Мәдәни җомга

Алтын буяу остасы

Лиана Габдрахманованың тәзхиб әсәрләре республикада иң кызыклы, иң камил, иң күркәм әсәрләр, минемчә

Яр Чаллы шәһәре рәссамы Фәрит кызы Лиана Габдрахманова үз әсәрләрен тәзхиб ысулы кулланып иҗат итә. Ул ясаган әсәрләргә, туры мәгънәсендә сокланып туймаслык! Тәзхиб остасы – «Россия Рәссамнар берлеге» карамагындагы Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Яр Чаллының «Ел рәссамы – 2018» бәйгесе кысаларында «Яңа исемнәр» номинациясендә, 2019 елны Россиянең 170 остасы катнашкан «Город мастеров» Бөтенроссия фестиваленең «Традицион булмаган техникадагы иң яхшы оста» номинациясендә җиңү яулаган иҗатчы да.

Лиана Зәйдә туып-үскән, кечкенәдән рәсем ясарга өйрәнергә теләсә дә, ул вакытта шәһәрдә балалар  сәнгать мәктәбе гомумән булмаган. Шулай да ул бер сәнгать студиясендә 2-3 ел шөгыльләнергә мөмкинлек таба. Урта мәктәпне тәмамлагач, 2003-2008 елларны Яр Чаллы педагогика институтының сынлы сәнгать-графика факультетында укый. «Кечкенәдән рәсемнәр ясагач, башка һөнәр турында уйламадым да. Әмма ирекле рәссам булып киткәнче, әле берничә ел төрле җирдә эшләргә туры килде», – ди ул. Урта мәктәптә укытырга теләге булмагач, Лиана ике ел сатучы булып эшләп ала. 2010 елны ритуал хезмәт күрсәтүче бер шәхси оешмага график дизайнер булып эшкә урнаша. Янәшәдә генә шушы оешманың остаханәсе дә булгач һәм анда гранитка рәсем ясаучы, төрле язулар сырлау­чы осталар, рәссамнар хезмәт куйгач, аларның хезмәтенә дә кызыксынып карый. Бераздан аңа шул остаханәдә эш тә табыла. «Остаханәдә алтын буяулар белән эшлиләр иде, агач әйберләр, агач җиһазлар да ясала иде. Алтынлау техникасының бар нечкәлекләренә, аның ташларда, агачта, гипс өслекләрдә ничек кулланылуына шунда төшендем. 2014 елны бу эштән китеп, шәһәрнең «Ашыгыч медицина ярдәме сырхауханәсе»ндә ике ел медицина регистраторы булып эшләдем. 2015 елны алтынлау техникасындагы эшләргә заказлар ала башладым һәм, бу юлымны уңышлы дәвам итәр өчен, ирекле рәссам гына булырга кирәк дигән фикергә килдем», – ди әңгәмәдәшем. 

2017 елны Кама аръягы төбәгенең яшь рәссамнары иҗади берлеге сафларына кергән Лиана якын-тирәдә узган гомуми күргәзмәләрдә, симпозиумнарда, арт-проектларда үз картиналары белән катнаша башлый. Мәсәлән, 2019 елны  Чаллы үзәк китапханәсендә оештырылган «Минем халкымның җанлы бизәмнәре» төбәк күргәзмәсендә үзенең берничә картинасы белән катнашкан. Аның  Чаллы картина галереясы күргәзмәләрендә экспозицияләнгән әсәрләре дә тамашачылар күңеленә хуш килә.

2016 елны Лиана Төркия шәһәрләрен күреп кайтырга була, андагы 1616 елда төзелгән Солтан Әхмәд мәчетенә дә керә һәм... мәчет диварындагы матурлыкны күреп шакката. «Диварда... катлаулы каллиграфик язмалы, тәзхиб ысулы белән бизәлгән зур әсәр эленеп тора иде. Аны фотога төшердем. Төркиядән кайткач, максатчан рәвештә тәзхиб ысулы турында җитди мәгълүматлар эзләргә керештем. Тапмадым. Бу хакта русча китаплар гомумән юк икән. Аңлашыла да, бу бит Иран яисә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре түгел... Бар булган мәгълүмат төрек телендә һәм гарәп телендә иде. Төрекчә китап­ларны һәм язмаларны кулыма сүзлек тотып, тәрҗемә иттем... Мин – тәзхибкә үзлегемнән төшендем. Беркем дә мине бу иҗатка өйрәтмәде. Биш-алты ай узгач, бер тәзхибле эшне кабатлап, ясап карарга ният кылдым. 40х40 см зурлыгындагы катыргыга ясалган «Әл-Гафур»  күчермәсе яхшы сыйфатлы килеп чыкты, – ди иҗатчы. – Чөнки алтынлау техникасын инде яхшы белә идем бит. Эшем бик яхшы килеп чыккач, аңладым: мин тәзхиб ысуллы иҗат белән шөгыльләнәчәкмен. Тагын бер күчермә ясадым, үзем өчен генә, билгеле. Ул да бик күркәм булып килеп чыкты. Шуннан соң орнаментлар уйлап табып, детальләрне ничек урнаштыру турында фикерләп, үз авторлык әсәрләремне язасым килде. Нәкъ шул вакытта Artgurman Рәссамнар артеле «Марки» дип аталган Халыкара арт-проектның күчмә күргәзмәсе оештырылган иде. Беренче әсәремне шул күргәзмәгә куйдым. Бик матур бизәкләр эченә «Әлиф» хәрефен яздым. Һәм шуннан бирле тәзхиб ысулында язам... Үз авторлык күзаллавым бар».

Бүгенге көндә Лиана Фәрит кызының тәзхиб ысуллы әсәрләре һәм миниатюралары берничә дистә. Аның иҗатында да күп гасырлар буенча кулланылып килгән иҗат бүленеше бар. Лиана каллиграфик язулар төшерми, чөнки гарәп телен белми. Шуңа күрә бу әсәрләргә каллиграфик язуларны Әлмәттә яшәп иҗат итүче гарәп теле белгече, гарәп теле гыйлемен Мисырда, Каһирәдә туплаган каллиграф Рөстәм Сарачев төшерә. «Без – иҗади тандем. Башта ул Инстаграм битендәге эшләремне ошатып карап барды, аннан соң мин аның да каллиграфия белән шөгыльләнгәнен, гарәпчә укырга өйрәткәнен белдем һәм: «Минем әсәрләремә гарәпчә язмаларны язып бирегезче», – дип тәкъдим ясадым. Ул шатланып һәм илһамланып риза булды. Бу – гадәти практика. Гасырлар буе рәссам тәзхиб ысулындагы бизәкләрне яза, ә икенче иҗатчы, каллиграфик язма иҗат итеп, аны шул бизәкле өслекләргә өсти. Рөстәм Сарачев – искиткеч профессионал!» – дип аңлата Лиана. Тәзхиб ысулындагы сәнгать әсәренең ничек язылуын күпләр белми. Аның ничек язылуын хәтта тәҗрибәле рәссамнар да аңлата алмый. Лиана да фикеремне раслый, чөнки ул Татарстан Рәссамнар берлегендә башка рәссамнарның мондый нәфис техникада гомумән дә иҗат итмәүләрен белә.

Лиана Габдрахманованың тәзхиб әсәрләре республикада иң кызыклы, иң камил, иң күркәм әсәрләр, минемчә. Сез аның «Россия кошлары» сериясенә кергән матур кош, бүздәк сурәтенә генә карагыз! Өч яруслы алтын бизәмле келәм эчендә утырып торган бүздәк шулкадәр җанлы килеп чыккан, хәтта аны сыйпап аласы килә! Лиананың талантын, академик сәнгать өлкәсендә алган белемнәре нәтиҗәсен шушы хезмәтеннән генә дә аңлап була.

Бу юнәлештәге иҗат өчен нәрсәләр таләп ителә соң? Бу хакта Лиана, тәҗрибәле тәзхиб остасы буларак,  үзе сөйли: «Чимал, корал мәсьәләсе – иң авыры, чөнки Иран, Төркия кебек дәүләтләрдә әлеге юнәлеш өчен махсус җитештерелгән кәгазьләр, кылкаләмнәр сатыла, бездә мондый төр кибетләр юк. Менә шушы көннәрдә Төркиядән кылкаләм килде. Ул песи йоныннан ясалган кылкаләм, шулкадәр уңайлы, йомшак... нәкъ тәзхиб өчен! Бездә бит әле нечкәдән нечкә, бик сыйфатлы кылкаләмнәрне тәзхиб өчен бик туры килерлек итеп ясамыйлар да. Гомумән, Россиядә бу ысул буенча бернинди инструмент та табам димә! Мин үзем катыргы өслекләрдә генә иҗат итәм. Бананнан, шикәр камышыннан ясалган кәгазьләр эзләп азап­ланмыйм. Нык катыргылар хәзер күп һәм алар төрле төстә. Катыргылар төсле кәгазьләрдән чыдамлырак. Алар су тигәндә дә бик деформацияләнми, төрле текстуралы итеп ясала. Хәйран зур күләмлеләр! Күргәзмәләргә элеп куярга ярарлык зурлыкта дип әйтүем. Тагы нәрсә кирәк? «Агат теш». Ул алтын бизәк өслеген шомартып җибәрү өчен мөһим, «Агат теш»тән соң алар көзгедәй ялтырый башлый һәм ул шулай ук аерым бер җилем нигезенә – полиментка салынган сусаль алтынны шомарту өчен дә кирәк. Италиядә һәм Германиядә җитештерелә торган сусаль алтыннар (960 һәм 976 нчы проба), алар бик юка һәм саксыз сулыш алудан да ертылыр­га мөмкин. Алар электрланып кулларга, гомумән һәрнәрсәгә тартыла, ябыша. Моннан кала кул белән төелеп ясала торган сыек алтыннар (аларны ясау шулай ук озак, катлаулы процесс), темпера, алтын өчен махсус җилем, спиртлы лак, сирәк кенә – алтын тушь... Мин буяуларга йомырка сарысын да өстим. Бу – су белән бутау гына түгел, йомырка сарысы кушылган буяулар белән язу күпкә уңайлырак. Вакыт узу белән мондый буяулар ныгый төшә һәм ялтырый. Сусаль алтыннар да төрле. Аларның мин алтын төсендәгеләрен дә, башка төсләр килеп чыксын өчен көмеш кушылганнарын: яшел, лимон төслеләрен дә яратам. Агалтынны да ошатам. Алтынның төсле буяулар белән берләшүе әлеге сәнгать төрен шундый үзенчәлекле һәм эстетик яктан бик зәвыклы итә. Сыйфатлары бик югары булган мондый материалларның берсе дә Татарстанда сатылмый, мин аларны Мәскәү, Санкт-Петербургтагы махсус кибетләргә заказ биреп кайтартам. Алар бик кыйммәт. 

Иҗатымны илебездәге сәнгатьсөярләр генә карап бара. Дөрес, бер тәзхибем Лондонда саклана. Бездә бик аз акча түләп кенә сатып алырга телиләр... Ә тәзхиб ысуллы әсәрләр гаять катлаулы, алар озак языла. Шуңа күрә тәзхибнең бәһасен арзан куеп булмый һәм мин аны башка төрле заказлар арасында гына, вакыт калган очракта гына ясыйм. Бу вакытта хәтта суларга да ярамый дип әйтә алам. Чөнки бик юка битләр рәвешендә җитештерелгән алтын аз гына үтәли җилдә дә алтын тузаны буранына  әйләнә ала. Аеруча җәй көне. Ишек һәм бөтен тәрәзәләрне ныклап ябып куеп алтынлыйм. Түзәргә туры килә.

Әтием Фәрит тә, әнием Гөлнур да, бертуган апам Ландыш та, хәләл җефетем Юныс Сир Ханифи-оглы да иҗатымны ошата. Тик үзем генә тәзхиб ысуллы хезмәтләремне инде башкача итеп күрәм. Хәзер аларның барысын да татар җырлары һәм татар фольклоры, татар әкиятләре белән бәйләячәкмен. Бу тема миңа бик якын. Моның башлангычы да бар: Киров каласы рәссамы «Рәссам китабы» дигән халыкара проект оештырып, күчмә күргәзмәләр ачарга теләгән иде. Нәкъ карантин алдыннан ул «Мәхәббәт һәм көй» дигән темага картиналар иҗат итәргә әйдәде. Карантин вакытында мин дә «Күбәләк» (18х23см) һәм «Бөрлегәнем – бер генәм» (18х23см) дип исемләнгән миниатюраларымны иҗат иттем. Хезмәтләрем күләмле түгел. Аларны ясаганда заманча Шәрык, фарсы миниатюрасы алымнарын һәм урта гасырдагы Византия сынлы сәнгате техникасын кулландым. Шул рәвешле үз әсәрләрем белән Татарстан Республикасын тәкъдим итәргә булдым. Тик ковидка бәйле чикләүләр аркасында күргәзмә ачылмады. Бу тема хәзер инде бар уйларымны биләп алды... «Алдым кулга думбра...» татар җырына багышланган яңа миниатюрам әзер диярлек. Татар җырларына багышланган күп тәзхибләр язачакмын, иншаллаһ! Татар әкиятләре сюжетларына нигезләгән яңа эшләрем дә күп булачак. Тематик юнәлештәге хезмәтләрем өчен академик сәнгать ысулларын һәм шул ук вакытта тәзхиб кулланып та иҗат итәргә булдым... Бәлкем, кайчан да булса беренче шәхси күргәзмәмне дә ачармын әле». Лианадан тәзхиб иҗат итүнең иң авыр этабы хакында сорыйм. «Минем өчен, талчыктыра торган, катлаулы этап – ул эскиз. Вариантлар эшләү, үлчәмнәрне санау, кәгазьгә төрле композицияләрне салып карау, уңышлы борылыш­ларны, почмакларны билгеләү. Болар барысы да күп вакыт, күп көч ала. Бары шуннан соң гына эш алга бара».

Һәрбер талантлы, ирекле рәссам үз биоритмнарындагы яшәештә. Лиана да кайбер көнне иртәнге өчкә кадәр эшли, кайсы көнне иртәнге дүрттә тора һәм янә сурәтләүгә алына... «Иҗади идея килү белән яза башлыйм. «Теләсә нәрсә эшлә, әмма шушы өлешне син бүген тәмамларга тиеш!» – дип үз-үземә фәрман да бирәм. Идеяләрем бик күп. Алар төрлечә килә, йә мин берәр чәчәкне күреп сокланам, йә берәр җыр ишетәм һәм башка төрле идеяләр килә башлый... Барлык иҗади планнарым кәгазьгә язып барыла. Төсләр берлеге хакында да уйланам. Илһам килүен көтү –профессионализм түгел. Бу фикерем белән башка рәссамнар да килешә. Иҗат – ул ялкауланмау, ул – үз-үзеңне һәр көн эшләргә мәҗбүр итү! – ди ул. – Абсолют тынлык булганда, уйлар «бии» башлый, шуңа күрә эшләгәндә, беразга гына көйләр тыңлый алам. Нигездә, мин иҗат итә башлагач ук аудиокитап тыңларга керешәм. Һәр көнне шулай. Укырга вакыт юк бит. Болай эш тә бара, төрле китаплар тыңлап, гыйлемем дә арта. Нигездә, алар төрле жанрдагы әдәби китаплар. Аудиокитап тыңлый башлагач, уйлар да тына. Күңел тынычланып кала. Бик яраткан шөгылем бу», – ди ул. 

Лиана – перфекционист. Тәзбих буенча осталык дәресләре бирмәячәген дә әнә шул сыйфаты белән бәйли. «Мин – бик таләпчән кеше. Әгәр дә берәрсе кечкенә детальдә генә дә хата ясаса яисә пөхтә булмаса, мин аны ахыргача төзәттерәчәкмен. Икенчедән, тәзхиб – ул  җитди сәнгать. Монда рәссамлыкта тәҗрибә дә, рәссамлык материалын яхшы белү дә сорала. Андый шартларга туры килмәгән кешеләр өчен дәрес үткәрүнең мәгънәсен күрмим. Гомумән, аңа ике, ике ярым сәгать эчендә төшенеп тә, эшне тиешле дәрәҗәдә килеп чыгарлык итеп башкарып та булмый. «Тәзхибне тиз генә өйрәнә алырмынмы икән?» дип уйлау – ул үзе үк хаталану... Өченчедән, мин – үзлегемнән өйрәнеп иҗат итүче. Шуңа күрә тәзхибне тулысынча беләм дип, аны өйрәтергә алынырга хакым да юк».

Лиана Габдрахманова әсәрләре арасында ачык төстәге өслеккә төшерелгәне дә, караңгы төсләргә әшләнгәне дә бар. Билгеле, алардагы бизәкләрнең дә үз тәртип-кануннары бар. Рәссам бу хакта болай аңлата: «Тәзхибне ак, якты төсләрдәге катыр­гыга язганда, башта Шәрык, гарәп, татар яисә төрек орнаментлары кулланып, бердәм ансамбль килеп чыгарлык композиция ясыйсың, шуннан соң инде кайбер детальләрне алтынлап чыгасың, аннары аларның һәрберсен караңгы төстәге контур белән чиклисең, ә бу бик мөһим, монотонлы, озак башкарыла, икеләтә тырышлык таләп итә торган, кирәкле һәм эшнең төгәлләнгәнен күрсәтәчәк этап. Бер карасаң, һәрбер чәчәкне кара төстәге буяу белән чикләп чыгу булмаса, әсәр тизрәк тә, җиңелрәк тә язылыр иде төсле, ләкин бу сәбәпсез генә уйлап чыгарылган алым түгел. Беренчедән, әлеге кайма үзенчә «бордюр» вазифасын башкара. Чөнки соңрак буш мәйданнарны сыек буяу белән тутыра башлаганда, мондый кырлар алтын белән пигментны бер-берсеннән аралаячак, буяуга алтын орнаментка агып чыгарга мөмкинлек бирмәячәк. Икенчедән, һәрбер элемент – аерым, һәм сәнгати бизәм тулысы белән «чи» булып, тәмамланмаган булып күренәчәк. Башка дәүләт осталарының күп гасырлык тәҗрибәләр нигезендә, мин дә әлеге чикләүне төс белән тутыр­ганчы ясау дөресрәк булуына ышандым, ягъни төрле төсләр сайлап алып, бизәк эчләрен тутырып буяу – ул бары шул рәвешле читләүдән соң гына башкарыла ала, югыйсә тап төшерү дә озак түгел, сызыклар да тиешеннән нечкәрәк килеп чыгарга мөмкин бит.

Ә кара яисә караңгы, салкын төстәге, әйтик, караңгы зәңгәр катыргыга ясау күпкә катлаулырак. Кара төстәге өслеккә ясалган бизәкләрне яктылыкны һәм караңгылыкны күрсәтеп бирерлек итеп төшерәсең. Әлеге ысулда ак төсне куллану да отышлы. Штрихлауга охшаган бу процесс та озак бара. Тәзхибнең һәрбер этабы үзенә күрә катлаулы һәм авыр!»

Лиана инде күптәннән көзгедәй алтынлый белә! Ә бу ысулда беркетелгән алтын шома һәм тигез була,  үз чагылышыңны күрергә мөмкин. Моның өчен өслекне дә аерым бер ысулда әзерли белергә кирәк, ә бу, үз чиратында, зур осталык сорый. «Тәзхибтә мин тонык алтынлауны гына кулланам. Чөнки катыргыны, кәгазьне көзгедәй алтынлау өчен әзерләүнең техник мөмкинлеге юк», – ди иҗатчы.

Лиана Габдрахманованың исеме әле берсеннән-берсе мактаулы халыкара мәдәни арт-проектлар кысаларында яңгырап, Татарстан рәссамнарының искиткеч талантын, булдыклыгын раслаячагына  ышаныйк! 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: