Мәдәни җомга

Иҗатында - гөлбакча

“Нәфис чәчәкләр, өй гөлләрен яратып ясыйм. Бакчамда үскәннәрен дә бик теләп сурәтлим”, – ди әңгәмәдәшем.

Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче татар рәссамы Рауза Латыйпова-Иванованың бихисап киндерләренә күз салгач, иң әүвәл үзеңне гөлбакчада дип күзаллыйсың. 2021 елның мартында Түбән Камадагы Әхсән Фәтхетдинов музеенда оештырылган “Гармония...” шәхси күргәзмәсенә килгән тамашачылар да үзләрен җәй хозурында тойды. Әмма күргәзмә озак бармады. Чөнки рәссамның  юбилее белән дә бәйле матур күргәзмәне әле Татарстанның башка шәһәрләрендә дә көттеләр. Ә менә чираттагы “Җәйнең сихри исләре” дип аталган шәхси күргәзмәсен рәссам ханым 19 август көнне Яр Чаллы картина галереясында ачты.


“Әйе, быел – юбилеем, – ди үз тормышын сынлы сәнгатькә багышлаган рәссам. – Шунлыктан Түбән Каманың Ә.Фәтхетдинов музее күргәзмәмне уздырырга чакырган иде. Әлеге музей залларын үзем дә яратам, бирегә теләп киләм. Дулкынландыргыч, тантаналы чара инде үтеп тә китте, әмма бу – шәхси күргәзмәләремнең башлангычы гына булды. Картиналарым язын Бөгелмәдә экспозицияләнде. Хәзер аларны  Минзәлә, Лениногорск, Зәй шәһәрләре сәнгатьсөярләре дә көтә”.

Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Р.Латыйпова-Иванованың иҗатындагы натюрмортлар, чәчәкле пейзажлар муллыгы аның туган җирне сөюеннән килә. Ул 1956 елны Тукай районындагы  нибары ике урамлык Хуҗа авылында дөньяга килгән. Теләнче Тамак урта мәктәбен тәмамлаган һәм һөнәри белем алу өчен Лениногорск педагогика училищесының сәнгать-графика бүлегенә кергән. Ә 1987 елны инде Чабаксар дәүләт педагогика институтын да тәмамлаган. 1978-1979 елларда Биектау районының Усады урта мәктәбендә сызым һәм рәсем дәресләрен алып барган. 1979-1981 елларда Яр Чаллының 1 нче сандагы кичке уку мәктәбендә сызымга өйрәткән. 1979 елдан башлап шәһәрнең 1 нче сандагы балалар сынлы сәнгать мәктәбендә дә укыткан, биредә 18 ел белем бирү дәверендә бик күп балаларның яраткан укытучыларының берсенә әверелгән.  Аннан соң Рауза Гапдраким кызы үз эшчәнлеген Яр Чаллы дәүләт педагогика институтының сынлы сәнгать-графика факультетында укучы студентларга белем бирү белән бәйләгән. Шушы институтта сынлы сәнгать кафедрасы доценты буларак 24 ел буе хезмәт куя ул. Әлеге мөлаем, игелекле күңелле укытучының шәкертләре бихисап. Хәзерге көндә аларның күбесе уңышлы рәссамнар сафында.

Ә менә төп эшеннән буш вакытларында исә ул гамәли сәнгатьтәге милли темаларга алына, бихисап картиналар ясый һәм график әсәрләр иҗат итә.

“Нәфис чәчәкләр, өй гөлләрен яратып ясыйм. Бакчамда үскәннәрен дә бик теләп сурәтлим”, – ди әңгәмәдәшем. Аның картиналарындагы җете, реалистик чәчәк бәйләмнәре күплеге истә калыр­лык. Алар кайбер рәссамнар практикасындагы ботаник сәнгать ысулы белән, ныклы фәнни төгәллекне саклап язылмаган. Бу рәссам кулы өчен бик мөһим дә түгел. Җиренә җиткерелгән сәнгати акцентлар узып баручы матурлыкны зурлауга юнәлдерелгән һәм оста академик стиле дә бары тик мактауга лаек.

Ул тематик картиналар серия­ләре иҗат итә. Алар арасындагы иң уңышлыларының берсе – “Минем Ватаным – Татарстан”. Ул әлегә җиде картинадан тора, әмма картиналар саны алдагы елларда, мөгаен, артыр да. Чөнки аның шушы сериясенә караучы бер картинасы инде Болгар каласы музеенда саклана. Калган әсәрләрендәге җыелма образлар да Ватан хакында. Аларда – Хуҗа авылы, Алабуга, Зәй, Казан, Чаллы, Кырлай күренешләре. Һәрберсе тарихи караш, декоратив стильләштерү алымнары белән баетылган. Һәрберсе камил буяулы. Киндерләрдә һәрбер каланың үткәне һәм бүгенгесе чагылдырылган, композиция чишелешләре дә үзенчәлекле. Мондый ысулда язылган берничә картина Кыр­лай яклары белән бәйле, алар Г.Тукай әсәрләре белән үрелгән.

Гомумән, рәссам ханым төрле районнарда оештырылган пленэр-симпозиумнарда, арт-экспедицияләрдә актив катнаша, тәҗрибә уртаклаша. Шундый пленэрларда кылкаләме белән сурәткә төшереп алган туган як матурлыгы да киндерләргә күчә бара. Шул ук вакытта әсәрләргә артык катлаулык кертү дә бик мөһим түгел дигән фикер яклы ул. Рәссам О.Ренуар да кайчандыр: “Иң гади сюжетлар – иң мәңгелекләре”, дип әйтеп калдырган бит. Билгеле, бу иҗат юнәлешендә Р.Латыйпова-Ивановага күңеле түрендәге Татарстанга, туган ягына карата булган мәхәббәт хисе дә булышлык итми калмый. Рәссамның бу өлкәдә үз җиңүләре бар. Мәсәлән, шуларның берсе – 2016 елны Бөгелмә шәһәренә 235 ел тулу уңаеннан уздырылган “Бөгелмәдә алтын көз” Бөтенроссия пленэр-симпозиумының “Иң яхшы архитектура пейзажы” номинациясендә яулаган җиңүе.

Р.Латыйпова-Иванова студентлар күргәзмәләрен оештыруга вакытын кызганмаган. Ул татар милли, мөселман хатын-кыз киемнәреннән торган ансамбльләр дә иҗат иткән. Милли киемнәр урта яшьтәге ханымнар өчен тегелгән, алардагы гадилек, җыйнаклык, уңайлык күпләр күңеленә хуш килгән. 

Тукай районы Теләнче Тамак урта мәктәбе диварларында аның уку йортына бүләк ителгән утыз картинасы да эленеп тора. “Мәктәптә укыган чорда ук шушында сәнгать мәктәбе булсачы, дип тели идем. Чөнки балачакта гел рәсем ясыйсым килде, ә бу сәнгатькә мине чын-чынлап өйрәтүче булмады. Шул чакларны искә алып, башкаларны һәрчак рәсем ясарга өйрәтәчәкмен дип үз-үземә сүз биргән идем. Аны ант дип тә атый алам. Шуңа күрә дә хәзерге көннәрдә Россия Пенсия фондының Яр Чаллы бүлеге тарафыннан оештырылган курсларда өлкән яшьтәгеләрне рәсем ясарга өйрәтәм. Егермедән артык кеше илһамланып рәсем серләренә өйрәнә. Моннан кала әле үз сәнгать студиямне дә ачтым”, – ди ул. Сүз уңаеннан, пенсия яшендәге ханымнарның күбесе Яр Чаллыдагы күргәзмә ачылышына килеп, укытучыларына олуг рәхмәтләрен әйтеп, аның сабырлыгына, ихлас һәм шат күңелле булуына соклануларын тагын бер кат белдерде.

Рауза ханымның картиналары Татарстан, Башкортстан, Россия, Белоруссия, Италия, Франция шәһәрләре күргәзмә залларына куелган. Аның әсәрләре Татарстан, Россия, Франция, Италия, Мисыр һәм Төркия дәүләтләрендәге тупланмаларда саклана. Рәссам Италия күренешләрен дә бик теләп язган. “Италиядә бертуган сеңлем яши. Соңгы елларда вакытлыча гына анда яшәргә туры килде. Бу илдә картиналар яздым, аларны сатып та алдылар, тәрҗемәче ярдәмендә укыттым да, осталык дәресләре дә алып бардым... Ул – матур як, ләкин шулай да туган авылымның аннан да ямьлерәк икәнен аңлап кайттым”, – ди иҗатчы.

Аның график эшләре дә фәлсәфи уй-хисләр белән сугарылган. “Аларга сокланучы, үз уй-фикерләре белән уртак­лашучы тамашачыларым күп. Болар күңелемне рәхәтлек хисе белән тулыландыра”, – ди талант иясе.

Яр Чаллыда “Ел рәссамы” бәйге-күргәзмәсенә 2020 елда 113 рәссамның 215 хезмәте катнашкан. Рауза Гапдраким кызы – шушы бәйгедәге  лаеклы җиңүчеләр рәтендә.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: