Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәнгать

“Дөньяга чыгарырлык музыкабыз бар»

Ильяс Камал – бүгенге татар  иҗатчылары арасында  иң нык җигелеп эшләүче һәм шул ук вакытта иң тыйнагыдыр, мөгаен.

Ильяс Камал – композитор, музыкант, дирижер. Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе солисты, Тинчурин театрының баш дирижеры, Татарстан һәм Россия композиторлар  берлекләре әгъзасы. М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясе  лауреаты.  Ильяс Камал – бүгенге татар  иҗатчылары арасында  иң нык җигелеп эшләүче һәм шул ук вакытта иң тыйнагыдыр, мөгаен. Күз алдыбызда үсте, ныгыды, иҗатчы булып танылды.


Санкт-Петербург каласында татар зыялылары гаиләсендә туып-үскән талантлы бала  Казанга – Сара Садыйкова исемендәге конкурска килә һәм анда виолончельдә композиторның әсәрләрен башкара. 

Сара апаның кызы Әлфия Айдарская аны шунда атаклы виолончель остасы Лариса Маслова белән таныштыра. Ә ул исә егетне Казан музыка көллиятенә укырга килергә чакыра. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 15 яшьлек үсмер чакыруны кабул итә: музыка көллиятендә укый башлый. Аның артыннан Камаловларның бөтен гаиләсе Казанга кайтып төпләнә. Виолончельдә уйнау осталыгын чарлау белән бергә, Ильяс оркестрлар өчен әсәрләргә аранжировкалар ясау белән дә мавыга. Моны күреп, остазы Лариса ханым аны консерватория профессоры Борис Николаевич Трубин белән таныштыра. Ул да егетнең талант иясе икәнен тиз чамалый – консерваториягә укыр­га чакыра. Ильяс  берьюлы ике факультетта укыды: виолончель серләрен өйрәнүне дәвам итте һәм композиция теориясе бүлегендә дә белем алды. Шәкерт чагында ук виолончелистларның Ростропович исемендәге халыкара конкурсында 3 нче урынны алып кайтты ул. Ә Саранскида үткән Бөтенроссия конкурсында исә беренче урын яулады. 

Ильяс Камал – виртуоз музыкант кына түгел, йөзләгән инструменталь  музыка әсәрләре авторы да. Аның кыллы оркестр өчен  «Кыпчак увертюрасы»н, Илһам Шакировка багышланган симфоник поэмасын, торба  һәм фортепиано өчен язылган «Идел-Урал» сюитасын һ.б. әсәрләрен тыңлаганда   тирән милли хисләр белән сугарылган югары сәнгати әсәрләрне яшь  кенә егет язганына ышанасы да килми. Аның яшьтәшләре космополит рухлы  музыкага баш-аяк чумып, халыкара конкурсларда җиңү турында хыялланганда, Ильяс  милли музыкабыз байлыгын бөртекләп өйрәнде. Китапханәләрдән чык­мыйча утырып, үзендә бик күп әсәрләрнең партитуралары коллекциясен туплады, татар музыкасының үсеш этапларын энәсеннән җебенә кадәр өйрәнде. Милли тамырларга сусаган күңеле шушы байлыкларны ачудан, өйрәнүдән рәхәт чикте, үсте, тагын да зиннәтләнде. 

Белем җыю белән бергә халыкка да хезмәт итте ул.  2014 елдан бирле Ильяс Тукай исемендәге филармониядәге әдәби-музыкаль  лекторийда солист буларак чыгыш ясый. Яңа әсәрләр язу һәм  әсәрләр оркестровкалау эшен дә сөеп башкара. Бүген Ильяс тарафыннан эшкәртелгән  әсәрләрне Татарстандагы кайсы гына оркестр уйнамый икән? «La Primavera» камера оркестры, «Яңа музыка» оркестры, Фольклор музыкасы ансамбле, «Татарика» оркестры һ.б. коллективларның репертуарында ул эшкәрткән йөзләгән әсәр яңгырый. 

«Минем Такташ» камера операсы белән дә музыка сөючеләрнең игътибарын җәлеп итте сәләтле егет. Белемен тирәнәйтүдән дә туктамады, Казан консерваториясенең ассистентура-стажировкасын тәмам итте. «Башмагым Jazz» музыкаль комедиясенең  уңышлы музыкаль  куелышыннан соң Ильясны  К.Тинчурин театрына баш дирижер итеп эшкә чакыр­дылар. Бу эшләреннән тыш, ул әле консерваториядә укыта да – Кыллы квартетлар, камера ансамбльләре кафедрасында шәкертләр тәрбияли. 

– Бу кадәр өлкәдә эшләргә ничек өлгерәсең? – дип сорыйм, чын күңелдән гаҗәпләнеп. 

– Бу эшләр бер-берсенә комачауламый бит, киресенчә, алар бер-берсен тулыландыра. Музыка иҗат итүдә тоткарлык башланса, мин оркестровкага керешәм, уйныйм. Иң зур кыенлык – графикларны туры китерүдә. Биш сәгать  йокы эләксә, шәп инде. Музыка язарга вакыт аз кала, төнлә торып та язып куям. Җырларны аз язам, күбрәк камера-инструменталь һәм оркестр өчен әсәрләр иҗат итәм. «La Primavera»да икенче дирижер да әле мин, андагы төп эшем – оркестровкалар язу. 

Ильяс оркестр өчен эшкәрткән әсәрләр аерылып тора: ул музыка мирасына бик сак карый, милли аһәңнәрне кайберәүләр кебек ботарламыйча гына сәнгати яңгыраш бирә белә. Бу өлкәдә аның осталыгын  «Безнең җыр»  иҗат лабораториясенең  гала-концертында күреп куандык. Ильяс әлеге чараның музыкаль  җитәкчесе булды, барлык җырларны үзе оркестрга салды һәм үз оркестры белән әлеге чараның искиткеч бер бизәгенә әйләнде. Татар җырларына һәркем аның кебек сак һәм йөрәк җылысы белән кагылса иде дә бит. Ләкин ни кызганыч, «Үзгәреш җиле»  кебек сансыз миллионнар сарыф итеп уздырылган чараларда да халык бәгыренә якын җырларны яңартабыз дип, йоннары йолкынган шыксыз үрдәк бәбкәсе хәленә төшерәләр. Ильяс­ның бу мәсьәләдә үз фикере бар:

– Джаз безгә ят димәс идем. Бу юнәлештә А.Монасыйпов, ­Р.Ахиярова һ.б. композиторларыбыз уңышлы гына иҗат итте. Әмма элек иҗат ителгән җырларны, халык җырларын акыл һәм күңел белән эш итмичә, белмичә үзгәртүгә мин каршы. «Үзгәреш җиле»н мин кирәксез әйбер димим, чөнки хәзер оркестрлар да калмады, инструменталь  музыка сирәк яңгырый. Әмма бу эшне читтән кешеләр чакыртып эшләтү дөрес түгел, киресенчә, безгә үз оркестрларыбызны булдырырга, үстерергә кирәк. Булганнары да юкка чыкты бит. Әйтик, Үтәй җитәкчелегендәге оркестр, халык уен кораллары оркестры… «Үзгәреш җиле»ндә дә уңышлы гына эшкәртмәләр бар. Әмма андагы күпчелек әсәрләр белән аңлап эш итмәгәннәре күренеп тора. Читтән килгән кешеләр безнең музыканы белми, аңламый, телне дә аңламый. Халык җырларын, композиторлар җырларын ниндидер стиль  калыбына җайлаштырып үзгәртүгә мин каршы. Автор нинди стильдә иҗат иткән, шулай башкару кирәк.

Ильяс талантлы композитор һәм музыкант кына түгел, оештыру сәләтенә ия җитәкче дә булуын раслады. Кыска гына вакыт эчендә ул теләсә кайсы концертны  бизәрлек  оркестр  туплый алды. 

– Мин Тинчурин театрына баш дирижер булып килгәндә анда 5-6 кешелек ансамбль  эшли, спектакльләрне музыка белән бизи иде.  Аларга өстәп, коллективны көчәйттем, уен коралларын да, башкаручыларны да үзем сайладым. Алга таба да оркестрны үстерәсем килә, кызганыч, әлегә мөмкинлекләр юк. Хәзер оркестрда 12 кеше. Концертлар вакытында өстәмә музыкантлар чакырабыз. Кайбер концертларны тулысы белән алып бардык. Әйтик, «Безнең җыр»ны тулысы белән үз көчебез белән эшләп чыктык. Тинчурин театрында күптән түгел яңа проект башлап җибәрдек: «Татар классикасы җәүһәрләре» дип аталган концертлар циклы. Бу – безнең оркестрның проекты, инде ике концерт бик уңышлы  үтте. «Башмагым» музыкаль  комедиясенең беренче куелышына 80 ел тула, өченче концертны шул датага багышларга уйлыйбыз. Концерт консерваториянең опера студиясе белән берлектә оештырыла, анда комедиянең классик куелышыннан өзекләр, «Башмагым Jazz» спектакленнән дә фрагментлар булачак. 

Татар музыка хәзинәсенең байлыгы белән горурлансак та, йөзек кашыдай әсәрләребез сирәк яңгырый шул бүген. Классик музыка байлыгыбыз­дан, инструменталь  музыка яңгырашыннан мәхрүм буын үсеп килә. Эфир дулкыннарын, зәңгәр экраннарны баскан шыр­дый-бырдый эстрададан туеп киткәч, барып җан сусаган көйләрне тыңларга иде дә бит – андый Музыка театрыбыз бүгенгә кадәр юк!  Бу театр хакында хыяллар әллә кайчаннан бирле күңелләрне җылытып тора, ләкин һаман да Музыка театры нигезләнми. Бу  хакта Ильясның да фикерен белешмичә кала алмыйм.

– Музыка театры безгә бик кирәк. Куярга әсәрләр дә, эшләргә теләге булган композиторлар да бар! Дәртләнеп эшләргә теләгән җырчыларыбыз күпме! Бу театрны көтүче тамашачы да күп. Әмма оештыру ягы, матди нигезен булдыру без иҗатчылардан гына тормый шул. Башка  зур  шәһәрләрдә (Мәскәү, Санкт-Петербург) музыка театрлары бар һәм бер генә дә түгел. Аларның репертуарлары  музыкаль  әсәрләрдән генә тора. Бер дигән җырчыларыбыз да бар бит, консерватория ел саен әзерләп тора. Күбесе үзенә урын таба  алмыйча, банкетларда йөрергә, эстрадага китәргә мәҗбүр. Кемнәрдер мәктәпләргә укытырга  урнаша. Музыка театры  ачылу күп  милли кадрларыбызга  эш урыны  булдырыр, җырчыларны да, инструменталь  әсәрләр язучыларны да туплау­чы үзәк  була алыр иде, – ди  ул  күпләрнең уртак фикерен белдереп. – Бина мәсьәләсен дә хәл итәргә була. Әйтик, Камал театры яңа бинасына күчкәч, иске бинасына Кариев театры урнашса, ә Кариев театры бинасында Музыка театрын ачып җибәрергә булыр иде. Аякка бас­канчы, ул анда эшләп тора ала. Аннары, әлбәттә, музыка теа­трына яңа бина кирәк булачак, чөнки идеаль  акустика, техник мөмкинлекләр булырга тиеш. Мюзикл жанрының үз таләпләре бар, анда оркестр чокыры да, сәхнә техникасы да кирәк.

– Татар милли музыка сәнгате 90 нчы еллар башына кадәр гел үсештә булган, барлык жанрлар диярлек үскән. Ә хәзерге хәле ничек музыка сәнгатебезнең?

– Татар музыкасы әле дә үсештә. Иҗатчыларыбыз күп. Ләкин аларны үстерергә, халыкка танытырга кирәк. Шул ягы җитеп бетми. Үсеш булса да, киң җәмәгатьчелеккә чыкмый икән, аны халык белми дә кала. Зур күләмле җитди әсәрләр языла, ә аларны халык белми. Классик музыка байлыгыбызга, тулы канлы музыкаль  әсәрләргә пропаганда бөтен яклап оештырылырга тиеш. Бу өстән оештырылса гына нәтиҗәле булачак. Җырчыларыбызны, музыкаль  әсәрләрне халыкка җиткерерлек проектларыбыз күбрәк булсын иде. «Безнең җыр» – әнә шундый проект иде.

– Музыка хәзинәбезне үзебезнең яшь  буын да белми, дөнья күләмендә чыгару турында да уйлаучы юк…

– Татарның дөньяга  чыгарырлык музыкасы бар. Без бит булган музыка хәзинәбезне бәяләп тә бетермибез. Безнең бердәнбер татар музыкасы симфоник яңгырашта башкарылучы «Мирас» фестивалебез бар. Аның кысаларында Ренат Халитов җитәкчелегендә бер концерт узачак, ул  булачак программа турында  фикер  алышырга мине дә чакырды. Быел  Мансур Мозаффаровның юбилей елы булгач, концертны аның иҗатына  багышларга уйладык. Мин анда виолончелист буларак та оркестрда уйныйм. Композиторның әллә кайлардан архивлардан табылган  партитуралары  бар, шуларны тәртипкә китердек. Арада татар көйләренә язылган берничә увертюра бар. Аларны халык та белми, музыкантлар да. Шулай тузан җыеп ятканнар… Карап  чыгып  реставрацияләгәч, шаккаттык: шулкадәр югары дәрәҗәдә  язылган! Дирижерлык буенча белемем булгач, беләм, күп рус композиторларының әсәрләрен уку процессында мисал итеп китерәләр, кулланалар, әйтик Глинка, Римский-Корсаковны. Бу әсәрләр исә  шулардан бер тамчы да ким түгел! Бик кызык­лы, профессиональ  эшләнгән әсәрләр. Бу әле бер генә мисал. Глинканың «Камаринская» дигән  әсәре бар, дирижерлар конкурсларында  программада була ул. Мозаффаров увертюрасы бу әсәрдән күпмедер дәрәҗәдә югарырак та дип әйтер идем. Анда милли рух та бар, симфоник фикерләү дә бар. Андый мисаллар күп. 

– Әсәрләр күп, талантлы яшьләр дә бар. Ә яшь буын татар музыкасы дигәндә  өч ноталы  эстрада  концертларын гына күз алдына китерә…

– Бездә талантлы яшьләр күп. Ләкин дөнья күләмендә танылыр өчен алар чарланырга тиеш. Әгәр бездә симфоник музыка фестивальләре оештырылса, анда татар музыкасы уйналса,  алар үзләренең килеп җитмәгән якларын күрерләр, үсәрләр иде. Милли оркестрыбыз  юк безнең. Башкортларның андый оркестры бар һәм аның репертуарында һәрвакыт башкорт композиторларының әсәрләре уйнала. Санкт-Петербург, Мәскәү гастрольләрендә дә алар милли әсәрләрен рәхәтләнеп уйный. Ни кызганыч, бездәге дәүләт  симфоник оркестры татар музыкасын уйнамый диярлек, елына бер-ике тантаналы чараны исәпкә алмасаң. Югыйсә, бу эш даими башкарылырга тиеш. 

– Ильяс, үзең иҗат иткән музыканы тамашачыларга ирештерү турында уйлыйсыңмы?

– Әйе, үземнең авторлык концертларымны оештырасым килә. Хыялымда берничә концерт бар. Киләчәккә зур хыялым – тулы канлы милли оркестр булдыру…

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев