Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Фотосурәтләрдә – ил тарихы

Беренче сыйныфта укыганда, бик йөдәткәч, әнием миңа «Смена» сатып алды. Ул чор өчен бу бик кыйммәт бүләк иде. Шул көнне минем язмышым хәл ителгәндер.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Рәссам-графиклар берлеге, Россиянең Журналистлар берлеге, Журналистларның халыкара конфедерациясе, Россия Фоторәссамнары берлегенең шәрәфле әгъзасы ул Фәрит Гобәев. Иҗатчы май аенда үзенең саллы хезмәте, ике йөздән артык фото тупланган «Искусство присутствия» исемле иң беренче фотоальбомы белән куандырды. Август-сентябрь айларында «Хәзинә» милли сәнгать галереясында  аның шәхси күргәзмәсе дә узды. Анда  йөздән артык фото экспозицияләнде.

Үз фотоальбомын талант иясе кадерле әнисе Бибинурга һәм кызы Дарияга багышлаган. Анда останың соңгы илле ел эчендәге, 1972 елдан алып 2022 елга кадәр төшергән, фотохезмәтләре туп­ланган. 

Фәрит Сәит улының исеме республика фотосәнгате белән тыгыз бәйле. Аны күп кенә чит илләрдә дә  яхшы беләләр. Фәрит аклы-каралы фотоларга өстенлек бирә. Менә бу альбомда да вакыйгалы фоторепортаж кадрлары, портретлар, фотонатюрмортлар, шәһәр пейзажлары... һәммәсе дә монохром. Арада моңа кадәр нәшер ителгән күпсанлы китап­ларга, альбомнарга кергәннәре дә җитәрлек. Әйтик, 2015 елгы фотодагы ветеранга сурәткә төшкән көнне 100 яшь тулган, аның күзләрендә бер гасырлык ил тарихы чагыла төсле... 2015 елда Ф.Гобәев «Җиңүнең 70 портреты» фотопроектында 3 ай эчендә 45 районга барып, йөздән артык сугыш ветеранын һәм тыл хезмәткәрләрен сурәтләргә җитешкән иде.  Аннары ул бу серияне дәвам итеп, Җиңүнең 75 еллыгына багышлап нәшер ителгән фотоальбомга 150 ветеран сурәтен урнаштырды.

 «Фотолар белән танышуым ­60 ел элек башланды, – дип язган ул альбомындагы кереш сүзгә. – Кечкенәдән үк рәсемнәр, сынлы сәнгать, фотолар белән кызыксындым. Беренче сыйныфта укыганда, бик йөдәткәч, әнием миңа «Смена» сатып алды. Ул чор өчен бу бик кыйммәт бүләк иде. Шул көнне минем язмышым хәл ителгәндер. Хәтердә: беренче фотоларымны төшерергә күршебезнең, фото сөюче ир-атның, ничек эшләвен күреп өйрәндем. Мәктәптәге стена газеталарын фотолар кушып бизи башладым. Фототүгәрәккә йөрдем һәм бу шөгылемне көннән-көн күбрәк ошата төшкәч, әниемне «Зоркий» фотоаппаратын алырга күндердем. X нчы сыйныфта укыганда «Волга» фотоклубын эзләп таптым. Андагы коллегаларым белән гәпләшүләр үзе бер мәктәп булды. Тормышымны иҗат белән бәйләү өчен, 1971-1976 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә читтән торып укыдым. Эш урыннарым да редакцияләр белән бәйле булды, җирле телевидениедә телеоператорлар төркемендә дә эшләп алдым. КПСС сафына керүдән баш тарткач, Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеенда хезмәт куйдым. Бу чорда рәссамнар белән дә аралаштым... 1991 елда Мәскәүгә, яңа гына оешкан «Россия» газетасына эшкә чакырылдым. Мәскәүдәге эшчәнлегемдә «Обозреватель» журналының бильдредактор вазыйфаларында да, Россия Журналистлары берлегенең «Фотоүзәк» берләшмәсендә фотокүргәзмәләр бүлеге җитәкчесе вазыйфаларында да булырга туры килде. Фотосурәтләремне Казан, Мәскәү, Ленинград, Вильнюс, Рига, Таллин, Париж, Амстердам, Вашингтон, Нью-Йорк, Кобург, Кельн тамашачылары да күрде. 2001 елда «Интерпресс-фото» Халыкара жюри эшчәнлегендә дә катнаштым һ.б. 

Үзебездә дә, чит дәүләтләрдә дә: «Синең шәхси фотоальбомың бармы?» – дип еш сорыйлар иде. Чөнки күбесе бит унар фотоальбом нәшер итә. Ниһаять, мин дә эшләремне тупларга керештем. Моның өчен ике ел вакыт таләп ителде һәм бу альбомның макетын Мәскәүдә дә күрсәттем, абруйлы кураторларның, танылган сәнгать белгечләренең дә фикер-бәяләмәләрен тыңладым».  

Фәрит Гобәевка күп тарихи вакыйгаларны да фотосурәтләргә алырга насыйп булган. Тик аның хезмәтләрендә сәясәт лидерлары гына түгел, аларда халкыбыз вәкилләре дә, шул ук вакытта мәшһүр иҗатчылар да байтак. Әйтик, Б.Урманче, ­Х.Якупов, С.Гобәйдуллина, Р.Нуриев, Д.Вишнева, А.Тарковский, И.Зарипов һ.б. Фотограф, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы буларак, бүгенге көннәрдә һөнәри рәссамнарны фотога төшерә. Бу серия дә соңрак аерым күргәзмә итеп күрсәтеләчәк.

 Ул Франция, Голландия, Германия, Швейцария, Австрия, Польша, Канада кебек дәүләтләргә дә барып, анда да фотога төшерү белән мәшгуль булган. 

«Гомерем буе үземнең яраткан һөнәремдә. Узган гасыр уртасында без, фотографлар, француз фотографы Анри Картье-Брессон сәнгатенә, аның эш рәвешенә тартылдык, ул безнең өчен чын үрнәк иде. Миңа уңыш елмайды: 1995 елда Парижда чакта аны Magnum күргәзмәсендә очраттым. Билгеле, ул үз дуслары белән иде. Шушы агентлыкта эшләгән фотограф Г.Пинхасов: «Биредә зур шәхес янына болай гына килеп сөйләшеп китү кабул ителмәгән», – диде. Шуңа да карамастан мин, инглиз телен начар белсәм дә, танылган шәхес янына ук килдем һәм Казан, аның фотографлары хакында, аларның аны яратуы хакында сөйли башладым, үзен фотога төшерергә рөхсәт итүен дә үтендем. Ул бераз уйланып торды да риза булды. Иҗат багажымда аның портретлары булу белән чиксез горурланам. Ул бит XX гасырның реалистик фотография­се остасы, фотожурналистикасы атасы, 1947 елда коллегалары белән «Magnum Photos» агентлыгын оештырган, 1954 елда, Сталин үлгәч, Советлар Союзына беренче булып килгән чит ил фотографы. 1966 елда агентлыктан китеп, Прованс таулары янында яши башлаган, Альп табигатен ясау белән шөгыльләнгән, 1908 елда туып, 2004 елда –  95 яшендә генә дөнья куйды», – дип искә ала Фәрит Сәит улы. Аннан узган гасырда дөньякүләм мәшһүр балет артисты, хореограф Рудольф Нуриевны 1992 елда ничек фотога төшерүе  хакында да сорашам. «Бу Р.Нуриевның соңгы язы иде, – диде Фәрит. – Ул Казанга дирижёр буларак килде бит. Тамаша тәмалангач, Рудольф Хәмит улы бик арган килеш утырып тора иде. Мин аны, аның белән гәпләшмичә, бер сүз дә сөйләшмичә генә фотога төшердем. Фотога төшерергә рөхсәт иткәннәре өчен рәхмәт!»

 «Шәхси күргәзмәләрем – чын бәйрәм. Бу чаралар аша тамашачыларым белән якыннан аралашам, аларның бәяләмәсен тыңлыйм. Үз гомеремдә утыздан артык шәхси күргәзмәмне ачтым, күмәк экспозицияләрдә дә катнаштым, китаплар нәшер итүгә үз өлешемне керттем, күп күргәзмәләрнең кураторы булдым, осталык дәресләре үткәрдем... Ләкин барыбер дә тамашачыларымны фотоархивым белән тулырак таныштырырга  өлгермим әле. Миңа – 71 яшь. Әмма мин бүген дә ерак юлга кузгалырга әзер, бу дөнья минем өчен гаять кызык, бер урында гына утырып тора алмыйм, холкымның нәкъ шундый булуы кемнәрнеңдер ачуын да чыгара торгандыр... Яшем үзен сиздерә шул, авырып яки арып китүләр миңа да хас. Әмма шушы күргәзмәләрем үтү, фотоальбомнарым дөнья күрүе, аларның яңалары өчен цифрлаштырылган фотоәсәрләремне папкаларга туплап утыру да мине шатландыра!» – ди сәләт иясе бүгенге көннәре хакында. 

Әйе, Фәрит Гобәев фотога төшергәндә хәлиткеч мизгелләрне тотып алып кына калмыйча, аларны нәфис эстетика кануннары буенча сайлап та алырлык дәрәҗәдә иҗат иткән һәм хәзер дә шундый югарылыкта. Моның өчен кешегә феноменаль сиземлелек тә хас булырга тиеш һәм фотографтан кадр эчендәге мохит геометриясен яхшы белүе таләп ителә. «Янәшәдә булу сәнгате» күргәзмәсе ачылу тантанасындагы чыгышларында Фәритнең башка фотоальбомнарын да көтеп калачаклары хакында да ассызыкладылар. 

Күргәзмәне Казан башлыгы Илсур Метшин да карады. «Сезнең фотоларны беренче тапкыр 1983 елда күргән идем, шуннан бирле иҗатыгызга мөкиббәнмен», – дигән ул Фәриткә. Ул София Гобәйдуллина фотосын да бик ошаткан һәм мәшһүр композиторыбызның сурәтләре яңартылган П.И.Чайковский исемендәге 1 нче музыка мәктәбе диварларын да бизи алуын искәрткән. София Әсгать кызы шул мәктәптә белем дә алган бит. «Бернинди видео да картина тирәнлеген күрсәтеп бирә алмый. Күргәзмә искиткеч матур килеп чыккан! Эшләр Казан, республика, ил тарихын чагылдыра», – дип ассызыклаган җитәкче.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев