Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Ару белмәс сынчы ханым

Алар безнең һөнәрне җиңел дип күзаллый. Сын ясау өчен мин башта, билгеле, эскиз әзерлим. Шуннан соң каркас эшләп, үзле балчыктан (яки пластилиннан) сын әвәлим. Бу модель тимер пластинкалар белән ике: алгы һәм арткы кисәкләргә бүленә...

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлегенең Санкт-Петербург бүлеге әгъзасы, югары һөнәри гыйлемнәргә ия скульпторыбыз Винера Абдуллина – заманыбызның иң актив татар иҗатчыларыннан. Ул 1965 елда Ленинградта туган һәм бүген дә төньяк башкалада яшәп иҗат итә. 


Винераның әтисе Зәви Мәхмүтов чыгышы белән Башкортстанның Борай районы Шабай авылыннан. Әнисе Зәкия исә Горький өлкәсенең Сергач районы Семёновка авылында туып үскән. Алар Ленинградка эш эзләп килгәч танышканнар. «Семёновкада мин 5 яшемә кадәр әбием Бәдриҗан тәрбия­сендә дә үстем. Ә менә дәү әтиемне күрергә насыйп булмады, ул Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган. Мин анда авыл рухын күзәттем, әбиләрнең ураза тотуларын, намаз укуларын да күрдем, татарча гына сөйләштем. Хәзер дә ана телемне беләм. Әти-әнием мине калага алып китеп бакчага биргәч, анда балалар мине күмәкләп рус теленә өйрәтте. Апам Наилә иҗат белән бәйле һөнәр сайламады, әмма ул да матурлык өлкәсендә хезмәт куя – чәчтараш. Ә мин балачактан ук бик фантазияле идем, күктәге болытларда да төрле образлар күрдем, комнан сарайлар төзедем һәм төсле каләмнәр, буяулар белән рәсемнәр ясадым, пластилиннан да әллә нәрсәләр әвәләдем...» – дип искә алды әңгәмәдәшем. 

Винера Абдуллинаның иҗатка таба юлы эзлекле: башта ул алты сыйныф гадәти мәктәптә укыган, балалар сынлы сәнгать мәктәбендә 4 ел белем алган, аннары Сынлы сәнгать академиясе карамагындагы Б.В.Иогансон исемендәге урта сәнгать мәктәбенә күчкән, аны тәмамлагач, В.А.Серов исемендәге сынлы сәнгать-педагогика училищесын бетергән, И.Е.Репин исемендәге дәүләт академик сәнгать институтының скульптура факультетында белем алган һәм шушы югары уку йортының аспирантурасын да уңышлы тәмамлаган. 

«...Рәсемнәремне папкага салып, Б.В.Иогансон исемендәге мәктәпкә консультациягә юнәлдем, кулыма агачтан уелган баһадир башын да тоттым. Кулларым буш булмасын әле, дидем үземчә. Андагы хөрмәтле укытучыларның рәсемнәремне карарга вакыт табуларын көтеп утырам. Сәләтле балалар каян гына килмәгәннәр, бик күбәүләр. Шулчак бер әфәнде яныма килде, кулымдагы агач сынчык белән кызыксынып: «Киңәш көтәсеңме? Үзең уйдыңмы?» – дип сорашты. «Әйе!» – мин әйтәм. Бу укытучы миңа шундук сынчылык юнәлешендә укырга тәкъдим итте. Рәссам булырга теләвемне шундук истән чыгардым һәм сынчылыкка укырга ризалаштым. Класста нибары 8 бала укыдык: 7 малай һәм мин. Аннары, училищедагы укуымны тәмамлагач, татар ир-егете белән тормыш кордым. Бердәнбер улыбыз Ринат туды. Улыма 10 ай тулгач, И.Е.Репин исемендәге институтка укырга кердем, аны тәмамлагач, аспирантурага юнәлдем... Миңа эш тәкъдим иткәндә: «Рус музеена барасыңмы яки академия остаханәсендә каласыңмы?» – дип сорадылар. Мин, тырыш иҗатчы буларак, музейны сайламадым», – ди Винера ханым.

Ул менә инде 20 ел дәвамында Россия Сынлы сәнгать академиясенең гипс эшләнмәләр ясау остаханәсе җитәкчесе булып эшли. Әлеге остаханәгә нинди генә уку йортлары, кемнәр генә мөрәҗәгать итми... Нигездә, анда сәнгати юнәлештәге уку йортлары өчен кирәкле әсбаплар – гипс сыннарны һәм анатомия рәсем дәресләре өчен кирәкле сынчыкларны җитештерәләр. 2001 елдан башлап, Винера Зәви кызы үз әсәрләре белән төрле дәрәҗәдәге гомуми күргәзмәләрдә дә катнашып килә. Үз шәхси күргәзмәләрен дә бик теләп ача. Ул кече формадан алып монументаль эшләргә кадәр берничә дистә скульптура композицияләре иҗат иткән инде.

– Винера ханым, «сынчыларга һәрчак эш табылып кына тора, алар кесәләренә дә акчаны миллионлап кына сала», –дияргә яраталар. Сезнең һөнәр җиңелләрдән түгел бит, аның да үз авырлыклары бар...

 – Болай фикер йөртүчеләр күп. Алар безнең һөнәрне җиңел дип күзаллый. Сын ясау өчен мин башта, билгеле, эскиз әзерлим. Шуннан соң каркас эшләп, үзле балчыктан (яки пластилиннан) сын әвәлим. Бу модель тимер пластинкалар белән ике: алгы һәм арткы кисәкләргә бүленә. Шуннан соң гипс форма ясыйм, аны нитролак һәм махсус май белән белән буягач, әлеге формага гипс агызам. Аннары форманы ватып, аннан  гипс коелманы алам, аның җөйләрен җуям, берәр дефект булса, аларын да бетерәм. 

Әгәр дә инде гипс модельдән бронза сын коярга кирәк икән, әлеге әзер гипс модельдән виксинт форма күчерелә. Виксинт формага сыек балавыз тутырыла. Виксинт форманы алгач, сынның балавыз моделе барлыкка килә. Аны да яхшылап эшкәртергә кирәк. Шуннан соң балавыз модельгә махсус җайланмалар (һава чыгаргычлар һәм литник) беркетелә. Әлеге конструкция керамик катнашмага батырыла. Аннан соң аны кайнар мичкә урнаштырып, керамик формадан балавызны эретеп чыгаралар. Керамик формага бронза агызыла. Аннары гына керамик форманы ватам һәм аның эчендәге бронза сынны барлыйм. Әзер сын тагы бер кат яхшыртыла һәм кирәкле төс килеп чыкканчы махсус кислоталар белән эшкәртелә. Күрәсезме, хезмәтебез никадәр катлаулы да, четерекле дә. Рәссам А.Бенуа иҗат юлы башында сынчы булырга теләгән, әмма бераздан бу өлкәнең күпме вакыт, чыгым таләп итүен аңлаган һәм киндерләргә сурәт ясауны үзе өчен җиңелрәк булыр дип тапкан. Аннары сын бит мохиткә  туры килергә тиеш... Сыннарымны уя башлаганчы ук, аларны шул мохиттә «рухи эш башкаручы» сыннар итеп күзаллыйм.

– Күп кенә талантлы шә­хесләрнең бюстларын иҗат иткәнсез. Мондыйларны ясаганда нинди кыенлыклар туа?

– Башта ул шәхеснең бар мәгъ­лүм фотоларын карап чыгам.  Кеше, гадәттә, аларның барсында да төрле була... Адәм баласы гомер барышында сизелерлек үзгәрә бит, ә шулай да иң мөһим күренгән фотоны сайлап алырга кирәк. Әйтик, М.Җәлилнең Бөек Ватан сугышы вакытында, хәрби киемнән, тоткынлыкка кадәр төшкән фотосына тукталдым. Илһам Шакиров бюсты өчен дә күп фотолар барладым. Аның йөз чалымнары да һәрчак диярлек үзгәрә барган. Җырчының бюс­ты да шулкадәр авырлык белән ясалды. Белүемчә, тормышында михнәтле көннәр бихисап булган. Ахры, барсы да ниндидер үзара энергетик бәйләнештә. Шуны искәртәм: авыр язмышлы кешенең сыны да авырлык белән ясала.

– Бәлкем, мөселманнар мондый сыннар ясауга каршыдыр? Илһам Шакиров әңгәмәләрендә, миңа һәйкәлләр куелса, яхшы булыр иде дип әйтмәгән бит, нигә кирәк соң инде алар, дигән...

– Нәрсә дияргә дә белмим... Эш шәхеснең вафатыннан соң да булмаска мөмкин. Әйтик, менә Мәскәү татарлары, талантлы дирижёрыбыз Фуат Мансуровның юбилее уңаеннан, аның бронза сынын ясарга тәкъдим иткән иде... Ярты еллык эшем авырлык белән барды. Мин иҗат объектының тормыш юлларын өйрәнеп чыгам, сәләтләренә сокланам! Фуат Шакир улы да нинди гомер кичкән зыялы! Альпинизм белән дә җитди шөгыльләнгән, тимераякта шуу буенча спорт мастеры да, шахматчы да, югары математиканы да укыткан, берничә чит телдә шулкадәр шәп сөйләшкән. Ә менә сынын ничек кенә ясасам да, канәгатьлек хисе кичерә алмадым.  Шулай да күп тырышлык куеп иҗат ителгән сынны ошаттылар. 


– Сезнең иҗатта «Балет» сериягез бар, Р.Нуриев сынын уюны да максат итеп куйгансыз. Әлеге темага ничек алындыгыз?

– Мин, чыннан да, үзебездәге опера һәм балет театрына барып, андагы балет артистларының репетицияләрен күзәтеп утыргаладым. Менә алар эшләп тә карыйлар, ичмасам! Үз-үзләрен аямыйча, сәгатьләр буе репетицияләр ясаучы балет артистларының хезмәте бик авыр икән. Балериналарны хәрәкәттә тасвирладым, чөнки бии башласалар, алардан күз алып булмый. Сокландыргыч сәнгать! Араларында татар милләтле прима-балериналар да бар иде, әлбәттә. Ләкин җитди эшләр уяр өчен, балет театрына 2-3 ел рәттән йөрергә кирәк. Аларны бит курчаклар кебек итеп кенә ясап булмый. 

В.Абдуллинаның иң беренче хезмәте – 1991 елда Н.К.Рерих исемендәге сәнгать училищесы янәшәсендә урнаштырылган сәнгати ваза. Студент чакта берничә яшьтәше белән бәйгедә җиңеп чыккач, аларга үз бетон эшләрен шушы территориядә урнаштырыр­га рөхсәт иткән булганнар. 2004 елда сынчы граф С.Ю.Витте бюстын Санкт-Петербургның дәүләт политехник университеты өчен ясаган. 2006 елда исә ул Махачкала каласы өчен Петр I бюстын иҗат иткән, шул елда ук аның тарихи шәхесләр сериясеннән гыйбарәт галереясы Франция­нең Нанси каласында узган 72 нче Халыкара күргәзмәдә экспозицияләнгән. В.Абдуллина Россия мәдәниятен танытуга зур өлеш керткәне өчен РФның Страсбургтагы Генераль илчелеге Почет грамотасына да ия.

«Шуннан соң инде татар шәхесләренең сыннарын да иҗат итә башладым. Күптәннән ошаткан якты образ – Сөембикә образына алындым. Аны мөләем кыяфәтле итеп күрсәтеп бирергә омтылдым. Гомумән, иҗатымда хатын-кыз образлары җитәрлек дип саныйм. 2015 елны бронзадан коелып, Казан паркына урнаштырылган «Әбекәй» сыны да шуларның берсе», – ди әңгәмәдәшем (Без аның белән Лядской бакчасында утырабыз. Әлеге сын янына тукталучылар, фотога төшүчеләр шактый булуын күзәтәбез. Иҗатчы бу күренешкә дә шат!)

Скульптор 2011 елда Россиядә татар телендә беренче басма – «Нур» газетасына нигез салучы булган, калада беренче мәчет төзетүгә өлеш керткән А.Баязитов бюстын иҗат иткән, ул Санкт-Петербург дәүләт университетының көнчыгыш факультеты скверына урнаштырылган.

2012 елда Ленинград өлкәсенең Тосно каласында сынчы тарафыннан ясалган М.Җәлил бюсты да ачылды. 2015 елда Кама Тамагы үзәгенә – драматург Т.Миңнулин бюсты, Любаньдагы «Геройлар аллеясы»на Бөек Ватан сугышы афәтендә күкрәге белән дошман амбразурасын кап­лаган батыр Т.Эрджигитов бюс­ты да, Санкт-Петербург дәүләт университеты территориясенә тарихчы-этнолог Л.Гумилевка багышланган хезмәте тә куелды. 2015 елда Винера Зәви кызы Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләге – «Татар халкы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. 

2016 елда Казахстанның Семей каласына аның тагы бер хезмәте – Тукай бюсты куелды. Шул ук елның 2 апрелендә Төньяк флотның Щ-423 су асты көймәсе командиры Измаил Зәйдуллинның бюсты Санкт-Петербургның Үзәк Хәрби-Диңгез музеена бүләк ителде. 2020 елның көзендә Илһам Шакировның туган авылы Якты Юлда даһи җырчыбызның бюсты урын алды. 

«Татар мохитендә үскәнгә күрә, кече сынчыклар сериясендәге образларымның барсы да диярлек әлеге еллардагы истәлекләрем, гади халык тормышына карата ихтирамым белән бәйле, алар, нигездә, шул хатирәләрем аша тудылар: абыс­тай, колхозчы, күрше, көтүче, кәләш, тракторчы, ана образлары... Минем «Сабантуй», «Балачак», «Чегәннәр», «Илһам», «Ислам мотивлары» һ.б. серияләрем бар. Сынчыкларны өслекләргә япмалар ягып кына ясыйм, шомартып бетермим, ул очракта алар җанлырак та, әле һаман иҗади процесс дәвамында кебек булып та кабул ителә. Кыскасы, иҗат ысулым классик түгел, бераз импрессионизм ысулына тартым», – дип тә искәртте ул. Бүгенге көндә сынчы татар сәнгать эшлеклеләре бюстларын иҗат итү белән мәшгуль. «Алдагы көннәрдә, иншаллаһ, С. Сәйдәшев сынына алыначакмын», – ди оста. 

В.Абдуллинаның 1999, 2000, 2002 елларда Санкт-Петербург­ның «Петербург музалары» дип аталган грант бәйгесендә җиңеп чыгуын да искә алу урынлы.

Аның реализм мәктәбе традицияләрен дәвам иттерүче күпкыр­лы иҗатын барлаганда, батырлык темасына игътибар бирелүен күрербез. Әйтик, 2007 елда, Үзәк федераль округының Дәүләт резервлары буенча Федераль агентлык янәшәсенә стела-рельеф куелды. Ул Бөек Ватан сугышы елларында күп батырлыклар кылган Росрезерв хезмәткәрләренә багышланган. 2010 елда Иваново каласында Советлар Союзы Герое, армия генералы В.Маргеловка, сугышчы-десантчыларга һәм спецназга багышланган хезмәт, Л.М.Мациевич музей-скверындагы Россиянең беренче авиаторларына багышланган бюстлар, Псковның 6 нчы һава-десант дивизиясе десантчыларына, РФ Геройларына багышланган сыннар һ.б. да – В. Абдуллина иҗаты.

Винера Зәви кызы китап графикасын да үз итә. Мәсәлән, «Мөхәммәд Пәйгамбәр – бөек кеше, һәрчак һәм бүген» китабы бизәлеше өчен ул матур чәчәкләр сурәтләгән. «Әбием Бәдриҗан Ленинградка килгәч, мәчеткә барганда, мине дә үзе белән ияртеп бара иде. Андагы гарәпчә язмаларны беренче тапкыр күрү белән аларны укып чыгасым килде. Болар бизәкләр түгел, чыннан да хәреф микәнни дип тә уйладым әле. Аллаһ Тәгалә ихлас теләгемне кабул иткәндер, чөнки VIII сыйныфта укыганда мәчеткә кердем дә үтенечемне әйттем: «Гарәпчә укырга-язарга өйрәнергә телим!» Андагы мөселман кешесе миңа ике атна гына дип үзлектән өйрәнү дәрес­леген бирде. Шул вакыт эчендә гарәпчә укырга-язарга өйрәндем. Гарәп теле минем өчен бик җиңел тел тоелды. Аннары ике ел буе Мөхлисә Зарипова алып барган курсларда укыдым. Тора-бара үз шәмаилләремне дә иҗат иттем. Аларда Аллаһ Тәгаләнең 99 күркәм исемнәре язылды...» – диде сынчы. 

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнарының Диния назәрәте рәисе Дамир Мөхетдинов һәм аның беренче урынбасары Равил Сәйфетдинов сынчыбызга татар мәгъ­рифәтчеләре бюстларын ясарга тәкъдим иткән. Шулай итеп, 2016 елда Ш.Мәрҗани, Х.Фәезханов, казыя М. Бубый, 
М.Бигиев һәм Р.Фәхретдинов бюстлары гаять дәрәҗәдә төгәллектә гипстан ясалган. Аларны Винера ханым Диния нәзарәтенә бүләк иткән инде. Бөтендөнья татар конгрессының съездында делегат буларак катнашкан иҗатчыбыз узган җәйдә дә Казанга буш кул белән килмәде. Скульптор җитди иҗат җимешен  – Муса Җәлилнең яңа бюстын тәкъдим итте. Ул тиздән Якутиядә урнаш­тырылачак. «Мондый съездлар, конференцияләр Татарстаннан читтә яшәүчеләргә рухи куәт, илһам өсти! – диде Винера Зәви кызы әңгәмәбез ахырында. – Бар ватанпәрвәрләрне бергә җыйган мондый бәйрәмчә зур чаралардан соң Санкт-Петербурга әйләнеп кайткач ук, үз мәдәниятебезгә кагылышлы иҗади эшләргә генә алынасы килә!»

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Л.НИКОЛАШКИНА  
фотолары файдаланылды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев