Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Казаннарда татар бизәге

Рәссам Надежда Альфред кызы Шәйхел­исламова

Сәләтле декоратив-гамәли сәнгать остасы, рәссам Надежда Альфред кызы Шәйхел­исламова 1989 елда Менделеевск шәһәрендә туган. 1999 елны Түбән Камага күченгәч, әти-әнисе аны сәнгать мәктәбенә укырга бирә. Аннары Надежда Чуашиянең И.Н.Ульянов исемендәге дәүләт университетында дизайнер һөнәренең серләрен өйрәнә. Шул чорда ук сәнгати бизәү юнәлешен үз итеп, язмышын әлеге тармак белән бәйләгән. “Аның техникасын үзлегемнән өйрәнергә туры килде, – ди әңгәмәдәшем. – Һәм мин моңа татар сәнгате аша килдем”. 


Оста үз иҗаты белән башкаларны да теләп таныштыра, татар бизәкләрен бик актив пропагандалый, төрле бәйгеләрдә, ярминкәләрдә дә теләп катнаша. 2017 һәм 2018 елларда узган “Татарстан Республикасының иң яхшы тауарлары” бәйгеләрендә дә “Халык һөнәрчелеге әйберләре” номинациясендә җиңеп чыгуы аның инде югары дәрәҗәдәге, сыйфатлы әйберләр иҗат итүенә бер дәлил. 

Сәнгати бизәмне нәкъ менә татар орнаментлары белән башкаруы Надежданы сувенирлар җитештерү юнәлешенә дә китерә. Ул башта, 2012-2013 елларда, Яр Чаллы шәһәренең “Керамик” берләшмәсендә үзле балчык­тан Болгар стилендәге савыт-саба ясый. 2014 елны Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлагач, дүрт ел буе шул техникумда студентларны сәнгати бизәү алымнарына өйрәтә. Аның эшен дәвам итүче студентларының иҗат җимешләре дә “Татарстан Республикасының иң яхшы тауарлары”, “Казан сувениры” кебек күп кенә бәйгеләрдә җиңеп чыккан. 2018 елда Надежда Шәйхелисламова Татарстан Мәдәният министрлыгының “Декоратив-гамәли сәнгать белгечләрен хәзерләү өчен” Мактау грамотасы белән дә бүләкләнә. Былтыр оста Татарстан Рәссамнар берлеге сафларына да кабул ителгән. 

Надежда Альфред кызы иҗат иткән һәм бизәгән вазалар, савыт-сабалар, сандыкчык­лар, шкатулкалар, көнкүреш кирәк-яраклары һәм хатын-кыз бизәнү әйберләре бихисап. Ул бизәгән  казаннар аеруча үзенчәлекле һәм бик күпләрнең күңеленә хуш килә, чөнки бездә нәкъ менә казаннарга игътибар иткән осталар сирәк. Аның агачтан ясалган миниатюр формадагы казаннардан гыйбарәт “Алтын казан” сериясе Казан белән бәйле риваятькә барып тоташа. “Бай бизәкле, алтын казан – борын-борыннан бирле татарларда һәм дә башка төрки халыкларда бәрәкәт һәм хакимият символы булып санала. Мин аны Казан өчен бик уңышлы сувенир дип саныйм!” – дип аңлата ул үз фикерен. Рәссамның “Казан сандыгы” шкатулкалар тупланмасы да башкалада киң таралган сандык бизәлешенә туры китереп иҗат ителгән һәм башкала туристларында шулай ук кызыксыну тудыра. 

Яшь һәм шул ук вакытта инде бик тәҗрибәле оста, ирекле рәссам сыйфатында, заказлар үтәргә дә, теләге булганнар өчен осталык дәресләре алып барырга да җитешә. Аларда ул кылкаләм белән сәнгати бизәү серләрен өйрәтә. Декоратив сәнгать ысулында картиналар да ясый. “Мәсәлән, киндердә майлы буяулар белән “Нурсолтан. Казан һәм Кырым ханбикәсе” картинасын ясадым. Сөембикә ханбикә белән чагыштырганда, Нурсолтан хакында мәгълүмат шактый азрак, бу исә илһамланып иҗат итү өчен өстәмә этәргеч кенә булды, чөнки безнең буынның Нурсолтан ханбикәне дә искә алуын теләдем”, – ди рәссам. 

“Гомумән, татар бизәкле сәнгать әйберләре ясауны иҗади бурычым дип саныйм. Мин хәтта Яңа ел чыршысы уенчыкларын да татар бизәкләре белән бизәдем. Милли стильдәге яңа, кызыклы әйберләр санын арттырып, алар аша татар декоратив-гамәли сәнгатен киңрәк аудиториягә тәкъдим итәсем килә!” – ди Надеж­да. Чынлыкта, бу якты максат инде уңышлы рәвештә тормышка ашырыла да. Менә аның “Асыл тартма” шкатулкалар коллекциясен генә алыйк. Бу шкатулкалар өслегенә татар хатын-кызларының борынгы ювелир бизәнү әйберләре сурәтләнгән. Бу да үзенә күрә тарихыбызга игътибарны арттырырга тырышу, халыкка аң-белем тарату омтылышы лабаса. Ә инде милли колоритлы чыршы уенчыклары һәр Яңа ел саен татар балалары күңелендә үз милли сәнгатен аңларга, ошатыр­га, истә калдырырга бер сәбәп түгелмени?!

Без исә Н. Шәйхелисламовага бу юнәлештә тагын да кызыклырак, үтемлерәк ысуллар табуын, борынгы милли бизәкләребезне популярлаштыруда колачлырак эш алып баруын телик. 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев