Мәдәни җомга

«Филантроп» бүләге иясе

Картиналар авторының балачактан церебраль паралич авыруы, инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнүе, куллары да йөрмәве турында ишеткәч, тагын да гаҗәпләнеп куйдым. Мәчеттә миңа Ринатның картиналарны махсус җайланма ярдәмендә пумаланы авызына кабып ясавы турында сөйләделәр.

Казандагы “Ярдәм” мәчетенә бер баруымда табигатьнең гаҗәеп матур күренешләре сурәтләнгән картиналарга игътибар иттем, кызыксына башладым. Аларны Чаллыда яшәүче рәссам Ринат Мусин иҗат итә икән. Ул Аллаһыбыз биргән табигатьнең гаҗәеп матурлык­ларын майлы буяулар белән киндергә төшерә. Ә бу исә зур осталык сорый. Картиналар авторының балачактан церебраль паралич авыруы, инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнүе, куллары да йөрмәве турында ишеткәч, тагын да гаҗәпләнеп куйдым. Мәчеттә миңа Ринатның картиналарны махсус җайланма ярдәмендә пумаланы авызына кабып ясавы турында сөйләделәр.

Ринат рәсем сәнгате белән 10 яшендә шөгыльләнә башлаган. Башта ул гамәли сәнгать эшләнмәләрен ясау белән мавыга. Аннары гади буяулар белән беренче картиналарын ясый, тора-бара гуашь һәм акварель белән иҗат итә башлый. Р.Мусинның беренче эшләре, әлбәттә, бик уңышлы чыкмаган, аларда караңгы төстәге буяулар өстенлек иткән. Тырышлык үзенекен итә, пумала белән эш итү камилләшә бара, егет майлы буяулар белән табигать күренеш­ләрен ясарга остара. Картиналар башта 40x30 сантиметрлы булса, соңрак зурраклары да иҗат ителә башлаган. Билгеле ки, үҗәтлек, тырышлык таләп ителә. Ринат та картиналарны ясау барышында бер генә пумаланы сындырмагандыр, ә берсендә хәтта теше дә харап булган. Соңгы вакытта Ринат картиналарны маңгаена кидертелә торган җайланма ярдәмендә ясый башлаган. 

Ринатның төп остазы һәм ки­ңәш­­чесе исә – “Балалар мәр­хәмәтлелек ордены” шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае педагогы Светлана Куликова. Ул егеткә аңа 12 яшь чактан ук булыша. Әлбәттә, Ринат әтисе белән әнисеннән дә уңган, алар теләсә кайсы минутта улларына ярдәмгә килергә әзер. Нәкыя апа улына буяуларны сыекларга, яки бер-берсенә кушарга һәм кирәкле төсне сайларга ярдәм итә. Ринат үзе дә борын салындырып, күңелсезләнеп утыра торганнардан түгел, ул бик аралашучан, дуслары да күп. 

Танышлары егетнең тырышлыгы турында хәйран калып сөйли. Ул көненә 12 шәр сәгать дәвамында иҗат белән шөгыльләнә. Хәзер аның 100 дән артык картинасы бар. Ринат Мусинның табигатьнең гаҗәеп матур мизгелләрен киндергә төшергән картиналары – күргәзмәләрнең дә бизәге. Ринат Мусинның иҗат эшләрен төрле экспозицияләрдә сатып алалар. Хәзер аның кылкаләме белән иҗат ителгән эшләр күп кенә шәхси коллекцияләрдә саклана. Чаллыда үткән хәйрия чараларының берсендә кылкаләм остасының бер картинасы Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең игътибарын җәлеп иткән. Ул Ринатның осталыгына хәйран калган һәм аның эшен сатып алган. Әлбәттә, бу хәл кылкаләм остасына рухи ярдәм дә булган, аның үзенә ышанычын да арттырган.

Ихтимал, нәкъ менә шушы вакыйга һәм аның иҗатын яратучы дусларының теләктәшлеге Ринат Мусинны күңеленә хуш килгән өч картинасының фотосурәте белән үзе турындагы мәгълүматларны «Филантроп» халыкара иҗади конкурс жюрие хөкеменә җибәрү теләген уяткандыр. Ә инде егетнең картиналары югары бәяләнеп, җиңүе турында хәбәр килеп ирешкәч, Ринат һәм аның әти-әнисе егетнең бу уңышына ышана алмый тора. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Зураб Церетели сәнгать галереясында уза. Рәссамга диплом һәм премияне җырчы Иосиф Кобзон һәм актер Юрий Соломин тапшыра. 

Россия башкаласына бу сәфәр Ринат Мусинны затлы кунакханә уңайлыклары, кыйммәтле рестораннары белән дә тәэсирләндергән. Чөнки оештыру комитеты бу сәфәрнең барлык чыгымнарын күтәргән. 

Ә Ринатның исә күңел түрендә хыял яши. Ул күптән инде Казахстанда гомер итүче, шактый еллар үзара аралашып якынайган дус кызы янына сәфәр кылырга тели, максатына ирешү өчен акча туплый. 

Ринатның картиналарын Казанның «Ярдәм» мәчетендә сатып алырга мөмкин.

Сөембикә КАШАПОВА. 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: