Мәдәни җомга

Бакыйны Бакый иткән  сурәтләр

Бакый аганың эшен яртысын да белмибез икән! Балхашта мәдәният йорты һәм бакыр эретү заводының бизәлешләре, Ташкенттагы Әбугалисина һәйкәле эскизы, Алма-Атада Абай монументы эскизы турында, йә кайсыбыз белә? 1956-1958 елларда Үзбәкстанда яшәгәндә иҗат иткән рәсемнәре шулай ук безгә нәмәгълүм.

Бакый Урманченың тууына 125 ел


Быел татар профессиональ рәсем сәнгатенә нигез салган Бакый Урманченың 125 еллыгы билгеләп үтелә. Бу уңайдан ел дәвамында төрле чаралар уздыру каралган. Мәсәлән, туган ягында Буа шәһәрендә музеен ачу, август аенда шунда ук Россия күләмендә фәнни конференция уздыру ниятләнә. Рәссам Марат Мингалиевнең Урманче графикасына багышланган китабы нәкъ менә юбилейга өлгерүе куанычлы хәл. Әлеге хезмәт Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Тасвирый һәм гамәли бизәү сәнгатьләре бүлегендә әзерләнде, фәнни редакторы – бүлекнең җитәкчесе сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова.


Маратның графика белән кызыксынуы очраклы түгел. Үзе дә ул – график рәссам. Чаллы галереясында эшли. 2015 елда Татарстан Мәдәният министрлыгының грантына графика станоклары алып, галереяга килгән һәркемне бу сәнгатьнең серләренә өйрәтә. Шунда ук график рәссамнарның иҗат әсәрләреннән халыкара күргәзмәләр оештыра.

Моңа кадәр сәнгать сөючеләр рәссам Б.Урманченың картина һәм скульптураларын гына яхшы белсә, Марат үзенең хезмәтендә Бакый аганың график сәнгате дә зур кыйммәткә ия булуын дәлилләгән. Тикшерү барышында рәссамның меңнән артык рәсеме барлыгы ачыкланган. Беренче график эшләре 1919 елга карый. Нәкъ шул елда Б.Урманче Казан рәсем сәнгате остаханәләренә укырга керә. (1913 елда аның «Закон Божий»дан имтихан бирә алмавы аркасында укырга керә алмаганы билгеле). 1920 еллар башында ук Б.Урманче Тукайның «Шүрәле» поэмасы буенча беренче рәсемнәрен иҗат итә, «Безнең юл» журналына рәсемнәр ясый, гарәп язуына нигезләнгән шрифтны камилләштерү комиссиясендә катнаша һәм «Безнең юл»ның берничә номеры яңа камилләштерелгән шрифт белән басыла. Бу эш тә графика сәнгатенә карый. Шушы ук елларда Казан сәнгать техникумында графика үссен өчен литография остаханәсен оештыра әле.

Ни кызганыч, рәссамның бу чор рәсемнәренең бик азы гына сакланган. 1929 елда «Солтангалиевчелек»тә гаепләнеп кулга алынгач, аны биш елга төрмәгә хөкем итеп Соловкига җибәрәләр. Аннан кайтканда рәсемнәре дә югалган, литография остаханәсе дә тар-мар китерелгән була. Үч иткәндәй биш ел буе Соловкида ясаган рәсемнәрен дә юлда урлыйлар. Әмма рәссам өчен аннан да авыры Казандагы элеккеге танышларының караңгы чырай күрсәтүләре була, шуңа күрә ул Мәскәүгә күчеп китүдән бүтән чара тапмый. Анда Бакый ага татар газета-журналларына рәсемнәр ясый, кабат «Шүрәле» поэмасына әйләнеп кайта.  Донбасс шахталарына, Урал тауларына, Башкортстан колхозларына, Ишембайдагы нефтьчеләр янына барып сурәт төшерә. 1937-1941 елларда Мәскәүдәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе өчен эскизлар иҗат итә. Ни кызганыч, бу рәсемнәрнең кайда икәне билгесез булып кала. Анда исә 33 бит рәсем кергән! 

Урманченың график эшләрендә аның тормыш хәлләре,  картина, скульптураларга караганда да яхшырак чагыла. Чөнки рәсемнәр тизрәк иҗат ителә. Китапның авторы М.Мингалиев, кечкенә генә рәсемнәрдә дә виртуозлык ярылып ята һәм фикер, мантыйк тоемлана, дигән нәтиҗә чыгарган.  1941 елда  Абай Кунанбаевның юбилеена әзерлек максатында Казахстанга чакыру алгач, рәссам юбиляр иҗаты белән генә чикләнми, сугыш темасына үткен рәсемнәр иҗат итә, Казахстан авылларын каләм очына элә, Коркыт турында дастанны рәсемли, «Аршин мал алан» операсына декорация эскизлары ясый. Уйгур телендә  Б.Урманче рәсемнәре белән бизәп бастырылган Хуҗа Насретдин турындагы китапны да сәнгать белгече М.Мингалиев графика дөньясында күзгә күренерлек вакыйга дип атаган. 

Гомумән, без Бакый аганың эшен яртысын да белмибез икән! Балхашта мәдәният йорты һәм бакыр эретү заводының бизәлешләре, Ташкенттагы Әбугалисина һәйкәле эскизы, Алма-Атада Абай монументы эскизы турында, йә кайсыбыз белә? 1956-1958 елларда Үзбәкстанда яшәгәндә иҗат иткән рәсемнәре шулай ук безгә нәмәгълүм. Алар арасында исә «Мең дә бер кичә»  китабының иллюстрацияләре кебек саллы иҗат эшләре бар. 

Шулай да иң саллы иҗат әсәрләрен Б.Урманче 1958 елда Казанга кайткач иҗат итә. Туган-үскән якны сагынып, ул кабат Тукаебыз иҗатына, аерым алганда «Шүрәле» поэмасына йөз тота. Аның өчен туган җиргә кайту – Тукайга кайту белән бер дисәң дә була. Зур виртуозлык белән иҗат ителгән 150 рәсем кылкаләм остасының шагыйрь иҗатын ни дәрәҗәдә нечкә тоемлавын күрсәтә. Китап авторы Бакый аганың стиле үзгәрүенә игътибар иткән. Бу юлы ул Шүрәлене бөтенләй бүтәнчә сурәтли, урман шигъриятен тасвирлый, дип искәрткән. Чыннан да, бу чор рәсемнәрендә Шүрәленең урман, табигать белән аерылгысыз береккәнен күрәбез. Биредә автор, әйтерсең  тарихыбызның мәҗүсилек чорына кайткан. Рәсемнәрдәге Шүрәле бер дә усал түгел, киресенчә, аны күргәч, үзең дә сизмәстән елмаеп куясың. 

1980 елларда Б.Урманче кабат «Шүрәле»не рәсемли.  ­М.Мингалиев фикеренчә, бу чор рәсемнәре Урманче иҗатында иң камиле. Биредә сызымнардан орнаментлар барлыкка килгән сыман, алар татарның гамәли бизәү сәнгатенә охшаган. Нәтиҗә буларак, М.Мингалиев Урманченың «Шүрәле» поэмасына ясаган рәсемнәрен зур бәяләп, югары сәнгати теленә, шигъри яңгырашына, виртуозларча эшләнешенә игътибарны юнәткән. Бу рәсемнәр XX гасыр татар рәсем сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре, дип нәтиҗә ясаган. 

Бакый аганың бер «Шүрәле»гә генә никадәр иллюстрация ясаганын күрдек. Әле аның «Печән базары, яхут Яңа Кисекбаш» китабына багышланган рәсемнәре ничаклы! Рәссам бу әсәргә дүрт тапкыр кайта. Бер кайтуында гына да 36 рәсем ясый! Бөтенесенә композиция ачыклыгы, экспрессия, көчле хәрәкәт, шигырьнең ритмына туры китереп элементларны кабатлау хас. 

М.Мингалиев үзенең хезмәтендә  тагын бер мөһим фикер әйтә, Урманче – иллюстратор гына түгел, интерпретатор, ди. Бу җәһәттән күңелдә ризасызлык туа – ни өчен Б.Урманченың иҗатын Тукайныкы кебек күтәрмибез соң? Олуг шагыйребезнең юбилейлары уңаеннан төрледән-төрле китаплар нәшер ителеп тора. «Шүрәле» дә, «Су анасы» да, «Кисекбаш» та төрле рәссамнар бизәлешендә чыкты. Ник Б.Урманче бизәгән «Шүрәле» китаплары юк? Кая Бакый ага рәсемләгән «Кисекбаш» китабы? Рәссам Фәйзрахман Әминов юбилее уңаеннан бу мәсьәләне бер күтәргән идек инде, кабат шуңа әйләнеп кайтыр­га туры килә. Бакый  Урманче, Фәйзрахман Әминов Тукайның иҗатын иң камил рәсемләүчеләр булса да, башыннан ахырына кадәр аларның рәсемнәре белән бизәлгән балалар китапларыбыз юк. Ф.Әминов, үләсен сизенгәндәй, рәсемнәрен Татарстан сынлы сәнгать музеена тапшыра, Бакый аганың да «Шүрәле», «Кисекбаш»лары нигездә шул ук музей тупланмасында. Рәссамнарның бәһасез иҗатын яшереп яту килешә торган эшме? Бу мәсьәләдә Татарстан Китап нәшриятының сәнгать белгечләре һәм музей хезмәткәрләре белән бергәләп эш итүе җитенкерәми. 

Б.Урманченың графикалары шуның белән генә чикләнми, әле Дәрдемәнд иҗаты, төрек фольклорына ясалган рәсемнәре бар. Бер «Хәят» шигыренә генә рәссам утызлап рәсем ясавы билгеле. 

Урманченең портретлар галереясы да әйтеп бетергесез бай. Язучылар Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Нәби Дәүли, артист Габдулла Шәмуков, рәссам Абрек Абз­гильдин, җырчылар Галина Казанцева,  Мөнирә Булатова, Ания Туишева,  Гали Ильясов,  академик Альфред Халиков һ.б. югары дәрәҗәдә зур осталык белән иҗат ителгән. Портретларны гына аерым альбомга туплап нәшер итсәң, сәнгать уку йортларына бер дигән ярдәмлек булыр иде. Күргәзмәләр оештырылганда  күбрәк Урманченың картиналарын күрәбез. Укучы яшьләребез рәссамның график эшләреннән бихәбәр булып кала.  

Әле Урманченың каллиграфиясе бар. Рәссам Урта Азияне урап Казанга кайткач дәүләт университетында әдәбиятчы галим Хатыйп Госманов белән бергә каллиграфия курслары ачып җибәрә. Күренекле хәттат, шәмаил остасы Нәҗип Нәккаш та – шул курсларда белем алган Урманче шәкертләренең берсе. Бакый ага исә  Коръән аятьләрен, халык мәкальләрен, Тукай шигырьләреннән юлларны бик матур язып калдырган. 

Татар милли костюм эскизлары да зур кыйммәткә ия. Бакый ага аларны 1939 елдан башлап 1975 елга кадәр иҗат итә. Бүген 150 ләп татар костюмы эскизы барлыгы билгеле. 1985 елда Урманченың бу эскизларын альбомга туплап нәшер итү тәкъдиме дә була. Әмма эш ахырына җиткерелми кала. 1939 елда иҗат ителгәннәре бигрәк тә аяныч. 16 рәсемнең берсенең дә кая икәне билгеле түгел. Урманче бит аларны Соловкидан кайтып Мәскәүгә күчеп китәргә мәҗбүр булгач, 1941 елгы сәнгать-мәдәният декадасына әзерләнгән татар дәүләт филармониясе өчен иҗат итә. Милләттәшләремнең миңа карашлары үзгәрмәсме, күңелләре йомшармасмы, дип рәсемнәргә бик зур өмет баглый. Әмма безнең үз рәссамнарыбыз бар, дип рәсемнәрне кире боралар. Бу сүзләр Урманченың йөрәгенә ук сыман кадала. Ул рәсемнәрне алырга да онытып тизрәк чыгып китә. Соңыннан бу рәсемнәрне үзенеке дип кемдер файдаланган, диләр...

Китап ахырында  кулланылган әдәбият исемлегенә караганда, М.Мингалиев графиканы бик озак өйрәнгән. Урманченың үзенең мәкаләләре исемлеге, катнашкан күргәзмәләре, шул күргәзмәләр нигезендә нәшер ителгән каталоглар, тормыш мизгелләре хронологиясе, хезмәттә очраган шәхесләр турында белешмә үзе аерым китап калынлыгында һәм  хезмәтнең кыйммәтен арттыра. 

Урманченың шәхесенә тиң зур, җитди хезмәт бу! Һәм байтак еллар сәнгать белемендәге катлаулы, четерек­ле мәсьәләләр хатын-кыз галимәләребез җилкәсенә төшкәннән соң, сәнгать белемендә яшь, мәсьәләне төбеннән, тамырыннан белүче, эшчән, заман сулышын тоеп яшәүче ир-атның пәйда булуы үзе куандыра.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: