Мәдәни җомга

Галәм матурлыгын күргән рәссам

Рәссам Таһир Ташевның картиналары күп­ләрне җәлеп итә

Казанның Дзержинский урамындагы гайре заманча картиналар галереясы бар. Андагы даими экспозициядә рәсем сәнгатендә танылган осталарның әсәрләре куела. Алар арасында рәссам Таһир Игам улы Ташевның картиналары күп­ләрне җәлеп итә. Картиналарга игътибар итмәү мөмкин дә түгел. Күз явын алырдай җете, ачык төсләр белән ясалган картиналарның төп темасы – космос. Иҗат итү ысулы да үзенчәлекле, ул пумала белән бөтенләй диярлек эшләми. 

Бу көннәрдә рәссам Таһир Игам улы Ташевның үзе белән дә танышырга насыйп булды. Ул “Тат­медиа” акционерлык җәмгыя­тенең фотостудиясен бизәргә килгән иде. “Минем эшләремнең берсе”, – дип, үзенең җете төсләр белән белән ясалган картиналарын да күрсәтте, үзе турында сөйләде. 

Рәссам үзе Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәрендә туып-үскән. 1990 елда ул якларда урамнарда тәртипсезлекләр, чуалышлар башлана, ике елдан гражданнар сугышы да кабынып китә. Болар барысы да кешеләр язмышына эз сала, без күз алдына да китермәгән авыр хәлләр башлана, гомер сызыгын икегә бүлгәндәй итә. Таһирның әтисе белән абыйсы һәлак була, аның үзенең тормышы да кинәт борылыш ала. Ул Россиягә күченеп кайта. Ә инде тумышы Сарман районыннан булган әнисенең теләге белән ул Казанда төпләнә, яшьтән күнеккән һөнәре буенча эретеп ябыштыручы булып эшли башлый, тормышы да җайлана кебек. Авыр чаклар була, әмма ир-егет урамда атыш тавышлары ишетелмәвенә, баш өстендә түбәсе, өстәлендә ризыгы булуына шөкер итә.

Т.Ташевның рәсем сәнгате белән мавыга башлавына да күп түгел әле, нибары – ике ел. Ул 53-54 яшьләрендә генә рәссам булып киткән,  әмма ясаган картиналары – бихисап. Фатиры да рәссам остаханәсенә охшап калган. 

Барысы да рус халкының “Бәхетсезлек булышмаса, бәхет тә булмас иде”, дигән мәкалендәгечә килеп чыккан. Көннәрдән бер көнне торак-коммуналь идарәсендә эретеп ябыштыручы булып эшләүче Таһир хезмәт урынында, фаҗигагә юлыгып, кулын имгәтә, беләгендәге сеңерләре тулысынча өзелеп бетә, мускулларына да зыян килә. Ир-егетнең кулындагы ярасына, аны тулысынча наркоз белән йоклатып, операция ясыйлар. Уянганнан соң җиңел булып киткән кебек тоелса да, бераздан Таһирдә озакка сузылган күңел төшенкелеге, башкача әйтсәк, депрессия башлана. Имгәнгән уң кулы эшләми. Ә ул ир-егет буларак ризык, акча табарга, эшләргә тиеш. Озакка сузылган күңел төшенкелегеннән соң, Таһиргә җете төстәге күренешләр белән гаҗәеп матур төшләр керә башлый. Әйтерсең аны кемдер күтәреп ала да югарыдагы галәмнең әкияти, сүзләр белән генә аңлатып бирә алмастай матурлыгын тамаша кылдыра. Таһирнең бу хозурлыкны башкаларга да күрсәтәсе килә. Рәсемләп кәгазьгә төшерер иде, кулының пумаланы тотардай куәте, чамасы юк. Шуннан соң Т.Ташев төшендә күргән галәм киңлекләрен үзенә укол ясый торган шприц белән сурәтләргә өйрәнә. Акрил буяуны сыеклап шприцка ала да клапанын учы белән кысып картинаны оргалитта (ДВП) ясый. Кызыл, сары зәңгәр, кара төсләр белән эш итәргә аеруча ярата.  Хәтта эш барышында кемдер өйрәтеп тора кебек. “Күргән бар матурлыкны да тулысынча сурәтләү барыбер мөмкин түгел”, – ди ул. Соңрак мәгълүм булганча, сәнгатьтә бу алым белән картиналар иҗат итү бар икән. Ул филумизм, дип атала. Бу техникага Төмән шәһәрендә яшәүче Игорь Рязанцев патент та алган. Рәсем сәнгате белән якынаю Таһирнең тормышына да башка төрле мәгънә бирә. Гомерен, яшәү ямен, тормышның кабатланмас матурлыгын күрмичә, йөгереп диярлек узуын төшенә. Ул дөньякүләм мәшһүр рәссамнарның сәнгате белән тирәнтен кызыксына башлый, аларны өйрәнә, Вагнер һәм Моцарт кебек классикларның музыкаларын тыңлаудан ләззәт  таба,  күңеленә хуш килгән картиналары барлык­ка килә. 

Таһир Ташев картиналарын төп эше – эретеп ябыштыручы хезмәтеннән ял иткән сәгатьләрдә ясый. Һөнәрен яратып, белеп башкара, аның югары профессионал булуын күрәләр, хөрмәт итәләр. Әмма ир-егеткә рәссамлык аеруча зур ләззәт бирә. “Мин үземне таптым. Ясаган картиналарым белән бәхетле”, – ди ул. Ул аларны еш кына дусларына, танышларына бүләк итә. Ә картиналары белән акча эшләү турында әлегә сүз кузгатасы да килми. Заманасы шундый танылган рәссамнарның да картиналарын зур авырлык белән сатып алалар. 

Югарыда телгә алганымча, Таһирнең картиналарының төп темасы – галактика, галәм. Йолдызлар, яңа планеталар чә­чәк­ләргә тиң матурлык белән туа, күк йөзен бизи. “Бу дөньяда фикерли белә торган затлар без генә түгел икәнлеген аңларга тиешбез. Билгеле ки, аңыбыз моңа ирешеп бетә алмый. Әмма шул вакытта  йолдызларның тууы – шатлыклы, уңай хәл. Үзең аңламаган нәрсәгә  начар мөнәсәбәттә булырга, усаллык кылырга ярамый. Ә хәзерге вакытта, кызганыч ки, мондый хәлләр күп. Һәрнәрсәнең асылына төшенергә тырышу мәслихәт”, – ди Т.Ташев. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: