Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Ирмәштән таралган моң

И.Хәбибуллин, Х.Шәйдуллин белән соңгы тапкыр Яркәйдә концерт куйганнан соң, Казанга кайтышлый машинадан Актанышта төшеп кала...

Казанның Габдулла Тукай исемендәге филармония концерт залында Актаныш сәнгать мәктәбенең смотр концерты бара. Менә сәхнәгә бер-бер артлы кулларына гармун тоткан милли киемнәрдәге балалар агыла башлый. 40 баладан торган гармунчылар ансамбле сәхнәне тутырып баса. Яшь музыкантлар “Зәңгәр күлмәк”, “Наласа”, “Сүнмәс дәрт” кебек халык көйләрен төрле хәрәкәтләр ясап башкара. Ансамбльнең җитәкчесе Инсаф ХӘБИБУЛЛИН, дип игълан ителгәч, халык гөрләтеп кул чаба. Ул – укытучы, ансамбль җитәкчесе генә түгел, танылган композитор да бит.


Үзе дә бик кечкенәдән гармун телләрендә бармакларын биеткән Инсаф  бабасының “саратский” гармунын ничә яшьләрдә шыгырдата башлавын үзе дә төгәл хәтерләми. Малайга, гармун телләренә баскач, көй дә чыккандай тоела. Балык тотарга яраткан, хромкада халкыбыз көйләрен өздереп уйнаган әтисе Әхнәф исә, улының гармун тирәсендә кайнашуын күреп, Инсафка, кайсы төймәдән, нинди тавыш чыкканын, аларга ничек басасын күрсәтеп, «Карабай» көен уйнарга өйрәткәч исә, эшләр үргә китә. Актаныш районының иң гүзәл почмагы булган Ирмәш авылы табигате дә Инсаф күңелендә җыр-моңга илһам өстәгәндер. Капкаларыннан чыгуга тау башлана, кышларын шунда, ак карга манылып, чана шуалар. Җәйләрен Иске Иделдә колач җәеп йөзүләр, Әргәнеш болыннары гүзәллеге үзе бер әкияти дөнья булып хәтердә калган. Бабалары, әтисе Әхнәф нәрсәгә алынса шуны гөл итеп куя торган оста куллы булуы белән бергә, җыр-моңга, гармун уйнауга маһирлыгы белән дә танылган. Аларның нәсел-ыруын, гомумән, элек-электән булдыклы, тырыш дип беләләр. Ир-егетләрнең кулларыннан эш килгән, аларның ат-сыер көтүләре болыннарны иңләп йөргән. Әмма заманның кырыс җилләре бу гаиләгә дә кагылган, маллары тартып алынган, йортларыннан куып чыгарылган хуҗалар үзләре казып кергән җир өйдә яшәргә мәҗбүр ителгән.

Инсафның әнисе Сәхия апа ягыннан да бабасы җасуслар көнләшердәй булган. Булдыклы, сатучы булып эшләгән Нурмөхәммәт төрмә михнәтләрен Хәсән Туфан белән бергә кичергән. Ул бүрек тегү остасы булган, бәлки төрмәдә дә шушы һөнәре белән исән калгандыр. Абзый бүрек тегү планын ике тапкыр арттырып үтәгән, аңа паекны да ике тапкыр күбрәк биргәннәр. Хәсән Туфан Себер киңлекләрендә маллар көткән, әмма аның башкалар алдында дәрәҗәсе зур булган. “Ризыкны бергә бүлеп ашадык”, – дип сөйли торган була Нурмөхәммәт абзый. Хәсән Туфан якташына зур игелек тә эшләгән, аның сөргенлектә үткән ун елын хезмәт стажына керттергән. Нурмөхәммәт абзый, авылына кайткач та, бүрек тегүен дәвам иткән. Әхнәф абзый Хәсән Туфанның, Сәйфи Кудаш янына Уфага барышлый, бабасы янына керүен дә сөйли торган булган.

Әхнәф абзый белән Сәхия апа уллары Инсафның гармун уйнарга һәвәслеген күреп, аңа музыка белеме бирергә кирәклеген аңлый һәм IV сыйныфта укыган улларын Актанышның музыка мәктәбенә – баян классына илтеп бирә. Биредә ул биш ел дәвамында танылган баянчы Мирзанур Фәрухшин дәресләрен ала. Мәктәптә, авылда үткән тантаналардан соң, бәйрәмнәрдә куела торган концертларда исә Инсаф сәхнәдән дә чыгып тормый диярлек. Инде үсмерне чын музыкант дип әйтергә мөмкин була. Ул хәтта беренче көй язу омтылышларын да ясый башлый.

Әлбәттә, оста баянчы булу – зур дәрәҗә. Шуңа да авылдагы һәр егет гармунда уйнарга өйрәнүне максат итә. Бу елларда Актанышта үтә торган район смотр концертларына Ирмәштән генә дә 20 шәр гармунчы төшә. Башка авыллардан да шулай. Әмма Инсаф баянда оста уйнавы белән барыбер башкалардан аерылып тора. Ул вакыттагы район мәдәният бүлеге җитәкчесе, сәләтле кешеләрне тиз күреп алучан булуы белән халык күңелендә калган Казбек Әдһәмов та егетнең сәләтенә игътибар итә. Ул, Казан Мәдәният һәм сәнгать институтыннан Сулимов фамилияле белгеч килгәч, аңа Инсафның уйнаганын тыңлатып карый. Ул исә егет кулындагы баяннан агылган моңнарны яратып тыңлый һәм укырга чакырып китә. Яшь баянчыны Казанга укырга юллама биреп озаталар. Төркемдәшләре арасында моңлы тавышы белән әсир итүче җырчы Әлфис Кыямов, балалайкада уйнау остасы, җырчы Рәфыйк Таҗетдинов, хор бүлегендә җырчылар Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов кебек студентлар булуы да уку йортында бу елда аеруча талантлы яшьләр туплануы турында сөйли. Остазлары – композитор Бату Мулюков, дирижер, кларнетчы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Хәсби Фазлуллин, профессор Әнвәр Әминов кебек дөнья бәһасе торырдай шәхесләр. Егет беренче курста укыганда ук “Төзүчеләр” мәдәният сараенда Камил Саттаров җитәкләгән халык театрында эшли башлый. Әмма укуын өзеп торырга, армия сафларына китәргә туры килә. Инсаф Әфганстанга эләгә. Биредә дә ул үзе өчен түгел, әти-­әниләрен уйлап борчыла. Инсаф әйләнеп кайтканчы, уйларында уллары булыр, төн йокыларыннан калырлар инде, дип күңелсезләнеп алган мәлләре дә булгалый. “Мин сине яратам” дигән җырның шигыре һәм көе дә нәкъ менә шул сагынулы хисләре аша тугандыр, мөгаен. Соңыннан, исән-сау әйләнеп кайткач, “Әниең коймаларга сарылып елый иде”, – дигән сүзләр ишетеп, үзенең дә күңеле  ишелеп ташыгандай итә.

III курс студенты Инсаф Хәбибуллинны Хәнәви Шәйдуллин күреп ала һәм Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина белән бер төркемгә – үзенә баянчы итеп чакыра. Бу – артистларның иң популяр еллары. Яшь музыкантны бик күп баянчыларның хыялы булган Татар дәүләт филармониясендә дә яратып тыңлыйлар һәм эшкә алалар. Алга таба аны баянчы итеп чакыручылар шактый була әле. Салават та аны үз төркемендә, Рәшит Мостафин да Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә музыкант итеп күрергә тели.

Бу елларда егет көйләр язу белән дә ныклап шөгыльләнә башлый. “Сандугач керде күңелгә”, “Гармун сайлый бер егет”, “Йөрәк җыры” шигырьләренә язган көйләрен җырчылар да, тамашачы да яратып кабул итә. Композиторның иҗатын Әлфия Авзалова да яратып башкара, аның җырларын Зөһрә Сәхәбиева дә сәхнәдә яңгырата. Инсаф Хәбибуллин көй язган җырлар Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов концертларында да халык тарафыннан яратып кабул ителә. Ваһапов фестивалендә дә Азат Нургалиев башкаруында И.Хәбибуллин көй язган “Торналар авазы” дигән җыр сайлап алына.

Әмма музыкантны Актанышта да көтеп торалар икән. Бу Мирзанур Фарухшинның музыка мәктәбеннән китеп алган вакыты була. Агыйдел ансамбленә баянист кирәк. Районнан ул чактагы Татарстан мәдәният министры М.Таишевка чыгалар, белгеч кирәклеген, И.Хәбибуллинның юллама белән киткәнлеген искә төшерәләр, аның районга кайтырга тиешлеген әйтәләр. М.Таишев филармония директоры Ә.Сафинга чылтырата. Ул исә Инсафны чакырып ала да кайтырга кирәклеген әйтә. “Безгә синең кебек белгечләр бик кирәк булса да, министр кушканны үтәми булмый”, – ди.

И.Хәбибуллин, Х.Шәйдуллин белән соңгы тапкыр Яркәйдә концерт куйганнан соң, Казанга кайтышлый машинадан Актанышта төшеп кала...

Әлбәттә, Инсаф туган ягында көтеп алынган кунак кебек була. Ул елларда, билгеле ки, ул – музыка мәктәбендә укытучы. Шул ук вакытта аңа ачыктан-ачык “Биредә болай эшләп торасың, төп вазифаң исә мәдәният сараенда”, – дип тә искәртәләр. Агыйдел ансамблендә И.Хәбибуллин кебек оста аккомпаниатор һәм халык уен кораллары буенча белгеч тансык була. Егетне коллективның төп музыканты итеп билгелиләр. Баянында хорга һәм аерым җырчыларга да уйный, ноталарын язып бирә, шул ук вакытта мәдәният сараенда вокаль ансамбль оештырырга да өлгерә. Музыка мәктәбендә ул белем биргән баян классында 18әр бала уен коралы серләренә төшенә. И.Хәбибуллин мәктәптә дә халык уен кораллары ансамблен  оештырып җибәрә. Монда аңа югары уку йортында белем алганда дирижерлык һөнәрен үзләштерүе дә ярдәм итә. Гомумән, бу еллар талантлы музыкантның берсеннән-берсе матур уңышлары белән бизәлеп бара. Әйтик, Ф.Туишев исемендәге гармунчылар конкурсында И.Хәбибуллинның осталыгы беренче урын белән бәяләнә, “Тургай” балалар җыр конкурсында җиңүче исеме дә аңа тәгаенләнә.

Бүген Инсаф Хәбибуллин – 100 ләгән көй авторы. “Чит ил дидем”, “Күңелем тулса, кереп елыйм каеннар арасына”, “Сибелде сәйләннәрем”, “Чәчәкләрне өзмәгез”, “Безнең әтиләр”, “Бар да кала”, “Туган ягым”, “Сүнми дә сүрелми дә”, “Яндыр мине”, “Булдырабыз”, “Ике дус”, “Гашыйк бул син миңа”, “Син дип яшим”, “Актаныш гүзәле”, “Түгәрәк күл буенда”, “Кадерлик туганнарны”, “Алда гомер юллары”, “Минем өчен син матур” кебек җырлар Татарстанның сәхнә тотучы җыр­чылар башкаруында халкыбызга ирешә. Салават репертуарындагы халкыбыз яратып кабул итә торган “Йөрәк җыры”, “Сибелде сәйләннәрем”, “Чәчәкләрне өзмәгез”, “Безнең әтиләр”, “Бар да кала” кебек җырларның да авторы – ул. Композитор үзе җыр язар өчен иң авыры шигырь табу икәнлеген искәртә. “Һәрбер тезмә сүзгә көй язып булмый. Сайлап алган шигырьне кат-кат укыйм, күзем төшкән саен укып алам. Бервакыт көй дә килә башлый”, – дип сөйли ул.

И.Хәбибуллин музыка мәктәбендәге укучылары арасында да сәләтле балалар булуы, шул ук вакытта аларның фәннәрне дә әйбәт үзләштерүе турында куанып сөйли. Алар “Малые города” яшь башкаручылар республика бәйгесендә беренчелекне алган, Башкортстанда үткән Халыкара яшь музыкантлар конкурсында үз номинацияләрендә җиңүче исемен яулап кайткан. И.Хәбибуллин җитәкләгән баянчылар ансамбле, халык уен кораллары оркестры чыгышлары – Актанышта үтә торган теләсә кайсы тантананың затлы бизәге. 

Кешегә туган ягы бәхет китерә, диләр. Һәрвакыт тыйнак, гади һәм ихлас Инсаф Актаныш һәм аның сәнгать мәктәбе өчен зур байлык булса, туган ягы аның үзен дә бәхетле итә. Биредә ул “Агыйдел”дә биеп йөргән, әле балигълык яшенә дә кермәгән Зөһрәсен – мәхәббәтен очрата. Өч ел серләшеп, күрешеп йөргәннән соң кавышалар. Бүген инде гаиләне уллары Искәндәр белән Йосыфның уңышлары да сөендерә. Искәндәр – Актаныш сәнгать мәктәбендә саксофонда уйнау серләренә өйрәнгән, яшьләр ярата торган рок-музыкага гашыйк, көйләрне заманча бәрмә уен коралларында яңгыратырга ярата. Егеткә, Төзелеш институтында белем алганда, Америка, Канада рок-группалары белән чыгыш ясау бәхете дә елмайган. Ул “Алканат” төркемендә  уйнап та үзен сынаган. Искәндәр бүген дә “Урган” төркемендә музыкант, Артур Исламовның да аккомпаниаторы. Быел урта мәктәпне тәмамлаган уллары Йосыф та музыкага гашыйк, Актаныш сәнгать мәктәбендә саксофонда уйнау серләренә өйрәнгән. Ирмәш авылы моңнары, Хәбибуллиннарның борынгы бабалары аша буыннан-буынга күчә барып, халкыбыз күңелен рухландыруын дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев