АРТИСТ ОНЫГЫ – МИГЪМАР
Кешенең исеме аның язмышына, холкына тәэсир итми калмый. Әнисе - опера җырчысы Галия Кайбицкая һәм әтисе - драма артисты Ситдыйк Айдаров, беренче татар театр труппасы хөрмәтенә исем кушса да, Сәйяр Айдаров артист булып китми, әмма язмыш аңа барыбер бу фани дөньяда сәйях булырга язган. Чөнки ул архитектура өлкәсенә кереп китә,...

Юкка гына архитектураны бөтен сәнгатьләрнең анасы дип атамаганнардыр. Сәйярнең архитектура өлкәсен сайлавы да очраклы түгел. Театрга мәхәббәт аңа каннан күчкән. Сәйяр музыканы да нечкә тоемлый белгән. Әтисенә Мәскәү консерваториясендә укып кайтканнан соң, опера сәхнәсендә балкырга насыйп булмаса да, аның белән бергә уку тәмамлаган әнисе Галия Кайбицкая 20 ел буе М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында хезмәт итә. Н.Җиһановның "Ирек", "Качкын", "Алтынчәч", М.Мозаффаровның "Галиябану", Дж.Вердинең "Риголетто", "Травиата", Н.Римский-Корсаковның "Снегурочка", "Царская невеста", Дж.Россининың "Севильский цирюльник" операларында, Җ.Фәйзинең "Башмагым" музыкаль спектаклендә җырлый. Татарстанның халык артисты исеменә лаек була. Җөмһүриятебезнең музыка тарихына ул татар операсының чишмә башында торган җырчы буларак кереп кала. Аның икенче ире, Сәйярне үстергән Ильяс Әүхәдиев тә - музыка дөньясында билгеле шәхес. Авыр сугыш елларында ул Казаныбызда опера һәм балет театрын җитәкли, аннары 20 ел чамасы музыка училищесы директоры булып эшли.



Әтисе йортында беренче чирканчык алган Камил Мотыйгый, 1907 елда Җаектан куылганнан соң, шәһәрдән шәһәргә концертлар белән йөреп, җырчы буларак таныла. 1920 елда вафат булгач, Мотыйгулла хәзрәтне күмәргә Уфа, Оренбур, Омск, Томск, Казаннан делегацияләр юллаганнар. Бу да аның үз заманында нинди зур абруй казанган шәхес булуын раслый.

Сәйяр Айдаров хатыны Люция ханым белән (белеме буенча биолог, гомере буе Казан дәүләт медицина университетында эшләгән) уллары Равил һәм Ильясны да укымышлы, зыялы шәхесләр итеп үстерә. Равил Айдаров иң элек Казан шәһәренең Вахитов районында баш архитектор булып эшли, аннары Казанның баш рәссамы була. Ә 2004 елдан бирле - үзе укыган архитектура-төзелеш университетында рәсем сәнгате кафедрасы доценты. Хатыны Галина Николаевна да архитектура докторы. Алар бергәләп дөньяның кайсы гына кыйтгасында булмаган! Кая гына барсалар да, Равил әфәнде дөньяның данлыклы архитектура корылмаларын, шул исәптән Мисыр пирамидаларын, Афина шәһәрендәге Акропольне, Париждагы Триумфаль арканы, Нью-Йорктагы Хөррият сынын, Венециянең күперләрен, Рим Колизеен, Һиндстандагы Таҗ-Махалны һ.б. сурәткә алган. Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җир, дигән кебек, ерак илләрдә гүзәл биналарга сокланып йөргәндә ул үзебезнең Татар бистәләрендәге гади генә агач йортларны сагынгандыр, күрәсең. Шәһәребезнең агач архитектурасын өйрәнеп, ул 2009 елда диссертация яклый. Өйрәнеп кенә калмый, гасырлар кичкән агач йортларны сурәткә дә ала. Күптән түгел аның Казандагы XIX йөз- XX йөз башы агач корылмалары турындагы альбомы нәшер ителде. Анда авторның рәсемнәре белән бергә проект сызымнары да китерелгән.
Хәзер күз алдына да китерүе кыен, әмма Иске Татар бистәсендә бер Апанаевларның гына да 14 йорты булган диләр. Бүгенге көндә исә шәһәрнең татар бабаларыбыз яшәгән өлешендә борынгы йортларны бармак белән генә санарлык. Чөнки Казанның 1000 еллыгына бик зурдан кубып әзерләндек. Ул вакытта атна саен диярлек берәр агач йортны җимереп, аның урынына байгуралар өчен йорт яки кибет салдылар. Равил Айдаров үзенең фәнни язмаларында бик аяныч саннар китергән. Казаныбызда XIX- XX йөзләрдә төзелгән агач йортлы 200 урам булса, 2004 елда аларның 52се генә сакланып калган. 2000 елда башкалабызда 770 тарихи-мәдәни һәйкәл булган. 2005 елга шуларның 530 ы гына исән калган. Саннардан күренгәнчә, дөньяга чал тарихлы, меңьяшәр Казанны танытабыз дип, бер селтәнүдә 240 борынгы йортны харап итеп ташлаганбыз. Һәм аларның хәрабәләре өстендә, җырлап-биеп, 1000 еллыкны бәйрәм иттек. Тарихи биналарны юкка чыгару аннан соң да дәвам итте. Хәзер инде күпме тырышсак та, ул байлыкны берничек тә кайтарып булмаячак.
Айдаров, Мотыйгыйларның мәгърифәтчелек эшен Равилнең улы Руслан да дәвам иттерер әле, бәлки. Ул да архитекторга укыган.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
. Равил Айдаров.
. Люция, Равил, Сәйяр, Ильяс, Даниэль һәм Эмиль Айдаровлар.
. "Камил Мотыйгый". Ильяс Айдаров эше.
. "Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин һәм бәләкәй Тукай". Ильяс Айдаров картинасы.
. "Сәйяр Айдаров әнисе Галия Кайбицкая һәм әтисе Ситдыйк Айдаров белән". Ильяс Айдаров картинасы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз