Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Чигүле илебез

Быел Чуаш Республикасы хөкүмәте Россия Милләтләр эше буенча федераль агентлык булышлыгы белән илебезнең осталарын берләштерде һәм... Россия картасы кулдан чигелде. Бу яңа карта сәнгать әсәре генә түгел, дуслыкка һәм яхшы күршеләр булып яшәргә өндәү дә.

Проект 2022 елның гыйнварында башланды 10 июньдә чигелгән карта Чабаксарның дәүләт филармониясе бинасында халыкка тантаналы рәвештә тәкъдим дә ителде. Аның күләме – 3,20х6,70м иде, хәзер картага яңа 4 субъект чигеше дә өстәләчәк. 

Күрше республикада Чуаш чигеше көне инде берничә ел бәйрәм ителә. Шуңа күрә республиканың һәр районына хас үзенчәлекләрне сурәтләп чигелгән Чуашия картасы биредә инде бу проектка кадәр үк әзерләнде. 

Илнең чигүле картасы хәзер, музей экспонаты буларак, Чуаш милли музеенда даими экспозициядә. Субъектларның картада ничек урнашуы, үз мәдәниятләрен нинди тоннарда, төсләрдә тасвирлавы, нинди орнаментларны һәм рәсемнәрне үзләре өчен мөһим дип сайлап алуы үзе үк мавыктыр­гыч! Россиянең чигелгән картасы –  яңалык түгел түгелен, чөнки 1872 елда карта Мәскәүнең Изге Екатерина ордены училищесында укучылар тарафыннан Александр II гә бүләк ителгән булган инде. Әлеге тарихи карта бүген Мәскәү Кремле музее фондында саклана. 

Чуашия җитәкчелеге илебез картасының субъект территорияләренә туры килгән географик сызымнар-өлгеләр һәм канва-тукымалар әзерләп, илнең кул эшләнмәләре осталарына юллады. Җирле талантлар исә үз субъектлары территорияләре фрагментына туры килгән өлгеләргә матур бизәкләр чикте. Татарстан картасын исә декоратив-гамәли сәнгать остасы, Ә.Мәҗитов музее җитәкчесе Луиза Фәсхетдинова башкарды. Татар бизәкле аерым панноны да ул чикте. 

Традицион милли орнаментлардан гыйбарәт ил картасы фрагментларын бер тукыма итеп берләштерү проектында 200 дән артык оста катнашты. Оештыручылар алар белән тәүлек буе элемтәдә булды. Чигешле фрагментлар Чабаксардагы «Паха тере» сәнгати һөнәрчелек фабрикасының тәҗрибәле белгечләре тарафыннан тоташтырып тегелде. 

15 июньдә үзенчәлекле картаны инде Санкт-Петербургта, XXV Петербург Халыкара икътисадый форумы делегатларына, халыкка күрсәттеләр. «Чит ил кешеләре дә шушындый ук карта булдырырга тели, бер кытай кызы, әйтик, Кытай картасын чигеп бирмәсләрме икән дип кызыксынды... Кайберәүләр кечерәйтелгән күчермәсен сатып алырга да теләде. Иҗат белән кызыксынучы яшьләр картабызны сәгатьләр буе өйрәнде!» – дип сөйләде Чуаш чигеше музее җитәкчесе Надежда Сельверстрова.      

Әлеге проект буенча иң зур фрагмент – Якутиянеке. Аны барлыгы 16 оста 37 көн эчендә башкарып чыккан. «Күңел салып эшләдек, Якутиянең бар матурлыгын, җанын күрсәтеп бирергә тырыштык, тундра, төньяк балкышы төсләрен дә кулланырга онытмадык» – ди ул як осталары. 200 дән артык останың икесе – ир-ат: Ульяновск өлкәсеннән – Сергей Кольцов һәм Саха Республикасыннан – Иван Ефремов. С.Кольцов – Ульянов өлкәсе  И.А.Гончаров исемендәге туган якны өйрәнү музееның маркетинг һәм мәгъ­рифәт эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе, этнографик тастымаллар һәм тукымалар туплау белән 15 ел шөгыльләнгән белгеч бер көн үзе дә чигеп карарга була. «Картада мин өлкәбездә яшәүче рус, чуаш, мордва халкының тукылган һәм чигелгән тастымаллары орнаментларын сурәтләп, аларны төрле техникаларда чигеп, үзара камил итеп берләштердем. Анда татар бизәме дә бар!» – ди ул.  

Картадагы иң кечкенә фрагмент Ингушетиянеке – нибары 6х7 см. Аны һәм республиканың традицион орнаменты кергән панноны биредәге декоратив-гамәли сәнгать студиясе җитәкчесе, оста Л.Хамхоева 3 көн эчендә чиккән. 

Ә менә Чукотка автономия округы картасы... чын күннән! Бу күнгә нерпа, бала тюлень, болан мехы, болан йоны һәм тиресе дә беркетелгән, чигеш болан йоны, күн путачыклар, сәйлән, мулине, аппликация, мехлы мозаика ысуллары кулланып башкарылган. 

Гомумән, ил картасының кайбер фрагментлары – ефәк, киез нигездән гыйбарәт, чигешләр өчен дә, мулинедән тыш, кыйммәтле алтынсу, көмешсу җепләр дә сайланган, кайбер фрагментларга гәрәбә, сәйлән, кечкенә диңгез кабырчыклары да беркетелгән. Карта фрагментларында – тапкыр­лап чигү, шома, тамбур чигү үрнәкләре... һәммәсе дә бар. Мисал өчен, Оренбург өлкәсе биремне, билгеле инде, атаклы оренбург шәле бизәкләре аша башкарган. Күп авторлар, җирле музей белгечләре белән киңәшләшеп, мирасханә тупланмаларында сакланган борынгы чигешләрне киң кулланган.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев