Калфак миллилек өсти
Борын-борыннан калфак - татар хатын-кызлар бизәге. Ул, гадәттә, сәйлән яки энҗе белән чигелеп, бәрхеттән тегелә. Г.Камал исемендәге театрның оркестрында эшләүче скрипкачы Динә Закирова, сәхнә образын тулыландыру өчен, калфакларны үзе ясый башлаган. Һәр күлмәгенә туры килә торган аерым калфак чиккән ул. Милли җанлы скрипкачының бу шөгыльгә бирелүе дә бик кызыклы. Динә...
Борын-борыннан калфак - татар хатын-кызлар бизәге. Ул, гадәттә, сәйлән яки энҗе белән чигелеп, бәрхеттән тегелә. Г.Камал исемендәге театрның оркестрында эшләүче скрипкачы Динә Закирова, сәхнә образын тулыландыру өчен, калфакларны үзе ясый башлаган. Һәр күлмәгенә туры килә торган аерым калфак чиккән ул. Милли җанлы скрипкачының бу шөгыльгә бирелүе дә бик кызыклы.
Күпләр студент Динәне "Алканат" төркемендә дә күреп ияләнгән иде. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор музыка ансамблендә дә ике елга якын артист булып эшләргә вакыт таба. Боларның барысына да консерваториядә укыган вакытта өлгерә ул. 2008 елдан алып бүгенгә кадәр исә Динә Г.Камал театрының оркестрында скрипкачы булып эшли. Аны "Җырлыйк әле" телетапшыруының яңа сезонында да күрдек. Параллель рәвештә анда да хезмәт куеп, тапшыруда үзе чиккән калфаклар белән балкый. Тарихи бизәкләребезнең янә әйләнеп кайтуын күрсәтү өчен бик кулай урын тапкан, димәк.
Ул - чын мәгънәсендә милли җанлы кеше. Хәтта өйдә дә шушы атмосфераны булдыру яклы. Гаиләдә бары татарча гына сөйләшәләр. Кызына татар телендәге аудиоәкиятләр тыңлата. "Рус телен болай да өйрәнә ул. Иң мөһиме - туган телебезне саклап калу", - дип янып яши ул. Татар халык җырларын бик ярата. Чөнки скрипкада уйнаганда да, аны татар халкына хас уен коралы буларак пропагандалый. "Җырлыйк әле" тапшыруында да, онытылып бара торган татар халык җырларын уйнап, үзенчәлекле экспериментлар ясап алырга да онытмый. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев