Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Җиңү тарихчысы

Бөек Җиңү! Бу тема һәрчак актуаль булырга тиеш, чөнки вакыт узу белән тарихи кыйммәтләр төссезләнә бара

Роман Фарист улы  Абдуллин 1991 елда Екатеринбургта туган. Дәү әтисе Кәлимулла Габдулла улы – Татарстанның Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылыннан. Дәү әнисе – Фәрхебану Әмирһади кызы Башкортстанның Ваныш авылы кызы. Алар 1954 елны Свердловск шәһәренә килеп төп­ләнгән. 1996-2006 елларда Роман шайбалы хоккей буенча “Спартаковец” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә өстәмә белем алган. 

“Әти-әнием урамда тырай тибеп йөрүче балалар ыгы-зыгысына иярмәсен дип, минем бар вакытымны файдага сарыф иттерде. Иртән – күнегүләр, аннары – мәктәп, мәктәптән соң – балалар сәнгать мәктәбе. Һәр көн шулай...” – дип искә ала рәссам. “Спартаковец” – Олимпия резервына караган мәктәп. Роман да киләчәген зур спорт белән бәйләргә теләгән, әмма язмыш үзенчә хәл иткән, аягы җитди җәрәхәтләнгәч, аңа спорттан китәргә туры килгән. 

“2007 елны Свердлов сәнгать училищесына укырга кердем. 2011 елда аның график дизайн бүлеген тәмамлап, Санкт-Петербургның И.Е.Репин исемендәге академик рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтында укый башладым. Институтны 2017 елда тәмамладым”, – ди 2021 елгы Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче яшь рәссам-монументалист Роман Абдуллин.

Аның зур күләмле әсәрләргә өстенлек бирүенә игътибар итәм. Күләмле хезмәтләр катлаулы, билгеле. “Институтта укый башлагач ук, безне шуңа әзерлиләр ич, – ди ул. – I курста ук инде бер метрдан да ким булмаган зурлыктагы хезмәтләр яздык, II курста – 1,6 метр, III курста – аннан да күләмлерәк, ә V курска җиткәч инде, 2 метрлы эшләр иҗат итә башладык. II курсны тәмамлагач та, студентлар үзләре булачак белгечлеген күзаллап, остаханә сайлый. Мин монументаль сәнгать остаханәсен сайладым һәм моңа һич үкенмим. Мөхтәрәм укытучым – РФ халык рәссамы, Россия сынлы сәнгать академиясе академигы, профессор Александр Кирович Быстров. Петербург метрополитенының унике станциясен мозаика белән бизәгән оста. Диплом яклар алдыннан, ул безнең булачак эшләребезнең күләмен дә тәгаенләде, кем нинди масштабтагы хезмәт яза алачагын аңлатты. Мин “Ленинград блокадасы” мозаикасы һәм “Җиңү. 1945” мозаикасы өчен катыргыда иҗат ителгән ике монументаль композициядән гыйбарәт диплом эшемне якладым. Шулай ук “Җиңү” мозаика плитәсен һәм “Маршал Г.К.Жуков” мозаика фрагментын да тәкъдим иттем. (Бу мозаика фрагментлары Монголиянең РФдагы мәдәният өлкәсе буенча илчесе Д.Хурэлбаатарның матди булышлыгы белән иҗат ителде). Диплом эшемне югары бәяләделәр. Гомумән, мин – патриот, күп әсәрләрем Бөек Җиңүгә багышланган”.

Роман Абдуллинның Җиңү темасына алынуы гаилә, нәсел тарихы белән дә бәйле. Әнисе ягыннан дәү әтисе Иван белән аның абыйсы Степан Карнаухов – тыл ветераннары, ә икенче абыйсы Феогент Карнаухов – Бөек Ватан сугышыннан авыр җәрәхәтләнеп кайткан батыр. Кайчакта ул сугыш хатирәләре белән дә уртаклашкан. 2018 елны Роман бу өч туганның портретларын киндергә язган. “Илебезнең узганы – халкыбыз казанышы, ә аны кешеләр хәтерендә саклау – иң мөһим бурычыбыз. Сугыш темасы да – тере тарихи хәтер. Аны тарихның бер өлешен тәшкил иткән кешеләр саклый. Яшь буын бу тарихны каһарманнар, тыл хезмәткәрләре сөйләве, хатлар, тарихлар аша белә. Ә минем монументаль-декоратив панноларымда – каһарманлык дөньясы, тарихи шәхесләр, үткән, хәзерге һәм киләчәк чор... Хезмәтләремдә конкрет вакыйгалар, детальләр күптөрлелеге, үзгә колорит һәм Җиңү темасы өстенлек итә. Җәфаланулар, кайгылар түгел, ә нәкъ менә Бөек Җиңү! Бу тема һәрчак актуаль булырга тиеш, чөнки вакыт узу белән тарихи кыйммәтләр төссезләнә бара”, – ди сәләт иясе.

Аның картиналары арасында үлем белән бәйлеләрен дә искә алып китим, шуларның берсе – “Яфрак коелу” эше Свердловск өлкәсенең туган якны өйрәнү музеенда саклана. Аннан соңрак язылганы да үлем һәм аның символы – кара карга белән бәйле. “Мондый темадагы эшләр авыр языла, аларның энергетикасын сизәм, шуңа күрә үлемне сурәтләргә бик алынмыйм”, – дип дәвам итә сүзен Роман.

“Студент тормышыбыз бик җанлы, нәтиҗәле булды, архитектура мохитен бизәргә өйрәндек, мозаика, фреска, сграфитто, вит­раж техникаларына төшендек. Боларның һәрберсенең үз техник катлаулыклары бар. Эчке һәм тышкы мохитне, мәсәлән, метро станциясе вестибюлен бизәү өчен, шулай ук төрле сәнгати техникаларны белү, материалларның үзенчәлекләрен аңлау, универсал булу таләп ителә. 2017-2019 елларда укытучым А.Быстров җитәкчелегендә һәм иҗади коллектив составында Санкт-Петербургның “Дан прос­пекты” станциясе өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына һәм Әфганстандагы сугышка багыш­ланган темаларга мозаикалар өчен катыргылар ясауда һәм аларны гамәлгә ашыруда катнаштым. 2019 елда метрополитенның “Дунай” станциясе өчен кирәкле витражлар һәм мозаика катыргыларын ясауда һәм аларны гамәлгә ашыруда өлешем керде... Монументаль әсәрләрне дөрес ясау өчен, күп кенә тәҗрибәле рәссамнар, академиклар, профессорлар белән аралашу, алардан осталык серләренә өйрәнү кирәк дип саныйм. Мәсәлән, академик, РФ халык рәссамы Виталий Волович үзенең “Мастерская. Запис­ки Художника” китабын бүләк иткән иде, аны кызыксынып укыдым. Бурятиянең халык рәссамы Юрий Мандагановның остаханәсендәге Флоренция мозаи­каларын карап сок­ландым һәм аның уллары сынчы Чыңгыз һәм ювелир кораллар ясау остасы Доржо Мандагановлар белән дә аралаштым. Юрий Мандаганов үз картина-панноларын бары тик Себер буенча җыелган табигый, кыйм­мәтле ташларны кисеп, бер-берсенә беркетеп иҗат итә. Аның мәрмәр, лазурит, гранит, яшма, кварц, лабрадорит һ.б. ташлардан гына җыелган панноларының био­энергетикасы гомумән шифалы, аларны караган кешеләр бер үк вакытта эстетик ләззәт тә ала һәм дәвалана да. Гомумән, “ташлар – тере җисем, аларның җаннары бар”, дигән сүзләрнең дөреслегенә ­шикләнмим”.

Р.Абдуллин 2018 елны Монголиядә бер ел дәвамында “Халхин-Голдагы җиңү” проекты өчен эскизлар ясаган. Материалларны Улан-Батордагы Г.К.Жуков исемендәге музей архивларында туплаган, шушы сугышта катнашкан кешеләр, бу хакта фильмнар төшергән режиссерлар белән очрашкан, яу барган җирләргә сәфәр кылган. Монголиядә Халхин-Голдагы Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланган күргәзмә узган. Монгол рәссамнары әсәрләре белән беррәттән Романның “Җиңү. Халхин-Гол. 1939” монументаль картина эскизы һәм “Ленинград блокадасы”, “Җиңү. 1945”, “Сталинград. 2 февраль 1943” мозаикалары өчен катыргыда иҗат ителгән монументаль эшләре дә куелган.

Роман Фарист улының ­шәхси күргәзмәләрен Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Екатеринбург, Казан, Иркутск, Владивосток, Красноярск, Улан-Удэ, Улан-Баторда ачу планлаштырылган, әмма пандемия чикләүләре бу мәдәни чараларның башлануын әлегәчә туктатып тора. Моңарчы шәхси күргәзмәләре Урал археологиясе музеенда, Свердловск өлкәсе туган якны өйрәнү музеенда, Санкт-Петербургның Оборона һәм Ленинград блокадасы дәүләт музеенда, Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиллегендә дә үткән. Хезмәтләре бу арада да Санкт-Петербургта, Мәскәүдә узачак берничә күргәзмәләрдә катнашачак. Рәссам эшләре Россиядән тыш, Украина, Белоруссия, Польша, Италия, Болгария, Швейцария, АКШ, Канада, Монголия, Япония, Кытай дәүләтләрендә саклана. Аның күләмле әсәрләре Мәскәүдә, РФ Оборона министрлыгының “РФ Хәрби көчләре Үзәк музее”нда да бар, Санкт-Петербургтагы Артиллерия, инженерлар һәм элемтә гаскәрләренең Сугышчан тарихи музеенда да даими экспозицияләнә торган эшләр рәтендә. 2020 елны “Русское искусство” журналы олуг осталарның әсәрләре белән беррәттән Роман хезмәтен дә нәшер иткән.

Рәссамның тырышлыгы аны дәрәҗәле үрләргә алып менгән. Халхин-Гол белән бәйле эскизлар сериясе өчен 2019 елны Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулга аны Монголия Оборона министрлыгының “Халхин-Голдагы Җиңүгә 80 ел” медале белән дә хөрмәтләгән. 2018 елда ул – “Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә 100 ел” медале, былтыр “Маршал Жуков” медале белән дә бүләкләнгән. “Уңыш дигәндә, академик белем алу мөһим, ансыз берничек тә уңышка ирешеп булмый. Әйе, даһилек чигендәге рәссам да була, әмма андыйлар миллион кешедән берсе генә. Һәр уңышлы иҗат кешесенең хезмәтләре артында искиткеч күп вакыт һәм көч тора”, – дип аңлатты Роман үз казанышларын. Әсәрләр озак языла, остаханәдә чакта күләмнәре дә җитешле кебек булып күренә, әмма күргәзмә залларына урнаш­тыргач, аларның күләмнәре тагын да зурайтылса,  уңышлырак күренәчәге ачыклана... Мәсәлән, диплом эшемнең киңлеге – ике метр ярым, озынлыгы биш метр. Ләкин аны зур күргәзмә залы өчен ясаган очракта, киңлеге – дүрт метр, ә озынлыгы сигез метр булса, отышлырак. Бүләкләргә килгәндә, әлбәттә, һәр рәссам кебек, башта төрле бәйгеләрдә лауреат булдым, әйтик, 2014 һәм 2018 елларда “Петербург яшьлеге” бәйгеләре җиңүчеләре исемлегенә кердем, 2018 елны “XXI гасырда тынычлык символы” халыкара конкурсының “Сюжетлы композиция” номинациясе буенча I дәрәҗә дипломга, 2020 елны “Сәнгатьтә Тынычлык һәм сугыш” Бөтенроссия күргәзмә-бәйгесенең I дәрәҗә дипломына, “Минем Җиңү” Бөтенроссия бәйгесенең махсус призына лаек булдым. 2020 елны Монголия дуслык җәмгыятьләре берлеге президенты, Монголиянең очучы-космонавты Ж.Гуррагача боерыгы белән Монголия һәм РФ арасындагы дуслыкка керткән өлешем өчен, “Дуслыкның Алтын Йолдызы” белән бүләкләндем”.

Р.Абдуллинның инстаграмдагы шәхси сәхифәсенә күз салсак, аның гаилә җанлы булуына сок­ланып куясың! Әти-әнисен, дәү әтиләрен, дәү әниләрен хөрмәт итүе дә, сеңлесен яратуы да чагылган андагы язмаларда. Һәм бик ихлас, үтә әдәпле иҗатчының: “Җәннәт – әниләр аяк астында”, “Әнием елмаюы – тормыш мәгънәсе” дип язып куйган җөмләләре дә – тормышта нәрсәне беренче урынга куюын  анык раслый.

Романга Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиллеге һәрчак булышлык күрсәтеп тора. Мәсәлән, 2019 елны Санкт-Петербург иҗатчылары Казанда гомуми күргәзмә оештыра, шул чакта алар өчен иҗади пленэр дә була. Татарстан Рәссамнар берлеге Р. Абдуллинга үз оешмаларына керергә тәкъдим итә. ТАССРның 100 еллыгына багышлап, 2019 елны уздырылган “Нурлы Казан” Халыкара пленэрында, 2020 елны “Өмә” Бөтенроссия пленэр-симпозиумында да катнаша ул. Гомумән, татар рәссамнары белән аралашып яши.

Быел көз Казанда Р. Абдуллинның шәхси күргәзмәсе көтелә. Шуңа күрә иҗатчының, “Сынлы сәнгать өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен” номинациясе буенча Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты буларак, киләчәктә М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган әсәр язуына да өмет бар. “Бу – һәр иҗатчы өчен авыр тема. Әүвәл бик күп тарихи материаллар өйрәнергә, китаплар укырга, шәхесләрнең холыкларына төшенергә, эскизлар әзерләргә, төп вариантны билгеләргә кирәк. Бу минем өчен дә җиңел тема булмаячак, әмма моңа алыначакмын һәм әлеге күпфигуралы композицияле картинамда аларның гильотинага таба бару мизгелләрен язачакмын. Анда унбер каһарман да, фашистлар да, гильотина да сурәтләнәчәк. Мондый хезмәтләр тиз иҗат ителми. Картинамны 2022 елны Казанга алып килергә җыенам. Тагын да җитдирәк, колачлырак эшкә әйләнсә, аны 2024 елны алып киләчәкмен. Моны алдан ук күзаллап булмый. Кайбер эшләр бер тында языла, ә кайберләре өчен гаять тә күп вакыт таләп ителә”, – диде Роман әфәнде, теләк-ниятләре белән ­уртаклашканда.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X