрен дә истә тотып иҗат итәм. Коръән сүрәләрен, аятьләрен күчереп язарга теләвем – дингә ихлас бирелгән әниемнән.

Казан Ислам университетының гарәп каллиграфиясе үзәгендә укыйм, андагы укытучыбыз Рамил хәзрәт Насыйбуллин кайбер савытларым өчен кирәкле гарәп язмаларның эскизларын ясады. Мин аларны кулланып, гарәпчә изге сүзләр язылган “Җәй” серия­се тәлинкәләрен, “Әлхәм” сүрәле касәләрне, башка төр савыт-сабаларны иҗат иттем. Бу җәйдә әле Санкт-Петербург Керамика академиясе оештыр­ган курска да бардым һәм илебезнең төрле почмак­ларыннан җыелган  иҗади шәхесләр белән бергәләп, гаять зур күләмдә гыйлем өстәдем. Курска инде күпмедер тәҗрибәле кешеләр җыелган иде, безне бик җитди итеп укыттылар, тәмам чүлмәкчегә әйләндем. Калынлыгы һәрьяклап бертөсле булырлык цилиндр формасын гына да сигез сәгать ясадык!” – ди иҗатчы. 

Ландыш Гаян кызы 2019 елда Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумында бер ел буе укып, керамист дипломын да алган. Мәскәү музейлары, чүлмәкчеләр ярышы, фестивальләр белән дә кызыксынып таныша ул, Мәскәү янындагы Электроизолятор бистәсендә урнашкан Гжель дәүләт университеты белән, фарфор заводы белән дә танышып кайтырга өлгерә... Һәм бәйрәмнәр уңаеннан, күп катлы, матур тортларын пешерүен дә дәвам итә. 

– Без бер ел Себер ягында яшәдек. “Неф­теюганск гаиләләренең милли букеты” конкурсында бар гаиләбез белән катнаштык. Һәм “Алмагачның алмасы” номинациясендә җиңеп чыктык. Бу бәйрәмгә атап татар кызы һәм малае фигуралары ясап, тәмле торт та пешергән идем, ошаттылар. Татар мәдәниятен Себер якларында да яхшырак белсеннәр дип андагы балалар өчен татар биюләрен дә куйдым. Милләтебез мәдәниятен, җыр-биюләрен, сәнгатен башка халыкларга да җиткерүне үзмаксат итеп куйдым һәм алдагы көннәрдә дә, иншаллаһ, шушы юлдан барачакмын! – ди Ландыш.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев