Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Алтын куллы оста

Кытайда сәнгать җәүһәрләренең күчермәләрен ясау хуплана, рәссам һәм сынчылар шул рәвешле даһи осталардан өйрәнә, дип санала.

Чин илендәге гаҗәеп картиналардан берсе – Чжан Цзэдуаньның моннан мең ел чамасы элек язылган “Цинмин фестивале вакытында елга буенда” төргәгенең биеклеге 24,8 сантиметр, озынлыгы 5,29 метр тәшкил итә, анда шул замандагы тормыш сурәтләнә. 2013 елда сынчы Чжэн Чуньхуэй шул картина сюжетын 12 метрлы агач кәүсәсенә кисеп ясый башлый һәм моңа 4 ел вакыт китә. Нәтиҗәдә, әлеге хезмәт иң озын агач скульптура буларак Гиннессның рекордлар китабына кертелә. Ул картинаның төгәл күчермәсе түгел, бәлки камилләштерелгән варианты булып тора. Анда биналар, агачлар, елга-тау-күперләр, болытлар һәм көймәләр генә түгел, хәтта һәркайсы аерым-аерым кулдан ясалган 550 кеше сыны да бар. 

(“Интересно.сс”).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев