Мәдәни җомга

“ИЛЕМ – ИҢ МӨҺИМЕ”

Александр Юрий улы - ике меңнән артык картина язган оста рәссам. "Минем әбиемдә башкорт каны да бар иде, ә әтием һәм аның ир туганнары татар булмаса да, саф татарча сөйләште. Ни өчен?! Җавап бик гади: алар татар телен бик ярата иде!"- ди рәссам үз нәселе хакында. Үзен белә башлаганнан бирле...

Александр Юрий улы - ике меңнән артык картина язган оста рәссам. "Минем әбиемдә башкорт каны да бар иде, ә әтием һәм аның ир туганнары татар булмаса да, саф татарча сөйләште. Ни өчен?! Җавап бик гади: алар татар телен бик ярата иде!"- ди рәссам үз нәселе хакында.
Үзен белә башлаганнан бирле рәссам булачагын сизгән бала сынлы сәнгать мәктәбендә бер көн дә укымаган. Ижау дәүләт университеты сәнгать факультетының сынлы сәнгать бүлеген дә, Россия сынлы сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәсен дә бик җиңел тәмамлаган. Үз эзләнүләрен XIX гасыр классик сынлы сәнгать әсәрләренең күчермәләрен язып караудан башланган студент еллары инде күптән артта калган. 1995-1996 елларда танылган театр режиссеры Р.Виктюк Александрга һәм аның хатыны Румиягә "Күбәләкләр" ("Моссовет" театры, Мәскәү) һәм "Butterfly, butterfly" ("Сатира" театры, Санкт-Петербург) спектакльләрен бизәүне ышанып тапшырган.
Егерме биш яше тулганчы, 1985 елдан алып 1993 елга кадәр, Александр авангардизм белән мавыккан. "Бу юнәлешнең җан халәтен җимергеч, тискәре якка какшатырлык тәэсире мине... шайтан белән очрашуга китереп җиткерде, - ди рәссам. - Ләкин сез курыкмагыз, мин аны төштә күрдем, әмма бу чынбарлык та кебек иде. Башта мине ике убыр үзем өчен бик якын табигать тирәлегенә китереп куйды. Шайтан бу очрашуда Җирдәге иң чибәр кыяфәттәге ир-ат булып күренде. Озак вакыт күзләре белән генә сөйләште: "Күккә кара. Кайда синең Аллаһы Тәгаләң? Ул барын да яраткан һәм барысын да ташлаган..." - дип күңелдә шик тудырырга омтылды. Аның тарафыннан шулкадәр салкынлык агыла иде ки, хәтта бу төштән соң өндә, җәйге кызуда да өч ай буе өшеп йөрдем. Ләкин мин - бик сәләтле, акыллы инсан булсам да, диндә түгел идем. Әлеге төштән соң тормышның гомуми мәгънәсе хакында еш уйлана башладым. Аллаһы Тәгалә безне бер мизгелгә дә ташламавына төшендем. Аңа ышанырга кирәк икәнен аңладым. Авангардизм юнәлешен бөтенләйгә ташладым һәм бар барлыгым Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтле мәхәббәте белән сугарылган дөньябызның матурлыгы һәм купшылыгы белән соклану тулы картиналар язарга керештем".
Сабырлык таләп итүче графика жанры остасы буларак та күпләргә билгеле, Татарстанның иң кызыклы графикларының берсе - Александр Шадрин тулысынча диярлек бары майлы буяулар белән язарга тотынган. Ул хәтта үз язу рәвеше өчен үз атамасын да уйлап тапкан. Перцептуаль, ягъни образлы-хиссиятле юнәлеш. Һәм бу юнәлеш беркемне дә кысан кысалар эченә этеп кертми. Бу - киң һәм иркен итеп язу ысулы. Мондый әсәрләрдә һәрвакыт һава күп, ялкынлы хисләр... Пейзажлар, фауна дөньясын ачучы картиналар, портретлар... Аның остаханәсендә алар бихисап. Рәссамга татар, башкорт, рус, удмурт, чуваш мәдәниятләренең үзара бәйләнешләре якын. Портретларында - сугышчан рухтагы кырыс, көчле рухлы ирләр, горур хатын-кызлар, шат холыклы балалар... Әсәрләрнең күбесе "Лудорвай" этнографик музей-тыюлыгында язылганга күрә аеруча күркәм килеп чыга.Чөнки бу музей-тыюлыктагы мохиттә милли киемнәр, милли ризыклар, борынгы көнкүреш әйберләре, йорт хайваннары, атлар ... бар да бар. Рәхәтләнеп эшлә генә: "Дәүләт эшлек­леләрен дә читтә калдырмадым әле, - ди Александр. - "Дала" картинасында - этник киемле Рөстәм Миңнехановны, "Урал" картинасында шаман киемле Юрий Трутневны сурәтләдем. Рөстәм Нургали улы үзенең образын бик ошатты, ә Юрий Петр улы "Урал"ны сатып ук алды".
Әгәр ул рәссам булмаса, һичшиксез, язучы һөнәрен сайлар иде. Моңа инану өчен, иҗатчының картиналары аталышларына гына күз төшерү дә җитә. "Эреп югалучы офыклар", "Кояшка гашыйклар", "Хисләрдән каушау", "Иртәнге яңгыр белән юынганнар", "Кояшны тоткан җәтмәләр", "Үз гүзәллекләреннән үзләре кыенсынганнар", "Кичке зөбәрҗәтләр", "Гарәбә сулар", "Ак бию", "Кар бөртекләре мәхәббәт хакында пышылдый", "Ачык шәмәхә блюз"... Башкаларга яктылык илтүче рәссам инде егермедән артык шәхси күргәзмәсен ачып, Казан, Ижау, Пермь, Красноярск, Төмән, Мәскәү, Нью-Йорк тамашачыларын шатландырды. Һәм, өстәвенә, 2010 елны "Маша әбисе янында яшәргә кала" дип аталучы Халыкара күчмә сынлы сәнгать проектын оештырды. Бу проектның максаты: үз иҗади үзенчәлекләрен саклап кала алган бар яшьтәш рәссамнарны берләштерү. Аның идеологик нигезе - Россия тер­риториясендә яшәүче кардәш халыкларның бер-берсен ихтирам итүне, үз нәселләренең генетик тәҗрибәсен дәвам итүне, чын тарихларын нык саклауны пропагандалау. Көнбатыш калыпларына исләре китмәүче, Россия халыкларының күп төрле мәдәниятен, үз тамырларын яратучы, безнең мәдәни-милли мирасларыбызның кыйммәтен башкаларга илтүче, төрле шәһәрләрдә яшәүче рәссамнар, бергә җыелып, Пермь, Красноярск, Иркутск, Ростов-на-Дону, Төмән, Нижневартовск һәм Екатеринбургта шушы проектның күргәзмәләрен зур уңыш белән уздырды.
А.Шадрин 2012 елны Россия сынлы сәнгать академиясенең көмеш медаленә һәм шушы ук академиянең академик сынлы сәнгатьтәге пластика дәрәҗәләре өчен бирелүче Н. Фешин исемендәге премиясенә лаек булды. Күп кенә халыкара "арт-салон"нарда, "Мәскәү - Санкт-Петербург", "Россия", "Классика һәм бүгенге заман", "Россия сынлы сәнгать академиясенә 250 ел" күргәзмәләрендә катнашты, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңеп чыкты. Мәсәлән, аның "Күбәләк очышы" картинасы Берлиндагы славян сәнгате фестивалендә I урынны алды. Әмма Александрның шөһрәткә бик исе дә китми, дан аның өчен мөһим түгел. Чөнки ул бары тик мәхәббәтне генә иң мөһим төшенчә дип саный. "Син күпме рухи җылылык бирәсең, ул сиңа шулкадәр күләмдә кире әйләнеп кайта. Әгәр дә бу халәттә бер мизгелгә генә икеләнеп, шикләнеп каласың икән, димәк, бу инде башкаларны үз энергияң белән туендыру гына булачак, чын ярату түгел,- ди ул. - Мин кешеләргә үземне бүләк итәм, үз белемемне... Баштарак сәләтемне күреп, шулай ук язарга теләүчеләр өчен дә күп вакытымны сарыф итә идем. Ләкин соңыннан алар арасыннан: "Синең вакытың тәмам, хәзер безнеке башланды", - диючеләр дә табылды. Шуңа күрә бар кешеләрне дә яратып бетереп булмавын аңладым. Хәзер дә мин үз алгоритмым салынган, үзем булдырган рәсем техникасындагы берәр картинам мисалында алты сәгать дәвамында картиналар язарга өйрәтәм. Һәм бу осталык дәресләренә килүчеләр арасында моңа кадәр кулларына бер тапкыр да кылкаләм алып карамаучылар да бар. Аларның әзер картиналары минекенә охшаш килеп чыкмас­ка да мөмкин. Мәсәлән, мин үзем даһи рәссамыбыз Николай Фешин иҗатына мөкиббән. Аның иҗаты - сихри! Ләкин аны күчереп язып булмый! Ул - могҗиза! Ә шулай да үз эшен камилләштерүче һәркем - даһи. Ул нәкъ менә рәссам булмаска да мөмкин. Әйтик, гап-гади өчпочмаклар пешерүче апалар яисә без яраткан җырчылар... алар барысы да соклануга лаек!"
А.Шадринның исеме Россия бердәм сынлы сәнгать рейтингы белешмәсенә кертелгән. Югары профессиональлеккә ия шәхеснең картиналары белән дәүләт музейлары да һәрдаим кызыксынып тора. Аның әсәрләре Казан, Ижау дәүләт сынлы сәнгать музейларында, "Казан Кремле" музей-тыюлыгында саклана.
"Картина язганда, мин медитация халәтенә керәм һәм аның сюжеты хакында алдан ук уйламыйм да диярлек. Ачык, дөньяви аңымны "сүлпәнләндереп", үз эчке хәтеремне тыңлыйм, чөнки ул - минем җанымның авазы. Минем өчен иҗат - ул үз-үзең аша шушы дөньяны аңлау, ул - рухи юл. Бу хакта күп рәссамнар гасырлар буенча уйланган. Михаил Врубель дә бит: "Иҗатымда чишелмәгән мәсьәләләрем юк, минем җаным - мәсьәлә", - дип язып калдырган. Яши-яши шулкадәр иҗат тәҗрибәсе туплана ки, син хәтта картиналарның бер өлешенә генә карап та, рәссамның нинди яшәү рәвеше алып барганлыгын, аның күп кенә гадәтләрен әйтеп бирер дәрәҗәгә җитәсең", - ди Александр Юрий улы. Менә шушындый фәлсәфә белән яшәүче ир-атның: "Иҗатта мин үз-үземне язам", - дип аңлатуы бик табигый. Бу рәссамның Галәмендә, миңа калса, һәрчак - Кояш. Ул батмый. Ул һәрчак яктырта. Аның яктысына эләккән бар табигать - күңел күтәренкелеге тудырырлык ачык һәм җете, ә киндердәге адәмнәр - үз җаннарының мәңгелек булуларына төшенгән акыл ияләре. "Әсәрләр бары тик игелеккә илтерлек булырга тиеш! Һәм миңа яраткан кешеләремне ясау бик җиңел бирелә. Миңа үз балаларымны ярату бик җиңел. Мин аларны картиналарымда да еш сурәтлим. Аеруча - кече кызым, исеме "алтын" дип тәрҗемә ителүче Аврелияне!" - ди рәссам. Александр Юрий улы бәхетле гаиләгә ия. Өч бала әтисе ул. "Аларның җыр сәнгате, спорт, язу өлкәсендәге уңышларына сөенәм. Патриотлар тәрбияләп үстерү - минем өчен мөһим. Безнең балаларыбыз нәкъ менә шундыйлар!" - дип горурлана ул.
Остаханәсендәге бүгенге картинасы "Ягымлы яз" дип атала. Киндердә - остаханә тәрәзәсе аша сурәтләнгән табигать күренеше. "Яшьлегемдә чит дәүләтләргә күчеп китү һәм анда иҗат итү өчен тоткарлыклар да булмады. Белем бирү өчен Франциягә дә чакырган иделәр, ләкин мин үз илемне генә яратам һәм бары тик үз Ватаным гына миңа илһам бирә!" - ди Александр.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
"Арыш ипие".
"Урал".
"Үрдәкләр".
"Күбәләк очышы".
"Дала".
"Очрашу".
"Утлы бию". .

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: