Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Чаллыда – талантлар ноктасы

Мәскәүдә яшәгән дәвердә татарлыгым алга чыкты. Үземне елга буйлап агып барган бер бөртек итеп күзаллый башладым. Башкалада халык күп, акча – беренче планда

Россия Рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеге идарәсе рәисе Ленар Әхмәтов шушы калада туып-үскән. «Әти-әнием, әби-бабаларым да – иҗатчылар түгел, башка һөнәр ияләре. Балачагымның тәүге еллары Норлат районының Яңа Әмзә авылында узды, өч яшемә кадәр русча сөйләшмәдем. Татарлык – шул еллардан. Бүген инде без – унөч онык! Һәммәбез дә татарча ­сөйләшәбез!


Яшүсмер чакта мин икеләнеп калдым. Әлеге чорда панк-рок белән мавыгып киткәч, әти-әнием мине начар юлга керер дип уйлады, ахры, һәм рәсем ясарга өнди башлады. Өстәвенә, әтием егерме ел милиция хезмәткәре булып эшләгән, ул Чаллыдагы яшүсмерләрнең начар төркемнәргә эләгүе турында яхшы белә иде. Әнием Тәкзимә исә балачак рәсемнәремне бик ошатып, аларны гел җыеп, туплап бара иде. Шуларны күтәреп, 13 яшемдә 1 нче балалар сынлы сәнгать мәктәбенә юнәлдем. Ә анда 5-6 яшьтән үк укый башлыйлар икән. Әмма мине кабул иттеләр! Өч ел рәссам-педагог Мадияр Хаҗиев дәресләренә йөрдем. Гомумән, рәссам булып китүем әниемнең миңа ышанычына бәйледер. Шул ышаныч тормыш юлымны билгеләде. 1998-2003 елларда Чаллы дәүләт педагогика институтының сынлы сәнгать-графика факультетында укыдым. Күргәзмәләрдә дә катнаша башладым. Әүвәл рәсемнәремне гади ручка белән ясый идем. Аннары җирле рәссамнар катлаулырак иҗатка рухландырды. Тәүге шәхси күргәзмәм 1999 елда Чаллы үзәк китапханәсендә ачылды. Аның сәнгать бүлеге җитәкчесе Наилә Гыйльметдинова әле бүген дә яшьләргә булышып, терәк булып тора.

Баштарак җете төсле поп-артка тартылдым, ул татарлардагы колористикага карашлар белән якын булып тоелды. Татарча җөмләләр өстәп ясый башладым, бу юнәлештәге «Долларлар» сериям бар. Коллажлар иҗат иттем. Хәзерге иҗатымда графика жанры өстенлек итә. Аларда узган гасыр тасфирламалары да бар... Азрак сурәтле, линияле хезмәтләрем дә юк түгел. Пыялага рәсемнәр ясау техникасын да үз итәм. «Акыл инструкциясе» сериямдә ялтыравык фольга һәм голографик пленкалар белән тәҗрибәләр куйдым. Голографик картиналар иҗат итүдән тәм табам, чөнки алар, өслеккә никадәр яктылык төшүгә карап, гел үзгәреп тора. Моннан ун ел элекке эшләремне барласам, аларны гомумән башка кеше ясаган кебек тоела башлый, башка уй-фикердәге диюем... Миңа һәрчак үсештә булу мөһим. Әйтик, берара мастихин белән майлы буяуларны гына кулланып иҗат иттем. Әмма бу ысул да тора-бара туйдырды... Ә менә маркер, тушь белән ясалган график эшләремнең монохром, «челтәрдәй» булуларын ошатучылар байтак». 

Ленар үз укытучысы Мадияр Шәрип улының классик татар шәмаилләрен ясау техникасындагы иҗатын ошатып, шушы ысулдагы дөньяви картиналар, нигездә натюрмортлар ясый башлый. Бу юнәлешне рәссам-график 2017-2018 елларда үз итә.

Рәссам эшчәнлегендә дизайнерлык төп һөнәргә әверелеп киткән чак та булган. Ленар Җәмил улы – камил экспозицияләр тудыруга күп көч түккән, музейлар бизәлеше серләрен, бихисап иҗат стильләрен өйрәнгән талант иясе. Әйтик, Яр Чаллы тарихы музеен, Әлмәт һәм Баулыдагы нефтьчеләр музейларын әзерләгән иҗат төркемендә дә булган ул һәм Алабуганың 1000 еллык юбилее уңаеннан борынгы кала макетын ясауда да катнашкан. Болар барысы да бераз соңрак эшләнелгән... Чөнки 2004-2006 елларда ул Мәскәүдәге ландшафт компаниясендә хезмәт куйган. Шушы өлкә белән бәйле проектлар каләм белән ясалган. Компаниядәге иҗат командасы да күбесенчә яшь архитекторлардан торган. Тик... аны уйланырга мәҗбүр иткән мизгелләр булган. «Мәскәүдә яшәгән дәвердә татарлыгым алга чыкты. Үземне елга буйлап агып барган бер бөртек итеп күзаллый башладым. Башкалада халык күп, акча – беренче планда, кала – яшәү өчен гаять кыйммәт, тынычлык аз... Ә синең туктап, тыныч кына иҗат итәсең килә... Татарча сөйләмне ишетергә тилмереп яши башлыйсың... Күңелдәге милли хисләр җиңде. Туган якларны бик нык сагындым һәм Чаллыга әйләнеп кайттым, – ди ул. – Әмма Мәскәүнең тәэсир көче булмады түгел, графика һәм сынчылык белән кызыксынуым башкала йогынтысы белән бәйле. Мин бераздан агач сыннар да ясап карарга булдым».

Ленар Әхмәтов Удмуртия­дә һәр ел уздырылып килгән этнофутуристик симпозиумнарда катнаша. Аларны әлеге республиканың мәдәният министрлыгы оештыра. Бер елны симпозиум барышында аларга тузган агач йортны сүтеп, төрле әйберләр ясарга мөмкинлек тә тудырганнар. «Агач – шулкадәр җылы чимал! Табигый формадагы агачны бик нык үзгәртәсе дә килми! Урбанизацияле дөнья­да агач әйберләр барыбер тансык. Чит илләрдә тулысы белән агачтан гына төзелгән күпкатлы йортлар пәйда булу – үзе үк моңа бер мисал. Агач йортлар – минем өчен сулыш алуын тоеп булырлык чын, тере организм! Агачтан «Ана белән бала», «Дала мадоннасы» дигән хезмәтләрем дә бар. Чөнки далалардагы таш балбаллар темасын үз итәм», – ди әңгәмәдәшем. Бу рәссам өчен Удмуртия үзенә күрә иҗат куәтен арттыру урыны да. Андагы иҗатташлар да – аның якын дуслары. Ленарны алар бик үз итә. Көннәрнең берсендә Ленар Әхмәтов аларга үзе өчен удмурт телендә иҗади псевдоним сайлауларын да үтенгән. Алар аңа Дуэсо дигән псевдоним биргән. Удмурт теленнән бу сүз «дөя» дип тәрҗемә ителә. Ни өчен дөя?! Чөнки Ленар үзе сайлаган юлдан бара, ул – чыдам холыклы. Күргәзмәләр оештыр­ганда да, күп рәссамнарның картиналарын үз машинасына төяп илтә, бер дә авырсынмый. Аның иҗатын күпләр сәер дип саный, аны аңларга омтылмыйлар, ләкин шуңа карамастан ул үз кәрван юлын дәвам итә...

Ул инде Татарстан, Удмуртия республикасының да бихисап диплом, грамоталарына лаек. «Удмуртиядә узучы фин-угор халыкларының Халыкара этнофутуристик симпозиумнарда 2010 елдан алып катнашып киләм, әлеге мәдәни чарада куратор вазифаларын да башкарам. Күршеләребездә еш булам һәм ике арадагы чакрымнар мине ардырмый», – ди. 

2006-2007 елларда Ленар Әхмәтов Кама дәүләт инженер-икътисад академиясендә дә укыта, студентларга белем бирү күңеленә бик хуш килсә дә, хезмәт хакының гаять түбән булуы сәбәпле, аңа академиядән китәргә туры килә.

2011-2013 елларда ул Татарстан башкаласында хезмәт куя һәм 2012 елны Казандагы «Кинетик Макс» рәссамнар клубының арт-директор вазифаларын башкара. Дизайнерлык клубы карамагындагы әлеге клуб бер ел гына эшли, ләкин андагы иҗатчы яшьләр әле дә шушы һөнәрдә. Клубта бер дистәгә якын фикердәшләр бер ел эчендә заманча сәнгать турында лекцияләр тыңлаганнар, тәҗрибәле рәссамнар белән очрашулар уздырганнар, картиналар ясаганнар... Шушы бер ел эчендә почта маркасы рәвешендәге – эшләр дә иҗат иткәннәр. «Әлеге клуб проектның башлангычы иде, бу хезмәтләрне бергә туплап алгач, Россия, Татарстан, Финляндия, Мисыр рәссамнарының барлыгы җитмеш эшеннән гыйбарәт «Маркалар» проекты белән 2013 елда Яр Чаллы, Казан, Иске Аракчино, Уфа һәм Алабугада халыкара күргәзмәләр ачтым, – ди әңгәмәдәшем. – Хәзер инде почта маркасы форматындагы картиналар саны йөзгә тулды. Картина-маркаларга киләчәккә атап язган хатлар да өстәлергә тиеш. Әйтик, XXI гасыр рәссамы киләчәктәге сәнгатьне ничек итеп күз алдына китерә?.. Узган ел Яшел Үзән картина галерея­сы тамашачыларын да шушы проект белән таныштырырга форсат табылды. Күргәзмәне яратып карадылар». Шушы 2013 елда Чаллы берлеге рәссамнарының бер яңа проекты да барлык­ка килгән. Пермь өлкәсе Лысьва районындагы Әвәте татар авылы клубында үзләренең һәм дусларының әсәрләрен бүләк итеп, галерея ачканнар. Шушы игелекле проектны дәвам итеп, тагын Зәй, Актаныш, Теләче, Минзәлә, Тукай районындагы мәйданнарда да барлыгы алты галерея оештырганнар. Бу хакта Ленар әфәнде бик рухланып сөйли. Ни дисәң дә, бу елларда кылынган әлеге игелекле башлангычтан күпләр үрнәк алырлык! Чөнки Мадияр Хаҗиев белән берлектә башланып киткән әлеге проект кысаларында җитмештән алып йөзгә кадәр картина һәдия ителә.

Ленар Җәмил улы матур көйләр дә иҗат итә. Зур сәхнәләрдә чыгыш ясамаса да, үз әсәрләрен күңеленә якын дуслары өчен уйный, җырлый. Гитараны кулына еш ала. Заманында музыкаль төркемдә тавыш операторы булып та эшләгән, әмма төркемдә калмаган. Чөнки ансамбль – күмәк хезмәт, ә сәнгать кешесе үз нәтиҗәләрен генә күрергә күнеккән зат. «Бу дөньяда бергәләп эшләгән рәссамнар бик аздыр ул. Булса да, бармак белән генә санарлык... Мин дөньяга матурлык өстәргә тырышам... Күңелем кушуы буенча җырлар да язам. Мәсәлән, рәссам-шагыйрь Хәмит Латыйповның «Болан чокыры» дигән бик мәгънәле шигыренә көй яздым, башка татар шагыйрьләренең әсәрләренә язылган җырларым бар. Халкымның шигъри аһәңе блюзга туры килүен сиздем, шуңа күрә блюзлар иҗат ителде. Аннары әле регги музыка юнәлеше дә безнең туган телдәге шигырьләребез өчен якын икән. Музыканы бөтенләйгә ташлап булмый икән ул. Барыбер күңел көйләр язуга тартыла! Җырларым күбесенчә тирән кичерешләр, мәхәббәт хакында», – ди талант иясе.

«Безнең картиналар галереябыз актив эшчәнлектә, күргәзмәләр еш ачыла. Аларда яшьләр дә, тәҗрибә туплаган өлкән яшьтәге иҗатчылар да теләп катнаша. Калада осталык дәресләре үткәрүчеләр дә күп, – дип сөйли Л. Әхмәтов Чаллыдагы хезмәте турында. – Бәлкем, интернет йогынтысыдыр, берлек бинасында эшләүче студиябезгә олы яшьтәгеләр дә килә башлады. Араларында яхшы гына ясап китүчеләр дә бар.Миңа – 40 яшь, үземнән яшьрәк рәссамнар буынына да игътибар итәм. Студентлар шөгыльләнә, белем җыя, аларның җитди генә эшләре дә була, әмма алар бу профессиядән югалалар... Буыннар арасындагы каршылыклы карашларны да тоям... Мәсәлән, өлкәннәр цифрлы сәнгать, 3D-принтерда бастыруны җитди шөгыльгә санамый, әмма заманча тенденцияләрнең – үз уңайлыклары, рәсем ясау вакытын киметү яшь иллюстраторлар өчен уңайрак... Моннан кала ­Россия Рәссамнар берлегенең Яр Чаллы бүлеге бинасында басма графика белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен яңа студия ачарга да ният кылдык әле». 

Чаллы рәссамнары оешмасы 1991 елда шәһәрнең иң сәләтле осталарын туплап ачылган. Бераздан бу берлеккә Кама буе төбәге рәссамнары, Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама, Зәй кылкаләм осталары да кушылган. Бүген кырык бер һөнәри рәссамыбыз – Россия Рәссамнар берлегендә  исәпләнә, ә Татарстан берлеге бүлегендә – сиксән өч рәссам. Иҗатташларыбызның берсе – Россиянең атказанган рәссамы, бишесе – Татарстан халык рәссамнары, унөче республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе исемен йөртә.

Ленар Җәмил улы үз максатларын бик төгәл итеп әйтә белүчеләрдән. Мәсәлән, калада даими экспозициядән гыйбарәт яңа музей яисә галерея ачылуны хуплый. Билгеле, мондый даими күргәзмә булу бик мөһим. Чөнки Чаллы картина галереясы тупланмаларында саклана торган бихисап картиналарның күбесен халык тагын ничек һәм кайчан күрә алсын?! Ә ул тупланмаларда кала рәссамнарының иң үзенчәлекле әсәрләре җыйналган. Алар тузан җыеп ятыр өчен тупланырга тиеш түгел. Һәр шәһәрдә даими экспозицияләрдән торучы музей-галереялар бар. Ул Чаллыда да булырга тиеш. Халыкны, аеруча да мәктәп балаларын, яшүсмерләребезне сәнгать өлкәсенә тартырга кирәк.

– Ленар, ел башында берлекнең Яр Чаллы бүлеге 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм уңаеннан ачылган күргәзмәләр нинди нәтиҗәләргә этәрә?

– Без берьюлы ике зур күргәзмә оештырдык. Аның берсе, йөз утыздан артык экспонат урнаштырылган «Вакыт, алга!» күргәзмәсе, картиналар галереясы залында барды һәм халыкны күбесенчә инде бакыйлыкка күчкән рәссамнарыбызның әсәрләре белән таныштырды. Ул әле безнең Сәнгать фондыбыз оешуга 50 ел тулуга да багышланды. Ә менә икенчесе, «Рәссам һәм вакыт» дип атаган күргәзмәбез, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Менделеевск иҗатчыларының сиксәннән артык хезмәтен үз эченә алды һәм әлеге күргәзмәгә бүгенге иҗатчыларыбыз әсәрләре куелды. Тамашачылар һәр ике күргәзмәбездә дә сынлы сәнгать, графика, скульптура белән шөгыльләнгән сәләтле иҗатчыларыбыз әсәрләре белән танышты.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев