Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Ана һәйкәле үз сәгатен көтә

2020 елда аның милли колоритлы хезмәте – «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясендәге эпизод сурәтләнгән скульптура композициясе театр алдындагы мәйданга куелды.

Талантлы татар скульпторы Артур Давыдовка – 32 яшь, әмма ул инде күп кенә саллы хезмәтләре белән горурлана ала.

«Без белдек: шәһәр булачак!» дип аталган скульптура композициям Түбән Кама төзелә башлауның юбилеена туры китереп, 2021 елның сентябрендә урнаштырылды, – дип сөйли Артур. – Бөтенсоюз комсомол төзелеше дип игълан ителгәч, бирегә шәһәрнең беренче төзүчеләре юл алган. Буш кырга башта геофизик комсомоллар килеп кала урынын билгеләгән. Димәк ки, скульптура композициядәге тугыз бронза сын арасында аларның һөнәре беренчеләрдән булып сурәтләнергә тиеш, дип фикер йөрттем. Сын концепциясе буенча, Түбән Каманы төзүдә катнашкан төп һөнәр ияләрен күрсәтеп чыгу таләп ителде. Шуңа күрә композиция чишелеше һөнәр ияләрен тасвирлауга барып тоташты. Хатын-кызлар да хөрмәтләп искә алынды. Композициядә тагын бер элементны, архив документы ягъни калада урнашачак объектлар схемасы, каланың һәм сәнәгать зонасының генераль планын тасвирларга кирәк иде. Сыннарымның нигезен 1957 елдан башлап тупланган фотосурәтләр архивына таянып төзедем, шул тарихи сурәтләрдәге хезмәт кешеләре минем өчен җыелма образ мисаллары булып торды. Әлеге сыннарда очраклык булса да, кайберәүләр үз танышларын, дусларын да «таныды». Патриотизм, хезмәт каһарманлыгы хакындагы китапларны күп укыдым бу вакытта. Беренче төзүчеләр белән очрашулар да оештырылды. Һәр образ концепциясен хезмәт ветераннары белән берлектә кабул иттек. Гомуми эскизны ветераннар да күреп сөенде».

А.Давыдовның әлеге күләмле хезмәте Түбән Камадагы беренче иҗади эше генә түгел. 2019 елны ул шәһәрнең Җиңү паркындагы биш Советлар Союзы Герое һәм биш Дан ордены тулы кавалерларының бюстларын реконструкцияләгән иде. Аннары А.Давыдов белән Түбән Каманың Т.Миңнуллин исемендәге Татар драма театры алдына яңа скульптура композициясен урнаштыру мөһимлеге хакында сөйләшү башлаганнар. 2020 елда аның милли колоритлы хезмәте – «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясендәге эпизод сурәтләнгән скульптура композициясе театр алдындагы мәйданга куелды. «Проект өчен спектакльдән авыл агасы һәм аның оныгы арасындагы әңгәмә эпизоды сайлап алынды: эскизларны ясый башлауга ук, мин бу идеянең уңышлы композициясе булачагын күзалладым. Такта шомарту җайланмасына (верс­такка) утырган ир-ат образын драматург Т.Миңнуллин йөзе чалымланырлык итеп үк ясадым. Ике метрдан артык биеклектәге әлеге хезмәтем бронзадан коелды», – ди сынчы. «Гомумән, совет чоры күңелемә бик якын. 1960 елларда төшерелгән йөзләрчә фотолар, тарихи фильмнар карап, иҗат итәм», – дип сөйли  ул. 

Артурга еш кына элмә такталар иҗат итәргә дә туры килә. Әйтик, Кукмарадагы мәшһүр киез басу фабрикасы җитәкчеләренә багышланган мемориаль комплекс өчен әлеге фабриканы озак еллар буе җитәкләгән Ш.М.Әхмәтшин бюстын, башка директорларга багышланган мемориаль тактаны да ул әзерләгән. Фаб­рика алдына урнаштырылган бизәкле, 2,5 метр­лык «Кукмара киез итекләре» дә – аның иҗаты! Туган як тарихын кадерләп саклау, гади хезмәтне хөрмәтләү максатына юнәлдерелгән башка эшләре дә җитәрлек. Әмма әүвәл аның ничек скульптор булып китүен аныклыйк. 

«Мин, – ди Артур, – Мамадышта, дүрт балалы гаиләдә туып-үстем. Әүвәл сынлы сәнгать мәктәбен тәмамладым. Урта мәктәптән соң, декоратив-гамәли сәнгатькә өйрәнәсем килеп, Казан сынлы сәнгать училищесының керамика бүлегендә укыдым. Аннары Мәскәүнең В.И.Суриков исемендәге дәүләт академик сынлы сәнгать институтының Казандагы филиалы ачылды, мин шунда скульптура бүлеген тәмамладым. Укытучыбыз, сынчы-остазыбыз Асия Миңнуллина алты ел бар тәҗрибәсе белән уртаклашты, без аның һәрбер сүзен йотлыгып тыңладык, гел янында бөтерелеп йөрдек. Асия ханым белән без, аның барлык студентлары, әле дә бик дус, әле дә аның белән тыгыз хезмәттәшлектә. Казанда хәзер дистәдән артык яшь скульптор бар, барыбыз да –  сынчы Асия Миңнуллина укучылары»

2014 елда рәссам-скульптор дипломын алган А.Давыдов бер ел узуга Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлегенә кабул ителә, бүлек оештырган һәр күргәзмәдә катнаша. Ул иҗат иткән, милләтебез тарихына бәйле шәхесләргә багышланган җитди хезмәтләр дә шактый. 

1941 ел җәендә Брест крепосте оборонасы җитәкчеләренең берсе, майор П.М.Гаврилов бюсты да нәкъ аның эскизы буенча иҗат ителә. Бюстны быел 22 июнь көнне тантаналы рәвештә ачу планлаштырылган. Керәшен каһарманы, 1900 елда Лаеш өязенең Әлбәдән авылында (хәзер Питрәч районына керә) дөньяга килгән Петр Гаврилов полкы 1941 елның маенда Брест крепостена күчерелә. Илбасарлар дивизиясе белән сугышканда, аның җитәкчелегендәге дүрт йөз хәрбидән нибары унике кеше, дүрт пулемет кына исән кала. Ә аннары... төркем форт эченнән чыгып, һәрберсе төрле җиргә таркалгач, ул берүзе генә кала. 23 июльдә әсирлеккә эләгә. Яралы, ач, талчыккан. Фашистлар аның каһарманлыгына гаҗәпләнеп, аны хәтта атып үтерергә дә теләмәгән... 1945 елның маена кадәр татар каһарманы концлагерьларда... Ә менә фильтрацион лагерьдан соң инде аны «партбилетын югалкан» дип партиядән чыгаралар, хәрби званиесеннән мәхрүм итәләр, һәм хәтта Гражданнар сугышында ук кыю сугышкан бу батыр «XX лет РККА» медаленә дә лаек түгел дип, медален дә кире алалар. Туган авылына кайткан П.Гаврилов колхоз эшенә дә кабул ителми. Ул авылдашларының аңа сатлыкҗан итеп карауларын, үзен кимсетүләрен, аркасына бәрәңге томыруларын онытмый. Бераздан ул Краснодарга чыгып китә. Анда да башта нибары кара эшче булып эшли, аннары гына заводка экспедитор булып урнаша. 1950 елларда язучы С.Смирнов Брест крепосте геройларын табып, алар хакында яза, китап нәшер итә, радиотапшырулар эшли. Шушы хезмәтләрдән соң П.Гаврилов халык каһарманына әйләнә, хәрби званиесе дә, медале дә иясенә кире кайтарыла. 1957 елда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1979 елны, 78 яшендә җан тәслим кылгач, васыяте буенча, Бресттагы гарнизон мемориаль зиратында, үз хәрби иптәшләре янына ­җирләнә.

Яшь скульптор, иҗат төркеме составында, төрле сыннарны төзекләндерү, кайберләрен яңадан торгызу эшчәнлегендә дә актив катнаша. Мәсәлән, Казанның Лядов паркындагы XIX гасыр ахырында урнаштырылган, күп фигуралы борынгы фонтанны бары тик фотосурәтләргә карап кына яңадан торгызуга үз өлешен кертә. 2019 елны Казандагы С.Орджоникидзе исемендәге скверда шушы шәхеснең сынын яңадан торгызу төркеме составында эшли. Дәрвишләр бистәсенең Сәид-Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы берничә совет чоры парк скульптураларын төзекләндерү белән шөгыльләнгән иҗат төркемендә дә була. «Совет эпохасы сыннарының күбесе Казанда кадерләп саклана», – дип ассызыклый Артур. Безнең илдә Бөек Ватан сугышындагы каһарманлыкларга багышланган мемориаллар, сыннар – сан буенча иң күбедер...

А.Давыдов иҗатында аның гаять югары дәрәҗәдәге иҗади идеясе, яңа эскизы да бар. Мамадыш районының Урта Кирмән авылында яшәгән, сугыш кырларында сигез ир баласын югалткан гаилә белән бәйле эскиз ул. Фатыйха белән Фәттах Әхмәдиевлар гаиләсендә сигез ир бала һәм бер кыз бала үскән. Әлеге каһарманнарны үстергән, әмма сугыштан соң аларның берсе белән дә күрешергә насыйп булмаган шушы Анага һәм уллары сугыштан кайтмаган барлык аналарга да багышланган Ана һәйкәлен күпләр белә. Ул Мамадышта 1997 елда ук ачылган иде. «Менә соңгы вакытларда шушы тарихи темага янә игътибар артты, бу гаилә –  яу кырларында сигез улы һәлак булган бердәнбер Татарстан гаиләсе санала. Әхмәдиевлар гаиләсе тарихы туган якны өйрәнү музеенда һәрчак сөйләнә. Мин бу тарихны бик күптәннән бирле беләм. Әнием Гөләндәм Давыдова да – шушы музейның фәнни хезмәткәре бит.Гаиләдәге Исмәгыйль Фәттахов (ир балаларның фамилияләре әтиләре исеме буенча барган) Гражданнар сугышында һәлак булган... Менә Фатыйха апа Бөек Ватан сугышында өчесе һәлак булган һәм тагын өчесе хәбәрсез югалган улларын истә тотып еласа да, төпчек улы Әгъмәлетдинне өзелеп көтеп яши башлаган. Төпчек улы әнисенә һәрдаим диярлек хатлар язган. 1945 елның маенда да исән булган. Ләкин 1945 елның августында, Япония белән сугышта, бер биеклекне алганда, күкрәге белән дошман амбразурасын каплап, батырларча һәлак булган, – ди Артур. – Соңгы вакытларда нәкъ менә Фатыйха Әхмәдиевага багышлап яңа һәйкәл – Ана һәйкәле урнаштыру максат итеп куелды. Әлеге һәйкәл бәйгесендә теләп катнаштым. Әлеге сигез бертуган татар каһарманнарының фаҗигале язмышларын Мамадышның төбәкне өйрәнү музеендагы аларга багышланган махсус экспозиция аша тагын бер кат барладым, андагы гаилә ядкарьләренә янә бер кат күз салдым, Ана тукыган сигез бизәкле сөлгене дә, Анага улы Ибраһим тарафыннан һәлак булган абыйсы Исмәгыйльнең төсе итеп тапшырылган, 1904 елны ук нәшер ителгән Коръән китабын да күрдем, Фатыйха ханымның оныгы Мәрзия апа Бикмурзина белән дә күрешеп сөйләштем. Фатыйха апаның сурәте сакланып калган бердәнбер фотога бар игътибарымны тупладым... Озак уйландым. Нәтиҗәдә, шушы психологик портретка таянып та иҗат иткән һәйкәл эскизым, аналарның бар түземлеген, тырышлыгын, миһербанлыгын, игелеген данлаучы символ буларак ясалды. Аның Мамадышта урнаштырылуын күрергә насыйп булсын иде дип телим. Мамадышта бит гомумән өр-яңа музей – Әниләр музее ачу планлаштырылды. Һәм әлеге музей алдындагы мәйданда эскәмиягә утырган хәлдә, бер кулын үзе җыйган болын чәчәкләренә һәм бизәкле сөлгегә куйган, икенче кулына Коръән китабын тоткан Фатыйха Әхмәдиева сыны, аңа багышланган шундый һәйкәлем куелса, бик яхшы булыр иде! Иҗади конкурска тәгаен йомгак ясалмады әле. Аның нәтиҗәләрен көтәм».

Йөрәккә үтәрлек әлеге хезмәтне тасвирлаганда шул хакта да әйтик: скульптор тарафыннан әлеге Ананың үз куллары белән тукыган сигез бизәкле сөлгесе дә өстәлгән бу һәйкәл эскизыннан  җылылык бөркелә! Фатыйха Әхмәдиева турында белмәүчеләр дә һәйкәлгә бер карауда ук анда кулына Коръән китабын кысып тоткан татар хатын-кызы, татар әбисе – Ана сурәтләнүен аңларлык булачак. Эскизның гомуми энергетикасы куәтле! Әлеге нәсел дәвамчыларының берсе, Урта Кирмән авылында гомер итүче, унынчы дистәне ваклаучы Мәрзия Бикмурзина да шушы һәйкәл эскизын күреп: «Әйе, бу нәкъ безнең дәү әниебез!» дигән икән, димәк, тулы охшашлык бар! Әлеге Ана сыны эскизына Мамадышка эш сәфәре белән килгән Татарстан илбашы да күз салган инде... Шунысын да ассызыклыйк: сугыш кырларында улларын югалткан мондый  аналар күп милләтләрдә бар. Һәр халык диярлек, шундый зур кайгы кичергән аналарга багыш­лап, һәйкәлләр урнаш­тырды. Аларны игътибарсыз калдырган милләтләр, гомумән, бар микән инде? Шуңа күрә татар җирендә дә,  мондый татар Анасына багышланган һәйкәл кую бик вакытлы... Сынчы Артур Давыдовның әлеге идеясе, милли рухлы, мәгънәле эскизы чын һәйкәл булып тормышка ашар көн дә килеп җитсен!

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев