Мәдәни җомга

Фотографның иң якты проекты

Кем уйлаган бу агач тәрәзә йөзлекләрен фотога төшерү минем өчен башта – мавыгу, аннары чын һәм иң нык яраткан эшем булып китәр дип?!

Мәскәү янындагы Лобняда яшәп иҗат итүче фотограф Иван Хафизов үз эшчәнлеге белән халык күңеленә шатлык, матурлык ташый һәм әлеге матурлык илебез тарихындагы архитектура мирасы белән бәйле. Иван Хафизов Казанда үскән. Аннары, аңа ун яшьләр тирәсендә, аларның гаиләсе Мәскәү янына күченгән. Әмма Иван татар башкаласын да онытмый. Башкаладагы бик күп агач тәрәзә йөзлекләрен фотоларга төшергән. Аның остаханәсендә Казан Кремле янында ук урнашкан йортның агач тәрәзә йөзлеге дә бар. Ул аны истәлек итеп саклый. Фотографның иң якты, игелекле, файдалы, иң уңышлы проекты ничек башланып киткән соң? 

Иван Хафизов әүвәл Мәскәү педагогика дәүләт университетының математика факультетын тәмамлаган, аннары педагог-психолог һөнәренә  укыган, ә үзе гомумән башка юнәлештәге IT-компаниядә хезмәт куя башлаган. 2006 елны ул эш буенча Энгельс шәһәренә барган һәм буш вакыт табылгач, шәһәр күренешләрен фотога төшергән. Шунда аның күзенә беренче тапкыр агач тәрәзә йөзлекләре чалынган. 

– Алар барысы да төрле төсләргә буялган иде. Шул фотолардан сайлап, аларны бер-бер артлы тезеп, өч коллаж төзисем килде. Ясадым да, оныттым. Кем уйлаган бу агач тәрәзә йөзлекләрен фотога төшерү минем өчен башта – мавыгу, аннары чын һәм иң нык яраткан эшем булып китәр дип?! Берникадәр вакыт үткәч, дусларым белән ­Ярославль өлкәсе, Ростов Великий, Борисоглебск, Мышкин, Угличка велосипедлы сәяхәткә чыктым һәм юлда очраган агач йортлардагы тәрәзә йөзлекләрен тагын фотога төшердем. Аннары эштә башланган бик җитди кыс­картуларга эләкмәс өчен, барлык командировкаларга да үзем барачакмын дидем. Минем тәкъдимемне тыңлагач, җитәкченең күзе маңгаена менде: «Син үз акылыңдамы? Арачаксың бит!» Әмма шул ук мәлдә ул бик теләп риза булды. Мин исә сәнәгать предприятие­ләрендә компьютер программалары урнаштыруга бәйле эшем белән илебезнең кайсы гына өлкәсенә барып чыксам да, тәрәзә йөзлекләрен фотосурәткә төшерүемне дәвам иттем. Чиләбе, Екатеринбург, Нерчинск, Тотьма, Кологрив, Злынка, Чита, Рязань, Воронеж, Красноярск, Иркутск.... Нинди генә командировкаларда йөрмәдем! Башта үзем өчен генә фотога төшердем, ә инде аларның саны шактый күбәйгәч, интернет киңлекләренә куеп кына калмыйча, 2010 елны дөньядагы бердәнбер шундый музей – «Тәрәзә йөзлекләренең виртуаль музее»н ачтым.  

Минем максатым изге – Россия һәм аңа якын илләрдәге агач йөзлекләр коллекциясен булдыру һәм аларны: төрләреннән, иҗат ителгән чорларыннан, төсләреннән, гади яисә катлаулыкларыннан, тәрәзә яңаклары булу-булмавыннан чыгып квалификацияләү. Моңа ирешү өчен шушы махсус сайт-музейны булдырдым һәм Инстаграмда, башка социаль челтәрләрдә дә әлеге теманы алга этәрәм. Агач йөзлекләр темасы бик күпләр өчен кызыклы тема булып чыкты, күпләр миңа рәхмәт әйтә. Бу эшчәнлегем хакында Россия телеканаллары өчен генә түгел, хәтта гарәп телевидениесе өчен дә махсус тапшырулар төшерелде...  

Иван һәрнәрсәгә өлгерә. Башта ул бу төр фотоколлажларын чит ил фотобанкларына куеп саткан, әмма әлеге эш аңа табыш китермәгән. Дөрес, аның фотолары белән кызыксынучы чит ил кешеләре И. Хафизовның хезмәтләрен сатып та алгалаган. Ниһаять, бер көнне Германия кешеләре йөзлек фотосын тәбрикнамә итеп бастырган, ә Россиянең ике туристы аны сатып алып, Иванның үзенә салган. Шуннан соң ул аларны тәбрикнамә рәвешендә нәшер итә һәм фотоларын Яңа ел өчен календарь итеп тә бастыра. Мондый календарьлар хәзер – һәр Яңа ел алдыннан көтеп алынган бүләк. Аларның төсле һәм аклы-каралы вариантлары бар. Бервакыт Иванның календарен дөньядагы Нобель премиясенә лаек булган шәхесләргә дә бүләк итеп таратканнар!  

Иван инде агач тәрәзә йөз­лекләре темасына багышлап калын, зәвыклы китап та бастыр­ды. «Наличники. Цент­ральная Россия» дип исемләнгән, биш еллык хезмәт нәтиҗәсе булган китап исемнәре гасырларда югалган меңнәрчә агач уючыларга һәм алар хакында язылмый калган миллионнарча тарих сәхифәләренә багышланган. Бу китапны ул краудфандинг ысулын кулланып кына нәшер итә алды, чөнки күпләр мәдәният белән бәйле темаларга битараф түгел бит. Иван Хафизов тәрәзә йөзлекләре хакында матбугат өчен мәкаләләр язарга, фотоальбомнар нәшер итәргә дә өлгерә. Йөзләрчә кала-салаларга махсус экспедицияләр оештырыр алдыннан, ул 2002 елгы «Россиянең тарихи шәһәрләре исемлеге»нә мөрәҗәгать иткән, кайсы шәһәрләрдә борынгы агач йортлар саклануы хакында аңа башкалар да әйткәләгән. Андый йөзлекләр белән агач йортларны гасырлар буе бизәп килгәннәр һәм хәзер дә бизиләр. Алар буенча тарихны өйрәнеп була. ­Иван Хафизов әйтүенчә, мондый бай бизәкле йортлар булган шәһәрләр саны дүрт йөздән артык. 

– Аларны өйрәнүче архитекторлар, тарихчылар, фотографлар, сәнгать белгечләре дә бар, аларның һәм агач ую осталарының да кайберләре белән аралашам. Мондый йортлар, азмы-күпме булса да, сакланыр әле. Ә менә чит илләрдә, мәсәлән, Норвегиядә хәтта XII гасырдан калган агач корылмаларны да саклыйлар бит, – ди Иван. – Борынгы, матур йортлар төбәктәге туризм үсеше өчен дә кулай. Агач йөзлекләрне фотога төшерү өчен һәр өлкәгә бер елда өчәр зур экспедиция оештырганда гына да, бу эшкә берничә ел кирәк булачак. Өстәвенә, әлеге хезмәтнең үз авырлыклары, четерекле яклары бар: агач яфраклары комачау итмәсен өчен, язын-көзен генә сәфәр чыгу, көн яктылыгында гына фотога төшерү...  

Иван тәрәзә йөзлекләре сурәте төшерелгән футболкалар, толстовкалар да иҗат итә, күргәзмәләр оештыра, лекцияләр укый. «Гаиләм мине аңлый. Башкалар да үзләре өчен матурлык дөньясын ачуларына шат. Бу темадагы глобаль фәнни хезмәтләр бик аз булуын аңладым, шуңа күрә яңа китапларым өчен мәгълүмат туплыйм, чөнки берничә мең фотом бар, алар тагын дүрт том тәшкил итәрлек әле, – ди Иван Хафизов. – Аларда Төньяк, Идел буе, Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш агач йөзлекләре фотолары тупланачак. Китаплар чыгару эшенә бар тырышлыгымны салачакмын, чөнки бу – минем мәдәни миссиям. Баштарак елына ун гына шәһәргә бара идем, хәзер инде миңа ашыгыр­га кирәк. Кызганыч, борынгы йортлар тиз сүтелә. Мәсәлән, дусларым мин ике ел элек үткән маршрут буенча утыз алты йорт йөзлеген карарга киткән иде, шуларның унҗидесен генә таптылар, калганнары инде юкка чыккан, йортларын сүткәннәр-җимергәннәр...  

Иван Хафизовның тагын бер бик якты проекты гамәлдә. 2020 елдан башлап ул агачтан челтәрләп ясалган йөзлек модельләрен иҗат итә. Җыелмалар лазер җайланмаларында, фанерадан киселеп туплана. Йөзлекләрне җыярлык агач кисем-детальләр, кылкаләм, буяулар, төрле өстәмә бизәкләрдән, ябыштырыр өчен җилемнән гыйбарәт әлеге җыелмалар тартмаларга салынып, сатып алучыларга почта аша юллана. Кайчандыр төрле өлкәләрдә уелган алты төр – «Улан-­Удэ», «Драконы», «Хорлово», «Русский стиль», «Модерн», «Бахромчатый» төрләрендәге берсеннән-берсе матуррак бизәк үрнәкләрен әнә шулай кайтартыр­га була. Аларны җыю өчен язма инструкция дә өстәлә. Мондый сувенир йөзлекләрне мөхтәрәм агач ую остасы Валентин Яковлев та ясый. Аларны ул кул көче белән генә, озаклап иҗат итә. Аның шедевр йөзлекләре искиткеч матур һәм бик катлаулы. Ә Иван Хафизов әлеге йөзлекләргә сокланып кына калмыйча, замана җайланмаларында меңнәрчә җыелмалар ясап, аларны күбәйтә, шундый ук борынгы, шундый ук катлаулы йөзлекләр сызымын әзерләп, станокта җитештерә. Тиктормас фотограф шаяртып аңлатмасын да бирә: «Башкаларны шатландырыр­га ашыгам. Чынлыкта сувенир модель төрләре болай да ярты ел уйланылган, әзерләнгән иде. Хәзер эшем шулкадәр күп, йокыдан арындыра торган дару уйлап тапсалар, һич комачауламас иде!» Шунысын да искә алыйк: Иван Хафизов Татарстандагы тәрәзә йөзлекләрен дә фотосурәтләрдә саклап калуны үз планнары исемлегенә теркәп куйган.

 Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: