Мәдәни җомга

ӘҖЕМ БАБАЙ ОНЫКЛАРЫ

Уен-көлке яшьлек күрке, диләр. Календарьга карамасак, өч дистә елдан артык "Чаян" журналында берсеннән-берсе кызык рәсемнәре белән сөендергән карикатурачы рәссам Илдус Әҗемевкә 60 яшь тулганын белмәс тә идек. Ул яшьлегендәге кебек үк җитез адымнар белән атлап йөри, нәрсәнедер әйтми калдырырга курыккандай ашыгып, куллары белән буталанып сөйли. Күзләренең зәңгәрлеге уңмаган, һаман шул...

Уен-көлке яшьлек күрке, диләр. Календарьга карамасак, өч дистә елдан артык "Чаян" журналында берсеннән-берсе кызык рәсемнәре белән сөендергән карикатурачы рәссам Илдус Әҗемевкә 60 яшь тулганын белмәс тә идек. Ул яшьлегендәге кебек үк җитез адымнар белән атлап йөри, нәрсәнедер әйтми калдырырга курыккандай ашыгып, куллары белән буталанып сөйли. Күзләренең зәңгәрлеге уңмаган, һаман шул ук. Ул һәрвакыт эш белән мәшгуль. Әле бу араларда нәсел агачын - шәҗәрәсен төземәктә.
Юмор ул - тормышны ярату, кеше күрмәгәнне күрә белү, андагы аптырашта калдырган каршылыкларга игътибар бирү. Ә безнең илдә андый каршылыклар хәттин ашкан. Илдус абыйның мәшһүр бабалары Әҗемевләр тормышын гына алсаң да, никадәр башка сыймас хәлләргә тап буласың.
XVIII гасыр ахыры, XIX гасыр башында Нәзир бине Әҗем бине Колмәмәт (Котлымөхәммәт) Казанда үзенең күн заводын булдыра. Улы Мостафа да сабын кайнату заводы һәм Пләтән бистәсендә ике фабрикага нигез салып, атасының байлыгын арттыра. Сату-алудагы осталыгы, иганәчелек эше өчен Мостафа Әҗемевне Казанда бик хөрмәт итәләр, хәтта Татар ратушасының шәһәр башлыгы итеп сайлап куялар. Ә 1851 елда ул үзенең мәхәлләсендә агач мәчет төзетә. Ике хатыннан дүрт баласы туса да, Мостафа байның эшен улы Мортаза гына дәвам итә. Мортазага да Казанның шәрәфле гражданы исеме тикмәгә генә бирелмәгән. 1871 елда ул "Гаффария" мәдрәсәсен салдыра. XIX гасырның 90 нчы елларында анда татар театрының нигез ташларын салучыларның берсе, танылган драматург Галиәсгар Камал белем ала. Яхшылыкларының иң зурысы - атасы төзеткән агач мәчет урынына яңа матур таш мәчет салдыру. Ләкин Мортазага яңа гыйбадәт йортын күрергә насыйп булмый, мәчет төзелеше аның вафатыннан соң гына тәмамлана. Мортазаның балалары атаклы сәүдәгәрләр булып китмәсә дә, ата-бабаларының эшен уңышлы дәвам итә. Кытай тукымасы җитештерү фабрикасын заманчалаштыра. Бер фабрикадан гына ел саен 217 мең сум табыш керә. Мортазаның бер улы Габделкадыйр Әҗемев 1910 елда "Ярлы мөселманнарга ярдәм җәмгыяте"нең рәис урынбасары итеп сайлана һәм бу җәмгыять Октябрь түнтәрелешенә кадәр фәкыйрьләргә ярдәм күрсәтә. Икенче улы Мөхәммәтша 1900 елда Мещан һәм Аркылы Екатерина урамы чатында (хәзер Әхтәмов, Нариманов урамнары кисешкән урын) ике катлы агач йорт сала. Алгарак китсәк, карикатурачы Илдус Әҗемев 1969 елга кадәр шунда яши. Йортны 2005 елда сүтәләр. Хәзер ул урында машина кую мәйданчыгы урнашкан.
Аннары 1917 елгы болганышлар башлана. Татар сәүдәгәрләрен, шул исәптән Әҗемевләрнең дә бөтен мал-мөлкәтләрен тартып алалар, үзләрен эзәрлеклиләр. Ничаклы кешегә эш урыны биргән, мәчет, мәдрәсәләр салдырган, ярлыларга ярдәм иткән затлы, зыялы, тырыш нәселләрне, урлап тотылган бурлар урынына, бөтен хокукларыннан мәхрүм итү, үтерү тормышның башка сыймаслык бер каршылыгы түгелмени?
1930 елда Әҗем мәчетен ябалар һәм озакламый анда киномеханиклар мәктәбе ачыла. Ә 1950 елларда бабаларыбыз моңлы тавышлары белән азан әйткән мәчеттә кинотеатр эшләп китә.
Гомумән, 1917 елдан соң мәчетләребез тарихын белү өчен Илдус Әҗемевнең биографиясенә генә күз салу да җитә. Ул Апанаевларның утарында урнашкан балалар тудыру йортында дөньяга килә. Апанай мәчетендәге балалар бакчасына йөри. Иске Таш мәчеттә рәсем мәктәбен тәмамлый. Сәнгать мәктәбе - мәчетнең икенче катында, беренче катта исә ремонт остаханәләре урнаша. Аннан ишетелгән сүгенү! Күрмәгәнне күрә, ишетмәгәнне ишетә Иске Таш!
1917 елгы болганышлардан соң Илдус абыйның бабасы Ибраһим Әҗемевкә дә таякның юан башы эләгә. Көн дими, төн дими, Черек күлгә чакыртып сорау алалар. Бар белгәннәре байлык даулау. Акчаларыңны кая яшердең, капиталист калдыгы, дип күз ачырмыйлар. Әҗемевләрдән тартып алган фабрика, заводлар гына җитмәгән аларга! Өйләренә килеп тентү үткәрәләр. Гарәп хәрефләре белән язылган бер сандык китапны ишегалдына чыгарып яндыралар. И, Ибраһим картның шунда җирдә ауный-ауный үкереп елаганнары! Сандыктагы һәр китапның бәясе бер көтү сыер лабаса!
Шуннан соң Ибраһим алмаштыргандай була. Моңа кадәр коммунистларга тешен кысып түзгән булса, хәзер бөтенләй бу залимнәр кавемен күрә алмаска әйләнә. Улы Ильясның (Илдус абыйның әтисе) кулы рәсемгә ята, ул газеталардан Ленин, Сталин рәсемнәрен күчереп ясый. Ибраһим исә ясаган берсен ерта бара. "Динебез кеше, хайван сурәтләрен тыя. Бигрәк тә бу хайваннарның рәсемнәрен ясарга рөхсәтем юк", дип кырт кисә. "Өйдә бер урыс сүзе яңгырарга тиеш түгел иде, - дип сөйли Илдус абый, - "русча сөйләшәсез икән, димәк, сез бу угры хакимияткә буйсынасыз. Бабаларыгызны талаган залимнәрнең итеге астында туфрак булырга үзем исән чакта берегезгә дә юл куймаячакмын", - ди Ибраһим бабай". Пионер галстугын "кәҗә сакалы" дип кенә җибәрә. Ибраһим өчен галстук, гүя үгез өчен кызыл чүпрәк. Шуны күрдеме, ярсуын тыя торган булмый. "Йортта гауга чыкмасын өчен, мәктәптән кайтканда галстукны урамда салып керә идек", - ди Илдус Әҗемев.
Ибраһим бабай Черек күлдә иза чиккәндә, Илдус Әҗемевнең тагын бер бабасы - Бакалы авылының хәлле крестьяны, I Бөтендөнья сугышының Георгий тәресе белән бүләкләнгән ветераны Кәшәфетдин Сәгъдиев Бөгелмәдә үлем хәленә җитеп урман кисә. Балалары, картны гафу кылуны үтенеп, ике кирпеч калынлыгы прошение язмаса, шунда үлеп тә калган булыр иде, мөгаен. Кәшәфетдинне Бакалыда барысы да хөрмәт итә. Буе ике метр. Сабан туйларында җилкәсенә ат күтәреп сала торган була. Кәшәфетдин көрәшә башласа, җир тетри. Хатыны Салиха белән таза хуҗалык коралар. Ул елларда Бакалы күрмәгән кабак, кавыннар үстерәләр. Кәшәфетдин кабакларын күтәрерлек булмый, тәгәрәтеп кенә йөртәләр. Бакалы авылы ирләре Кәшәфетдинне хатыннарына караганда да олылый төшә, чөнки авылда тәмәке аңарда гына бар. Үзе үстерә, үзе киптерә - кыскасы, Кәшәфетдиннәрдән халык өзелми. Онга тилмерми - үзенең тегермәне әйләнеп тора. Үзе үк умарталар тота. Алма бакчасында алмаларның ниндие генә юк. Кәшәфетдин белән Салиха колхозга керүдән баш тарта. Бу саташу озакка бармас, тормыш яңадан элеккеге эзенә утырыр дип ышаналар. Коммунист­лар башта тегермәненең башына җитә, аннары умарталарын үтереп бетерә. Алма бакчасын хуҗалар үзләре кисәргә мәҗбүр була - аның өчен зур салым түләтәләр. Иң кызганычы - атлар. Кәшәфетдин берсен - сабан сөрү, икенчесен Сабан туйларында чабышка чыгару өчен тота. Икесен дә коммунистлар талап ала. Берсе Кәшәфетдин ихатасына әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта икән. Үзенең күзләреннән яшь ага, ди. Ат елый, аңа кушылып Кәшәфетдин белән Салиха елый. Шулай бер кайта, ике кайта, ахыр чиктә колхозның ат караучысы кыйнауларына һәм хуҗалары белән аерылышу сагышына түзә алмыйча малкай җан бирә. Шул Кәшәфетдин берәрсенең аркасына шаярып кына сукса да, ул кеше өч көн аягына баса алмыйча чирли торган булган. Ә бер көнне Кәшәфетдиннең соңгы самоварын алырга киләләр. Әле яраткан бахбаеның үлү хәбәреннән күз яшьләре дә кибеп җитмәгән, ни йөзләре белән кызыл ач әрвахлар Кәшәфетдин ихатасына борыннарын тыга?! Кәшәфетдингә ат ачуын алырга җай чыга. "Самоварга кагыласы булма, син эшләп алган нәрсә түгел", - дип ул бер "буш бугазга" шундый китереп тондыра ки, тегесе персидәтел ихатасына кадәр тәгәрәп китә һәм бер ай аңына килә алмый. Шуннан китә тавыш, китә гауга. Кәшәфетдин Бөгелмә урманына әнә шулай килеп эләгә...
Аннары Бөек Ватан сугышы башлана. Анысы аерым бер фаҗига. Суслонгерда мыеклары да төртеп өлгермәгән егетләрне тешләре коела башлаганчы ач тот та, аннары корсаклары аркаларына ябышкан чирләшкәләрне ике кешегә бер мылтык, Николай патша заманыннан калган өч патрон белән тимер танкларга каршы чыгарып җибәр инде! Колхозга соңгы самоварына кадәр алып китсәләр, сугыш башлангач, Кәшәфетдиннең этенә кадәр утлы мәхшәргә илтеп тыгалар. Булганнан бар да була. Ат чабышларында Кәшәфетдин атлары беренче иде. Сугышта кем этләре беренче? Тагын Кәшәфетдиннекеләр. Кайтып керә Акбай түшен киереп, мин сезгә әйтим. Күкрәге тулы ялт-йолт килгән медальләр. Усал теллеләр Кәшәфетдиннең сугыштан исән-имин әйләнеп кайткан улы Исхакны котыртып та йөри әле. Акбайның медальләре әнә күпме, син нишләп бер белән генә кайттың, диләр. Исхакка орден, медальләрне кызганганнар, күрәсең. Югыйсә, ул мәхшәрдә бер көне - үзе бер батырлык. Ә Акбайга кызганып тормаганнардыр. Этнең милләте юк ич.
Карикатурачы Илдус Әҗемевнең әтисе Ильясны да сугыш кырыннан Кәшәфетдин Акбае кебек этләр алып чыга. Аны 1943 тә Курск дугасында яралыйлар. Озак кына госпитальләрдә дәвалана. Кайтып кергәндә танымаслык була - чырае яшел, үзе чыра кебек кипкән, 34 килога калган.
Әҗемнәрнең берсе, Батухан Әҗемев тарихы - тагын бер башка сыймаслык каршылык. Батухан 1941 дә 15-16 яшендә фронтка чыгып кача. 1945 тә Берлинны алуда катнаша. II нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, "Батырлык өчен", "Берлинны алу өчен", "Праганы азат итү өчен", "Германияне җиңү өчен" медальләре белән бүләкләнә. Ә 1950 елда аны "халык дошманы" Галимҗан Ибраһимов китабын әллә укыганы, әллә иптәшенә укырга биреп торганы өчен, һәм сугыш вакытында фашистлар оккупацияләгән шәһәрләрдә һәм чолганышта калуын исенә төшереп, 25 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Ил данын яу кырында күкрәге белән яклаган каһарман әнә шулай, бер мизгел эчендә илнең дошманына әйләнә.
Батухан алты ел әсирлектә җәфа чигә. Исемен 1992 елда гына аклыйлар. Шул елларда ул Чаллыда Татар иҗтимагый үзәген оештыруда катнаша. Хәзер гаиләсе белән Канаданың Торонто шәһәрендә яши. 90 яшендә булса да, Канададагы милләттәшләребез оештырган чараларда актив катнаша. Ә үткән ел Канадага баргач, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Батухан Әҗемевне "Республика алдындагы казанышлары өчен" медаль белән бүләкләде.
1923 елда малай чакта ата-анасы белән Россиядән качып, Америкада яшәп иҗат иткән дөньякүләм танылган фантаст язучы Айзек Әҗемев тә - шул безнең Әҗемнәрдән түгел микән әле? Совет иле каршылыкларыннан ул әнә шулай уйдырма дөньяга качкандыр, бәлки.
"Кызыллар" алып килгән афәтнең нәтиҗәсе шул - татар үз тарихларын күрмәс дәрәҗәдә сукырга, үз бөеклекләрен танымаслык күләмдә битараф бер милләткә әйләнә. Һәм иң аянычы да шул. Әҗемнәрнең берсе - Исмәгыйль Әҗемев 1973 елда милләте турында аяныч уйлар, чарасызлык ачысы белән җан тәслим кылгандыр. 1960 еллар уртасы була бу. Башта аны хыялый дип уйлыйлар. Ул фәнни институтларга татар тарихчылары янына килә. Үзенең Гәрәйләр нәселеннән булуы турында әйтә. Казан ханлыгының Кабан төбендә яткан байлыгы турында беләсезме, дип кызыксына. Һәм байлыкның кайчан, ничек Кабан суларына тапшырылганы, кайда ятканы турында сер Әҗемнәрдә буыннан-буынга тапшырыла килде, бу хакта дөнья йөзендә бүтән бер адәми зат та белми, үлгәнче мин сезгә, укыган кешеләргә, серне чишәргә бурычлы, дип шаккатыра. Шунда ук искереп уела башлаган кәгазь төргәкләрен чыгара. Әҗемнәрнең нәсел агачы ясалган берсенә төртеп күрсәтеп, нәсел-нәсәбәсен сөйләп китә. Әмма озак сөйләргә ирек бирмиләр, бүлдерәләр. Һәм, "Хәзинә дигән булып, хан заманнарын сагынасыңмы, буржуй калдыгы, моннан бер егерме ел элек килгән булсаң, күрсәтер идек без сиңа", - дип борыны төбендә кипкән йодрык­ларын селки-селки, институт тарихчылары картны куып чыгара. Исмәгыйль Әҗемев, игътибар вә илтифат сорап, редакцияләр буйлап китә. Беренче булып "Казан утлары" журналына керә. Ул вакытта редакторы - язучы Рафаэль Мостафин. Рафаэль әфәнде Исмәгыйль бабай белән очрашуы, вакыты тар булуы сәбәпле сүзләренә әһәмият бирмәве турында үзенең "Кабан күле" китабында бик үкенечле төстә язып та чыкты. Вакыт үткәч, эзтабар язучы Исмәгыйль Әҗемевнең эзенә төшәргә тырышып карый, әмма соң була шул инде... Язучы халкыннан да өмете өзелгәч, бичара карт хәзинә дип бүтән авыз ачмаска була. "Кабан күлен чис­тартырга кирәк, тирә-юньдәге берләшмәләр күл суын пычрата, тереклек үлә, Казанның борынгы, истәлекле күле язмышына битараф калырга ярамый дип", - адым саен чаң кага. Әмма бу юлы да уңышка ирешә алмый. "Бар, әнә, фәлән редакторга кер, ул сиңа һичшиксез ярдәм итәчәк", - дип картны мыскыллап, бер редакциядән икенчесенә типкәләп йөртүдән кызык табалар. "Болганчык суда балык тотучы" Исмәгыйль турында мәзәкләр чыгаралар. Их, шул вакытта картның бәйнә-бәйнә сөйләгәннәрен өтере - ноктасына кадәр язып аласы, таушалып беткән кәгазь төргәкләрен фотоларга төшереп каласы иде... Кулга төшерергә теләүчеләр табыла анысы. Редакцияләрдә кызыксынган кеше булмагач, Исмәгыйль карт кибеп коела башлаган кадерле ядкярләрне реставрацияләргә теләп, кемнәргәдер мөрәҗәгать итә. Бер-икесе кире кайтмагач, аннары бик үкенә... Нишләп соң Исмәгыйль серен балаларына сөйләп калдырмаган? Югыйсә ике кызы, ике улы бар. Барысы да - югары белемле, укымышлы, шәһәрдә хөрмәтле кешеләр. Археологлыкка укырга теләсә дә, Исмәгыйльгә белем алу насыйп булмый. "Югал күз алдыннан, буржуй калдыгы", - дип, кая килсә шуннан куып чыгаралар, бусагадан да кертмиләр. Шуңа да карамастан зиһене-хәтере шәп, белеме зур булган, үз нәселен генә түгел, Казаныбыз турында сәгатьләр буе сөйли алган, диләр. Ә менә балаларын укыта, зур кеше итә. Бер улы Юсыф Әҗемев - Казан финанс институты профессоры, Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы. Тагын берсе, Фәрхәт Әҗемев - архитектура фәннәре докторы, гомере буе Казан архитектура-төзелеш институтында укыткан. Бичара ата балаларына зыян килер дип курыккан булуы ихтимал.
Әҗемевләр нәселе турында сүз кузгалгач, Габделхәмит Мөхәммәт улы Әҗемев-Колмәмәт турында әйтми калдыру ярамас. Иҗат эшчәнлеген беренче татар профессиональ театр труппасы "Сәйяр"дә башлап, татар театрының атасы Габдулла Кариевнең үзеннән сәхнә осталыгына өйрәнгән артист бит ул. 47 яшенә кадәр генә яшәсә дә, ул "Беренче театр"да Хәбибрахман, "Галия­бану"да Исмәгыйль, "Ревизор"да Земляника, "Отелло"да Яго, "Гамлет"та Клавдий рольләрен башкарып, татар театры тарихында тирән эз, үзе турында якты хатирәләр калдыра. Габделхәмит Колмәмәтне без күренекле актриса Гөлсем Болгарскаяның ире буларак та беләбез.
Аптыраган елар, үтә аптыраган көләр, диләрме әле? Елау белән бетмәсә, көлүдән дә яхшысы юк, дип тә әйтәләр бугай. Хәләл хезмәт белән байлыгын арттырып, милләте хакына игелекле эшләр кылу хокукыннан мәхрүм ителгән Әҗемнәр нәселендә тормышның каршылыкларын карикатура аша тәнкыйть утына тотачак рәссам Илдус Әҗемев дөньяга ярала. Беренче укытучысы - әтисе Ильяс абый. Ибраһим карт Ильяс улының газетадан күчереп ясалган Ленин, Сталин портретларын ертса да, рәссам булу хыялыннан кире кайтара алмаган. Рәсем ясарга мөмкинлек булмагач, 1930 елларда ул немец трофееннан фотоаппарат ясый һәм бар күргәнен фотосурәткә төшереп бара. Сугыштан соң бизәүче рәссам булып эшли, лозунглар, социаль йөкләмәләр, кибетләрнең элмә такталарын яза, ялкау, укуда уңмаган студентлар соравы буенча төннәрен сызымнар сыза. Нәрсә генә эшләсә дә, Илдус улы гел аяк астында бутала һәм шулай байтак эшләргә өйрәнә. 15 яшендә ул инде кибет бизи. Аның акчасына "Нота" магнитофоны һәм "Аккорд" пластинка уйнаткычын, ә бераз соңрак "Смена-8" фотоаппаратын сатып ала. 1983 елда беренче тапкыр рәсемен "Комсомолец Татарии" газетасында бастыра һәм мәзәк сурәтләр бәйгесендә өченче урынга лаек була. Шул ук елда "Чаян" журналында эшли башлый һәм әлегәчә чаян урынына "чаккан" бу матбага белән хезмәттәшлек итә. Илдус Әҗемев - күпләгән халыкара бәйгеләр лауреаты, мәзәк рәсемнәре бөтен дөнья буенча таралган. 1994 елда ук инде Америкада "Дөньяның иң шәп карикатуралары" дип исемләнгән мәҗмугада Илдус Әҗемевнең Россиянең ул чактагы президенты Ельцинны, башына тәре таккан башлык кидертеп, кулына микрофон тоттырып, кызыл борынлы исерек демагог итеп сурәтләгән карикатурасы басылып чыга. Ельцин уен картасында король рәвешендә сурәтләнгән. Рәсемнең астында корольне "басарга" әзерләгән "алтылы" картаны күрәбез. 1994 ел бу. "Погонлы" патшалар хакимияткә килергә алда сигез ел бар әле...
Әтисенең фотосурәт остаханәсендә кайнашканнары да эзсез югалмый. Казан кинохроника студиясендә утыз ел эшләү дәверендә Илдус Әҗемев "На Волге широкой", "Татарстан" киножурналларын, "Габдулла Тукай", "Бакый Урманче", "Салих Сәйдәшев", "Александр Ключарев", "Нәҗип Җиһанов", "Рәшит Кәлимуллин" һәм башка күп кенә иҗатчы милләттәшләребез турында фильмнар төшерүдә катнаша. Анда тормышыбызның башка сыймаслык тагын бер каршылыгы белән очраша. 1980 елларда киностудиягә нитроцеллюлоз пленкадан триацетатка күчерү турында боерык иңдерәләр. Нитроцеллюлоз пленка тиз яна башлау һәм шартлау сәбәпле киностудияләрдә яңгын чыгу очраклары арткан, янәсе. Боеруын боералар, әмма акча бирмиләр. Үзләре, әйткәнне үтәмәгән өчен, киностудия җитәкчелегенә һаман штраф белән яныйлар. Киностудиянең кадерле архивны юкка чыгарудан бүтән чарасы калмый. Моны күреп калган күренекле режиссерыбыз Идмас Үтәгәнов янгыннан берникадәр пленканы йолып кала. Соңыннан кадерле, тарихи кадрларны үзенең фильмнарында куллана. Аннары киностудияләрдә цифрлаштыру эшләре башланды һәм бүген дә дәвам итә. Бу юлы да татар халкының кадерле ядкярләре юкка чыгарылмыймы икән әле? Мәсәлән, 1950-1960 елларда яздырылган фольклор бәйрәмнәребезгә әһәмият биреп, цифрлаштырып мәшәкатьләнүләре бик шикле.
Казан киностудиясендә хәлләр мөшкелләнә башлагач, И.Әҗемев китап бизәүдә осталыгын сынап карарга була. Шуннан соң ул йөздән артык китапка рәсемнәр иҗат итә. Шуларның күбесе - балалар китаплары. Илдус Әҗемев бизәгән китапларны балалар аеруча ярата, чөнки якты рухлы, шаян, ачык буяулар белән сурәтләнгән рәсемнәр үзләренә тартып тора. И.Әҗемев бизәгән Асия Юнысованың "Мин кышны яратам" китабы, Хәлим Җәләй әкиятләре төрле елларда елның иң яхшы китаплары буларак бүләккә лаек була. Шунысы аяныч, ел китапларын бүләкләгәндә, рәссамнарга күңел хакы өчен дә игътибар күрсәтелми. Юкса, балалар китапларының уңышы шактый дәрәҗәдә аларны бизәгән рәссамның хезмәтеннән тора.
Әмма барыннан да бигрәк Илдус Әҗемев - карикатурачы. Аның мәзәк рәсемнәре дә усал түгел, якты рухлы. Иске Татар бистәсендә татар халкының иң күркәм гадәтләрен, тормышчан акылын, зирәклеген, шаян-шуклыгын күңеленә сеңдереп үскән егет бит ул. Бервакыт шулай өлкән малайлар Илдусны һәм тагын берничә иптәшен кыш уртасында төне буе су колонкасын саклап чыгарга мәҗбүр итә. 31 декабрьдә нәкъ төнге 12 дә колонкадан баллы газировка суы агачак, ди. Тегеләр һәркайсы икешәр чиләк белән Яңа елны колонка төбендә каршылый. Аннары гына беләләр, үз заманында ата-бабаларын да шулай алдаганнар икән. Татар бистәсендә "баллы сулар эчеп" үскән егеткә усаллык йокмый ла ул!
Көлсәң - көл, көлмәсәң - ела - Илдус Әҗемев Татарстан карикатура музееның директоры да бит әле. Андый музей бармыни, диярләр. Юк. Казанда социаль көнкүреш, элемтә, хәтта велосипед музее бар, ә карикатураныкы юк. Юкса карикатурачыларның үтенеч кәгазьләре тотып төрле дәрәҗәдәге түрәләр бусагаларын таптый башлаганнарына биш былтыр. Мәзәк рәсемнәр музейлары Италия, Бельгия, Канада, Дания, Греция, Япония, Голландия, Мексика, Португалия, Польша, Испания, Швеция, Бөекбритания, АКШта бар, дип җитәкчеләребезне кузгатырга ният кылган көннән бер океан су аккан. Мәзәк рәсемнәр иҗат итүче рәссамнарыбыз Төркиягә барып та карикатура музейларына шаккатып кайт­кан. Меңәрләгән рәсемнәре бар икән. Аларны карап күңел ачарга Президентларына кадәр килә, ди. Бер Россиядә генә карикатура музее юк. Шулай булгач, Татарстанда кем ачсын аны? Үз-үзеңнән көлә белү акыл билгесе икәне күптәннән билгеле. Шуңа күрә бүген юмор билдән түбән төшкәндер дә. Мәзәге очсызланган халыкның мәдәнияте бетә, дип белеп әйткәннәр. Күреп торабыз, татар халкы "Мунча ташы" концертларына ябырылып йөри. Карикатурага да яшьләр килми. Үткән гасыр башында Тукайлар, Галиәсгар Камаллар башлап җибәргән "Яшен", "Ялт-Йолт" сатирик журналларының матур традицияләрен дәвам иткән "Чаян" журналы йөз меңләгән тираж белән таралган булса, хәзер аны укучы татарлар саны да 1 меңгә калды. Олпат карикатура осталарыбызның мәзәк сурәтләрен чит илләрдә дәрәҗәле халыкара бәйгеләрдә колач җәеп көтәләр. Үзебездә исә башка сыймас каршылыклар көн саен арта тора.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Рәссам Илдус Әҗемев.
.1 - Әҗем мәчете. 2 - Габделкадыйр Мортаза улы Әҗемев. 3 - Габделхәмит Мөхәммәт улы Әҗемев-Колмәмәт хатыны Гөлсем Болгарская белән (уртада). 1918 ел. 4 - Әхтәмов-Нариманов урамнары чатында Әҗемевләрнең 2 катлы йорты. 1964 ел. 5 - Мәйсәрә, Ибраһим Әҗемевләр. 1938 ел.
.Гитлер Марксның "Капитал"ын яһүд телендә өйрәнгән урын тәмуг була.
.1994 елда Америкада "Дөньяның иң шәп карикатуралары" китабында басылып чыккан шарж.
.Туфан Миңнуллин шаржы.
.Казан ханлыгы турында балалар китабы өчен иҗат ителгән иллюстрацияләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: