Мәдәни җомга

Гадилектә – галилек

Махсус һөнәри белеме юк, ә картиналары - Третьяков дәүләт галереясында саклана!

Бу сүзләр үз әсәрләре белән сәнгать тарихында эз калдырган, талантлы татар рәссамы Әдия Ситдыйкова хакында.


Әдия исеме «гади» дип тәрҗемә ителә. Үз сәнгатендә дә ул бары тик гадиләштерү алымын гына кулланган кебек, әмма бу беренче карашка гына шулай. Чөнки аның картиналарындагы композицияләренең төпле уйланулардан соң төзелүе ап-ачык күренә.

Киләчәктә Башкорт АССРның халык рәссамы булачак Әдия Хәбибулла кызы 1913 елның 12 декабрендә Казан губернасының Мордва авылында туган. Бу авыл хәзер Әгерҗе районына карый. Гаиләдә – биш бала. Кечкенәдән хезмәт сөючән кыз бала бик оста теккән, чиккән, рәсемнәр дә ясаган. Тик рәсем ясап утыру өчен вакыт кына тар, өстәвенә, әнисе дә сурәтләр төшерүен бер дә өнәмәгән... 16 яшьлек кыз авылдан китеп, Урта Азиядә, аннары Мәскәү янында эшләгән. 1934 елда, 20 яшендә Уфага килгән. Бик аз гына вакытка сузылган гаилә тормышыннан соң Әдия улы белән берүзе калган. Кечкенә улы Сирень менингит белән авырып яшь ананың котын алган. Бу авырудан терелгәч, тагын икесе дә туберкулездан җәфа чиккәннәр... Шулай да, язмышы аны барыбер иҗатка китергән.

1937 елны ул Уфадагы сынлы сәнгать остаханәләрендә гади хезмәткәр булып эшли башлаган. Вакыт тапканда, һөнәри рәссамнарның иҗат процессларына да күз салгалаган. Шулчак әлеге остаханәләрнең җитәкчесе, ­БАССРның халык рәссамы Рәшит Нурмөхәммәтов аңа БАССР Сынлы сәнгать фонды остаханәләре карамагындагы студия­дә укырга киңәш биргән, сәләте дә булуын күргәч, иҗатта актив булырга өндәгән. В.И.Суриков исемендәге дәүләт академик сынлы сәнгать институтын тәмамлаган рәссам буларак, Рәшит Мөхәммәтбари улы Әдиянең үз иҗади юлы булуын теләгәндерме, әмма аңа төс-төсмерләр камиллеге серләрен өйрәтүне авырсынмаган ул.

1958 елны рәссам ханымның картиналары беренче тапкыр рес­публика күргәзмәсенә куелган. Ике елдан соң Ә.Ситдыйкова беренче шәхси күргәзмәсен дә ачкан. Һәм нибары курслар гына тәмамлаган сәләтле иҗатчының хезмәтләрен һәркем уңышлы дип тапкан. Киндерләргә яссы ысул белән генә язылган бәйрәмчә интерь­ерларны, башкорт балын, башка сый-нигъмәтләрне, савыт-сабаларны, паласларны, уен коралларын, милли чигеш­ле сөлгеләрне, милли киемнәр җыелмаларын – барысын да Башкортстан портретын күз­алларга булышлык итәрлек итеп берләштергән ул. Моны аңлаган сәнгать белгечләре, кылкаләм осталары рәссам ханымны мактап телгә алган. Ул үз остаханәсендәге сандыкка да тастымаллар салып тоткан. Аларның күбесен, Сынлы сәнгать фонды экспедицияләре кысаларында төрле өлкәдәге башкорт авылларына баргач, аңа бүләк итеп биргәннәр. Бер Казан сөлгесен рәссамга Казан кызы һәдия иткән. Әдия ханымның әнисе кияүгә чыгар алдыннан җитмеш сөлге тукыган булган, аларның да кайберсе шул сандык төбендә сакланган. Рәссамның картиналарын башка шәһәрләргә алып барган иҗатчылар янына тиз арада шул кала осталары җыелган һәм: «Сездә яшь, талантлы рәссам пәйда булдымыни?! Эшләре никадәр якты!» диешкәннәр. Уфа рәссамнарына исә: «Әйе, эшләре шәп, әмма аңа инде илле яшь», дип тәгаенлисе генә калган.

1960-1970 елларда рәссам күп эшләрен пастель каләмнәре белән ясаган. 1973 елда – ­БАССРның атказанган рәссамы, 1983 елда – БАССРның халык рәссамы исеменә, 1993 елда исә Башкортстан Респуб­ликасының С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясенә лаек дип табылган ул. Тырышлыгы, сәләтлеге нәтиҗәсе буларак Әдия Ситдыйкованың үзенчәлекле картиналары илнең берничә дистә шәһәрләрендә экспозицияләнгән. 1972-1977 елларда «Совет сынлы сәнгате» Халыкара күргәзмәләре кысаларында ГДР, ФРГ, Венесуэла, Бөекбритания, Швеция, Япониядә ачылган гомуми күргәзмәләрдә дә катнашканнар. Моннан кала чит ил сәнгать белгечләренең кайберләре Уфага кадәр килеп, аның эшләрен фотосурәтләргә төшергән. Татар хатынын гаҗәеп талантлы шәхес дип санаганнар. Бүгенге көн рәссамнары да шундый ук фикердә. Аның картиналары Татарстан, Удмуртия һәм БДБ дәүләтләре музейларында, шул исәптән Башкортстанның М.В.Нестеров исемендәге музеенда саклана. Иҗатына багышлап альбом да нәшер ителгән. Әмма Татарстан китапханәләрендә әлеге альбомны табып булмас­тыр кебек.

Әдия Хәбибулла кызының картиналарында аның дөньяга үз карашы чагыла. Бу әсәрләр – рухи байлыкны якты төсләрдәге палитра аша күрсәтеп бирә алган, бары тик шатлыклы, тыныч, бәйрәм рухындагы хезмәтләр! Аларда сурәтләнгән җиһаз һәм җиләк-җимешләр, гүя, бер зур театр сәхнәсендә. Чөнки алар урнаштырылган эскәтерләр һәм тукымалар сәхнә пәрдәләре рәвешендә сурәтләнгән. Рәссам һәр эшен «нәрсә күрәм, шуны ясыйм» дип түгел, ә «аз сүз, күп уй-фикер, яхшы интерпретация» гыйбарәсеннән чыгып иҗат иткән. Үз күңеле өчен иң асыл булган төсләрне генә сайлап алган. Кыскасы, дөньяга үз сүзен әйткән. Әдия Хәбибулла кызының игелекле әсәрләрен башкаларныкы белән буташтырып та булмый. Алар кешеләрнең күңелләренә тыйнак һәм уңай энергия, шатлык кына илтә.

Кызганыч, гомеренең соңгы елларында рәссамның күзләре начар күрә һәм шул сәбәпле каләм тотып иҗат итә алмый. Ләкин тормышында юанычлары җитәрлек: дуслары аны ихлас һәм игелекле, төпле рәссам буларак хөрмәт итә, бердәнбер улы – хәрби академия тәмамлый... «Акыллылык һәм тормыш сөючәнлек, гадилек һәм сөйкемлелек, киңкүңеллелек һәм кеше хәленә керә белү – бу сыйфатлар Әдиянең холкын тәгаенли. Аның игелеге һәм яктылыгы безне һәрчак аңа тартып тора иде», – дип искә ала рәссамның дуслары. Башкортстан матбугатында аның якын дусты Альда Вәлиеваның язмасы әлеге иҗатчыны бик җанлы күзалларга булышлык итә. Мәсәлән, Әдия каләмне беренче тапкыр 9 яшендә генә күргән икән. Каләмне әтисе алып кайткан, балалар аның өчен тарткалашып туйгач, ул Әдия кулына күчкән. Шул чакта газета кырларына рәсемнәр тезелгән. Ә бер көнне бер ир-ат аның рәсемнәрен күреп алгач: «Син, ахры, рәссам булырсың!» – дип фаразлаган.

Уфада аны... рәссамнар күреп алган. Эшкә дә чакырганнар. Алар ил юлбашчыларының, каһарманнарның портретларын пыялага күчерү белән мәшгуль икән. Әдия ханым истәлекләреннән: «Алар яхшы ясый иде. «Менә фотоаппаратсыз гына да портрет ясыйлар!» дип уйлый идем. Остаханәдәге эшем буенча пыяла гына юсам да, беркөн алар миңа пыялага нәрсәдер дә булса ясап кара әле, диде. Мин үземә якын теманы сайладым, чәчәкләр ясадым. Аларга ошады. Аннары пыялага бер хөкүмәт эшлеклесе портретын ясарга куштылар. Анысы да начар килеп чыкмады. Шуннан соң инде мине портрет ясау цехына алдылар һәм мин анда 1958 елга кадәр эшләдем.

Беренче ял аенда ук туган авылыма кайттым. Кырга чыгып, киндергә майлы буяулар белән күкчәчәкләрне ясадым. Бу минем беренче эшем иде. Әмма мин аны ошатып бетермәдем. Күңелемдәге икеләнүләрне җиңеп, күргәзмәләр җитәкчесе булган бер рәссамыбызга күрсәттем. Ә ул: «Әдия, сез яхшы рәссам булачаксыз. Нинди ихлас эшләр! Сезнең күкчәчәкләргә карау белән үк җан җылына. Җир матурлыгын тасвирлап бирә беләсез. Мин сезгә ышанам!» – диде. Ләкин мин генә моңа ышанмадым. Чөнки мин үземне олы яшьтәге кешегә саный идем инде...»

Үзе хакында «рәссам П.Сезанн иҗатына аваздаш картиналар яза ул» диючеләрне дә ишеткән, академик белеме булган яшьләрнең аңа кырын карауларын да сизгән, аны «үзешчән» дип атауларын да белгән ул. Әмма көне-төне иҗат итүдән туктамаган. «П.Сезанның картиналарын бервакыт Пушкин музеенда күрдем һәм эшләрен зур игътибарлык белән өйрәндем. Минем иҗатым аныкына охшамаган. Ул нәфис кылкаләм белән, тиз һәм җиңел итеп язган. Ә мин калын кылкаләмнәр белән язам. Һәм авыр иҗат итәм. Төсләр сайлау миңа җиңел бирелә. Ә менә композицияләр төзү... Алары озак һәм авырлык белән башкарыла», – дип сөйләгән сәләт иясе. Ә беркөнне пычак алып, инде әзер диярлек картинасын кискәләп ташлаган. Күңеленә  нидер ошамаган... Югыйсә, чиста төсләр белән генә ясау­га өстенлек биргән булган. Берсеннән-берсе катлаулырак төсмерләр килеп чыксын дип, майлы буяуларны бергә кушу – барыбер аның иҗаты өчен түгел... «Алай ясау буяуларның төссезләнүенә дә китерә ала. Аннары мин бары тик җылы төсләр белән генә ясау­ны өстен күрдем. Төп темага килгәндә, бары милли тематикадагы картиналар гына иҗат итәргә уйладым», – ди Әдия ханым үз әңгәмәләрендә.

Ә. Ситдыйкова үз иҗади кыйбласында калып, туган як матурлыгын зурлаган рәссамнарыбызның берсе. Гомумән, күп кенә әсәрләрен туган авылында үткән балачак истәлекләренә, татар мохитенә дә таянып язган ул. Үз хатирәләрендә калган авылны иҗатчы болай дип искә алган: «Мин үз авылыбызны балачактагы күзләрем аша әле дә күрәм. Авыл уртасында тын елга, кырында – тегермән. Гаиләдә – биш бала. Әти һәрчак крестьян хезмәтендә, гаиләне ашатырга кирәк. Әни – юаш, игелекле, хуҗалыкны кайгырта, тукымалар тукый һәм чигү чигә, ә без аңа булышабыз. Хәзер дә күз алдында тора: палас һәм киез келәм белән ябылган сәндерәле йортыбыз, сандык, чигүле тышлык­лы мендәрләр. Сөлгеләр дә, мин ясаганча, тәрәзә читләрендә эленеп тора иде. Сирәк чәчәкле кашага, чаршау, авыл савыт-сабасы – болар барысы да бездә булды...» Рәссам, әнисе вафатыннан соң күп еллар узгач, аның портретын да иҗат иткән. Газиз әнисен: «Мин никадәр кире булсам да, әнием мине бик ярата иде», – дип искә алган.

Үзе ни генә дисә дә, Ә.Ситдыйковага француз рәссамнары Анри Матисс һәм Поль Сезанн йогынтысы булуын ассызык­ларга кирәктер. Шул ук вакытта аның иҗатының үз көе, үз моңы. Анри Матисс әйткәнчә, «Кем чын, ачык күңеле белән җырлый белә, шул бәхетле». Димәк, бу рәссам да үзенчә иҗаты белән бәхетле булган. 

Әдия Хәбибулла кызы 2000 елның маенда 86 яшендә Уфада бакыйлыкка күчә. Аның әсәрләре музей тупланмаларында тузан җыеп ятмый. Әдия Ситдыйкованың картиналары әле дә гомуми күргәзмәләр түрендә.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: