Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Арча төбәге сандугачы

Арчада күптән инде Расихны «районыбыз сандугачы» дип йөртәләр. Чыннан да, тыйнак, тәрбияле, тәртипле ир-­егет – бүген дә Арчаның иң матур тавышлы җырчысы.

Арча якларына барган саен, Казан арты төбәгенең йөзек кашы булган җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Галимҗанов башкаруындагы көй-моңнарны тыңлап, рухланып, хәтта горурланып кайтам. Теләсә кем сокланырлык, күңелне әллә кайларда йөртә торган саф, иркен, матур тавышлы җыр­чы авылдашым, лабаса. Ул да күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә»дигән повестендә яратып язган Саба районының Керәнне авылында туып-үсте.

Әтисе Әнгам абзыйның да «Юкә»не болыннарны яңгыратып җырлаганы хәтеремдә. Башлангыч класслар укытучысы Маһирә апа Әхтәмова да, шуны истә тотып, Расихны I сыйныфка укырга кергәч, җыр­латып карый. Малай Габдулла Тукай шигыренә язылган «Карлыгач» җырын өйрәнеп, беренче тапкыр сәхнәгә чыга, авыл клубларында куела торган концертларда катнаша башлый.

Маһирә апа, укучыларыннан ансамбль дә оештырып, аларны сәнгатькә тарта. Әмма V сыйныфка күчкәч, Расих өчен көй-моңнар онытылып тора, тавышына зыян килмәсен дигәннәрме, ул мәктәпне тәмамлаганчы, башка сәхнәгә чыкмый, җырламый. Шулай да тракторчы әтисе Әнгамның хромкада уйнавы, аннары җыр сузып җибәрүе, аңа Расихның да әкрен генә кушылуы, әнисе, укытучы Гөлфирә апаның аны яратып тыңлавы күңеленә рәхәт бер хәтирә булып кереп кала.

Оясында ни күрсә, очканында шул, ди халкыбыз. Расих та баянда уйнарга өйрәнә, бу елларда, үзе өчен генә булса да, җырлый ул. 

Галимҗановлар гаиләсе, Расих VIII сыйныфта укыганда, Арчага күченеп яши башлый. Егет биредә урта мәктәпне тәмамлый, армиягә китә. Аңа солдат хезмәтен Чехословакия­дә үтәргә туры килә. Анда да җыр туган якларны, якыннарын сагынуны басарга булыша. Өч татар егете буш вакытларында бергәләп гармун сузып, милли көйләребезне яңгыратырга гадәтләнә.

Армиядән хезмәт итеп кайт­кан егетнең тормышына тагын җыр килеп керә. Расих Арча аяк киемнәре фабрикасына тегүче булып эшкә урнаша. Ә инде әти-әнисенең ир-егетнең төпле һөнәре булырга тиеш, дип һәрдаим искәртеп торуы аны Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына алып килә, Расих читтән торып укырга керә. Чираттагы имтиханнарын тапшырып йөргән көннәрдә актлар залында яңгыраган җыр-музыкага игътибар итә. Моң яраткан егетнең күңеле түзми, залга кереп утыра. Ә анда концертка әзерлек бара икән. Егетне уку йортының музыка укытучысы күрә дә: «Бар, дәресеңдә бул», – дип, куып чыгара. Әмма егетнең уе дәрестә булмый инде, ул, укытучыны чыгып китте дип уйлап, кабат залга керә, җаен туры китереп, баянчыдан үзен дә җырлатып каравын сорый. Көйне сузып җибәрүе була, барысы да тынып кала. Музыка укытучысы да шунда булган икән, ул «Син безгә бик кирәк», – дип Расихны сессия­гә килгән саен концертларда, мәдәни кичәләрдә катнаштыра башлый. Расих җыр дөньясына әкренләп кереп китә, үзе эшли торган фабрикада куела торган концертларда да аның җырлавын көтеп ала башлыйлар.

Сабан туе булган көнне районның зур спорт стадионында уза торган «Арча кичләре» дигән бәйрәмдә Расих та катнашырга ниятли. Егеткә шушы тәүге чыгышы ук уңыш китерә, аның җыры беренче урын белән бәяләнә. Расихка ул елларда дефицит булган бүләк – тузан суыр­гыч та тапшыралар. Арчалылар да бу чыгышны хәтерләренә төйнәп куя, аны барлык мәдәни чараларга чакыра башлыйлар, райондагы концерт-кичәләр дә Расихсыз үтми хәзер. Егет үзе дә җыр өлкәсендәге белемен арттырыр­га ниятли һәм Казан Мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә, аны уңышлы тәмамлый. Билгеле, югары белем алу ир-егетнең җыр иҗатын үстерү өчен зур ярдәм була. Сессия саен концертлар кую, уку йорты педагогларының киңәшләре, алган дәресләре  аша Расихның җырлавы тагын да камилләшә.

Иҗат бәйгеләрдә дә ныгый һәм үсә, җырлау культурасы да арта бара. Расих Казанда үткән җыр бәйгеләрендә дә катнаша башлый. «Ватаным Татарстан» газетасы призына уздырылганында егетнең җыры икенче урынны ала. Дип­ломны Казан мэриясендә ул чактагы шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгы Камил Исхаков тапшыра. Аннан соң  да Расих бәйгеләрдә осталыгын чарлауны дәвам итә. Хәзер инде аның дипломнары да санап бетергесез. Хәтта авыл хуҗалыгы министрлыгы ярминкәләрендә даими чыгыш ясагач, Ратушага чакырып, рәхмәт белдерәләр. Казанда ул елларда уза торган «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» рес­публика җыр фестивалендә дә өченче урын, аннан соң катнашканында икенче урынны ала. Ул, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «Җыр­лыйк әле, дуслар» телевизион конкурсында үзенең яраткан җырын башкарып, бик күп күңелләрне яулый. Семинарларда, Казанның зур залларында үтә торган республика авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәмнәрендә дә Расихның сәхнәгә чыгуын алкышлап каршы алалар.  

Әлбәттә, Расихның иң яратып башкарган җырлары туган як турында. «Туган ягым бик кадерле. Су коенып үскән тугайларымны, чәчәкле болыннарны, җиләкле урманнарыбызны бик сагынам», – ди ул. Җырчының туган авылы Керәннегә кайтып концерт кую­ын да хәтерлиләр әле. Клуб тутырып утырган авылдашларыбыз Расих һәм аның төркеме куйган концертны өч сәгатькә якын бик яратып карады. Әмма Р.Галимҗанов өчен Арча да бик кадерле. «Шушы яклар мине җырчы итеп үстерде», – ди ул. Расихның җырларында сөю-мәхәббәт тә бар. Ул Арчада сөйгәнен табып гаилә корган, бер-берсен яраткан парның балалары үсеп җитешкән.

Арчада күптән инде Расихны «районыбыз сандугачы» дип йөртәләр. Чыннан да,  тыйнак, тәрбияле, тәртипле ир-­егет – бүген дә Арчаның иң матур тавышлы җырчысы. Дәрәҗәле кунаклар килсә дә, тантаналарда да, кичәләрдә дә Р.Галимҗанов – сәхнә күрке. Гомумән, Расих башкаруындагы җырлар – районда үтә торган һәр бәйрәмнең, тантананың бизәге. Р.Галимҗанов Россия  өлкәләрендә уза торган Сабантуйларда да арчалылар исеменнән халкыбызның моңнарын милләттәшләребезгә җиткерә. Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә, Волгоградта, Самара өлкәсенең Гали авылында, Чуашстанның данлыклы Шыгырданында, Екатеринбургта, Пермь өлкәсендәге Барда районында, Төркиядә дә милләттәшләребезгә халкыбызның җыр-моңнарыбыз­ны ишеттереп кайткан ул. Ә инде Арча ягында туып үскән әдәбият-сәнгать әһелләренең Казанның зур залларында үтә торган иҗат кичәләрендә ул затлы кунак. Алай гына да түгел, Расих Галимҗанов инде күп тапкырлар арчалыларны соло концертлары белән дә кинәндергән.  

Җырчының йөзләрчә җыры бар. Аның аеруча озын көйләрне яратып башкаруына да күп тапкырлар игътибар иткәнем булды. Расих башкаруындагы «Яшик сөенеп кенә», «Киек казлар»,  «Үтте дә китте яшьлегем», «Уфтанма» «Яшьлегем хисләре», «Уракчы кыз» кебек җырлар тыңлап туймаслык.

Расих Галимҗанов – инде өч дистә ел дәвамында Арча Мәдәният йорты каршында эшләп килүче автоклуб җитәкчесе. Ул үзенең иҗат коллективы белән һәрвакыт юлда. Җәйләрен районның төрле күмәк хуҗалык­ларында кырда эшләүчеләр, ындыр табагында хезмәт кую­чылар алдында җыр-моңнарыбызны яңгыратып, аларның күңелләрен күтәреп, эшкә көч биреп китсә, кышларын районның хезмәт коллективларында, авылларның мәдәният учакларында, картлар йортларында концертлар куя. Аның сәхнәгә чыгуы теләсә нинди чараны бәйрәмгә әверелдерә.

«Сәхнә – минем өчен ял. Мин бүген инде тормышымны җырсыз күз алдына да китерә алмыйм», – ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев