Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Иң гаҗәеп мәчетләр

1999 елда Малайзиянең Путраджая каласында алсу граниттан төзелгән, 15 мең кешене сыйдырырлык Путра мәчете дә үзенең алсу төсе белән аерылып тора.

Иранның Шираз каласында Насир әл-Мөлк мәчете бизәлеше чын мәгънәсендә төсләр калейдоскобына тиң! Ул – дөньядагы иң матур мәчетләрнең берсе. Бизәлеше сәбәпле ул хәтта могҗизаи шкатулкага да охшаш. Мәчет эченә керүгә үк, диварлардагы, түшәмдәге, идәндәге җете бизәкләрдән баш әйләнерлек! Кояш нурлары төсле витражлы тәрәзәләр аша бина эченә үтеп кереп, мәчет залларын сокландыргыч лабиринтка әйләндереп куя. Әлеге бина зур түгел,әмма аның заллары буйлап барган кешеләр, гүя ки, төсле, параллель дөньяга эләгә. Ул 1877-1888 елларда Каджарлар династиясенең Мирза Хәсән Али Насир әл-Мөлк заказы буенча төзелгән. Аның икенче аталышы да бар – Алсу мәчет. Чөнки мәчеттәге төп бизәк – розалар. Калада өч йөз төр роза гөлләре үстерелә, шул сәбәпле бу мәчеттә дә шушы кала символы сурәтләнгән.

Ә менә чыннан да тулысынча алсу төстәге генә мәчет – Филиппинда. Димауком мәчете (халык аны Алсу мәчет дип тә йөртә) 2014 елда Магинданао провинциясендә ул чаклардагы мэр С.Димауком теләге белән, аның милке булган җирдә төзелгән. Мәчетнең төсе – тынычлык, мәхәббәт, үзара дуслык символын аңлата. С.Димауком аны үз акчасына салдырган. Бинаны мөселманнардан кала христиан динен тотучылар да төзегән, ә бу үзенә күрә диннәр татулыгын искәртә. Кала башлыгы күрсәтмәсе буенча мэрия, базар бинасы, мәктәп, полиция участоклары һ.б. төр җәмәгать биналары да алсу төскә буялган. Әмма шунысы да мөһим: Филиппиндагы халыкның 5% гына исламда. Мәчеткә йөрүче балалар биредә Коръән сурәләрен өйрәнә, гадәттә, алар да укырга алсу киемнәр киеп килергә тырыша.

1999 елда Малайзиянең Путраджая каласында алсу граниттан төзелгән, 15 мең кешене сыйдырырлык Путра мәчете дә үзенең алсу төсе белән аерылып тора. Ул – Малайзия премьер-министры резиденциясе янәшәсендә, Путраява дип аталган ясалма күл читенә салынган. Мәчетнең манарасы 116 метрдан артык һәм исламның биш нигезен символлаштырган биш дәрәҗә-күрсәткечтән дә тора.

Мароккодагы Касабланка шәһәрендә Хассан II мәчете илдә иң зурысы, ул дөньяда да җиденче зур мәчет дип исәп­ләнә. Ул Хассан II идарә иткәндә 1986 елны алты мең һөнәрче тарафыннан төзелә башлап, 1993 елда гына төгәлләнгән. Иң биек манарасы 210 метрны тәшкил итә, ул Хеопс пирамидасыннан да биегрәк! Мөселман динендә булмаган француз архитекторы Мишель Пинсо манарага лазер урнаштырган, ә аның яшел яктылык линиясе, нуры бик еракларга сузылып Мәккәгә таба юнәлдерелгән.

Биредә берьюлы 105 мең кеше намаз кыла ала: 25 мең кеше – мәчет эчендә һәм 80 мең кеше – мәчет ихатасында. Гыйбадәт залын 78 алсу гранит колонна бизи, идәнгә яшел оникстан һәм алтынсу мәрмәрдән ясалган плитәләр җәелгән. Түшәмдәге гаять авыр пыяла люстра Италиядән кайтартылган. Бина Атлантик океан янындагы чыгынтыга салынган, шуңа да мәчетнең пыяла идәне аша... су төбен дә күреп була!

Ә менә Әл-Сәхәбә мәчете Шәрм әш-Шәехтәге иң яңа һәм иң зур мәчет дип санала. Аның төзелеше 2016 елны гына тәмамланган. Мәчетнең ике манарасының биеклеге – 81 метр. Ул көндез дә, кичләрен дә чиксез матур, архитектурасы да кабатланмас, шуңа күрә әлеге мәчет ил халкын да, чит дәүләт туристларын да үзенә тартып торучы урыннарның берсе.

Пакьстанда урнашкан Шаһ Җаһан мәчете дә илнең архитектура энҗесе! Ул Татта каласында урнашкан, аны төзүчеләр башта Урта Азия архитектурасын күреп илһамланган. Мәчетнең төзелү тарихы үзенчәлекле: XVII гасырда Таттада, әле мәрмәрдән Таҗ-Махалны да төзетәчәк һәм үзе дә шунда җирләнәчәк Шаһ Җаһан яшәгән. Ул, идарәче әтисе Җиһангирга каршы түнтәреш күтәрүдә гаепләнгәч, башкаладан качарга мәҗбүр булган. Ә соңрак, тәхеткә утыргач, Таттаны онытмаган. Кайчандыр кунакчыллык күрсәткән өчен ул анда зур мәчет төзетергә ният кылган. 1644-1647 елларда төзелгән мәчет ачылган. Ул гаҗәеп архитектурасы белән үзенә тартып тора. Моңа кадәр Шаһ Җаһан Сәмәркандка барып кайткан булганга күрә, бина Урта Азия йогынтысында, биредә дә кирпеч, дивар бизәлешендә исә матур зәңгәр плитәләр кулланылган. Көньяк Азия бинасын төрле төсләрдәге плитә белән бизәү иң катлаулы эш булып саналган. Мәчет гөмбәзе өчен йолдызлы бизәк, күк йөзен хәтерләтүче зәңгәрле-­аклы плитәләр сайланган. Диварлардагы плитәләргә каллиграфик язмалар өстәлгән, аларны язган осталарның исемнәре дә шул тирәгә теркәп куелган: Абдулгафур һәм Абдулшәих. Мәчеттәге бизәкләр геометрик формаларда килеп чыгарлык итеп ясалганга күрә, Бөек Моголлар заманы өчен бу башка төр декоратив элемент та.

Шаһ Җаһан мәчете манарасы булмау белән дә үзенчәлекле. Ләкин аны 93 гөмбәз каплап тора. Ахрысы, әлеге үзенчәлек бинада искиткеч акустика тудыра, михраб янында укылган догалар мәчетнең теләсә кайсы өлешендә дә ишетелеп тора!

Ирандагы Шаһ Черах мавзолей-мәчете – Шираздагы искиткеч үзенчәлекләрнең тагын берсе. Анда Муса әл-Кадимнең уллары – Әхмәт һәм Мөхәммәд җирләнгән. Алар 835 елда габбасилар белән шигыйлар арасындагы каршылыклар вакытында үтерелгән. Мәчет XIV гасырга карый. Мавзолей мәчет вазыйфасын да башкара. Шигыйлар бирегә еш килә. Баштарак патшабикә Таши Хатун әмере белән Әхмәт һәм Мөхәммәд җирләнгән урынга гөмбәзле корылма куелган булган. Шаһ Черах аталышы «Яктылык шаһы» дип тәрҗемә ителә. Мондый аталышның үз сәбәбе бар: риваять буенча, аятолла Дас­тахиб төнлә ниндидер яктылык күргән һәм куркып калмыйча, шул якка таба юнәлгән. Зираттагы кабердән сибелүче нур биредә күмелгән җәсәдтән тарала, ә аның кулындагы балдакка «Бөеклек Аллаһ Тәгаләнеке. Әхмәт Муса улы» дип язылган икән. Шулай итеп, Муса әл-Кадим улларының кайда җирләнгәнлеге ачыкланган.

Әлеге мәчет-мавзолей – Иранның мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән тарихи һәйкәл. Аның тышы берникадәр гади, диварлар бизәлешендә традицион мозаика кулланылган, архитектура стиле дә бу яклар өчен ят түгел. Мәчетнең ике манарасы бар. Ике катлы булса да, биек итеп ясалмаган. Ә менә аның эчке диварларына үтүчеләр, биредә пыяла кисәкләре һәм көмеш пластиналар белән бизәлгән матурлыкка тап була. Көзге кисәкләре төрле формада булгач, яшел, алтынсу һәм көмешсу төсләр белән нурланып тора, түшәмдәге кыйммәтле люстралар бу байлыкны көчәйтеп җибәрә. Гөмбәзе исә көзге фрагментлары, берилл һәм фирүзә төсендәге пыялалар, кыйммәтле ташлар белән капланган. Шуңа күрә халык аны «Көзгеле мәчет» дип тә атый. Ул могҗизаи матурлыгы белән мөселманнарны гына түгел, туристларны да җәлеп итә. Якты нурлы бина эченә кергән кайберәүләр, нинди динне тотса да, мәчет бизәлешен күреп, һуштан язардай була. Биредә фотога төшерү тыела. Чөнки дога кылучыларны фотога төшерү җинаять кылу белән бер. Ә гомумән алганда, бар да игелекле мөнәсәбәттә.

Көзгеле залда ялтыравык саркофаг тора, аның янында һәрвакыт ир-ат һәм хатын-кызлар чираты – изге кеше җәсәден күрергә килүчеләр. Моннан кала бу мәчеткә махсус килеп, идәннәренә утырып, биредәге матурлыкка сокланучылар да күп. Кемдер дога кыла, кемдер Коръән укый... Бала таба алмаучылар ихлас теләкләрен кабатлый.

Иран каласы Исфаханда урнашкан моннан да гаҗәбрәк бизәлештәге, борынгы Лотфулла җәмигъ мәчетен дә искә алырга мөмкин. Аның дүрт айваны, ягъни бер-берсенә каршы урнашкан капкалары булуы җайлы. Мөкарнаслар – бал корты кәрәзләренә охшаш корылмалар мәчетнең көньягында инде XIII гасырда ук ясалган һәм мәчетне күрергә килүчеләр арасында аларга сок­ланып, бизәм нечкәлекләренә бик озак карап торучылар күп.

Моннан кала да планетада бик затлы итеп төзелгән һәм бизәлгән мәчетләр бихисап, тик мәчетләр арасында бик гадиләре дә юк түгел. Әйтик, үзле балчыктан ясалган иң зур мәчет – Малиның Дженне шәһәрендә. Ул – Африка күрке. XV-XVI гасырларда шәһәр Африкада таралачак ислам үзәгенә әверелгән. Каладагы беренче мәчет 1200 һәм 1300 еллар арасында төзелсә, бүгенге мәчет 1909 елгы. Ул үзле балчык, ком һәм су кушып ясалган тыгыз измәдән салынган. Үзәк башнясының биеклеге – 16 метр чамасы. Хәзер инде мәчет эченә электр уты да тоташтырганнар. Әмма бу дин йортына бары мөселманнарны гына кертәләр. Гомумән, Малидагы барлык мәчетләргә дә мөселманнар гына керә ала.

Мәчетләр арасында иң заманчасы, һичшиксез, Катар дәүләте башкаласы Дохада урнашкан мәчет. Әлеге футуристик архитектура үрнәге башкала үзәгеннән читтәрәк урнашкан. Керамикадан җитештерелгән тышлыклар кешеләрне кояш нурларыннан саклый. Мәчет университет шәһәрчеге эчендә, биредә Ислам дисциплиналары факультеты урнашкан. Ул Лондондагы архитектура бюросы проекты буенча төзелеп, 2015 ачылган һәм үз эченә 1800 кешене сыйдыра. Аның 90 метрлы ике манарасы исә Мәккә юнәлешенә туры китереп урнаштырылган, алар «фән һәм яктылык» төшенчәләрен дә символлаштыралар. «Белем шәһәре» үзе 2003 елда ук ачылган. Анда мәктәпләр дә, алдынгы университет филиаллары да эшли, моннан кала биредә Аш-Шакаб – гарәп токымлы атларны үрчетү үзәге дә урнашкан. Кислородлы парк, заманча сәнгать музее һ.б. Белем белән дин үзара бәйле дигән конценция­дән чыгып, төзелмәнең спираль пландагы күп коридорлары уку бинасы белән мәчетне үзара тоташтыра. Бина исламның биш баганасын чагылдырган биш нигезгә таянып күтәрелгән. Мәчеттән тыш, монда китапханә, уку аудиторияләре, бакча, ял бүлмәсе, укытучылар кабинетлары да бар. Тышкы диварлар һәм манаралар Коръән аятьләре белән бизәлгән. Әлеге заманча корылма бик күп халыкара бүләкләргә лаек булды. 2015 елда Сингапурда узган Бөтендөнья фестивалендә дә ул иң яхшы дини бина дип табылды. 2017 елда уку биналарын проектлау буенча АКШ архитектура премиясенә дә лаек булды һәм башка илләрнең талантлы архитекторлары өчен дә илһам чыганагына әйләнде!

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев