Мәдәни җомга

Бакый ага Шүрәлесе метрода

Бакый аганың Тукайга һәм аның әсәрләренә багышлап ясалган меңнән артык рәсеме булуы ­билгеле.

Бу көннәрдә Казанның “Тукай мәйданы” метро станциясенә Бауман урамы ягыннан кергәндә, сул яктагы мәйданчыкта “Тукайның тылсымлы урманы” дигән күргәзмәне тамаша кылырга мөмкин. Бу станция әлегә кадәр дә казанлыларны һәм кунак­ларны шагыйрь әсәрләре эчтәлеге нигезендә мозаика өслүбендә эшләнгән күренешләр белән рухландыра иде. Күргәзмәдә исә татар рәссамы, график, сынчы Бакый ага Урманченың Г.Тукайның “Шүрәле” әкияте буенча ясалган унбер картинасы тәкъдим ителә.

Бакый ага Г.Тукайга һәм аның иҗатына беренче тапкыр 1923 елда мөрәҗәгать итә һәм ­шагыйрь әсәрләре рәссам иҗатының төп темаларының берсенә әверелә. Бакый аганың Тукайга һәм аның әсәрләренә багышлап ясалган меңнән артык рәсеме булуы ­билгеле.

Б.Урманченың “Шүрәле” поэмасына багышланган циклында барлыгы унике картинасы булуы мәгълүм. Бу рәсемнәр әлеге көнгә кадәр тулысынча бер тапкыр да киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелмәгән. Алар Третьяков галереясында куелган, әмма күргәзмәдә бары тик унбер картина гына урын алган. “Бер картина цензура аша узмаган, дигән имеш-мимеш­ләр йөри. Чынлыкта, галереяда картиналар күп булу сәбәпле, аларның берсе сыймыйча калган һәм дөньяга чыкмаган”, – ди Милли музейның матбугат үзәге җитәкчесе Айгөл Галиева.

Урман чытырманлыкларында яшәүче Шүрәле – татар мифологиясендә танылган персонаж. Ул бер мөгезле һәм озын бармаклары белән кешеләрне кытыклап үтерер­гә мөмкин булган җан иясе исәпләнә. Б.Урманченың күргәзмәгә куелган акварель битләре сериясе Тукайның “Шүрәле” әкиятенең серле дөньясын күз алдына китереп бастыра һәм шул ук вакытта без картиналарда Былтыр­ны һәм урман албастысын төрле мәлләрдә күрәбез. Менә Былтыр ат җигеп җен-пәриләр яши торган урманга бара. Икенче бер рәсемдә егет дәртләнеп утын кисә, аннары ул чөй кагылган агач янында Шүрәле белән очраша. Бакый аганың “Шүрәле образы” рәсеме дә кызыклы. Урман албас­тысы анда бер дә усал түгел, ә бәлки учына кунган күбәләк белән гәпләшеп утырган мәрхәмәтле, кайгыртучан җан иясе. Менә ул Былтырдан алданган, аның кулы авыртуына түзмичә кычкыруын ишетеп, янына башка шүрәлеләр җыелып килгән...

Рәссамның тапкыр егет Былтыр тарафыннан җиңелгән, хыя­лый аждаһалар яшәгән тылсымлы урман иясе – Шүрәлене нечкә юмор белән тасвирлавын да тоемламый мөмкин түгел. Образларның әдәбилеге, йомшак юмор тирә-юньнең табигыйлыгы һәм урман албастыларының шәрәлеге белән тәңгәл килүе дә игътибарны җәлеп итә.

Б.Урманче үзе Г.Тукай белән очрашканмы соң, дигән сорау туа. Шагыйрьдән нибары 11 яшькә кечерәк рәссам аны күргән, үсмер вакытында  мәшһүр Тукайны тыңлау өчен “Амур” кунакханәсендә аның белән уза торган очрашуларда еш катнашкан, тәэсирләнеп тыңлаган. Ләкин Урманче шагыйрьгә аның шигъриятенә карата булган соклануын килеп әйтергә уңайсызланган һәм алар очрашмый калган.

ТР Милли музее генераль директоры вазифаларын башкаручы Алисә Вяткина рәсемнәрнең 1980 еллар тирәсендә акварель белән ясалуын, аларның төп нөсхәләре Милли музей фондында саклануын әйтте. Бу – рәссамның Шүрәле образын эзләвенең соңгы баскычы. Казан метрополитенының хәрәкәт һәм керемнәр хезмәте директоры Элина Никифорова, балаларның Тукай әсәрләре аша татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүенә игътибарны юнәлтеп, күргәзмә өчен урынның уңышлы сайлануын һәм Казан халкына, һәм башкалабызга килгән кунакларга “Шүрәле”дәге әкияти образлар белән таныша алу мөмкинлеге тудырылуын белдерде.

“Тукайның тылсымлы урманы” дип аталган проект Татарстан Милли музее, Мәдәният министрлыгы һәм “Метроэлектротранс” оешмасы, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында тәкъдим ителә. Тукайның серле дөньяны гәүдәләндергән рәсемнәр күргәзмәсен “Тукай мәйданы” метро станциясендә 1 сентябрьгә кадәр күреп булачак.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.

.Татарстан Милли музее генераль директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Алисә Вяткина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: