Мәдәни җомга

Былбыл күңеллеләр

Татар дөньясында шактый үзгә исемле Рәгъде абый белән төгәл 15 ел элек үк танышу бәхете эләкте. Бер язучы телефоннан чылтырата-чылтырата үзәгемә үтеп беткән иде. - Минем юбилей бит, аны туган ягымда булса да үткәрәсе иде. Сөйләшеп тә куйдым, бөтен район көтә. Кулыма язучылар исемлеген алып, «а»дан «я»га кадәр шалтыратып чыктым....

Татар дөньясында шактый үзгә исемле Рәгъде абый белән төгәл 15 ел элек үк танышу бәхете эләкте. Бер язучы телефоннан чылтырата-чылтырата үзәгемә үтеп беткән иде.
- Минем юбилей бит, аны туган ягымда булса да үткәрәсе иде. Сөйләшеп тә куйдым, бөтен район көтә. Кулыма язучылар исемлеген алып, «а»дан «я»га кадәр шалтыратып чыктым. Кайсы кулым сынды, кайсы оныгымны карыйм, кайсы бүлнискә керергә җыенам, дип йөз төрле хәйлә таба. Син дә каләмдәш бит, әйдә, барыйк инде?..
Язучыбыз автобус сөйләшеп куйган, шуңа утырган чакта таныштырдылар.
- Менә бу абыең Казаннан бик зур галим була. Рәгъде Халитов. Педагогика институтының музыка факультеты деканы ул. Бездә аның белән тиңләшердәй затлы музыкантлар бөтенләй юк бугай.
Рәгъде абыйга игътибар итмәскә мөмкин түгел иде. Махсус буяткан шикелле ап-ак чәчләр. Крахмалланган шикелле чиста, пөхтә кием. Мин гап-гади «калхуз» малае бит, чын интеллигент күрсәм, кызыкмыйча түзә алганым юк...
Үз гомеремдә миңа Фәнис Гыйльметдинов, Кирам Сатиев, Рөстәм Вәлиев, Илгиз Закиров, Ринат Гобәйдуллин, Рәис Нәгыймов, Шәфәгать Салихов, Валерий Мираваев шикелле дистәләгән баянчылар чыгышын тамаша кылырга туры килгәне бар. Һәрбересе үзенчәлекле уен, кабатланмас ысул иясе, һәммәсе дә талант. Алардан тыш тагын үзен сәхнәдә алланың кашка тәкәседәй тоткан әрсезләр, залга төшеп кызлар белән тол хатыннарга күз кыскалап, кул уйнатып йөрүче шамакайлар, тальян-баяннарда кер тактасында уйнаган шикелле кыйланучы хиссез-дәртсез «агач бүкәннәр» дә бар бит әле. Ә Рәгъде абыйның уйнавы-чыгышы бөтенләй башка. Аның кебек музыка-көй белән бер булып, көй эченә кереп йотылган, шунда эреп укмашкан музыкантлар бик санаулы бугай. Бу чаклы да көйнең тәмен тоеп, шуны йөрәге аша уздырып, әгәр көйдә милләт кайгысы-бәласе чагылса, шуның өчен янып-көеп уйнаучы кеше булыр икән!..
Рәгъде абый белән аннары Казанда үткәрелгән берничә кичәдә очрашкалап тордык. Күргән саен аның энәдән-җептән генә чыккан төсле пөхтә, чиста костюм-күлмәк киеп йөрүенә гаҗәпләнеп йөрдем. Бервакытны Болак урамы буйлап машинада барган чакта очраттым мин аны. Чаттагы бер светофор каршында туктап калгач, Рәгъде абый атлый-йөгерә машинамның янәшәсеннән үтте дә, мине танып алгач, олы башын кече итеп яныма килде һәм, пыяласы төшерелгән тәрәзә аша кулымны кысып булса да, исәнләшеп китте. Мин аның өчен беркем дә түгел, юкса, ә андагы ихтирамны, кешелеклелекне күргәч, янә гаҗәпләндем. Ә аннары... аннары язмыш мине аның гаиләсе белән бөтенләй көтмәгән һәм белмәгән яктан килеп таныштырды.
Илле яшем тулып килгән чакта башкалада иҗат кичәмне үткәрергә булдым. Зуррак бина җитәкчеләренә киная ташлауга ук, Г.Камал исемендәге академия театры директоры Шамил Закиров кистереп кенә куйды.
- Үткәрсәң, бездә генә үткәрәсең, егет. Камал артистларына башка театр биналарына йөреп уйнарга рөхсәт бирәсем юк.
Бина әнә шулай җиңел хәл ителде. Романнарым буенча сәхнәләштерелгән драма өзекләрендә Камал театрыннан 35 кә якын артист уйнады. Концерт өлешенә Чаллы җырчыларын гына дәшмәкче идем дә, кичә режиссеры Айдар Хафиз тетмәләрне тетте.
- Казан сәхнәсендә үткәрелгән бәйрәмнәргә «калхуз» җырчыларын гына чакырмыйлар инде.
- Бәлки, үзең табарсың, - дидем дә, шуннан ары кичә агышына кысылмаска булдым...
Кичәнең концерт өлешен моңа чаклы мин бөтенләй танымаган-белмәгән Гөлнара Мурзиева атлы җырчы кыз башлап җибәрде. Колагыма бөтенләй үк аю баскан түгел. Гөлнара татар халкы гашыйк Зилә Сөнгатуллина шикелле элита җырчылар кавеменнән иде, мин шаккаттым.
Аннары ул Чаллы каласында үткәрелгән кичәмә дә килде. Ул җырлап бетергәннән соң, шәһәр хакиме Илдар Халиков колагыма пышылдаган сүзләр бүгенгедәй истә.
- Нишләп бездә мондый югарылыктагы җырчылар юк соң? Чаллыда шундый талант ияләре үсеп чыкса гына, «без мәдәниятле шәһәр», дип сөйләшергә нигез булыр иде...
Кичә тәмамлангач, ишетеп таң калдым: Гөлнара Мурзиева ... музыка белгече Рәгъде Халитовның газиз кызы икән! Хәзер эзләнмичә бер чарам юк иде, Рәгъде абыйларның нәселе белән танышырга булдым.
Алар чыгышлары белән Минзәлә районының Аю дигән авылыннан икән. Бабасы Халит тә, әтисе Әбелфатыйх та шундагы мәхәлләдә указлы муллалар, имам булып торган. Мәчетләрне һәм дин әһелләрен юк итүнең беренче дулкыны башлануга ук, 1929 елда, Фатыйх абзый гаиләсе белән Әгерҗегә күчкән. Шунысы сәер: Әгерҗедәге, Тирсә, Кырынды, Иж-Бубый, Исәнбай, Салагыштагы мулла-мәзин, хәлле крестьяннарның күпчелеге «башын коткару» өчен Ижау ягына, Сарапулга качкан, ә Фатыйх абзый Татарстан җирен ташлап китә алмаган. Заманының зур гыйлем иясе Әгерҗенең елга аръягына, тын тыкрыкларның берсенә «посып» нигез корырга мәҗбүр булган. Әллә сагыш, әллә чир саргайтудан беренче хатыны вафат булып куйган. Фатыйх абзый өч бала өстенә Нурдидә исемле хатын алып кайткан. Менә шушы никахтан икенче бала булып, 1943 елда Рәгъде абый дөньяга аваз салган.
Бүген гаҗәп инде: Фатыйх абзыйлар йортында каян гармун пәйда булгандыр да аны кем генә «онытып» калдыргандыр, хәзер беркем белми. Иллә мәгәр өч яшьлек Рәгъде шул ярымватык гармун күрекләрен тарта, телләрен баскалый һәм бер елдан соң инде «сыздырып» уйный башлый. Ходай Тәгалә эше генә, дияр идең, Фатыйх абзыйның энесе Шәүкәт тә скрипкәдә өздереп уйный белә. Шуңа күрә Рәгъде абыйда уянган сәләтне нәселдән, каннан килгән талант, дип бәяләү урынлыдыр. Өстәвенә, Фатыйх абзый да балаларындагы сәләтне үстерү өчен көчен кызганмаган, Рәгъдегә әле мәктәптә укыганда ук бер-бер артлы баян һәм аккордеон алып биргән. Әле бүген дә концерт баяннары ким дигәндә өч йөз мең тәңкә бәяләнә. Сугыштан соңгы заманда аккордеонның бер сыер хакы йөрүен онытмаска кирәк.
Рәгъде мәктәптә укыган чорында ук Әгерҗенең иң күренекле баянчысына әверелә, аны концерт-кичәләрнең берсеннән дә читтә калдырмыйлар. 1958 елда Казан хастаханәләренең берсендә соңгы сәгатьләрен кичереп яткан чакта, «Рәгъдене укытыгыз», дигән нәзерне дә Фатыйх абзый юкка әйтмәгәндер. Әгерҗе мәктәбен тәмамлап чыкканда, Рәгъденең хыял-максатлары инде ачык була - укыр­га һәм музыкага карата уянган сәләтне сүндермәскә кирәк. Тик республиканың иң ерак районында, «кара» провинциядә яшәп яткан егеткә киләчәккә юлны кем күрсәтсен?
Татар дөньясының мәдәният һәм мәгърифәт үзәге тик Казанда гына икәнлекне аңлап, Рәгъде башкалага чыгып китә. Җәй ахыры, музыка училищесына кабул итү имтиханнары күптән төгәлләнгән. Барып сыенырдай бер кеше юк, дияр идең дә, Әгерҗе мәктәбендә укыткан Фрид Рәхмәтуллин аңа атаклы музыкант Рәис Сафиуллинның адресын биреп озаткан була. Рәгъде аның Татарстан радиосы аша ишеткән көйләренә, баянда уйнау осталыгына гашыйк. Аның белән танышуны да күз алдына китереп булмас төсле. Әмма ачлык - түткәң түгел, дигәндәге шикелле, Рәис абзыйсы каршына баш иеп барудан гайре чарасы да юк бит.
Барып керсә, татар халкының атаклы музыканты сыңар өстәл белән сыңар карават сыешлы, уч төбедәй бүлмәдә яшәп ята. Әле ярый, Рәис Сафиуллин үзе дә, хуҗабикә дә иркен күңеллеләр.
- Яшәргә почмак тапканчы үзебездә торырсың, - ди Рәис абзыйсы. - Ә иң мөһиме, әйдә, баянны эләктер дә сәләтеңне күрсәт...
Рәгъде абый төзелешкә һәм тулай торакка урнашкач, Рәис әфәнде аңа көн саен диярлек икешәр сәгатьлек дәресләр бирә башлый. Шул ук Рәис абзый Рәгъ­дене мәдәният дөньясы, талант ияләре белән бәйләнешкә кертә.
- Ул вакытта Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» дигән пьесасы пәйда булган иде. Камал Өченче сәхнәдә бутафор гармунны тартканда Рәис абый (барлы-юклы акча хакына) пәрдә артында җыр көйләрен уйнап торырга тиеш булган икән. Ышангандыр инде, ә ул тотты да бу эшне миңа кушты. Шулай итеп, мин дә Камал театрының «музыканты» булып киттем. Шунысы мәзәк, унҗиде яшьлек егетне театрның һәр артисты үз тиңнәре күреп каршы ала иде.
1960 елның җәендә «Беренче мәхәббәт»не куючы труппа нефть якларына гастрольгә китә. Башка чарасы юк, төзелештәге җитәкчеләрне үгетләп, Рәгъде егеткәй дә тегеләргә иярә. Труппада Рәфкать Бикчәнтәев, Фатыйх Колбарисов, Гәүһәр Камалова, Асия Хәйруллина, Камал Өченче, Шәүкәт Биктимеров, Наилә Гәрәева, Дилүс Ильясов кебек - бары да күренек­леләр. Ике ай буена, биш-алты район авыллары буйлап күчеп йөри-йөри, илле алты спектакль күрсәтәләр. Ял дигәннәре сирәк кенә эләгә. Тымытык авылында шундый бер җай тугач, Рәфкать Бикчәнтәев белән Дилүс Ильясов, балык тотарга дип, Ык буенда кала. Моңа чаклы балык тотканым юк, мине дә алыгыз инде, дип бик ялынгач, Рәгъдегә дә үз компанияләренә кушылырга «ташлама» ясыйлар.
Атаклы артистлар көймәдә «үз көннәрен күреп» кәефләнә, тәүге тапкыр кулына колга-кармак алган Рәгъде беләк буе ике алабуга балыгын эләктерә. Тал чыбыгына саңакларыннан эленгән балыкларны күреп, атак­лылар хәтта ышанмыйча тора, ә мәдәният йортына әйләнеп кайт­каннан соң, көтелмәгән карар чыгаралар.
- Безнекеләр Бөгелмәгә киткән. Кесәдә җилләр уйный. Синең балыкларны сатып акча юнәтмичә булмый инде, егет.
Әкәмәт түгел, диген, атаклылар вокзалда шул ике балыкны өч билетка җитәрлек «юнь» бәягә сата. Рәгъде ирешкән «шабашка» бәрабәренә Бөгелмәгә барып ирешәләр. Әле шуннан соң озак еллар буе Камал артистлары Рәгъ­де белән төрттереп сәламләшә.
- Ә, безнең атаклы балыкчы килгән икән ләбаса. Сатып җибәрергә яшерен маяң юктыр?..
Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына, дигәннәре хактыр. Нәкъ шул 1960 елда Казан педагогика институтында музыка факультеты ачып җибәрәләр. Рәгъде һич икеләнеп тормыйча шунда барып керә. Ул чагында, билгеле инде, гомерлеккә шунда калырга туры килер, дип уйлап та карамый ул. Әмма тәкъдир, дигәннәре дә бар бит әле. Рәгъде дүрт ел буе тир-көч түккәннән соң, шул ук факультетта укытырга кала. Аспирантураның өченче курсында укыган чакта шул ук факультет студенты, Башкортстанның Мәләвез районыннан килгән Наҗия исемле кыз белән гаилә корып җибәрәләр. Яшәү өчен сыенып почмак эзләп табулары - үзе бер әкәмәт.
Ярдәм сорап институт ректоры Мирфатыйх Зәкиев янына барып кергәч, өлкән галим ни чарадан бичара кыяфәттә Рәгъдегә физкультура корпусы подвалындагы бер ташландык бүлмәне тәкъдим итәргә мәҗбүр була. Подвалның башка бүлмәләрендә Рәгъде белән Наҗия шикелле бичаралар «гомер итеп» ята. Яңа гаиләгә «тиешле» бүлмәне калдык-пос­тык торба, батареялар тутыру өчен кулланганнар. Ни әйтсәң дә үз почмаклары, үз түбәләре хасил булачак бит, яңа парлар шуны сөенеп бушаталар. Әмма куна башласалар, ул бүлмәдә йокламалы түгел. Бүлмә аша бар корпусны җылытырга тиешле юан-юан зур торбалар үтә. Хәтта тәрәз өлгеләрен ачып куйганда да мондагы эсселеккә чыдап булмый. Җитмәсә, барча подвалны сырып алган кандалалар талый. Шушында аваз салган Гөлнараны йоклатып җибәрү өчен Маркс белән Горький урамнары арасында урнашкан паркка чыгып «җилләнергә» кирәк.
Яңа бәхет көтмәгәндә килә. Институт мөгаллимнәренә кооператив йорт төзүдә катнашырга рөхсәт бирелгән дә, фатир өчен 1740 тәңкә түләрдәй «байлары» юк икән. Рәгъде үз туганнарыннан, Наҗия үз ягыннан бурычка сорый-сорый мая туплый башлый. Ни галәмәт, Рәгъде белән бер үк факультетта укыткан урыс мөгаллиме Ирина Ильина боларга 700 тәңкә «бүләк» чыгарып сала. Әнә шулай, бар җиһаннан бөртекләп теләнә-сорана, 1968 елның гыйн­варында яңа фатирга күчеп урнашалар. Наҗия Казан педагогика училищесында укыта башлый. Икесе дә фән дөньясына кереп чума. Рәгъде барча Татарстан һәм Башкортстан районнары буенча йөри-йөри татар халкының музыка фольклорын җыя. Озакка сузмыйча, борынгы уен кораллары буенча кандидатлык дәрәҗәсен яклый. Наҗиясе педагогика фәннәре кандидатына әверелә. Әле сабый чакларыннан ук фортепьянода уйнарга өйрәнгән Гөлнара белән аның энекәше Салаватны консерватория каршында ачылган махсус музыка мәктәбенә укырга бирәләр.
1980 елда Рәгъде Халитовны музыка факультетының деканы итеп сайлап куялар. Кул астында алты кафедра, һәрберендә татар дөньясына, татар мәдәниятенә җаны-тәне белән бирелгән зур белгечләр әзерләргә кирәк. Үз эшенең остасы булган мөгаллимнәргә юл ачарга, үстерергә кирәк тә бит, әмма югарыда чын талантның кадерен белүче юк. Арнольд Бренинг атлы бер мөгаллим әнә шул, мондагылар читкә каккан өчен Казанны ташлап китә. Саратовта исә аны профессор итеп күтәрәләр, Арнольд Арнольдович анда үз мәктәбен булдыра һәм бөтен дөньяга танылган сәнгатькярләр тәрбияләп үстерә. Рәгъде Халитов әнә шундый ялгышларны кабатламас өчен югары кәнәфи яулаган «туң бүкәннәр» белән җәдәләшеп йөри.
Ни галәмәт, татар музыка фольклорын, борынгы музыка коралларын биш бармагыдай белгән галим үзебезнекеләргә караганда чит ил белгечләре өчен кадерлерәк кешегә әверелә сыман. Рәгъде абыйны Финляндиядә яшәгән татарлар кунакка чакыра. Ул үзенең баяны һәм борынгы кораллар белән Балтыйк буендагы һәм Урта Азиядәге барча республикаларны айкап чыга. Аны Кытай дәүләтенең Гуйминь университетында музыка факультеты ачкан чакта иң кадерле белгеч итеп кунакка чакыралар. Рафаэль Ильясов, Гөлзада Сафиуллина белән ул Һиндстанның дистәләгән өлкәсен шаккатырып кайта.
- Мин оттырдым, - ди бүген Рәгъде абый, көлеп. - Гөлнара инде әллә кайчан борыныма чиертте. Миңа ул булган илләрне күрү бәхете тәтемәс тә инде.
Әти кеше, әлбәттә, һич арттыр­мый. Мин Гөлнара Мурзиева һәртөрле җыр конкурсларында булган дәүләтләрне барлыйм. Алмания, Голландия, Бельгия, Италия, Испания, Польша, Австрия... Фуат Мансуров җитәкчелегендәге симфоник оркестрга кушылып җырлаган сопрано тавышлы Гөлнара әллә ничәшәр мәртәбә шул илләрдә үткәрелгән конкурсларда җиңеп чыккан, дөньяның иң күренекле залларында чыгыш ясаган. Ә аны татар мәдәни дөньясының каймагы гына «күтәреп» йөртә, гади халык арасында белүчеләр сирәк. Бездә таланты өч тиен дә тормас җырчыларны күреп аһ итәләр. Милләтнең зәвыгы шул тикле дә түбән, ул «Беренче хатын Миләүшә, икенчесе Эррәйсә, өченчесен дә алырбыз, Эррәйсә кәкерәйсә», дип үкерүче-шыңшучы «җырчылар»га кул чабарга йөри. Хәер, гади халык кына түгел, мәдәният өчен җавап биреп югарыда утырган «тузлар»ның да зәвыгы шул чамарак. Югыйсә, миллионлаган акчалар коеп, алар «Евровидение» конкурсына катнаштыру өчен «Асыл» кушаматлы һәвәскәрне озатмас та иде. Нәтиҗәсе ачык: «Асыл» җырчы Европа конкурсына сайлап алу бәйгесендә дә иң актыккы урынны «яулап», татар милләтен «данга күмеп» кайтты. Ә Гөлнара Мурзиева кебек талант ияләре үз хисабына чит илләргә барып, милли романслар белән җиңү яулап йөри. «Бармыни бездә кеше кадерен белү, үзең үлеп аңлатмагач?» Юктыр, бездә асыл талантларның асыл бәһасен бик тиз генә белмәсләрдер әле...
Гаилә башлыгы булган Рәгъ­де абый 50 ел буена педагогика университетының музыка факультетында укыта. Наҗия апа да хезмәт урынына хыянәт итә белмәгән, 40 елдан артык һаман да шул педагогика көллиятендә мөгаллимлек иткән. Әүвәл фортепьяно, соңрак вокал буенча белгечлек алган Гөлнара - консерватория мөгаллиме. Сәхнәләрдә хәзер сирәк очрый. Көмеш чишмә агышыдай гаҗәеп матур тавышын тыңлау да, зәвык белән киенгән зыялы зат, асыл талант иясе белән хозурлану да миңа чиксез ләззәт бирә.
Вахит ИМАМОВ.
. Гөлнара Мурзиева.
. Әтисе - Рәгъде Халитов.
. Гөлнара, Рәгъде, Наҗия, Салават Халитовлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: