Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Дөнья яулаган татар зәркәнчесе

Аның хезмәтләре «Мәскәү Кремле музейлары» һәм Россиянең Алмаз Фонды коллекцияләрендә күрсәтелә. 2009 елдан алып И.Фазылҗанов әсәрләре Лондондагы «Christie’s» аукцион йортларында, Нью-Йорктагы «Bonhams» аукцион йортларында сатыла.

2011 елны «Карабүрекләр» бизәнгече өчен Илгиз Фазылҗановка International Jewellery Design Excellence Award – Ювелир дизайны Халыкара конкурсының Гран-при бүләге тапшырыла һәм ул «Champion of the Champions» – «Чемпионнарның чемпионы» исеменә лаек була! 2013 елда да әлеге иң дәрәҗәле Халыкара конкурста «Кояш тотылу» комплекты белән ул тагы Гран-при иясе була һәм икенче тапкыр «Чемпионнар чемпионы» исемен яулый. Илгиз Фәрит улы – әлеге конкурста ике тапкыр җиңеп чыккан бердәнбер ювелир. 


Аның хезмәтләре «Мәскәү Кремле музейлары» һәм Россиянең Алмаз Фонды коллекцияләрендә күрсәтелә. 2009 елдан алып И.Фазылҗанов әсәрләре Лондондагы «Christie’s» аукцион йортларында, Нью-Йорктагы «Bonhams» аукцион йортларында сатыла. Болар – чиксез уңыш! Чөнки бу – авторның әсәрләрен үзе исән чагында ук сату бит. Мондый уңышка тарихта, гомумән дә, гаять сирәк иҗатчы гына лаек була ала.  

Татар ювелирының исеме һәм Ilgiz F. бренды күп илләргә мәгълүм! Һәм аның иҗатын бихисап дәүләт коллекционерлары дикъкать белән күзәтә. Ул иҗат юлы башлануына 30 ел тулу уңаеннан «На вершине» дигән саллы китабын нәшер итте, әлеге зәвыклы басмада 30 тау белән бәйле 30 яңа йөзекнең фотолары да урнаш­тырылган. Әлеге йөзекләр иҗат юлындагы 30 түбәне символлаштыра. Ул – бар дөнья буйлап өч йөз иллегә якын күргәзмә үткәргән гаять тәҗрибәле иҗатчы да! 

Илгиз Фазылҗанов 1968 елның 28 мартында Яшел Үзәндә, Мөршидә һәм Фәрит Фазылҗановлар гаиләсендә туа. Зур гаиләдә дүрт ир бала үсә. Илгизнең туганнарының һәммәсе дә – оста куллылар! Әмма рәссамлыкка сәләт – бары тик анда гына.  

Ул сынлы сәнгать мәктәбендә, Казан сынлы сәнгать училищесында белем туплый. 1991 елда, борынгы милли традицияләребезгә таянып, милли ювелир бизәнгечләребезне ясый башларга ният кылучылар табылгач, шулар белән берлектә Дүшәнбегә юллана, ләкин Таҗикстанда сәяси болганышлар башланып китә һәм иҗат төркеме ювелирлык сәнгатен тиеш­ле дәрәҗәдә өйрәнә алмыйча, әйләнеп кайта. Шуннан соң яшь рәссам Яшел Үзәндә әлеге һөнәргә үзлегеннән төшенә башлый. 1992 елда «Казан» милли-мәдәни үзәгендәге остаханәсендә Идел буе болгарларының, Казан татарларының тарихи җепкыр ысуллы эшләнмәләрен ясый һәм болгарларның милли традицияләре юнәлешендәге беренче ювелир эшләнмәләре коллекциясен иҗат итә.  

1994 елда ук И.Фазылҗанов Исламабадта мөселман дәүләтләре яшь ювелирларының Сәнгати һөнәрчелекнең I Халыкара ислам фестивалендә җепкыр ысуллы, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән Коръән тартмасы, милли хәситә һәм милли беләзек тәкъдим итеп, беренче дәрәҗәдәге Гран-прига лаек була. 

1998 елда оста инде Франциядә, Антибта узган Һөнәрчеләр сәнгатенең Халыкара салонында катнаша. Уңышлы иҗаты аны Ilgiz F. халыкара сәүдә маркасын теркәүгә китерә. 2002 елда аның әсәрләре Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә оештырылган күп халыкара конкурсларда җиңү яулый, тамашачылар һәм профессионаллар тарафыннан югары бәяләнә. Декоратив-гамәли күргәзмә кысаларында үткән Италиядәге Татарстан көннәрендә И.Фазылҗанов эшләнмәләрен дә экспозициялиләр. Ул Миландагы VII Халыкара һөнәрчелек күргәзмәсендә, Швейцариянең Базель шәһәрендә уза торган Сәгать һәм кыйммәтле эшләнмәләрнең Бөтендөнья күргәзмәсендә катнаша. 2003-2006 елларда Мәскәүдә оештырылган дәрәҗәле конкурслар һәм күргәзмәләр дә аңа бихисап җиңүләр китерә. 

И.Фазылҗанов әсәрләре төрле елларда АКШта, Гонконгта узган Халыкара күргәзмәләрдә, Монакодагы Халыкара заманча сәнгать салонында, Токиодагы Халыкара ювелир күргәзмәсендә, Пекиндагы Кыйммәтле эшләнмәләр буенча Халыкара күргәзмәдә, Мәскәүдәге Халык­ара ювелирлык өлкәсендәге икътисад форумында күрсәтелә, хезмәтләре Женевада да тәкъдим ителә. 2014 елда аның ювелир әйберләр тупланмасы Россия Гохраны оештырган «Россия, XXI гасыр» ювелирлык сәнгате конкурсының Гран-при бүләгенә лаек дип табыла... Бу талант иясенең бар һөнәри уңышларын бер язма эчендә санап чыгу мөмкин түгел.  

Останың әсәрләре – Татарстан дәүләт музейларында, Мәскәү Кремленең Корал палатасында, Эрмитажда, Тарих музеенда һәм Россия, Бөекбритания, Дания, Италия, Чехия, Латвия, Монако, АКШ, Франция, Швейцария, Япониядәге һ.б. шәхси коллекцияләрдә саклана. «Мәскәү Кремле музейлары» карамагындагы Корал палатасы татар ювелирының утыз ике иҗат эшен һәм бер эскизын даими экспозиция өчен сатып ала. Аның ювелир бизәнгечләре Европа аристократларының нәселдән нәселгә күчәчәк кыйммәтле эшләнмәләре булып та санала.  

Илгиз Фәрит улының металлда иң аз калынлык куллана алуына таң калырлык, әйтик, витраж эмале техникасында ул 
1 мм калынлык куллана. Кайнар эмальле бизәнгечләренең искиткеч катлаулы булуы һәм бу төр иҗаттагы виртуозлыгы өчен останы «Эмаль короле» дип атыйлар. Бүгенге көндә Ilgiz F. бер елга берничә йөз югары дәрәҗәдәге сәнгать әсәре иҗат итә. 

Франциянең Cartier һәм Van Cleef & Arpels Ювелир эшләнмәләре йортлары белгечләре милләттәшебезнең иҗатын һәрчак бик югары бәяли. 2018 елда ул французлар чакыруы буенча Ювелир сәнгате мәктәбендә эмаль бизәнгечләр хакында ачык лекция укый, үз иҗат юлы турында сөйли. Әлеге Ювелир йорты музее аның витражлы эмаль ысулындагы бер пар зиннәтле алкасын да сатып ала!  

Останың иҗатында техник ысуллар бихисап һәм ул аларның барсына да үзлегеннән төшенгән. Илгиз Фәрит улы үз кабатланмас стилен булдыруга дистә елдан артык вакыт сарыф иткән. Ювелир сәнгатендәге беренче омтылышлары чорында останың махсус эш кораллары да булмаган, ул аларны үзе ясаган.  

Болгар осталары сәнгате стилендә көмештән иҗат иткән иң беренче татар милли алкаларының нәфислегенә Илгиз Фәрит улы үзе дә сокланып һәм гаҗәпләнеп карый. Чөнки бу алкалар бернинди һөнәри белеме булмыйча торып ясалган бит. Ул көннәр инде шактый еракта калган, хәзерге иҗат исә тирәнтен уйланылган гаҗәеп матур эскизлар аша башкарыла... «Эскизларны һәрчак ясыйм. Остаханәмдә дә, берәр кая барган чакта юлда да... Инде тупланганнары буенча гына да озак вакытлар иҗат итәргә мөмкин булыр иде, шуңа карамастан эскиз ясаудан туктап торганым юк. Аннары шул эскизлар буенча махсус балавыздан модельләр уям. Бизәнгечнең әзер рәвешен уйларымда алдан ук ачык күзаллыйм.  

Камил әсәр иҗат итсәм, иҗади ләззәт хисе кичерәм. Бизәнгечләр бик купшы, тоташ бриллиант сибелгән генә була дигән сүз түгел, алар гадилеккә, лаконизмга ия һәм төсләрнең җетелеге ягыннан тынычрак та булырга мөмкин...» – дип сөйли ул үз иҗаты хакында. 

Фазылҗановлар гаиләсе 2003 елда Мәскәүгә күченә. Илгиз Фәрит улына ул елларда да бик күп эшләргә туры килә. «Мәскәү Кремле музейлары» дәүләт тарих-мәдәният музей-тыюлыгының генераль директоры Елена Гагарина инглиз, һинд кунаклары белән очрашканда, алар Россиянең берәр танылган ювелиры белән күрешергә теләк белдергәч, генераль директорга башкалада талантлы татар ювелиры иҗат итүен искәртәләр, шулай итеп Елена Юрьевна Илгиз Фәрит улы белән таныша. Аның шедевр әсәрләрен күргәч тә, шәхси күргәзмәсен Мәскәү Кремлендә ачарга тәкъдим итә. 2016 елда И.Фазылҗановның «Драгоценности, вдохновленные природой» шәхси күргәзмәсе дүрт ай буе эшли һәм зур уңыш казана. Күргәзмәне 130 000 нән артык тамашачы карый!  

Талант иясеннән илһам чыганаклары хакында сораганда, ул җавабын хәләл җефете Динә, балалары, гаиләсе белән бәйли. Илһамны ул, һәр рәссам кебек үк, әлбәттә, матур табигатебездән дә ала. 

И.Фазылҗановның техник яктан гаять катлаулы ювелир әсәрләрендә нинди генә кыйммәтле ташлар юк! Тик шулай да опалларны күбрәк ошатуын искәртеп була төсле... Ювелир әсәрләрдәге төсләр спектры сынлы сәнгатьтәге төсләр белән чагыштырганда күпкә баерак, ә опаллар исә – күп төсмерләр җыйган ташлар...  

И.Фазылҗановның «Дөнья түбәләре» йөзекләр сериясен тагы бер кат искә алсак, анда мәгърур Везувий, Арарат, Килиманджаро, Фудзияма, Гималай таулары сурәтләре бар.... Аларның атмосферасы даһи ювелир иҗатындагы мәгълүм этап­ларны, омтылышларны, уңышларны чагылдыра. 

«Эмаль белән бик очраклы рәвештә генә шөгыльләнә башладым. Аларны миңа махсус эш коралларын сатучы тәкъдим итте. Ә бит моңа кадәр дә мин, рәссам да буларак, эшләнмәләремә төсләр җитмәвен тоя идем. Иҗатта хәтта төсләре күп гасырлар буе сакланачак кыйммәтле ташлар да тиешле эффектка китерә алмаска мөмкин бит... Шулай итеп, 1997 елда бик тә катлаулы эмаль ысулына үзлегемнән төшенә башладым, техник белемем булмаса да, тәҗрибәләр юлы белән бардым. Кайчак: «Мин моны ничек башкарып чыга алдым соң», дип тә уйлана идем. Ювелир сәнгатенең бу юнәлешендәге техник таләпләрне башкача, үземчә генә башкардым һәм бу хәзер дә шулай дәвам итә. Беренче эмаль эшләнмәләремне иҗат иткәндә үк бар да яхшы килеп чыкты һәм мин әлеге ысулны куллануымны дәвам иттем.  

Тәүге эмальле бизәнгечләремне 1997 елны, Пуатьедагы Халыкара антиквар салонда французларга күрсәттем. Алар башта ышанмыйча торды: «Ничек инде?! Сез боларны, эмаль кулланып, менә әле генә ясадым, дисезме?!» Ә бер француз журналы хезмәтләремне узган гасырларда ясалган эшләнмәләр дип аңлап: «Менә үзе инде күптән вафат бер талантлы ювелирның Россиядән китерелгән әсәрләреннән күргәзмә ачылды», – дип язды. Аннары ялгышуларын аңлап, миннән озак гафу да үтенделәр», – дип искә ала ул үз әңгәмәләрендә. 

Осталар кызыл һәм ал төстәге эмальләр ясарга сирәк алына, чөнки бу гаять четерекле процесс. Технологиясе аңлаешлы, тик кызыл эмальне махсус мичкә куйгач, искиткеч дәрәҗәдәге эчке сиземлек сорала, югыйсә, эшләнмә бозылырга бик мөмкин. Илгиз Фәрит улыннан шулкадәр матур кызыл һәм ал төсләрдәге эмальле бизәнгечләр ничек иҗат итүе хакында еш сорыйлар. Билгеле, ул үз тәҗрибәләрен уртаклаша, башка ювелирларның сорау­ларына да җаваплар бирә. Аның 2018 елда ук ачылган Ilgiz F. галереясы да – сәүдә максатындагы салон гына түгел. Әлеге галереяда төрле ювелирларның күргәзмәләре оештырыла. Бу сәнгатьтә осталар – меңнәр, ә профессионаллар ягъни бер үк вакытта дизайнер да, ювелир да булганнар – санаулы. Шуңа күрә сәнгать сөючеләр дә әлеге галерея эшчәнлеген үз итә. Илгиз әфәнде яшь иҗатчылар белән очрашулар уздырырга да вакыт таба. 

Аның иҗатында үсемлекләр, чәчәкләр белән бәйле шедевр әсәрләр күп. Ул хәтта тигәнәкне, хәтта гади шайтан таягын да камиллек дәрәҗәсенә күтәрде. «Кайбер күренешләргә кешеләр гомумән дә аз игътибарлы. Көндәлек күреп йөргән үсемлек тә бик үзенчәлекле. Әйтик, шайтан таягы үсемлеге мине уникаль «архитектур» төзелеше, « графикасы» белән үзенә җәлеп итә, аны бик тә эффектлы итеп үзгәртеп, заманча бизәнгечкә өстәп ясарга мөмкин!» – дип аңлата әңгәмәдәшем, туган ягы – Яшел Үзән табигатен дә искә алып, һәм ассызыклап әйтеп куя: – Ювелир иҗатында туктап тору, стагнация булырга тиеш түгел!» 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев