Булат Гыйльван “Йосыф”ы
Булат Әлфир улы гомере буе рәсем ясый, ә менә аның иҗади уңыш юлдашы - иң якты әсәр - "Кыйссаи Йосыф" поэмасы. Аңа бәйле эшләре һәрчак дәрәҗәле бәяләр генә алып килә. "Алабугада туып-үстем. Тату гаиләдәге биш бала арасында - берүзем рәссам. Беркөн әтием китапханәдән "Кыйссаи Йосыф" китабын алып кайтты һәм мин,...

"Алабугада туып-үстем. Тату гаиләдәге биш бала арасында - берүзем рәссам. Беркөн әтием китапханәдән "Кыйссаи Йосыф" китабын алып кайтты һәм мин, унбер яшьлек сабый, аны беренче мәртәбә укып чыктым. Шул көннән бирле ул күңелемнең иң түрендә урын алды. Чаллы сәнгать училищесын тәмамлап, Санкт-Петербургның И.Репин исемендәге сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтына кабул ителгәч, диплом эшемне нәкъ менә шушы поэма буенча якларга уйладым. Күп гыйлем җыйдым, шәһәрнең бер китап нәшрияты белән хезмәттәшлек иттем, күңелле уку еллары шулай узып та китте. Ә диплом эшемне яклау алдыннан дулкынланып торганда, китап графикасы остаханәсе җитәкчесе: "Бу диплом яклауга мохтаҗ да түгел. Болай да аңлашыла!" - диде. Санкт-Петербургта эшләп калсам, иҗатым ничек ачылыр иде... төгәл әйтә алмыйм. Татарстанга әйләнеп кайттым. 1999-2001 елларда Яр Чаллы сәнгать училищесында укыттым. 2001-2005 елларда Россия сынлы сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәсендә белем алдым һәм хәзерге көндә дә биредә референт булып хезмәт итәм,"- ди Булат Гыйльванов.
Рәссам - 2003 елны "Кыйссаи Йосыф" сериясе өчен М. Җәлил исемендәге Дәүләт премиясенә, 2007 елны исә "Алтынчәч" сериясе өчен Б. Урманче исемендәге Дәүләт бүләгенә, 2015 елны Россия сынлы сәнгать академиясенең медаленә лаек булган шәхес. Аның "Евразия" триптихы 2008 елны Саратовта узган "Россия яшьлеге" конкурсының "Ясау техникасы үзенчәлекләре өчен" номинациясендә җиңеп чыккан. "Кыйссаи Йосыф" буенча ясалган бу хезмәттә - күп планлы композиция һәм катлаулы катнаш техника, анда кулланылган алымнарның һәм ысулларның серләрен ул сүтмәскә булды.

"Ул бик мөшкел хәлдә сизде соңра үзен,
Берәр сәгать күрми торса Йосыф йөзен,
Сабры бетте, аңламады һичкем сүзен, -
Ни әйләсә, "Йосыф!" диеп әйтер имди", -
дип язып шашкын хисләрне ачыклап бирсә дә, шагыйрь үзе үк бу юнәлешкә азрак игътибар иткән. Ә мин текст эзлеклегендә иҗат итеп бардым. Әйтик, фарсы шагыйре Нуриддин Абдур-Рахман ибн Низамиддин Әхмәт Җәми үзенең "Йосыф һәм Зөләйха" (1483) әсәрендә бу темага тирәнрәк үтеп кергән, әмма татарлар Кол Галине күбрәк укый шул".

Булат - һөнәре буенча китап рәссамы. Татар теле дәреслекләрен, балалар китапларын бизәкләгән. Быел да "Биләр, 1236 ел" исемле, нәшер ителәчәк яңа китап өчен график эшләрен тапшырган инде.

"ТЮРКСОЙ" оешмасы төрле илләрдәге мәдәният министрлыкларына мөрәҗәгать итеп, төрки халыклар арасындагы сәләтле рәссамнарны бергә җыеп, алар өчен Халыкара иҗади лаборатория ачты. Аның беренче чакырылышына мин дә эләктем. Соңрак "Төрек дөньясы" фонды Истанбулда татар рәссамнары күргәзмәсен дә оештырды. "Арт - Истанбул" Халыкара сынлы сәнгать ярминкәләренә чакырылдым, Анкара сәнгать галереялары белән биш ел хезмәттәшлек иттем, төрекчә сөйләшергә өйрәндем һәм төрек телендәге төшләр дә күрә башладым. Өстәвенә, "Санит Еви" галереясы хуҗабикәсе Айсель Гөзубөек миңа: "Төркиядә кал, укыта башла", - дип тәкъдим ясады. Озак уйланулардан соң бу тәкъдимне кире кактым. Ни дисәң дә, туган ил - газиз җир шул! Әле Америкага китеп, зур уңышлар казанган рәссамыбыз Н.Фешин да бит: "Ватан белән ни генә булмасын, сынлы сәнгать кешеләре үз илләрен ташлап китәргә тиеш түгел. Чит илдә көн күрәсең, ә хатирәләр белән яшисең", - дип әйтеп калдырган.

Күңелем һәрчак театр белән бәйле. Казан, Яр Чаллы, Буа һәм Оренбург театрлары өчен спектакль декорацияләре ясыйм, костюмнар иҗат итәм.
2008 елны исә без, Яр Чаллы, Уфа һәм Казанның сәләтле рәссамнары бергә берләшеп, "Тамга" арт-төркеме оештырдык һәм милли сәнгатьне үстерүне үз максатыбыз итеп билгеләдек, күп күргәзмәләр ачып, уңышлы гына эшләдек. Хәзер инде бу төркем юк, ләкин без үткәргән мәдәни чаралар әле дә истә: 2008 елны Алабуга дәүләт тарих, архитектура һәм сәнгать музее ярдәмендә "Ак тирмә" проектына алындык һәм бар рәссамнар да, күбесенчә ак төсне сайлап иҗат итте. 2010 елны үткәрелгән "Эпос сулышы" проектында да милли эпос темасын яктырттык.Бу чарада хәтта якутлар да катнашты."
Булат хәзер дә тик утырмый. Тарихи темага иҗат итүче татар рәссамнары белән бергәләп Әлмәттә "Идел-йорт, Болгар-йорт" күргәзмәләрен ачырга җитешкән. Рәссамнар Р.Вахитов, Р.Заһидуллин, Р.Хуҗин һәм Ф.Вәлиуллинның картиналары да әлмәтлеләрнең күңелләренә хуш килгән. Шәхсән үземә Булат Гыйльвановның тонык төсмерләр кулланып иҗат иткән картиналары күбрәк ошый. Ул әлеге эшләренә төрле символлар да өстәп язарга күнеккән: шикәр кисәге, тулы касәләр, чия, алма, пар кошлар... Бу ысулны рәссам Сәмәркандка якын җирдә, бик борынгы Афроснаб һәм Пәнжикент калаларының сарай диварларына төшерелгән искиткеч матур фрескаларның фотолары белән сокланудан башлап җибәргән. Аңа әле Төркиянең Конья шәһәрендәге сәлҗүк архитектура өлгеләре дә илһам бирә, чөнки алар нәкъ менә Болгар архитектурасы белән аваздаш! Булатның Күк йөзенә тамгалардан торган бизәк чәчелгән "Төргәк" картинасы да истә калырлык!
"Хәзер җырларга күчәбез һәм син миңа аларны иҗат итүеңнең үзенчәлеген тагын бер тапкыр аңлатырсың", - дим күпкырлы сәләт иясенә. Булат гитарада уйный. Яшүсмер вакыттан бирле рус телендә шигырьләр яза. Катлаулы эчтәлекле алар. Ә менә ни гаҗәп, быел ул "Бәрәҗ" (риваятьләрдәге аждаһа исеме) фолк-металл төркеме өчен берничә шигырен татар телендә язып биргән, алар - "Бәрәҗ" репертуарында инде. Татарча җырлаучы "Оскар" рок төркеме дә рәссамның шигырьләрен ошата. Алабуга шәһәренең 1000 еллыгына багышланган фильмдагы җырда да - Булат Әлфир улының тексты. "Мин шигырь язарга керешкәнче көй ишетә башлыйм. Аннан соң гына күңелгә сүзләр килә. Бераздан камил бер конструкция төзелеп, шигырь языла. Картиналар белән дә шулай. Киндергә язылачак сюжет алдыннан хыялымда тагын көй ишетәм. Күңел төсмерләр сайлый башлый, ә шулай да бу - аңга катнашмаучы процесс. Төсмерләр соңрак ачыграк төсләр белән тулылана, матур картина композициясе туа!" Бу аңлатма - мин сораган өчен генә, ә Россия сынлы сәнгать академиясенең Казандагы иҗатханәсенә караган дүрт остаханәдә рәссамның башка киңәше ишетелә: "Сәләтләрегезгә тырышлык өстәгез!" Биредә белем алучы яшь рәссамнар моны аңлый булыр, чөнки Булат Гыйльвановның иҗат юлына әйләнеп карасак, анда да үтә зур тырышлык һәм рәссамның үз-үзенә таләпчәнлеге ярылып ята!
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
."Җиңү фәрештәсе".
."Ату".
."Сакчы Болгар гаскәре".
."Йосыф китабы".
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз