Мәдәни җомга

Чәчәкләр яме

Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче рәссам Марсель Сингатуллин язган картиналар теләсә кайсы дәрәҗәдәге кеше өчен менә дигән бүләк булырлык!

Чөнки чәчәкләр шулкадәр камил сурәтләнгән, алардан күз аласы да килми. Картиналардагы фәһемлек беркемне дә битараф калдырмый. 

“Чәчәкләргә сокланып карау җиңел, тик аларны чигү авыр” дигән мәкальне искә алсак, чын­лык­та, чәчәкләрне күп рәссамнар сурәткә төшерә, әмма мондый әсәрләрнең күбесе бертөсле диярлек һәм уртакул. Ә менә Марсель Сингатуллинның хезмәтләрендәге гармониягә, чәчәкләр аша ассызыкланган тормыш тантанасына, аның динамикасына, абсолют матурлык­ка җитәр өчен нәрсә эшләргә кирәк икән соң?!

Ни гаҗәп, әмма Марсель кечкенә чакта рәссам булырга хыялланмаган да, аңа хоккей уены җитди шөгыль булып тоелган. “Мәктәп елларында киләчәктә мин йә язучы, йә умартачы булырмын дип тә хыяллана идем. Сәнгати телгә омтылыш, нәкъ менә майлы буяулар белән картина язу теләге кинәт кенә... унтугыз яшемдә күңелемне биләп алды, – ди ул, – Сәнгать мәктәбен тәмамламавым сәбәпле, Яр Чаллы педагогика институтының сәнгать-графика факультетына өч тапкыр имтихан тотарга туры килде, ләкин рәссамлык – ул шундый юл, аның буенча барысы да атлап китә алмый. Менә бергә укып чык­каннар арасыннан бүген нибары мин генә рәссам һөнәрендә. Ирекле рәссам буларак, көннәрем остаханәмдә үтә. Соңгы ике елда инде осталык дәресләре бирү белән дә мәшгульмен, чөнки картиналарымны күргән сәнгать сөючеләр осталык дәресләре алып баруымны үтенде”.

“Сәнгать кешеләре чәчәкләргә гашыйк инде алар, әйтик, Гете кая гына барасы булса да, кесәләренә чәчәк орлыклары тутырып чыга торган булган һәм аларны бик күп юлларда чәчеп калдырган... Бәлкем, син дә чәчәкләр үстерү белән мәшгульсеңдер әле?” – дим рәссамга. “Юк, чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнмим, әмма алар минем өчен һәрчак илһам чыганагы булып тора. Әгәр дә юлларымда нәфис чәчәкләр очраса, мин аларны һәрвакыт фотога төшерәм, билгеле. Бу – минем җан халәтемә туры килүче матурлык”, – ди Марсель.

Аның әсәрләрен күреп сок­ланучыларны да аңлап була: рәссам чәчәк таҗларын, яфрак­ларын шулкадәр дә оста сурәтли! Кеше күзләре төсләрнең ун миллион төсмерен аерырга сәләтле дип юкка гына әйтми бит галимнәр. Үз ысулында язарга өйрәнергә теләүчеләр өчен, кадерле укучылары өчен вакытын кызганмый оста, биш-алты сәгать дәвам иткән дәресләрдән соң, инде кысаларга алынган үз картиналарына карап, аларның һәммәсе дә бик канәгать кала.

Марсель Зөфәр улының иҗатында башка жанрдагы картиналар да бар, бу – марина һәм анималистика юнәлешендәге әсәрләр, портретлар. “Диңгез күренешләре сурәтләнгән картиналар иҗат итәргә И.Айвазовский картиналарының күчермәләрен яза-яза, тәҗрибә тупладым. Ул, билгеле, диңгез халәтен гомере буе абсолют хәтеренә таянып язган даһи. Бу темага җитди алынучыларның барысы да аның әсәрләре күчермәләрен язып карый. Тырышлар, үҗәтләр яхшы маринистлар булып китә... Диңгез дулкыннарын үтә күренмәле диярлек итеп һәм дә аларның зөбәрҗәт төсе аша узган яктылыкны да язарга өйрәнеп була, моның өчен бары тик теләк һәм тырышлык кына кирәк, – ди әңгәмәдәшем. – Ә инде анималистикага килгәндә, мин башта төрле җанварларның сурәтен ясадым, ә соңгы вакытларда бары тик атларны гына тасвирларга тырышам. Менә бу әсәрем “Сарма” дип атала. Әлеге ат образын Байкалда исә торган куәтле тау җиленә тиңләдем, чөнки атлар да бик көчле, җитез җан ияләре, тик тормаслар, тырышлар... Аларга карата мәхәббәтем – балачактан, чөнки дәү әтием Марс гомер буе атлар тотты һәм мин дә аның янында атлар белән мәш килдем. Шуңа күрә атларны теләсә кайсы ракурста, килешле һәм бик дөрес итеп, күңел халәтләрен төгәл ачып сурәтли беләмдер”.

Марсель Казанда үткәрелә торган “Арт-галерея. Казан” проектында еш катнаша. Моннан кала ул – “Арт-Россия” һәм “Арт-Пермь” кебек мәдәни чараларда да көтелгән кунак. 2018 елны Татарстан Республикасының Дәүләт Советы бинасында беренче шәхси күргәзмәсен ачып та уңыш яулаган иде. Аның әсәрләре Россия, БДБ дәүләтләре, Болгария, АКШ, Германия, Австриядәге шәхси тупланмаларда да саклана. Әмма сәләтле татар рәссамының олуг уңышлары, башка дәрәҗәле күргәзмәләре алда әле. Тиздән Марсель Зөфәр улы иҗатына мөкиббән затларны янә рәссамлык серләре белән таныштырачак. “Бу өлкәне үз итүчеләр бар икән, димәк, аларның күңелләре яктылыкка, рухи матурлыкка, игелеккә юнәлгән. Аларга булышлык итү – минем бурычым”, – ди иҗатчы.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: