Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

"Инстаграмда профессиональ җырчыларга гына түгел, безнең кебек үзешчәннәргә дә урын бар..."

Без үскәндә һәр йортта гармунчы бар иде. Ирләр генә түгел, хатын-кызлар да күп уйнады гармунда. Аңа кушылып биедек тә, җырладык та. Безнең видеолар менә шул гармунны, 70-80 нче елларда яратып җырланган җырларны кабат популярлаштырырга ярдәм итсен иде, – ди үзешчән җырчы.

Социаль челтәрләрдә гармунда уйнап җырлаучыларны, оста итеп биючеләрне халык тиз күреп ала һәм шунда ук алар популярлашып та китә. Бу көннәрдә инстаграмда 70-80 нче елларда популяр булган җырларны үзе гармунда һәм гитарада уйнап җырлаган Рәмзия Гайфуллинаның видеолары да тарала башлады.

Рәмзия ханым Арча районының Шура авылында яши икән. Һөнәре буенча ул педагог, күрше Яңа Кенәр авылы балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Әтисе дә, әтисенең абый-апалары да, үзенең бертуган абый-энеләре дә гармунда уйнагач, Рәмзия ханым гына кулын гармун алмыйча калмаган инде.

– Кечкенәдән уйнадым дип әйтә алмыйм, 20 яшемдә генә үзлегемнән өйрәндем. Мәктәптә эшләгәч, балаларны җырлатырга-биетергә дә кирәк бит, гармунчысыз булмый дип өйрәнгән идем. Тарткалый башлагач, көйләр дә чыккан кебек булды. Шуннан күңел дә үсеп китте. Гармуннан баянга күчтем, гитарада чиртергә өйрәндем. Аннары музыка укытучысы итеп куйдылар. Хәзер балалар бакчасында эшлим, мәдәният йортында аккомпаниатор вазифаларын да алып барам. Үзебезнең Шура авыл клубында “Чордашлар” фольклор ансамбленә йөрим. Берничә кеше җыелып репетиция үткәргәндә җырлаганнарны инстаграмга куя башладым. Анда кемдер иртән нәрсә ашаганын, кая барганын, нинди ризык пешергәнен куя, нишләп әле җырлаганыбызны куймаска дигән ният белән куелды ул видеолар. Илсөя Бәдретдинованың бер җырын җырлаган идек, аның концертлар директоры шул видеоны үзләренә алып куйды. Шуннан, апайлар, булдырасыз, дип мактаучылар да булды.

Яманлап язучылар да юк түгел. Кырда игенче турындагы җырны җырлаган идек, кырны таптап йөрисез дип тә ачуландылар. Ошап бетеп булмый бөтен кешегә дә. Ә без күңелебезне төшермибез, рәхәтләнеп җырлыйбыз. Инстаграмда профессиональ җырчыларга гына түгел, безнең кебек үзешчәннәргә дә урын бар. Соңгы вакытта җырчылар әллә нинди продукцияләр сата башлады, гел шуны сөйлиләр. Ә безнең барысы да гади, сәхнәдә генә түгел, кырда, табын артында, капка төбендә җырлаганны да куябыз. Соңгы вакытта халык шул гадилекне ярата да бугай, – ди Рәмзия ханым.

Авылда гармунда уйнаучыларның калмавы, ә яшьләрнең кызыксынмавына да борчыла ул.

– Без үскәндә һәр йортта гармунчы бар иде. Ирләр генә түгел, хатын-кызлар да күп уйнады гармунда. Аңа кушылып биедек тә, җырладык та. Безнең видеолар менә шул гармунны, 70-80 нче елларда яратып җырланган җырларны кабат популярлаштырырга ярдәм итсен иде, – ди үзешчән җырчы.

Рәмзия ханымның иң яраткан җырчылары - Илсөя Бәдретдинова белән Фирдус Тямаев. Аларның репертуарындагы җырларны да күп сорыйлар икән. Фирдусның җырларын гармунда уйнау баштарак бик авыр булган, бармакларны аңа да чарлый башладым, ди яңа танышым.

Әле аны чыгыш ясарга мәҗлесләргә дә чакыралар. Үзе гармунда-гитарада уйный, үзе җырлый, үзе аппаратураларны көйли. Командасыз, ялгызым гына йөрим, ошатып калалар кебек инде, дип көлә ул. Кайбер мәҗлесләрдә якын дусты – җырчы Лилия Хәмитова белән дә чыгышлар ясый икән.


Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев