Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Дәвамчылык

Назыйм Исмәгыйлев – абруйлы татар мөселман каллиграфы Нәҗип Нәккашның улы.

Билгеле инде, ул әтисенең “Иман кәлимәсе”н, Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен каллиграфик әсәрләр рәвешендә иҗат итүен  балачакта ук күреп үскән. Бүгенге көндә Назыйм инде үзе дә гаять талантлы дизайнер һәм каллиграф. 


“Мәктәптә дәфтәрләр рәсемнәр белән тула иде, яшүсмер чакта граффити белән кызыксынып алдым, ә инде Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлап, дизайн белән шөгыльләнә башлагач, каллиграфик эшләремне инглиз телендә һәм готик язу ысулын кулланып иҗат иттем. Хәзер менә күңелемне мөселман каллиграфиясе яулады, – ди ул. – Университетны тәмамлауга зур иҗади проектларга алынучы төзелеш оешмаларын эзләдем, әмма ул вакытта алар юк иде әле, шуңа күрә җитди дизайн фирмасында эшли башладым. Чөнки мин четерекле иҗади мәсьәләләр чишәргә яратам. Әсәрләрем өчен дә шундый максатлар куям, эшләремне кәгазьгә леттеринг ысулы белән генә язып калмыйм, алар өчен кирәкле фон булдыру максатын күз алдында тотып,  язылачак фанера өслекләрен башта ут белән көйдереп алам, кайбер әсәрләремне, фрезер аппараты кулланып, агачтан уям”.

Назыйм Исмәгыйлев моннан берникадәр вакыт элек Казанның яңа зоопаркы эмблемасын уйлап тапкан. Барс рәвешле бу күңелле эмблема конкурс аша узган, җитәкчелек тарафыннан кабул ителгән. “Мин хезмәт куйган фирма шәһәр бизәлешендә катнаша. Менә бүген дә Казансу янындагы бина интерьерын ачык китапханә итеп үзгәртәбез, бизәү проекты тәмамлангач, бирегә киләчәк һәр китапсөюченең уңайлык­лардан күңеле хуш булыр дип уйлыйбыз, – ди иҗатчы. – Моннан кала шәһәрдә үткәрелгән һәр зур спорт ярышлары бизәлеш­ләрен хәл итүгә дә, төрле символлар, логотиплар уйлап табуга да үз өлешебезне кертәбез. Әйтик, урамнардагы тимер лаләләр – безнең фирманың иҗат җимеше”.

Аның әсәрләре  тирән эчтәлекле. Назыймның “Тере”, “Бүген һәм мәңгегә”, “Истә”, “Өмет”, “Иман”, “Сәрләүхәсез” дип аталган каллиграфик әсәрләрен дә һәм бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең шигъри юлларын кертеп, каллиграфик язмалар аша сурәтләнгән портретларын да күпләр ошатты, чөнки бу хезмәтләр Ислам мәдәнияте музее залында берничә ай дәвамында барган “Традицияләр яңарышы” күргәзмәсендә дә эленеп торды. Сынлы сәнгатьтә буыннар алмашын күрсәткән әлеге күркәм күргәзмә Нәҗип Нәккашка 70 яшь тулу уңаеннан ачылган һәм аның иҗат юлының 30 еллыгына да багышланган иде. Мөхтәрәм остага сүз биреп, улының бу өлкәдәге киләчәк уңышларын ничек күзаллавын белешәм. “Назыйм рәсем ясауны үз күрде, сынлы сәнгать мәктәбен тәмамлады, ул ара-тирә генә ясамый, һәрвакыт – иҗатта. Татар классиклары әсәрләре белән даими кызыксына, узган гасыр шигырьләренә дә үтә игътибарлы. Назыймның иҗатта тарафдарым булып китүенә мин чиксез шат, билгеле. Алдагы елларда да үз әсәрләре белән күпләрне сокландырыр әле дип өметләнәм, – диде Нәҗип Фәйзерахман улы. – Бу ихлас бәяләмәм! Өметләрем дә – чын күңелдән, димәк, тормышка да ашмый калмаслар!”

Назыйм Исмәгыйлев – үз фикерләрен туры әйтүне хуп күрә торган иҗатчы. Күп ир балалар Юрий Гагарин кебек буласыбыз килә дип хыялланып үсте, бактың исә, ул  шушындый хыял-максатны әле дә алга сөрә икән. “Әгәр мөмкинлек булса, һичшиксез,чит планеталарга сәяхәт итәр идем!” – ди. Кыю хыял! Ә әлегә без аның Җирдәге сәяхәте чорындагы иҗаты белән танышабыз. 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев