Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

«Болак Арты республикасы»

Талантлы татар рәссамы, график, дизайнер, иллюстратор, Б. Урманче исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нияз Тавил улы Хаҗиәхмәтов.

Ачык һавадагы бу күргәзмә Кабан күле яр буендагы аскы палубада ук булса да, Кабан эчендә, унбиш-егерме метр тирәнлектәге ләм астында гасырлар буе яткан милли хәзинәләр турында һәм тарих белән кызыксынучыларга таныш булган “Болак арты республикасы” вакыты хакында да түгел. 

Мәгълүм ки, “Болак арты рес­публикасы” төшенчәсе Казанның эшчеләр, солдатлар һәм крестьян депутатлары Советы белән татарларның үз хөрлеге өчен көрәшкән татар милли-демократик оешмалары арасындагы фаҗигале каршылык белән бәйле: 1918 елның апрелендә үк татар милли үзаңы мәсьәләсен тыныч юл белән генә хәл итәргә теләгән әлеге милли оешмалар юкка чыгарылган, 28 февральдә ун меңгә якын Казан татарларының демонстрациясе таләпләре үтәлмәгән, ультиматум куелып, хәрби частьлар тарафыннан уратып алынган “Болак буе рес­публикасы”  Мәскәүдән китерелгән матрослар тарафыннан пулеметлар һәм пушкалардан ут ачып, юкка чыгарылган, Урал-­Идел Штаты төзү уеннан кире кайтарылган халык башка баш күтәрмәгән, ә инде март аенда Сөембикә манарасына урнаштырылган ярымай шулай ук яңадан төшерелгән... 

Әлеге күргәзмә яныннан үтеп-китеп йөрүче шәһәр халкына һәм Татарстан кунакларына бер генә сорау бирергә була: “Ә сезгә модерн ошыймы?” Һәм күп­ләр: “Бик ошый, билгеле”, – дип җавап бирәчәк. Чөнки ар-нуво ягъни модерн юнәлеше хәзер дә бик актуаль.

Менә талантлы татар рәссамы, график, дизайнер, иллюстратор, Б. Урманче исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нияз Тавил улы Хаҗиәхмәтов та шушы юнәлеш  үтеп кергән 1920-1930 еллардагы Казан темасына игътибар итеп, барлыгы егерме плакаттан гыйбарәт шәхси күргәзмәсен ачты. Күргәзмәгә элеп куелган әлеге плакатларын ул үзе дә бик ошата. Бу темага күп еллар буе килүе хакында белгертә. Әгәр дә татар халкы Россия империясе вакыйгалары аша гына яшәмәсә, әгәр дә аның үз яшәешенә ирек куелган булса, ул, бәлкем, озак вакытлар менә нинди төс-кыяфәттә дә булыр иде дип уйлана.Эшләрендә шул чор өчен алдынгы булып саналган мода үсешен чагылдырып, ә ул вакытта европалаштырылган өс киемнәренә барыбер дә милли татар киеме элементлары кертелүен ассызыклап, аларны бары барлап кына чыгуы һәм, билгеле, берникадәр иҗади фантазиясен дә өстәве турында аңлата. Бероч­тан шунысын да билгеләп үтик, бу мөхтәрәм шәхес – быел кабул ителгән ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланган рәсми эмблема һәм күпләр тарафыннан җылы каршыланган борынгы Казан тарихына багышланган картиналар авторы да. Аның борынгы каланы кичкырын сурәтләп биргән картиналары шулай ук гаҗәеп матурлыкта. Ул берничә ел Казан сәнгать училищесы студентларына үз юнәлешендә төпле белемнәр биргән ихтирам иясе дә. Бүгенге көндә әлеге  училищеда аның сәләтле уллары – Рәйхан һәм Солтан Хаҗиәхмәтовлар да белем ­туплый.  

Ә бу экспозиция башына урнаштырылган кыскача аңлатма әлеге хезмәтләрнең Европа графикасы стилистикасында башкарылуларын тәгаенли. Татар бистәсе халкын шушындый образларда чагылдырып биргән эшләрен рәссам 2019-2020 еллар дәвамында иҗат иткән. “Бу постерлар – портретларда, архитектурада һәм модада татарның “көмеш гасыр”ы образын торгызу омтылышы...”, –  дип тә ассызыкланган аңлатмада. Күргәзмә, дөрестән дә, безне шул елларга алып китә: “Модерн” инглизчәдән “заманча, актуаль” дип тәрҗемә ителә, ул чак конструктив катлаулыктагы, кирәгеннән артык купшы күлмәкләр чүплеккә оча, кибетләрдә алар урынына тәкъдим ителгән туры фасонлы, уңай киемнәр пәйда була. Бар хатын-кызларның да килеш-кыя­фәтен тагын да нәфисрәк итеп күрсәтүче бу мода агымы татар хатын-кызлары тарафыннан да шатланып кабул ителә. 

XX гасыр башында татарлардагы кием модасына да тирәнтен үтеп керә алган әлеге яңа юнәлеш шул чорда төшерелгән бар фотосурәтләрдә дә яхшы сакланып калган. Ә инде Казан архитектурасындагы борынгы биналарның күбесе әлеге сәнгать үзенчәлекләрен әлегәчә саклый, декоратив орнаментлар, табигать мотивлары, дулкынлы һәм үтә сыгылмалы линияләр һәм тирә-юнь белән берләшү... бу үзенчәлекләргә ия булган, романтик рухтагы архитектура корылмалары кайсы иҗатчыны хәзер дә илһамландырмас! Менә Нияз Тавил улы да үз плакатларына башкаланың төрле биналарын керткән. Аларда без мәшһүр Апанаев, Шамил, Шакир солдат йортларын да, Сөембикә манарасын да, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасын да күрәбез. Ә әлеге биналар янындагы Татар бистәсенең ханымнары һәм әфәнделәре... алар, чыннан да, үзгә, йөзләрендә горурлык хисе чагылучы, үзләре хакында һавалы фикердәрәк тә булган адәм балалары... Әлбәттә, Кабан күле буе Су анасыннан башка була алмый. Кемнәр өчендер мифик затлар булып саналса да, Су анасы һәм Су ияләре, билгеле, анда хәзер дә яши. Кабан күле – аларның да мохите. Менә рәссам дә үз плакатлары арасына шулай ук Су анасына охшаш образны да керткән һәм ул, гүя ки, гадәти хатын-кыз кыяфәтенә кереп, кешеләр дөньясын күреп ­чык­кан...      

Бу чорны “Кояш күрде, Ай алды” дип билгеләргә дә була, ул бик тиз уза, уала... Әмма без аның чагылышын рәссам Нияз Хаҗиәхмәтов күргәзмәсе аша күзаллый алачакбыз әле. Чөнки “Болак  арты республикасы”  җәй ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
                                           
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев