Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Күңелдәге миллилек

Чәкчәк музеен оештыручыларның берсе булган Рушания ханым фикеренчә, милли бизәкле әйберләр сыйфатлылык, затлылык белән аерылып торырга тиеш.

Казанда гөрләп эшләгән Чәкчәк музееның креатив директоры Раушания Полосина-Сөләйманова белән әңгәмәбез чәкчәк темасыннан башланмады. Моның сәбәбе дә бар: Раушания ханымның тамбур һәм шома чигүле искиткеч матур кул эшләнмәләре хакында ишетеп белә идем. Һәм аны чираттагы уңышы белән котларга да сәбәп бар бит: Р. Полосина-Сөләйманова 2020 елның декабрендә, Татарстан Республикасының Халык сәнгати һөнәрчелек буенча сәнгати-эксперт советы карары белән халык сәнгати һөнәрчелек остасы исеменә лаек булды! Бу белгечләр нинди  әйберләрне декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре дип билгеләргә, аларның кайсыларын халык сәнгати һөнәрчелеге реестрына кертергә кирәклеген хәл итте. Һәм менә Раушания ханым чиккән татар сөлгесе, алъяпкыч һәм өч панно Татарстанның халык сәнгати һөнәрчелек әйберләре реестрына кертелде.

Раушания Полосина-Сөләйманова нәфис һәм төгәл чигешләре турында горурланып сөйләде. Алар өчен тукымаларның иң сыйфатлылары, чигү җепләренең иң яхшылары сайланган һәм хәтта киергеләр дә агачтан түгел. “Пластик, сыгылмалы, заманча киергеләр тукымаларда эз калдырмый, – диде ул. – Гомумән, татар декоратив-гамәли сәнгате турында сәгатьләр буе сөйли алам, чөнки бу өлкәне бик яратам. Төрле ярминкәләр вакытында да шундый эшләнмәләргә игътибар итәм, тик бер яктан аларның булуына, заман осталарының татар чигешен онытмавына шатлансам, икенче яктан кәефем китә, чөнки кайберәүләр иҗат җимешләренең чит-читенә сыйфатсыз, арзан челтәр яисә ука тегеп куя да бар эшенең ямен җибәрә. Минемчә, тарихи бизәкләр кертелгән һәр эш сыйфаты белән аерылып торырга һәм арзанлы тукымаларда булмаска тиеш. Алар бит бик озак иҗат ителә. Үзем чиккәч, моны яхшы беләм. Менә һичкемне битараф калдырмаган зур ашъяулыгымны, музей ачылган көннәрдән башлап, төгәл биш ел буе чиктем. Дөрес, аның белән бер үк вакытта татар орнаментлы ике алъяпкыч та чигеп бетердем. Әлеге ашъяулык үрнәген күргәч, бик ошаткан идем һәм музеебызга чиккәндә дә шушы хезмәтем өчен җепләрне бик җентекләп, озаклап җыярга туры килде, чөнки кибетләрдә кирәкле чигү җебен тиз генә табып алырмын димә, төсмерләр дә бик күп югыйсә, әмма шул ук вакытта сиңа кирәклесе дә күренми... Хәзер инде мин тукыма кисәгенә алган җепләрем белән чигеп карап, кул астында аерым үрнәкләр дә тотам, шулар аша чамалап, төсләр берлеген, җепнең нечкәлеген, калынлыгын алдан күзаллыйм”.

Раушания ханым кайбер яшь татар дизайнерларының милли орнаментларыбызны, кирәксә-кирәкмәсә дә, теләсә кайсы бизәкле өслеккә чәпеп куюларын ошатмый. “Вконтакте” челтәрендә ун меңнән артык кеше укып барган, тамбур чигүен, рус, татар, һинд чигешләрен һәм люневиль, сюзане чигү үрнәкләрен еш куеп торган махсус сәхифәгә күптән түгел һич тә җиренә җиткереп ясалмаган татар бизәкле чигешләр куелуына уфтанып алды.

“Мин ирем Дмитрий Полосин белән татар гамәли сәнгатенә заманча сулыш өрәм, әмма без татар бизәкле кул эшләнмәләрен теләсә нинди, килешсез, зәвыксыз итеп ясауга каршы. Киресенчә, алар борынгы үрнәкләрдә кабатланса да яхшы булыр иде. Иҗатка өйрәтә торган уку йортларында да булдым, тик анда күңелгә ятышлы үрнәкләр күрмәдем. Гомумән, югары зәвыклы, бик сыйфатлы эшләнмәләрне генә үз итәм. Мәсәлән, Татарстан Милли музее тупланмаларындагы Казан сөлгесе үрнәгендәге сөлгемне алтын җепләр, ыргак белән чиктем. Аны барысы да ошата. Бу мактану түгел. Кабатлап чигеп бирүемне кат-кат үтенәләр. Хәтта Татарстан  Мәдәният министрлыгындагы очрашуда да миннән: “Бу Казан сөлгегезне күпмегә бәяләр идегез?” – дип сорадылар. Мин озак уйлап тормадым: “Бу сөлгене үз музеебыз өчен иҗат иттем, ул сатылмый, ә гомумән алганда, мондый кул эшенең чын бәясе – илле мең”, –дидем. Ни өчен әле кул эше арзан торырга тиеш?! Аны чигү өчен чиксез күп сәгатьләр сарыф ителгән бит.” “Тик шулай да сезнең эш бүлмәсендә чигү машинасын да күрәм”, дим остага. “Әйе, башта мин гел кулдан чигелгән әйберләргә генә соклана идем, ә чигү машинасы белән иҗат ителгәннәрне бик өнәп бетермәдем. Алар миңа ясалмалырак булып күренә иде. Әмма хәзер шушы машинада да чигәргә өйрәнеп киләм, аның белән оста чигә башлау өчен ике ел вакыт таләп ителә, диделәр. Ул мотор белән көйләнгән, чигү кул рычагы булышлыгында да башкарыла. XIX гасыр ахырында татар осталары инде тамбур чигүен башкаручы шундый машиналар белән чигә башлап, әлеге төр һөнәрчелекне алга җибәргән бит. Бу да күптәнге чигү машинасы, мин аны 1950 елларда Подольск фабрикасында эшләгән бер чигү остасының улыннан сатып алдым. Инде тиздән, РФ гранты буенча, ике заманча, сәнәгать чигү машинасын да алачакбыз һәм бераздан безнең татар тамбур чигүле эшләнмәләребез төрләре күпкә артачак. Ирем татар мәдәниятенә мөкиббән, еш кына: “Раушания, син бит татар, сиңа мондый эшләнмә ошый икән, димәк башкаларга да ошар”, - дип әйтә”.

Милли җанлы Раушания ханым планнарына “Татар остасы” дип аталачак татар чигүе буенча онлайн-мәктәп ачу да өстәлгән. Теләге булганнар бу мәктәптә дүрт төрле чигү төренә өйрәнәчәк, курс тамбур чигүе, алтын җепләр белән чигү, сәйлән белән һәм чемче чигү (тасмалардан элмәкле аппликацияләр ясап чигү) буенча дәресләрне колачлаячак. “Татар бизәкләре белән чигәргә теләүчеләр шактый булыр дип уйлыйм. Чөнки без кечкенә чигешле татар кулъяулыкларын да сатуга куеп карадык, аларны да илнең төрле почмакларыннан килгән туристлар алып бетерде”, – ди әңгәмәдәшем.

Аның берсеннән-берсе пөхтәрәк итеп башкарган кул эшләнмәләрен күргәч, бу эшкә чын күңелен бирүенә ышанасың, чөнки чигү техникалары буенча киштәләргә урнаштырылган бихисап китаплар да тузан җыймый биредә. Раушания ханым аларның күбесен җәһәт кенә ачып, мисаллар китерде: “Менә татар чигүе буенча, аның үрнәкләре дә җыелган яңа бас­ма. Әйе, ул да кирәк, тик анда чигү техникасы аңлатылмаган... Ә менә чуаш милли бизәкләрен чигәргә өйрәткән басма. Андагы рәсемнәргә карап кына да эш барышын аңлап була. Монысында Финляндиядә киң кулланыштагы чигү үрнәкләре, алар арасында татар бизәкләрен хәтерләткәннәре дә күп. Ә бу китаптан шуны белдем: безнеке кебек итеп тезелгән бизәкләр француз кием-салымнарында да шактый икән... Хәзер күп япон хатын-кызлары чигә. Алар арасында бик мәшһүр дизайнерлар бар. Менә бу инглиз телендә басылып чыккан әсбапка карап япон үрнәкләре буенча чигеп була. Бу китап­ларда да чигү үрнәкләренең башкарылышы бәйнә-бәйнә аңлатылган. “Ни өчен Татарстанда киң даирә укучылары, кул эшләнмәләре осталары өчен татарча чигү төрләре техникасына өйрәтерлек әсбап­лар, махсус китаплар нәшер ителми икән?” – дип уйлыйм еш кына. Югыйсә, милли традицияләребезне саклау һәм үстерү буенча махсус программа да бар... Бу программаны үтәргә тиешле белгечләр, бүлекләр дә җитәрлек. Барысы Ф.Вәлиевнең “Орнамент казанских татар” китабына таяна. Моннан кала, затлы альбомнарга дәүләт музейлары фондларында сак­ланучы татар милли бизәкле, текстиль әйберләренең фотосурәтләрен урнаштыралар, әмма күп очракта аларның төгәл үлчәмнәре, нинди тукыма өслегенә ясалганнары язылмаган була. Менә мин дә башта бер эшем өчен җитен тукыма алган идем, ә ул ефәккә чигелә торган булып чыкты... Болар да мөһим”.

– Раушания, сез, балачактан ук кул эшләрен яраткансыздыр?

– Һич тә алай түгел. Мин Үзбәкстанда туып-үстем. Әнием бер матур татар җырында ишетеп, миңа “якты” дигән мәгъ­нәдәге Раушания исемен кушкан. Ахрысы, холкым белән мин тиктормас, бик эшлекле әбием Зәйтүнәгә охшаганмын. Әбием Зәйтүнә бик булдыклы иде, әнием София әйтүенчә, мин инде икенче сыйныфта укыганда ук, әбием тарафыннан бәйләнгән әйберләрне күреп, шундый ук итеп бәйләргә өйрәнергә теләгәнмен. Үземнең дә истә: әбием ничек бәйләргә кирәклеген тиз-тиз генә аңлата, ләкин мин дә тиз генә отып калам. Беренче эшләрем үк пөхтә килеп чыкканга күрә әбием дә, әнием дә мине мактый иде. Үзбәкстанда 20 ел яшәдек, аннары без Татарстанга, туган якларыбызга кайттык. Үзбәкстанда Көньяк Корея компаниясендә эшләгән идем, биредә автосалоннарның берсендә чит ил машиналары сату эшендә хезмәт куйдым, соңрак ирем Дмитрий белән Чәкчәк музее ачкач кына, бу төр шөгыльләргә яңадан игътибар бирдем. Чөнки музей диварларына милли бизәкле әйберләр элеп куерга кирәк иде. Борынгы кул эшләнмәләре үрнәкләре инде юкка чыккандыр дип уйладым. Шуңа күрә чигү эшенә үзем алындым. Тәмамланган эшем, Казан сөлгесе, бүген музей диварын бизи, аны пыяла астында, кысаларга алып элдек, чөнки бер китапта бик матур чигешләрне, сөлгеләрне XIX гасыр татарлары шулай элеп куя торган булган дип укыган идем... Биредәге калфаклар да – минем иҗат җимешләрем. Музей хезмәткәрләребез дә кызыксынып китеп, сәйләнле калфаклар чикте әле...

Музей ачар алдыннан, этнографлар Каюм Насыйри, Карл Фукс һәм Николай Воробьёв хезмәтләрен өйрәндек, аннары Мәскәүдәге В.И.Ленин исемендәге үзәк китапханәдә айлар буе китап укыдык. Музейга килгән туристларны чәкчәк, татар тәм-томы белән сыйлаганда, аларның күбесе бик еш кына: “Касәләр кая соң монда? Татарлар чәйне касәгә салып кына эчкәндер бит!” – дип сорыйлар. Ә без аларга: “Татарлар чәй эчү өчен тоткалы чынаяклар тоткан, ә аларны фарфор савыт-саба фабрикаларына махсус заказ биреп ясаткан”, – дип чатнатып җавап бирәбез. Чөнки моның шулай икәнен туган як белгече-галим Каюм Насыйри китапларында укыдык. XIV-XVI гасырлардагы кирпеч рәсемнәре белән илһамланып, шулар нигезендә татар милли бизәкле, тәлинкәле татар чынаягы эскизын да иҗат иттем. Ә рәссамлык сәләтләремне арттыру өчен, графика программаларын өйрәндем, рәсем дәресләренә йөрдем. Нәтиҗәдә, төсле каләмнәр, буяулар белән буйый торган тәб­рикнамәләр иҗат иттем. Хәзер инде без глазурь белән ике кат ныгытылган татар бизәкле фарфор чынаяклар һәм тәлинкәләр ясатып сатабыз. Безгә килгән туристлар да шундыйлардан гына чәй эчә. Безгә: “Чәйләрегезне бер тапкыр кулланышлы пластик савытларга ясагыз, гигиена таләпләренә дә туры килер”, – диючеләр табылды. Ләкин Казанга кадәр килүче туристлар татар чәен ник әле матур чынаяклардан эчмәскә тиеш, ди!”

Сүз уңаеннан, туристлар өчен әзерләгән кунак өстәленә дә күз салыйк. Өстәлдә кактан татар бизәгендәге матур фигуралар кисеп ябыштырылган, чикләвек төшләре беркетелгән чәкчәк каршы ала. Татар гадәте буенча, файдалы, хуш исле үләннәр кушылган кайнар чәй янына Каюм Насыйри язмаларында тасвирланган как-төш тә куела, тәмле бал да тәкъдим ителә. Как-төшне, – дип язган Каюм Насыйри, – кияү кәләше исеменнән үз туганнарына бүләк итә. Аны хәзерләү тәртибе мондый: бадәм (миндаль) чикләвеген шикәр комы белән катыштырып, бал белән катыралар. Шуннан аны зур подноска күчерәләр, өстен как белән куе итеп ягалар һәм кечкенә конфетлар сибәләр. Туристлар өчен биредә матур итеп төрелгән каклар да сатыла. “Башта без аларны үзбәкләрдән, әзербайҗаннардан алып карадык, әмма бераздан какларны үзебез, тагын да сыйфатлырак һәм саклану вакыты бер елга җитәрлек итеп җитештерә башладык. Алар бар таләпләргә туры китерелгән, санитар рөхсәтләр алынган. Безнең каклар бер кап өчен берничә төрле җиләк-җимештән ясала, каклар татар күн мозаикасы үрнәкләрендә кисеп, бергә ябыштырылган, алар составында җир җиләге, кура җиләге, алма, слива, груша, кара карлыган, бөрлегән дә булганга, тәмнәре дә эчкелтем-төчкелтем. Әмма иң популяры алма белән имбир кушып ясалганы! – дип аңлата Раушания ханым. – Какны көзен... кабактан да ясыйбыз. Без үз вакытында, Мәскәү яны шәһәрләренең туристик юлларын йөреп чыктык, күп кенә кечкенә, шәхси музейлар белән дә таныштык. Менә шундый музейларның берсе Коломнадагы Как музее иде. Эш юнәлешебезне үзгәртеп, музей ачарга булгач (ул 2014 елның 15 сентябрендә ачылды), иң әүвәл шул Как музеен искә төшердек...

Без музеебыз белән бик горурланабыз. Татарстан Респуб­ликасы Туризм буенча дәүләт комитеты безгә карата яхшы мөгамәләдә. ТР Президенты киңәшчесе, Казан экскурсоводлары гильдиясе әгъзасы О.Балтусова музей урнашкан йортны истә тотып, быел “Том Сойер Фест” кысаларында булышлык күрсәтте. Атаклы татар архитекторы Нияз Халиков тарафыннан тәкъдим ителгән төсләрдәге шушы йорт рәсеме һәрвакыт каршымда торды. Музей бит элекке Печән базары урамындагы сәүдәгәр Вафа Бигаев йортында урнашкан. Бу борынгы йортның үзенчә, яшел төсләр дә кушылган бизәлеше булган, бүген инде музей фасады Нияз Халиков рәсеменә хәйран якынлаштырылган дияр­гә дә була. Мин әле урамның Париж Коммунасы дип аталып йөртелүен дә теләмим. Аның элеккегечә, Печән базары урамы дип аталуын телим. Татарстан Президенты музейга килгәч, аның белән сөйләшү вакытында да бу хакта әйттем, әмма минем әлеге тәкъдимем бары тик тәкъдим дәрәҗәсендә генә калды.

Музейда чәкчәк пешерү дә­ресләре дә алып барыла. “Музейда киң кулланыштагы татар сүзләре һәм аларның русча тәрҗемәләре язылган телефон тышларын күрү дә күңелле. Музейда тәбрикнамә алып, шунда ук үз-үзеңә почта аша юллау мөмкин. XIX гасыр татар йорты интерьеры, көнкүреш әйберләре, узган гасыр яшәеше белән таныштыру максаты белән үз оныкларын алып килүчеләрне дә бик ошатабыз, – ди музейчы. – Билгеле, без традицияләр хакында да, гореф-гадәтләр, халык риваятьләре, гамәли сәнгатебез, Болгар дәүләтебез, ЮНЕСКО тарафыннан дөньядагы иң төгәл календарьларның берсе булып танылган Борынгы Болгар календаребыз хакында да сөйлибез. Кайчак, сирәк кенә булса да, бирегә килүчеләр истәлекле әйберләрен бүләк итә, мәсәлән, бер ханым безгә бик борынгы тамбур чигешле зур ашъяулык тапшыр­ды. Ашъяулыкны аларның нәселендәгеләргә кайчандыр, Петербургта төзелеп килгән яңа мәчеткә күп сәдака биргәннәре өчен, Бохара әмире бүләк иткән булган, ул шулкадәр катлаулы бизәкле, аңа сәгатьләр буе сок­ланып карап утырырга була!”. 

Милли сәнгатебез традиция­ләрен саклауга йөз тоткан әлеге музей өченче ел, как тәкъдим итеп, “Туристлар сувениры” Бөтенроссия конкурсының Гран-при бүләген яулаган. Ә былтыр исә Екатеринбургта узган VI “Туристлар сувениры” Бөтенроссия конкурсының төбәкара этабында гына да... 19 номинация буенча җиңеп чыккан! Нигездә, бу җиңүләрнең барысы да диярлек яңа сувенирлар иҗат итү белән бәйле. Жюри калфак, алъяпкыч, сөлгеләр белән бәйле сувенирларны күреп, бик тә канәгать калган, ә татар тамбур чигүе өчен җыелма исә “Милли һөнәрчелек традицияләрен саклау өчен” дигән махсус дипломга лаек булган. Моннан кала әңгәмәдәшемнең Казан сөлгесе Ялтада үтүче декоратив-гамәли сәнгать бәйгесендә дә катнашты. “Безнең бер төр сувенирларыбыз “Нам татарам краснеть нечего!” дип атала, – ди Раушания. – Бу аталышны без бер кечкенә мәзәк белән дә бәйләдек. Имеш тә, кемдер Татарстанның Беренче Президентыннан: “Ә ни өчен сезнең Казан кирмәне ак төстә?” дип сораган, М.Шәймиев исә: “Нам татарам краснеть нечего!” дип җавап биргән. Сүз уңаеннан, Рау­шания ханымның татар зәркән эшләнмәләрен ясарга алынуын да искә алып үтик. 

“Без бик аралашучан гаилә, аеруча ирем Дима шундый. Ул татар мәдәниятенә кагылышы булган һәммә мәгълүматны укый, киләчәккә планнарыбыз күп”. Алар рус һәм инглиз телләрендә алып барыла торган экскурсияләр исемлегенә татар телендә алып барылганын да өстәгән, тик аңа әле бер генә кеше заказ биргән... Ләкин моңа аптырарга кирәкме икән соң?! Татар мәктәпләре кимегән, татар теле дәресләре аз калган, югары уку йортларында татарча белем бирү тукталган чорда... Шулай да башкаланың Чәкчәк музее – чит ил туристлары иң күп кунак булган мирасханәләрнең берсе. Бирегә бер елда гына да утыз мең кеше килгән! “Баш-аяк тарихка чумдык”, – дигән бәяләмәләр дә язып калдыралар, бик күңелле, – ди әңгәмәдәшем. – Музейдагы картага туристлар үз илләрен билгеләп китә, безгә Гренландиядән генә һичкем килмәде бугай инде. Үзебез дә сәяхәт итәргә яратабыз, моңа кадәр Кытай, Занзибар дәүләтләрендә булдык, Мароккодагы Шавен шәһәренең зәңгәр урамнары буйлап сәфәр кылдык. Турист­лар буларак пыяла витриналар артындагы экспонатларны үрелеп карауны өнәп бетермибез. Шуңа күрә музеебызда бар да башкача, бездә татар милли кием-салымнарының кайбер элементларын, изүләрне, калфакларны киеп карау мөмкинлеге дә бар. Кешеләр бездән бик канәгать булып китә”.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев