Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәнгать

Чит илдә дан алган рәссам

Милләттәшебезнең картиналары Украинаның Милли сынлы сәнгать музеенда, Харьков, Львов, Донецк, Севастополь, Запорожск шәһәрләрендәге дәүләт музейларында саклана. Аның әсәрләре Украина, Италия, Канада, Япония, Германия һ.б. дәүләтләрдәге шәхси тупланмаларны да бизи.

Рәссам Әсгать Сәфәргалин 1922 елның 8 августында Татарстанның Актаныш районы Иске Кормаш авылында туган. Былтыр аның тууына 100 ел тулды.


Әсгатьнең әти-әнисе инкыйлабка кадәр дә, аннан  соң да авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт иткән. Ягъни  әтисе – 1933 елдан, ә әнисе  1930 елдан башлап гомер буе колхозда эшләгән. Рәссам үз автобиографиясендә шул хакта аныклаган, һәм әтисенең – 1952 елда, 77 яшендә, әнисенең 1962 елда, 84 яшендә вафат булуларын да искә алган. 

1929 елны Әсгать авылдагы башлангыч мәктәптә укый башлый. VII сыйныфны тәмамлауга, бер ел Юдинода, Казан тимер юлы хезмәтенә караучы ФЗОда белем ала.  

1938 елда, 16 яшендә, ул Казан сынлы сәнгать училищесына укырга керә. Коточкыч афәт килеп, Бөек Ватан сугышы башлангач та, IV курстагы егетне Совет Армиясе сафларына мобилизациялиләр. 1942 елда Әсгать Газизулла улы Сталинград фронтының хәрәкәттәге армиясендә телефонист була. 1943 елда аңа Сталиногорск хастаханәсендә дәваланырга туры килә.  1944-1945 елларда Актаныш егете Мәскәү хәрби округына караган полк клубында өлкән рәссам вазыйфаларын үти. 1945 елның ноябрендә демобилизацияләнә һәм Казан сынлы сәнгать училищесында укуын янә дәвам итә. Уку йортын 1947 елда тәмамлый. Шул ук елны Харьковка китеп, андагы Дәүләт сынлы сәнгать институтына укырга керә. Уку белән беррәттән институтның җәмәгать эшләрендә дә катнаша. 

Югары уку йортын Ә.Сәфәргалин 1953 елда тәмамлый. Аның, «Икмәк уңды» дип аталган диплом эше (141х272см) югары бәяләнә. Картинаны барча диплом эшләрен җыйнап оештырылган II Бөтенсоюз күргәзмәсенә үрнәк итеп тә элеп куялар. Картина, чыннан да, совет чорында иҗат ителгән яхшы әсәрләр рәтенә керә алырлык дәрәҗәдә язылган. 1974 елдагы язмасында  рәссам шушы хезмәте хакында: «Завод музеенда, Җиңү сараенда саклана», дип аныклаган. 

Яшь белгеч УССР Рәссамнар берлегенең Харьков оешмасында эшли башлый. 1953 елдан башлап бихисап күргәзмәләрдә катнаша. Аның әсәрләрен чит илләрдә узучы күргәзмәләр өчен дә сайлыйлар. Яшь рәссамның 1954 елда язылган «Каникуллар» картинасы Украинаның Россиягә кушылуына 300 ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмәгә куела. Аны өлкә мәдәният бүлеге сатып ала. 1957 елда иҗат ителгән «Хат» әсәрен исә, күп кенә дәрәҗәле күргәзмәләрдә күрсәтелгәннән соң, Львов картина галереясында урын ала. Гомумән, бу татар иҗатчысының шактый  картиналары УССР Мәдәният министрлыгы тарафыннан сатып алынган.

 1954 елда аны Украина Рәссамнар берлегенә кандидат итеп кабул итәләр. Ә  1958 елдан башлап Ә.Сәфәргалин инде СССР Рәссамнар берлеге сафында. Ул әсәрләрен киндерләргә майлы буяулар белән яза, әлеге картиналар совет чоры сәнгатен үз итүче бар тамашачыларның да күңелен яулый. Болар: «Хат» (1957), «Студентлар язы» (1961), «Уңыш» (1963), «Шәфкать туташы» (1965), «Май яңгыры» (1967), «Апрель» (1968),  «Хезмәт семестры» (1968), «Егетләр, атларны җигегез» (1969), «Кышкы челтәрләр» (1971), «Язгы сулар» (1971), «Карлыгачлар» (1972)  һ.б.

Оста үз автобиографиясендә шул хакта да ассызыклаган: «1963-1971 елларда Украина Рәссамнар берлеге карамагындагы Харьков оешмасында сынлы сәнгать советы рәисе вазыйфаларын башкардым. 1969-1971 елларда яшь рәссамнар белән эшләү комиссиясе рәисе дә булдым. 1971-1973 елларда – Харьковтагы Сынлы сәнгать фонды идарәсе рәисе булып эшләдем. 1965 елдан алып – УССР Рәссамнар берлегенең Харьков оешмасы идарәсе әгъзасы, ә 1968 елдан алып – УССР Рәссамнар берлегенең республика идарәсе әгъзасы, 1971 елдан башлап исә Харьков­тагы оешмабызның президиум әгъзасы һәм идарә рәисе урынбасары булдым». Моңа өстәп, шушы республика берлегенең III, IV һәм V съездларында, СССР рәссамнарының Бөтенсоюз съездларында да абруйлы рәссамның делегат булып катнашуын искәртик, әлеге республика иҗатчылары аны, олы талантына күрә, бик тә ихтирам итә. Ә.Сәфәргалинга 1965 елда совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңеп чыгуына 20 ел тулу уңаеннан оештырылган «Тынычлык сагында» Бөтенсоюз сынлы сәнгать күргәзмәсендә экспозицияләнгән «Шәфкать туташы» өчен – СССР Рәссамнар берлеге дипломын, 1967 елда «Хат» әсәре өчен – СССР Рәссамнар берлеге грамотасын һәм 1968 елда УССР Югары Советы Президиумы грамотасын тапшырганнар. 1970 елда иҗатчы «Шәфкать туташы», «Хезмәт семестры» картиналары өчен Харьков өлкәсенең Советлар Союзы Герое Александр Зубарев исемендәге комсомол премиясенә дә лаек булган. 

Ул – «За участие в Великой Оте­чественной войне», «За Победу над Германией в Великой Отечественной войне» медальләре, «Двадцать лет Победы в Великой Отечественной войне», «50 лет Вооруженных Сил СССР», «За доблестный труд. В ознаменование 100-летия со дня рождения В.И.Ленина» юбилей медальләре белән бүләкләнгән шәхес. 

Әсгать Газизулла улының үз күргәзмәләре нибары 1954 һәм 1977 елларда Харьков каласында гына узган. Бу жанрлы әсәрләр остасы, тыйнак, көр күңелле, тырыш зат 1971 елда гына УССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән дәрәҗәле исемгә лаек булган. 

1973 елда УССР Рәссамнар берлеге аны А.И.Куинджи исемендәге мемориалның истәлек медале белән  бүләкләгән. Милләттәшебез Т.Г.Шевченко исемендәге премиягә дә ике тапкыр тәкъдим ителгән. Әлбәттә, бу дәрәҗәләр артында әлеге талант иясенең гаять хезмәт сөючәнлеге, үз һөнәренә җитди карашта булуы тора. Аның әсәрләре караңгы төсмерле сурәтләр ясауга юнәлдерелмәгән. Әйтик, Бөек Ватан сугышына багышланган «Язгы сулар»ны, «Шәфкать туташы»ын күрүче тамашачылар да күңелләренең ниндидер якты һәм тыныч хисләр белән тулыланулары хакында искәртә. Әлбәттә, сугыш мәхшәрендә катнашкан шәфкать туташлары С.Алексиевич повес­тенда яу чорын башкача искә ала: «Без җиңүгә ышандык, хәтта чигенгәндә дә. Үзебез хакында уйларга  бер минут та вакыт булмады. Күз алдында бары яралылар, яралылар...» 

Сәләт иясе 1960-1970 еллардагы социалистик реализм сәнгате рәссамнары арасында киң таралган популяр сюжетка да мөрәҗәгать итмичә калмаган.  Әйе, мондый картиналар белән СССРдагы меңләгән Пионерлар йортлары, мәктәп һәм пионер лагерьлары диварлары бизәлде. Сүз – «Ю.Гагарин «Артек»та кунакта» картинасы хакында. Әлеге киндердә Җирнең беренче очучы-космонавты һәрвакыттагыча көләч, игелекле йөзле, гадилеге белән гали, бар планета балалары өчен үрнәк зат итеп сурәтләнгән. 

Милләттәшебезнең картиналары Украинаның Милли сынлы сәнгать музеенда, Харьков, Львов, Донецк, Севастополь, Запорожск шәһәрләрендәге дәүләт музейларында саклана. Аның әсәрләре Украина, Италия, Канада, Япония, Германия һ.б.  дәүләтләрдәге шәхси тупланмаларны да бизи. 

 Әсгать Газизулла улы 1954 елда гаилә корган. Аның җәмәгате – Елена Шевченко-Соханева, табибә-бактериолог, Харьков  санэпидстанциясендә хезмәт куйган. Гаиләдә 1957 елда –  кызлары Надежда, ә 1961 елда уллары Андрей туган. Милләттәшебезнең 1974 елда кулдан язган автобиографиясе шушы мәгълүматлар белән тәмамланган да. Рәссам 1975 елның 26 августында, ни кызганыч, нибары 53 яшендә, Харьковта вафат була. 

Автобиография язылган соңгы биткә 1978 елда рәссамның җәмәгате Елена Ивановнаның кыска гына язмасы да өстәлгән, ул: «Без барыбыз да Әсгатьне яратабыз һәм аның хакында истәлекләрне хәтеребездә саклыйбыз. Безнең өчен ул – һәрчак исән», дип тәмамланган. Болардан тыш Актаныш туган як музеенда иҗатчының күп картиналары атамалары теркәлгән исемлек, аның хакындагы берничә кыска язма да саклана.  

Интернетка күз салсак:  Надежда Сәфәргалинаның табибә һөнәрен сайлап, 1982 елда Харьков дәүләт медицина институтын тәмамлавын,  медицина уку әсбәп­ларын нәшер итүдә автордаш булуын күрәбез. Ә менә рәссамның улы Андрей исә, әтисе һөнәрен сайлап, рәссамлыкка укыган. Андрей Әсгать улы 1983 елда Харьков сынлы сәнгать-сәнәгать институтын тәмамлаган, озак еллар буе концептуаль сәнгать өлкәсендә эшләгән. Ул үз хезмәтләрен ефәккә майлы буяулар белән ясый, рәссамлыкта үз авторлык технологиясен уйлап табучы да. Бөтенукраина, төбәк күргәзмәләрендә катнашкан, аның да эшләре бер дистә дәүләтләрдәге шәхси тупланмаларда саклана.  

Кояшлы көннәргә бай августта дөньяга килгән рәссам әсәрләрен якты төсләр кулланып кына язган. Ул сәламәтлекләре ташып торган, тырыш ир-атларны һәм хатын-кызларны киндердә күңел күтәренкелеге халәтендә генә тасвирланган. Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларның атмосферасын без шушы әсәрләр аша да бик яхшы тоемлыйбыз. Гомумән, бер гасырда туып, шул ук гасырда вафат булучы иҗатчылар башкаларга караганда бәхетлерәктер дә, бәлкем.  Чөнки сугыш михнәтләрен күргән әлеге рәссамга XXI гасыр вакыйгаларын алдан сөйләүче табылса, ул аларга ышанмас та иде.  Безгә исә аның тынычлык темасына багышлап язылган, киләчәк буыннарга үз теләк-әманәте итеп калдырган яхшы әсәрләренә янә күз төшереп, тынычлык хакына догалар кыласы гына кала...

 Әлеге рәссамыбыз язмышы да янә шул хакта раслый: гомер кыска – сәнгать мәңгелек. Әсгать Сәфәргалинның якты дөньядан китүенә – инде 47 ел.  Актаныш үзәгендә әлеге талант иясенә бюст та урнаштырылган.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.  

    «Шәфкать туташы». 1965 ел.
   
«Хат». 1957 ел.

   «Җир чәчәк ата». 1974 ел.

   «Кышкы челтәрләр». 1971 ел.

    «Май яңгыры». 1967 ел.

   «Язгы сулар». 1971 ел.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев