Мәдәни җомга

Балачакка тоташкан иҗат

Аларны күргән тамашачылар да үз балачакларын, үз әби-бабаларын искә төшереп, нәселләре хакында уйланыр, шәт

Стәрлетамакта яшәп иҗат итүче татар рәссамы Рамил Нагаев иҗатына күз салган һәркем үз балачагын искә төшерәчәк! Бәхетле, күңелле һәм дөнья бары тик ачык, җете төсләрдән торган вакытны!

Ул 1967 елда туган. “Әнием Гөлшат та, әтием Рәфкать тә сәнгать кешеләре түгел иде, алар гомер буе Стәрлетамактагы заводларда хезмәт куйды, – дип гаилә тарихы белән таныштырды Рамил Рәфкать улы. –  Әтиебез тушь белән сызымнар ясарга, килешле, сызым шрифтлары белән язарга бик маһир булды, кызганыч, ул бу дөньядан китте. Ә әнигә кәгазь, төсле каләмнәр биргәндә, ул рәсемнәр төшерә! Нәрсә ясыймы? Билгеле, матур чәчәкләр, үз авылын ясый әниебез.

Әйе, нәселебездә рәсем ясауга сәләт һәрчак булган. Бик укымышлы дәү әтием Габделхай да плакатлар язган, рәсемнәр ясаган. Абыем Илдар да балачакта рәсем ясый иде, авиамодельләр дә иҗат итте. Әмма ул да, апам Гүзәл дә рәссам булып китмәде. Мин инде кечкенәдән үк кулыма химик каләм алып, бар диварларны бизәкләп чыга идем. Сүз әйтүче дә булмады!”

Рамил Нагаев әүвәл Стәрлетамак балалар сәнгать мәктәбендә белем ала, 1987 елны – Уфа сәнгать училищесын, 1997 елда Башкортстан дәүләт педагогика институтының сынлы сәнгать-графика факультетын тәмамлаган рәссам. Стәрлетамактагы 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә укыта башлаганына да быел 28 ел тула. Биш ел шушы сәнгать мәктәбе каршындагы Ижевск сәнгать көллияте филиалында да белем биргән. Әмма мәктәп балаларын да, көллият студентларын да укыту өчен күп сәгатьләр сарыф ителүен, үз иҗатына бик аз вакыт калуын аңлап, көллияттә укытуын туктаткан. “Һәрчак кечкенә балалар белән эшләгәч, иҗатымның бер юнәлеше беркатлылык ысулына тартым сәнгать белән бәйле. Үз балачагым да еш искә төшә. Мине дә авылдагы әбиләремә алып кайтып куялар иде. Шуңа күрә балачактагы оптимистик рухны искә алып ясалган эшләрем байтак. Пейзажлар да ясарга яратам, Башкортстан яклары – бик матур бит! Аннары тематик картиналарны да кире какмыйм, натюрмортлар да күңелгә якын. Бар да кызык­лы. Тематик картиналар, әйтик, сугыш темасына багышланса, башка төсләр белән языла. Мин әле - төсле таплардан, сызымнардан гына торган абстракция юнәлешендәге әсәрләрем белән дә мәгълүм рәссам. Әйтик, “Паласлар” сериямне мин шәлләрне, оекбашларны оста итеп бәйли белгән әбием Миннурның кулдан тукылган төсле паласларын һәм бабамның әтисе Мирзабай йортындагы махсус станокта тукылган төрле паласларны истә тотып язган идем. Эксперименталь әсәрләр иҗат итү ошый!”

Рамил Нагаев – Башкортстан көньягы рәссамнарының “Аю” дип исемләнгән ассоциациясе сафларында. Стәрлетамакта һәм Ишембайда өч шәхси күргәзмәсе уңышлы узган. Шушы “Аю” ассоциациясендәге иҗатчылар һәм башка рәссамнар белән берлектә оештырылган күп күргәзмәләрдә дә актив катнашып килә ул. Алабугада үткән “Дуслык калейдоскопы” һәм “Туган йорт җылысы” дип аталган заманча сәнгатьнең Халыкара арт-симпозиумнары рәссамда җылы хатирәләр генә калдырган.  

– Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының генераль директоры Гөлзада Руденко, сәләтле рәссамнар: Салават Гыйләҗетдинов, Рабис Сәлахов, Илнур Сираҗиев тырышлыгы белән оештырылган быелгы Халыкара арт-симпозиум­ның темасын да бик ошаттым. Татарстанның милли мәдәнияте үсешен, регионара, халыкара мәдәни хезмәттәшлекне арттыру программасын үстергән әлеге күпьеллык мәдәни проект авторларына рәхмәт яусын. Бу тема миңа бик якын, мин бит әле авыл тормышына багышланган картиналар да иҗат итәм. Бу юлы арт-симпозиумда “Тәрәзә” һәм “Әбием сандыгы” дип аталган ике картина ясадым. Беренчесендә әбием Миннур сурәтләнде, ул гел шулай, тәрәзә янында торып, күгәрченнәрне ашата иде. Икенче хезмәтем дә балачак хатирәләремә барып тоташа... Әбиебезнең төрле яулыклар, муенсалар белән тулы сандыгы бар иде. Җәен ул баллы алмалардан һәм әчкелтем кара карлыганнардан каклар коеп, аларны торбачыктай бөгәрләп төреп, шул сандыгына җыеп куя иде. Ә без, оныклары, ул күрмәгәндә генә сандык капкачының кырыен гына ачып, шул какларны чеметә-чеметә, эләксә, зуррак кисәкләрен дә өзеп алып, туйганчы ашый идек. Әбиебез, имеш, моны күрмиячәк. Ә кышын ул безгә какларым никтер азайган дия торган иде. Менә шул чаклар еш искә төшә. Бу хезмәтләрем дә, былтыр ясаган башка ике картинам да Алабугада саклана. Аларны күргән тамашачылар да үз балачакларын, үз әби-бабаларын искә төшереп, нәселләре хакында уйланыр, шәт”.

Рәссамның нәселе хакында да берничә сүз әйтеп үтик. Рамил Нагаев – укымышлылыгы белән танылган татар ахуннары нәселеннән. Чыгышы белән Стәрлетамак өязенең Семенкино авылыннан булган Шәрәфетдин Нагаев Стәрлетамакта инде 1828 елдан бирле гомер иткән. Аның утыз яшьлек улы Камалетдин 1839 елдан алып биредәге мәчетнең өлкән ахуны булып хезмәт куйган, шул заманнарда ачылган татар мәктәпләренә яңа ысул-алымнар кертү өчен дә, яңа мәчет төзү өчен дә бик күп көч салган. Стәрлетамакның соңгы ахуны Һади Камалетдин улы Нагаев та (1861-1926) һәрьяклап укымышлы булган.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: