Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Каләм моңы

Миңа да, эшем буенча, һәр көн юл фаҗигаләрен күрергә туры килә... Вакытсыз үлемнәр, яраланулар, имгәнүләр... барысы да күз алдында.

Уфада яшәүче татар рәссам-каллиграфы, Башкортстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлегендә хезмәт итүче полиция майоры Җәмил Әхмәтгалиевнең эшләре илебезнең күп кенә галерея һәм музей күргәзмәләрендә тәкъдим ителде инде.

Ул 1992 елны Башкортстан дәүләт педагогика институтының сынлы сәнгать-графика факультетын уңышлы тәмамлаган, Башкортстанның Борай районы үзәгендә 10 ел буе гимназия балаларын рәсемгә, сызымга, агач уярга өйрәткән. Хәзер исә эштән соң ял иткән чакларда иҗат итә һәм каллиграфия белән җитди рәвештә шөгыльләнә башлавына да инде ун ел тулган. Җәмилнең әлеге сәнгать төрен үз итә башлавына Башкортстанның атказанган рәссамы Салават Гыйләҗетдиновның йогынтысы зур. Ул әлеге талант иясенә моның өчен аеруча рәхмәтле. Шулай ук Иран илчелеге хезмәткәре, каллиграф Сирус Борзудан алган гыйлемнәрен дә искә ала әңгәмәдәшем. С. Борзу, үз укучысы белән чиктән тыш горурланып, аның иҗаты хакында мондый бәяләмә биргән: “Җәмил миндә бу сәнгать юнәлеше буенча кыс­ка гына курс үтте, ләкин шуңа карамастан зур үрләр яулады. Мин, каллиграфия мөгаллиме булсам да, аның кебек яза алмыйм! Язу карасы аның канына сеңгән дип әйтеп була, сәләт аңа Хакның Үзе тарафыннан бирелгән!” Ә Җәмил Хәбибулла улы үзе әлеге иҗаты турында болай ди: “Гарәп каллиграфиясе күңелемә бик ошый! Балачагымда ук гарәпчә язмалы бик тә борынгы китап буенча, ул инде 1920 елларда ук нәшер ителгән китап булгандыр, әбием миңа Г.Тукай шигырьләрен укый иде. Ә мин, шушындый хәрефләрне ничек танып укый икән дип, исем китеп аның янында утыра идем!”

“Эшләрем күп кенә бәйгеләрдә дә җиңүче дип табылды инде. 2015 елда Казанда узган “Минем гаилә шәмаиле” бәйгесе дипломына лаек булдым, Дагыстанның Хасавюрт шәһәрендә үткән, гарәп каллиграфиясе буенча IX һәм дә X Бөтенроссия ачык бәйгеләрендә катнашып, II урыннарны яуладым.

Уфада оештырылган күргәзмәләрдә дә хәзер шәмаилләрем белән катнашырга тырышам, чөнки бу төр иҗат белән кызыксынучыларның саны артуы мине сөендерә генә! Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәтен нечкә күңелле рәссамнар өчен туры килә торган хезмәт димисең, билгеле. Миңа да, эшем буенча, һәр көн юл фаҗигаләрен күрергә туры килә... Вакытсыз үлемнәр, яраланулар, имгәнүләр... барысы да күз алдында. Мондый газап, кайгы һәм тискәре энергетика белән тулы көннәрдән соң күңелне ничек тә булса тынычландырасы килә. Эштән соң рухи халәтемне яхшырту өчен Коръән битләрен ачып, андагы шифалы сүрә һәм аятьләрне укыйм, шәмаилләр, каллиграфик сурәтләр ясарга тотынам”.

Сәләтле иҗатчының эшләре һичкайчан башкаларны кабатламый, хәдисләрнең, аятьләрнең, төрле шәхесләр цитаталарының моңа кадәр һичкем диярлек кулланмаганын гына сайлый. Аларны гарәпчә генә язып калмый, башка милләт вәкилләре дә аңласын өчен, янәшәгә русча тәрҗемәләрен дә терки.

Җ.Әхмәтгалиев күп кенә әсәрләрен “кулдан кәгазь кою” техникасында башкара, аны әлеге техникага С. Гыйләҗетдинов өйрәткән. Менә әңгәмәдәшемнең шушы техникада Кол Шәриф мәчетенә багышланган гаҗәеп төгәл әсәрен генә алыйк. Үтә дә үзенчәлекле эш! Останың әле бакыр өслектә иҗат иткән шәмаилләре дә бар. “Кулга каләм алуга һәм аның белән кәгазьгә сыгылмалы гарәп хәрефләрен яза башлауга ук каләм “көен” ишетеп була. Мин аны үземчә каләм моңы дип атыйм,” – ди каллиграф. Шушы аңлатманы үз итеп, ул бер шәхси күргәзмәсен дә “Каләм моңы” дип атаган. “Язылачак яңа эшләремне көннәр, ә кайчакта айлар буе уйлап йөрим. Шуннан соң гына күңелдә туган төгәл образларны һәм сурәтләрне кәгазьгә ясарга керешәм, эскизларымны әүвәл хәләл җефетем Айгөлгә күрсәтәм. Аларның иң яхшыларын ул сайлап ала дисәм дә була. Айгөл һөнәре буенча музыкант, минем өчен дустым да, ныклы терәгем дә, ихлас киңәшчем дә! Аңа багышлап язган тугралар саны да инде берничә”. Сүз уңаеннан, Җ. Әхмәтгалиев хатын-кызларга аларның исемнәре теркәлгән тугра ясап бүләк итүне үз күрә, мондый тугралар сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең гозерләрен беркайчан да кире какмый.

“Сез әле тагы бер иҗат төрен үзләштергәнсез. Бронзадан коелган “Дала җилләре өчен бәй” эше турында әйтүем. Бу тарих белән кызыксынуыгызмы?!” – дим алтын куллы рәссам-каллиграфка. “Сынчылык, – дип аңлата ул, – минем өчен чиксез кызык иҗат төре! Форма белән, төрле материаллар белән эшләү, сынчылык дөнья чагылышын башка чаралар белән күрсәтеп биреп булмаган чакларда күңелемә бик мөһим! Кайбер сынчыкларны агачтан да уям әле!”

Җәмил әфәнде рәсем сәнгатенең катлаулы башка бер юнәлешен дә үз итә: акварель белән ясый. Мольбертка урнаш­тырылган кәгазь битләренә төрле ел фасыллары күренешләре төшә, аларда морҗаларыннан төтен чыгып торган йортлар кышкы тынлыкка чумган, көзге басулардагы салам өемнәре урын алган, таңдагы чыклы үләннәр җиргә елышкан, агачтагы сайрар кошлар чиста күк йөзенә текәлгән ... Арада моңсу хисләр уята торган сюжетлысын да күрә алабыз. “Соңгы кеше” дип аталган эше бетеп барган, ташландык авылларга багышланган. Әлеге рәсемне башкача кабатлап ясамаска киңәш итүчеләр дә табылган. Әмма Җ.Әхмәтгалиев: “Мондый эшләр дә һичшиксез булырга тиеш!” – дип саный.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев