Мәдәни җомга

Иҗаты – куәт чишмәсе

Ачу саклый торган, усал кеше булса, яу кырында көн саен үлем белән көрәшкән вакытта, хыянәт итеп, башка берәү белән чыгып киткән һәм бу хакта хат аша хәбәр иткән беренче хатыны Вераны кичерер идемени?

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында Татарстанның халык рәссамы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Виктор Куделькинның 110 еллыгына багышланган картиналар күргәзмәсе ачылды. 


Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үткән кеше буларак, ул тормышны яраткан, һәр мизгелнең кадерен белгән, һәм моны экспозициягә килеп керүгә үк сизеп аласың. В.Куделькин гомере буе хезмәткә, завод-фабрика эшчеләренә, авыл хезмәтчәннәренә, тормышларын мәгънәле итеп яшәгән матур кешеләргә дан җырлаган. Зур күләмле булса да, аның картиналарына җиңеллек хас, гүя алар айлар-еллар түгел, берничә көн эчендә иҗат ителгән. Андый иҗат әсәрләре турында «җырлап тора», диләр. Гадәттә киң күңелле, мәрхәмәтле, ачык йөзле иҗат ияләренең әсәрләре шундый була. Дөрестән дә, күргән-белгәннәр В.Куделькинны бик якты рухлы, кече күңелле кеше иде, дип сөйли. Моңа ничек ышанмыйсың?! Ачу саклый торган, усал кеше булса, яу кырында көн саен үлем белән көрәшкән вакытта, хыянәт итеп, башка берәү белән чыгып киткән һәм бу хакта хат аша хәбәр иткән беренче хатыны Вераны кичерер идемени? Мондый кабәхәтлекне хәтта дошманыңнан да көтмисең. Аркаңа пычак кадауга тиң бит ул. Моны белсә, хәтта фашист та тет­рәнер иде. Хатын-кызның иренә хыянәте янында фашист пулясы - ком бөртеге генә. Вераның бер көнне дөньяга күзләре ачыла, нинди кабәхәт җан белән бәйләнүен дә, нинди алтын кешенең битенә төкереп китүен дә аңлый. Әмма соң була инде. Офицер дәрәҗәсендә, орден-медальләрен ялтыратып, Казанга кайтып кергән озын, төз буйлы, чибәр Викторның башын Кама исемле кыз әйләндереп өлгерә. Яшь аермалары 17 ел булуга карамастан, озакка сузмый гаилә корып җибәрәләр. Чын мәхәббәткә бернинди киртәләр юк ич! Үчле, вак җанлы кеше булса, Куделькин, беренче хатыны Вера аягына килеп егылгач, аның зинадан туган улына, кабих исемен йөртмәсен дип, үз исемен бирер идемени? Шөкер, җилбәзәк Вера бүтән шәһәргә күчеп китә һәм Викторның йөрәк ярасы тора-бара төзәлә. Ә күпмедер вакыт үткәч, үз улы Женя да, кемнең кем икәнен аңлап, әтисе янына яшәргә күченә. Ул вакытта әтисенең Наташа исемле мөлаем гына кызчыгы да туып өлгергән була. Гөрләшеп яши башлыйлар. Үзе дә рәсем сәнгате белән җенләнгән кеше буларак, Кама ирен бер күз карашыннан, ярты ымыннан аңлый. Рәссам башта Казан сәнгать училищесында укыта, озак та тормый аны уку йортының директоры итеп билгелиләр. Аз сүзле, биргән вәгъдәсендә тора белгән, киләчәккә карап эш иткән эшлекле директор училищеда шундый тәртип урнаштыра ки, ул елларны бүген дә сагынып сөйлиләр. Мәскәү, Санкт-Петербургтагы сәнгать институтларына училище тәмамлаган дистәләгән яшүсмер китеп тә, ник берсе укырга керә алмыйча әйләнеп кайтсын, дип тел шартлаталар. Шулай итеп, В.Куделькин чирек гасыр гомерен яшь рәссамнар үстерүгә багышлый. Кай арада шулкадәр картина иҗат итеп өлгергән икән?! «Хәзинә» милли сәнгать галереясының беренче каты аның картиналары белән шыплап тулган, әле экспозициягә сыймый да калган. Бүгенге күп рәссамнарыбызныкы ише кеп-кечкенә пейзаж-натюрморт түгел, ике метр зурлыктагы жанрлы картиналар лабаса! Ул елларда сәнгать нинди көчле, колачлы булган! Әйтергә кирәк, рәссам В.Куделькин татар кешеләрен яратып сурәтләгән. Күргәзмәдә шагыйрьләр Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, язучылар Нури Арсланов, Гомәр Бәширов, Диас Вәлиев, режиссер Марсель Сәлимҗанов сурәтләре лаеклы урын алган. Экспозициягә сыймый калганнардан сынчы Садри Ахун, җырчы Мөнирә Булатова, язучылар Әмирхан Еники, Нәкый Исәнбәт портретлары бик оста башкарылган. Каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап иҗат ителгән күп фигуралы «Политрук» исемле картинасы татарны дөньяга таныткан батыр милләттәшебез турындагы сурәтләр арасында иң шәпләрнең берсе дисәк һич арттыру булмас. «Калининның татар крестьяннарында кунак булуы» дип исемләнгән зур күләмле картинасы да шул чор милләттәшләребезнең тормышын җанлы итеп күз алдына китереп бастыра. 

Экспозициядән рухланып, көч алып китәсең. Гүя көчле рухлы рәссамның энергетикасы картиналар аша тамашачыга күчә. Сугыш михнәтләре, мәхәббәт вә хыянәт рәссамны шулай чыныктырган, күрәсең.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: