Ирекле рәссам Марат Яушев
"Тәңре күзе" картинасын рәссам исенә дә төшерә алмады. Утыз елга якын иҗат итү дәверендә меңнәрчә әсәрләр язган бит инде ул, әмма аларның нибары берничәсе генә - фотосурәттә. Иҗади картотека хакында аның уйлап та караганы юк. Тик шулай да, күп кенә картиналар арасыннан дини темага караган бер сурәтне таптым. Дивардагы әлләни...

Бу рәссам - үз-үзенә бикләнгән, ул беркем белән дә әңгәмәләр үткәрми һәм бер генә гомуми күргәзмәләрдә дә катнашмый. Ләкин аны сәнгать белгечләре дә, сәнгатьсөярләр дә ярата, билгеле. Татар халкының талантлы рәссамы Марат Яушев турында сүз бара.
Остаханәдәге гаять зур ком сәгате. Биредә узган гасырлардан калган, инде эзләп тә табып булмаячак зур күләмле он үлчәүләре, савыт-саба, агачтан уелган борынгы кошлар һәм җанварлар, төрле җәнлек мөгезләре, чигүле иске түбәтәйләр, аяк киемнәре ясауда кулланылучы тимер җайланмалар, бик кечкенә иске бала караваты, көмеш лампа, иске уенчык аюлар, балачактан калган уенчык атлар... Санап бетергесез тарихи экспонатлар - болар барсы да Фатыйх Кәрим урамындагы йортта яшәгән нәсел истәлекләре. Хәзер аларга Марат Маркс улы хуҗа. Ул аларны бик кадерләп җыя, саклый. Кайбер ядкәрләр янәшәдә урнашкан иске-москы базарыннан эзләп, махсус сатып алынган. Аның җәмәгате Динә Марат кызы - рәссамның барлык эшләрен җайга салучы директор. Һәм бу ягымлы ханым мине әлеге йортның тарихы белән таныштыра.

Бу өй яныннан узучылар аңа сокланып китә: чәчәкле агач капка, челтәрле агач тәрәзә йөзлекләре, шул тәрәзә йөзлекләре өстенә дә буйдан-буйга сузылган агач бизәкләр беркетелгән. Капка кырында "Яхшы хәбәрләр өчен" дип язылган почта тартмасына кадәр бар. Билгеле, Казан уртасындагы, Иске Татар бистәсендәге мондый борынгы йортны саклап калу Яушевларга күп борчулар, мәшәкатьләр аша бирелгән. Гомере буе биредә үз остаханәсен тоткан Марат Маркс улы, аңлавымча, бик борынгы морзалар нәселеннән. Нәсел башлыгы Яуш 1552 елны руслар Казанны яулап алганчы кенәз хезмәтендә булган, әмма аянычлы көннәр җиткәч, Казан өчен барган сугышта ил-җирен яклап көрәшкән. Бу нәселнең Россия империясендә иң беренче булып үзләрен морза, ягъни дворян дип танылуларын раслата һәм рәсмиләштерә алган икәне дә билгеле. Дөрес, 1713 елны Яушевларның утарлары, аларның христиан динен кабул итмәгәннәре өчен, патшага кайтарылып бирелгән дә булган... Бу хәл үзгәргәч, нәселдә бик баеп китүчеләр тагы табылган. Алар инкыйлабка кадәр Троицк, Чиләбе, Кустанай һәм Ташкентта сәүдә пассажлары тотканнар, аларның сабын ясау һәм күн җитештерү заводлары, мамык һәм чәй плантацияләре, тегермәннәре һәм алтын приискалары да булган. Алар мәшһүр меценатлар һәм исламдагы җәмәгать эшлеклеләре буларак та, мәчетләр һәм уку йортлары төзеткән, Бөтенроссия мөселман съездларында катнашкан. Инкыйлабтан соң бернәрсәсез калган нәсел вәкилләре Япониягә, АКШка һәм Көнбатыш Европага чыгып киткән. Кайберләре Совет Россиясенә кире әйләнеп тә кайткан. Менә шундый атаклы нәселдән ул. Әңгәмәбезне дә без шуннан башлап киттек.


Остаханә интерьерында берничә кызыклы деталь бар. Бу, беренчедән, ишек янына ук элеп куелган зур буш кыса. Ул, бәлкем, аңа остаханәсен ачу белән үк янә яңа әсәр язу сәгате сугачагына ишарәдер. Икенчедән, шушы өйнең иске имән идәненнән бер өлешне, куярга башка урын тапмау сәбәпле... стенага беркеткәннәр. Өченчедән, шушы борынгы өйнең тышкы ягын озак гасыр матурлап торган агач челтәрле тәрәзә йөзлекләре - хәзер өй эчендә. Алар тәрәзәләргә эчке яктан куеп чыгылган! Тагын бер гасыр сакланачак һәм сокландырачак әле! Стенага терәп куелган тар гына бик борынгы ишек тә биредә үзен яхшы хис итә. Шулай итеп, Яушевларның бу йорты, аңа берәр сихри таяк белән кагылганда, бер дигән музейга да әверелә алыр иде. Биредән туристлык маршрутлары уза. Өстәвенә, Маратның берсеннән-берсе камил булган әсәрләре дә, шәхси картина галереясын ачкан очракта, бик күпләрне шатландырыр иде. "Мондый идеяләребез күптәннән бар, тарихи, татар көнкүреше әйберләрен башкаларга да күрсәтәсебез килә, ләкин әлегә без моңа әзер түгел, шау-шулы атмосфера иҗатка комачау итәчәк", - ди алар. Кем белә, бәлкем, андый көнгә ерак та калмагандыр. Рәссамнарның күңел халәте һәрвакыт үзгәрештә бит...

- Гомумән, мин бу вакытны шундый эпоха дип атар идем: тирә-юньдә шлак күп, бу табигый да. Сәнгатьне, сынлы сәнгатьне бәяләүче критерийлар юыла, ул критерийлар гомумән дә юк кебек. Теләсә нинди чүп-чар картина буенча да берәр теоретик база төзеп, аны зур әсәр дип күрсәтергә теләүчеләр күп. Без шуңа кадәр барып җиттек: чүп-чар күчен хәтерләткән "картиналар"га (башка шартларда аларга бәя дә биреп тормаслар иде) озаклап уйга талып карап торучы кешеләр күбәеп бара. Бу - егерменче гасыр ахыры һәм егерме беренче гасыр башы тренды. Әгәр дә шунда берәр җитди сәнгать белгече табылып, әлеге "картиналар"ның бер тиенгә дә тормавын ачыклый башласа, аны шул мизгелдә үк ретроградлар рәтенә кертәчәкләр. Артбазар Казанда да, Мәскәүдә дә, Петербургта да юк. Әйе, башкалаларда шундыйрак корпоративлар эшләп килә, алар картиналарны сатып алу белән мәшгуль, ләкин аларның артбазарга бернинди дә мөнәсәбәте юк. Мондый базарлар - бары тик Европада һәм Америкада гына...
Марат Яушев язган картиналар дөньяның барлык алдынгы илләренә дә таралган. Аларны французлар, немецлар, америкалылар һәм башка дәүләт вәкилләре дә бик ошатып, яратып сайлый. Кайсы картинасын гомердә дә сатмас иде? Ул бу хакта төгәл генә әйтә алмый. Чөнки андый картиналар берничә. Араларында тамашачыларга яисә шәхси коллекция хуҗаларына ошаганнары рәссамның үзенә ошап бетмәскә дә мөмкин яисә киресенчә. Шунысы сөенечле: Марат Яушев гомере буе үз әсәрләрен төрледән-төрле жанрларда иҗат итә һәм рәссамнарның үзләрен бер күрүдә танытыр өчен үзләрен бер сынлы сәнгать төренә, бары бер жанрга гына бәйләп куюларын һич аңламый. "Бу бит үз шәхесеңне катгый чикләү белән бер", - ди талант иясе. Ул үз иҗат юлында төрле периодларны үткән. Реалистик картиналары һәм пейзажлары һәрчак булган һәм бар. Чөнки бу - һәр рәссамның ризыгы. Бермәл сюрреализм юнәлеше белән кызыксынып, шушы өлкәгә караган әсәрләр язган, чөнки сюрреализм - ул фантазия очышы, төрле гадәти булмаган формалар дөньясы. Аннан соң декоратив паннолар иҗат иткән, сугыш вакыйгаларын, баталияләрне сурәтләргә омтылышы беркайчан булмаса да, тарих темасына кагылышлы әсәрләр дә язган, әмма алар - бары тик заказ бирүчеләр өчен генә. Фантастик реализмга нигез салучы австрияле рәссам Эрнст Фукс тәэсирендә пәйда булган хезмәтләре дә күп катлы, ягъни нәфис катлаулык килеп чыгарлык дәрәҗәдәге техникада, берсе өстенә берсе өстәлгән майлы буяу катламнары аша иҗат ителгән сынлы сәнгать әсәрләре булып тора. Импрессионизм юнәлеше дә аңа чит түгел.
Марат Яушевның картиналары аларда һәрчак нинди дә булса тамгалар һәм символлар сурәтләнүе белән дә истә кала. Мәсәлән, чыгышы белән Казаннан булып, ил һәм дөньякүләм танылган талантлы, шәрәфле шәхесләр сурәтләнгән яңа циклында да символлар байтак. Остаханә буйлап атлый-атлый барлыйм: Тукаебызның йөзе гаять ак, ә Шүрәле гомумән дә ачык яшел төстә булуы белән аерыла. "Аның асылы - сер, шуңа күрә ул - илаһи хәл" дигән аның турында А.Шнитке. Бу - талантлы татар хатын-кызы, музыкаль әхрамнар төзүче Софья Гобәйдуллина. Ул әйтерсең лә бары тик ачык алсу каурыйлы болытлардан торган алсу Күк белән сөйләшә. Алсу төс - гашыйклар төсе. Бәлкем, Софья Әсгать кызының да мәхәббәт хакында симфония язырга җыенган мәледер. Менә монысы инде - Чулпан Хаматова. Озакка истә калырлык образлар иҗат итүче артистка сурәтенең аскы планындагы уенчык аю аның авыру балаларга булышуы хакында искәртә.
...Сальвадор Дали үз картинасын Галага күрсәтеп: "Син ничек уйлыйсың, бу картинаны, мәсәлән, өч ел гына булса да истә тотарлармы?" - дип сорагач, Гала күзен дә йоммыйча: "Бу картинаны күргән кеше аны гомере буе онытмаячак!" - дип җавап биргән. Казаннан Испаниягә барып җитеп Далины мәңгеләштерүгә өлеш керткән Елена Дьяконова да «Чыгышлары безнең шәһәрдән» циклына өстәлгән.
Маратның музыка һәм музыкантларга багышланган әсәрләре күп. Кешеләрне әсир итә алырлык көй һәм җырлар дөньясы рәссамнарны кызыксындырмыйча кала алмый. Гомумән, кешеләр музыкаль әсәрләргә мөкиббән. "1991 елны Вена операсында Вердиның "Отелло"сында чыгыш ясаган Домингоны сәхнәгә 101 мәртәбә чакырып чыгарганнар һәм алкышлар 80 минут дәвам иткән. Бу - дөнья рекорды!" - дип яздылар матбугатта. "Әгәр балачакта мине музыка мәктәбенә дә биргән булсалар, миннән, бәлкем, яхшы гына музыкант та чыгар иде, әмма хәзер инде гади такмакны да сезгә җырлап күрсәтә алмам. Әбием гомере буе фортепианода уйнады, яшьлегендә каршыда урнашкан йортта, Апанаевлар үткәргән музыка кичәләрендә катнашуы турында да сөйли иде. Мин уйныйм, әмма... бары тик төшләремдә. Андый матур төшләрне еш күрәм."
Марат Яушевның иң күптәнге һәм иң матур әсәрләреннән берсе - "Ак бүре". Бүген әлеге әсәрнең икенче төрле варианты да бар. Иң беренчесендә "Ак бүре" ачык зәңгәр төстә, бик акыллы, бераз арган кыяфәттә һәм әйтерсең лә Патагония бозлыкларының бер кырыен кыеп алып ясалган! Икенче картинада - шул ук бүре, әмма ул төсләр белән баетылган. Миңа калса, иң әүвәл ясалганы күпкә отышлырак кебек. Рәссам элек тә шушы символга мөрәҗәгать итеп безне таң калдырган иде! Һәрхәлдә аның "Ак бүре"се - үз нәселе, күчмә кыпчак кабиләсе тотемы буларак иҗат ителгән. Билгеле, Ак бүре символы күп кенә төрки халыкларның мәдәниятенә караган әсәрләрдә дә бар. Тыңлаганыбыз бар ич: "Әй, ахмаклар, кем рөхсәте белән минем урманыма кереп үләннәрне таптап йөрисез? Рөхсәтем юк, хәзер чыгып китегез", - диде ул. Патша улы: "Син үзең кайдан килсәң, шунда кит. Менә минем йөз солдатым бар, хәзер аттырырмын да үтерермен", - диде.
Ак бүренең ачуы килеп, боларга бер дога укып өргән иде, бар да тораташ булып катты". Бу - татар халык әкиятеннән. Марат исә шушындый әкият сюжетларына кереп тормыйча, чиста символ иҗат иткән. Ак бүре - ул көч, тыныч холык, үз-үзенә булган ышаныч, хөрлек, баш имәү символы. Бик кирәге булмаса, бүреләр бер-берсе белән сугышмый. Теләсә кайсы орышта бүре ахырга кадәр көрәшә: җиңә яисә үлә, ләкин беркайчан дошманыннан качып китми. Шушы сыйфатлары өчен борынгы төрки кабиләләр аны үзләренең тотемы итеп сайлаган да. Бүре үләксә ашамый. Ул әле чисталык, кыюлык һәм түземлелек үрнәге дә. Әсәрнең тарихи, мифологик, этнографик мәгълүматлар аша да, шәхси хис-кичерешләр аша да тууына шик юк. Мондый фикерләрне көчле рухлы, озак елларга сузылган иҗат юлын уңышлы узучы рәссам гына әйтә ала: "Кайчан да булса, биредә картиналар галереясы ачырга җыенам. Шул вакыт әсәрләремне дә күпләр күрер. Тик бу шәхси галерея булачак. Чөнки дәүләтебез, хөкүмәтебез миңа бернәрсә дә тиеш түгел икәнен беләм. Иҗатта мин - бер ялгыз".
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
.Марат Яушев "Чулпан Хаматова" картинасы янында.
.Габдулла Тукай.
.Софья Гобәйдуллина.
.Пионнар.
.Ак бүре.
Марат ЯУШЕВ, Рамил ГАЛИ фотолары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз