Ике фронтовик
Кылкаләм осталары Харис Якупов һәм Лотфулла Фәттахов
1930 еллар башында Түбән Новгород өлкәсендәге Анда авылыннан Казанның 13 нче мәктәбе директорына хат килеп төшә. «Минем дә сезнең мәктәптә укыйсым килә», – дип яза Лотфулла исемле малай. Озакламый хат авторы үзе дә пәйда була. Аякларында – җеп белән тарттырып бәйләнгән галош, аркасына капчык аскан. Новгород өлкәсеннән җәяүләп Казанга килеп җиткәнче капчыгы бушап беткән. Хәер, тулы чагында да анда күз кызыгырлык нигъмәт булмагандыр. Лотфулла – ятим бала. Әтисен, Әбделмән абзыйны, гражданнар сугышында үтерәләр, әнисе Шаһидә апа 1926 елда ачлыктан үлә. Дөньяда үксез булып дүрт уллары кала. Илдә чыпчык үлми. Бертуган Фәттаховларны авылдашлары карап үстерә. Лотфулла рәсем ясарга ярата. Ул вакытта кәгазь, каләм юк. Кара күмер белән ак мичнең симез бүксәсенә рәсем төшерүдән бүтән чарасы калмый. Шуның өчен бәләкәй рәссамның сыртларына авылдашларыннан таяк та эләккәли. Малайның тагын бер яраткан шөгыле – хикәяләр язу. Язган берсен «Пионер каләме» редакциясенә юллый бара. Һәм бервакыт хикәяләре пионерлар газетасында дөнья күрә башлый. Шул басманы укып, нәни язучы Казанда 13 нче мәктәп барлыгын, анда шагыйрь Хәсән Туфан җитәкчелегендә әдәби түгәрәк эшләп килгәнен белә.
13 нче мәктәп балалары да Лотфулланы белә икән. Аның «Канлы юллар» хикәясен бик кызыксынып укыганнар. Шуңа күрә Лотфулла мәктәптә тиз арада дуслар таба, үз кешегә әйләнә. Көндезләрен дус-ишләр янәшәсендә вакыт күңелле уза, әмма кич кырын үзенә генә ямансу. Казанда бер туганы, бер таныш-белеше булмагач, Лотфулла мәктәптә куна. Аның каравы, иртәләрен бик күңелле. Малайлар, кызлар аңа өйләреннән клиндер, прәннек, икмәк телемнәре алып килә. Аеруча иптәше Харис кайгырта. Ә бер көнне Харис Лотфулланы өйләренә кайтырга чакыра. Әнисе Маһикамал апа мәктәптә үксез бала яшәвен белгән һәм ире Габдрахман абый белән киңәшеп, улы Хариска иптәшен алып кайтырга боерган икән. Лотфулла сигезенче бала булып шулай Якуповлар гаиләсенә килә.
Кылкаләм осталары Л.Фәттахов һәм Х.Якуповның дуслыгы шуннан соң башланып китә. Еллар үткәч, бу ике зур рәссам республикабызның рәсем сәнгатенә саллы өлеш кертәчәк. Әмма аңа кадәр икесенә дә авыр сынаулар аша үтәргә туры киләчәк әле.
Яңа татар бистәсендәге 13 нче мәктәпнең даны бөтен шәһәргә таралган чак. Анда Фатыйх Кәрим, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гадел Кутуй иҗат юлларын башлаган. Балалар белән очрашуларга Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Кәрим Тинчурин еш килә торган булган. Шунда ук Габдрахман Свиргузин рәсем түгәрәген алып бара. Бераз кылкаләм чарлаганнан соң, Профсоюзлар урамындагы балалар иҗат йортына йөри башлыйлар. Анда үткәрелгән бәйгеләрдә җиңү яулагач икесенең дә рәсемнәре «Пионер каләме» газетасыннан тыш «Кызыл Татария»дә басылып чыга. Тәүге уңышлардан канатланып, икесе бергә Казан сәнгать училищесына укырга керә. 1939 елда, бишенче елларын укыганда, фин сугышы башлана һәм Фәттахов белән Якупов үзләре теләп армиягә китә. Аннары Советлар Союзына фашист илбасарлары һөҗүм итә. Менә шул вакыттан башлап, дус егетләрнең юллары шактыйга аерылып тора. Лотфулланы Белоруссиягә, Бресттан төньяктарак урнашкан Цехановец шәһәре янына җибәрәләр. Сугышның башында анда мәхшәр була. Исән калган Кызыл Армия солдатлары Белосток казаны тирәсендә камалыштан чыгарга газаплана. Араларында безнең Лотфулла да бар. Контузиядән соң, колагы ишетми, теле әйләнми. Дөрләп янган арыш кырына ничек килеп кергәнен дә, аннан ничек чыгасын да белми. Күз ачкысыз куе төтен, сулыш кыса. Шулай ике көнләп интеккәннән соң, немец солдатлары безнекеләрнең эзенә төшә. «Бетте, тормыш тәмам», дип уйлап өлгерә Лотфулла һәм кара упкынга оча. Әмма мәхшәр башлана гына әле...
Харис Якупов 86 нчы укчы дивизиянең Цехановец шәһәре янына киткәнен, совет солдатларының исә Цехановецны сугышның беренче көннәрендә үк ташлап чыгулары турында ишеткән була һәм, бер хәбәре дә килмәгәч, дусты Лотфулланы вафат дип исәпли. Үзе ул пехота составында Белоруссия, Брянск, Орловск, Курск, Воронеж өлкәләре, Украина, Польша, Германия, Чехословакия җирләрендә сугыша. Ярты Европаны кичеп, 1945 елның ахырында Казанга, туган нигезенең бусагасына кайтып егыла. Кайтса – Лотфулла юк. Фронтта озаклап уйланырга вакыты булмый. Югалту ачысы өйгә кайткач бугаздан тота. Бер мизгелдә күзләре дустының почмакта ятим яткан кәгазь папкасы, буяуларына төшә дә, гүя бөтен дөнья челпәрәмә килә. Үзе исән булса, шулай эшсез яткырыр идемени аларны?! Кылкаләменең җанын алган булыр иде... Мәктәпкә сугылса, дустын табар кебек. Ләкин анда Харисны таныш булмаган йөзләр каршы ала. Профсоюзлар урамындагы балалар иҗаты йортына йөгерә. Гипс скульптуралар арасыннан элеккечә елмаеп Лотфулла килеп чыгар сыман. Үртәргә теләп, берәр сын артына яшеренгән генәдер дип, Харис һәркайсын әйләнеп чыга, ләкин Лотфулла күренми. Шуннан училищега бара. Сугыштан исән-имин әйләнеп кайткан курсташлары Габделбарый Маннапов, Касыйм Бикчәнтәев, Усман Яруллин, Зиннур Мамышев һ.б. белән кочаклашып күрешә. Харисның артыннан ук кемдер керергә тиеш булгандай, барысы да карашларын ишеккә төби һәм бер мәлгә тынсыз кала. Көткәннәре Лотфулла килмәячәк, училище бусагасын бүтән атлап кермәячәк икән, дип барысы да коелып төшә...
Ә бер көнне, төгәлрәк әйтсәк, 1946 елның мартында Якуповлар гаиләсенә Венгриянең Будапешт шәһәреннән хат килеп төшә. Конверт эчендәге фотосурәттә шинельдән, кирза итектән кулына автомат тотып, Лотфулла басып тора. Сурәт артында «Истинному другу Харису от Лотфуллы. Не смейся, смотря на эту нелепость, ибо я таков на сегодняшний день. Снято не для подарка, а на память – каким был в прошлом и остаюсь теперь», - дигән сүзләр язылган. Якуповлар үз күзләренә үзләре ышанмый...
Арыш басуында һушсыз егылган Лотфулла да аңына килә башлагач, озак вакыт үз күзләренә ышанмыйча ята. Әле генә дөньяны кып-кызыл янгын уты камаган иде, инде бар җиргә аклык таралган. Лотфулла туган авылының бүксәләрен киергән ап-ак мичләрен дә, Казан балалар иҗат йортында антик чор геройларының гипс скульптураларын да күргәндәй була, җәйләрен Кабан күле өстендә таралган куе томанга да охшата. Әкренләп томан эченнән ниндидер кешеләрнең сурәтләре шәйләнә башлый. Томан бөтенләй таралгач, арыш басуында чолганыштан бергә чыгарга азапланган солдатларның йөзләрен танып ала. Берсе камераның тимер ишегенә тибеп, йодрыклары белән дөбердәтеп нидер кычкыра. Ул да булмый, ишек ачылып китә һәм камерага атылып кергән берәү ишек каккан адәмнең үзен дөмбәсләп ата. Ишек ябылгач, идәндә җансыз гәүдә ятып кала. Барысы да телсез кинодагы кебек. Ник бер сүз ишетелсен. Колаклар шаулый, баш ярылырдай булып сызлый, тел аңкауга ябышып кипкән. Лотфулла үзенең фашист лагерена килеп эләккәнен чамалап ала. Өч айлап вакыт үткәч, аңа ишетү сәләте кайтыр, сөйләшә башлар. Ул да камераның тимер ишекләрен дөбердәтер. Лотфулланы да канга батырганчы кыйнарлар. Кыйнарлар да, эшкә куарлар, эшләтерләр дә тагын кыйнарлар. Лотфулла лагерьдан качар. Качкан саен, тотарлар, тоткан саен дөмбәсләрләр. Күз алдында бергә качкан иптәшләрен овчаркалар талап үтерер. Әмма Лотфулланы өзгәләп ташларга ирек куймаслар. Аның кебек озын буйлы, нык беләкле кешеләр эштә кирәк.
Айлар, еллар үтәр, әмма Лотфулла качу уеннан кире кайтмас. Бервакыт, икенче лагерьга күчкәндә, ул иптәшләрен тагын качарга котыртыр. Берсе дә күнмәс, чөнки овчаркаларның һау-һаулары колакларында чыңлап торыр, аларның тешләреннән акырып үлгән иптәшләренең җансыз гәүдәләре күз алларыннан китмәс. Ыҗгырып барган поездның агач идәнен сүтеп, рельслар арасына сузылып яту да уен эш түгел. Бер ялгыш хәрәкәт ясасаң, поездның очкыннар чәчкән тәгәрмәчләре шунда ук сытачак. Шулай да, Ленинградтан Андрей Кучеренко Лотфуллага иярә. Лагерьга барып җиткәндә, әсирләр ике кешегә кими... Фәттахов һәм Кучеренко француз солдатларына кушылып, фашистларга каршы сугыша. Сугыштан соң Лотфулла бер ел буе Будапешт-Вена автомагистралендә кизү тора. Казанга килеп төшкән фото шул вакытта төшерелгән. Фотосурәттән соң озак та тормый, Лотфулла үзе дә Казанга кайта. Аннан алда бер төш күрә – казанлылар кайтуын яратмаган, имеш. Шомланып уянып китә...
Лотфулла тагын өч еллап дусты Харисларда яши. Ике егет сират күпере кичкән арада Габдрахман абый һәм Маһикамал апаның кызлары өлгереп җиткән. Лотфулланың Суфиягә күзе төшә. Курсташлары, фронтовик Габделбарый Маннапов Мәдинә Якупова белән гомерен бәйли. Харис үзе шулай ук сугыштан исән-имин әйләнеп кайткан Байназар Әлменовның сеңлесе, яшь рәссам Раушанга өйләнә. Балалар үстереп, шатланып яшисе генә иде дә, тик Лотфулланы бөтен җирдә дә Якуповлар кебек колач җәеп каршы алмыйлар шул. Ун еллап Черек күлгә чакыртып интектерәләр. Килгән саен, «Ник үз-үзеңне атмыйча, пленга бирелдең», дип җелегенә төшәләр. Лагерьда немец фашистлары дөмбәсләсә, монда үзебезнекеләр җанын кыйный...
Лотфулланы эш коткара. Фәттахов – кырыс реализм шартларында да романтик рухны саклап кала алган рәссам. Бөтен картиналары табигатькә, авылга, гомумән, тормышка мәхәббәт белән сугарылган. Балаларга багышланган шаян-шук сурәтләре дә байтак. Башыннан нинди авырлыклар кичсә дә, Л.Фәттахов тормыштан ваз кичмәгән, кешеләрне яратуын, яшәү ямен, юмор хисен җуймаган. Рәссамның ихлас хисләре тиз арада зур бәягә лаек була. «Ватан турында җыр» картинасын 1948 елда Мәскәүдә зур күргәзмәдә тамашачылар игътибарына тәкъдим итәләр. Шуннан соң озак та үтми, ТАССРның 30 еллыгына әзерлек чаралары башлана. Якупов һәм Фәттаховка икесенә бер картина язарга заказ бирәләр. 1950 елда Мәскәүдә күргәзмәдә күрсәткәннән соң, «Ленинның ТАССР оешу турында декретка кул куюы» картинасын Сталин бүләгенә тәкъдим иткәннәрен авторлар үзләре белми дә кала. Бервакыт Якуповны өлкә комитет секретаре Хаҗи Рәхмәтуллин чакырта. «Декретка кул кую» картинасы өчен сиңа Сталин премиясен бирергә җыеналар. Фәттаховка бирмиләр, чөнки ул пленда булган. Син моңа ничек карыйсың?» – ди. «Лотфуллага булмаса, миңа да кирәкми», – дип кайнап чыга Харис. Хаҗи Рәхмәтуллин күрше бүлмәгә кереп, ярты сәгать телефоннан сөйләшкән арада, Якупов аңына килә. Сталин үзе исән чагында аның премиясеннән баш тартуын аңлап, бераз шүрләп тә кала. Әмма бер адым да артка чигенми. Чөнки артта – «Пионер каләме», 13 нче мәктәптә Туфан, Җәлил, Алиш, Тинчурин сабаклары, кәгазь, буяулар белән икәүләп пленерга йөрүләр, ниһаять, артта – снаряд шартлаулары һәм Җиңү таңын каршылау. Ә «фашист» Рәхмәтуллин шуларның барысын да юк итмәкче була... Хариска ярты сәгать ярты гомердәй озын тоела. Ниһаять, май кояшы кебек балкып Рәхмәтуллин килеп керә, Харисның кулларын кыса, тәбрикли. Рәссамнарның икесе дә СССРның Дәүләт бүләгенә лаек була.
Аннан соң Х. Якупов республикабызның рәсем сәнгате өчен зур эшләр башкарачак – Рәссамнар берлеге рәисе буларак кылкаләм осталары өчен биш катлы йорт, өч катлы күргәзмә залы, дистәләгән остаханәләр төзетәчәк, Шәле авылы хезмәтчәннәре, Камаз төзүчеләре турында бәһасез картиналар иҗат итәчәк. Шулай айлар, еллар үтәчәк. Әмма кайвакыт кешене аңлар өчен бер мизгел дә җитә... Тормышта көн саен кешегә әйтми-нитми башкарыла торган кечкенә батырлыклар була. Шулар кешене кеше итә дә инде...
Лотфуллага Сталин премиясе белән яшәве бераз җиңелрәк булгандыр, бәлки. Шул вакытта Якупов сүзендә нык тормаса, Фәттаховның «Сабан туе»н, «Игеннәр»ен, «Яңа буралар»ын, «Тургайлар»ын күрмәвебез дә ихтимал иде, чөнки бездә талант белән исәпләшмиләр. Ә алардан башка бүген татар рәсем сәнгатен күз алдына китерүе кыен.
Фәттаховның фашист этләре дә чәйнәп өзмәгән гомерен ватандашларының кырын каравыннан күңел газаплары өзә – ул алтмыш ике яшендә йөрәк өянәгеннән кинәт вафат була... Ә «Сабан туе» һаман күңелләребезне күтәрә, «Яңа буралар»ы элеккечә үк яшәү теләге яута, «Игеннәр»енең алтыны да уңмаган. Фәттаховның һәр картинасында «Ник атылмадың?» дигән сорауга җавап ярылып ята...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев