Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Акварель нәфислеге

Рәссам Роза Фәрит кызы Савинова Якутиядә, хәрби гаиләсендә туган

Балачагы, яшүсмер еллары Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә узган, Троицк сәнгать мәктәбендә укып, 1994 елны Магнитогорск педагогика институтының сынлы сәнгать-графика факультетын тәмамлаганнан бирле, Чиләбе өлкәсенең Кизильское авылында балалар сәнгать мәктәбендә укыта.


Рәссам ханым киң кулланышта булмаган сәнгать юнәлешен сайлап алган. Аның монотипия ысулында, монотипия нигезендә һәм катнаш техникада иҗат ителгән күпсанлы әсәрләре һәм шулай ук акварель эшләре инде нинди генә күргәзмәләрдә катнашмаган да, нинди генә җиңүләргә лаек булмаган! Тулузада, Тайваньда,  Тольяттида һәм тагын әллә кайларда... Быел май ахырында Миланда һәм Фабрианода узган акварель фестивалендә аның хезмәте башка рәссамнар эшләре белән беррәттән онлайн режимда гына күрсәтелгән. 

“Алтын ташбака” Халыкара экологик проект кысаларында узган Халыкара конкурста – “Ак төлке”  һәм “Пингвиннар” хезмәте белән төрле номинацияләрдә җиңеп чыккан ул!

Посткроссинг. Күпләргә бу сүз таныш та түгелдер. Ул – 2005 елда Португалия студенты, компью­терчы Пауло Магальяйнш тарафыннан дөнья халыкларын үзара берләштерү, аларны бәхетлерәк итү максаты белән тәкъдим ителгән хобби. Аның популярлыгы нәкъ менә кәгазь тәбрикнамәләргә булган ихтыяҗ­ны бермә-бер арттырып кына калмыйча, Россия, Белоруссия, Германия, АКШ, Нидерланд һәм башка дәүләтләрдә тәбрикнамәләр сатучы интернет-кибетләр дә барлыкка китерде! Россиядә посткроссинг белән меңнәрчә кеше мавыга, алар башка шәһәрләрдә, илләрдә яшәүче замандашларына кәгазь тәбрикнамәләр җибәрүдән тәм таба. 2020 ел башында әлеге проектка 207 илдән 800 меңгә якын кеше катнашуы да мәгълүм. Менә шушы проектны хуплап, 2019 елны почта маркасы, тәбрикнамәләр һәм махсус штемпельләр ясау максаты белән үткәрелгән “Мин посткроссинг яратам” Бөтенроссия рәсем бәйгесендә дә җиңеп чыккан әле Роза. Һәм аның бу бәйгедә катнашкан “Россиядән – ярату хисе белән” тәбрикнамәсе “Марка” ширкәте тарафыннан нәшер дә ителгән.

Табигать күренешләре – аның иң яраткан темаларыннан. Табигатьне чын күңелдән сөйгәндә, матурлыкны һәр җирдә табып була. Шуңа күрә дә нәкъ туган як яменә багышланган картиналары аның иҗатында тулы бер серияләрне тәшкил итә дә инде!

Рәссамның каләм, акварель буяулар белән ясаган портретлары да иң югары мактауларга лаек! Матур хезмәтләренең берсе – “Ул шул сугыш аша узды” дип исемләнгән портрет. Анда әңгәмәдәшемнең дәү әтисе Гыйльметдин Гизатдин улы Бакиев сурәтләнгән. “Дәү әтием 1910 елгы, бик тә акыллы, өч урынлы саннарны уенда куша-ала белүче, укымышлы кеше иде, сугышка кадәр ул Авыл советында эшләгән, ләкин нәкъ сугыш алдыннан репрессия­гә эләккән һәм штрафбат составында 1941 елның 22 июнендә сугышка кергән, – ди Роза ханым. – Бу коточкыч сугышны артиллерия дивизионында үтеп, Берлинга кадәр барып җитеп, батырлыклары өчен медальгә лаек булган каһарман ул! Сугыштан соң хисапчы булып эшләгән, әбием белән алар сигез бала тәрбияләп үстергәннәр, әтием – җиденче бала. Дәү әтием сиксән ике яшендә вафат булды, мин аны бик игелекле һәм яхшы күңелле кеше буларак истә калдырдым. Бу портрет – күңелемә иң якын хезмәтләремнең берсе...” 

Р. Савинова 2017 елда Алабуга шәһәрендә уздырылган Үзенчәлекле рәсем биенналесында катнашкан. Һәм аның гади каләм белән ясалган, “Тынычлык һәм игелек сезгә!” сериясендәге “Көндәлек бәхет минутлары” әсәре – әлеге биенналедагы иң шәп хезмәтләрдән. 

Заманча сәнгать дөньясында акварель юнәлеше бик популяр. Инде  бик күптәннән акварельгә өстенлек биргән рәссам буларак, Роза – кылкаләм осталары арасында мәгълүм зат. “Акварель әсәрләр тиз кибә һәм әсәрнең сыйфатын да тиз арада күреп була! Мондый ысулның үз таләп­ләре бар: картиналар үтә чиста итеп язылырга тиеш, чөнки акварель буяулар белән берничә кат буяп, ясап булмый. Мондый әсәрләр уңмасын өчен, аларны дөрес саклау да таләп ителә”, – ди иҗатчы. 

Аның сокландыргыч картиналары Магнитогорск, Краснодар, Томск, Петрозаводск, Калининград, Курган Белорецк картина галереялары, сынлы сәнгать музейларында, күргәзмә залларында, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында, Россия, Украина, Казахстан, Германия, АКШ, Кытай, Һиндстан илләрендәге шәхси тупланмаларда саклана. 

Рәссамның ире Евгений Виталий улы да – рәссам. “Күргәзмәләремне оештырганда ул бик ярдәм итә, мин аңа бик рәхмәтле, – ди Роза ханым. – Кызыбыз һәм улыбыз да рәсемнәрне оста ясый, әмма алар рәссам һөнәрен сайламады: кызыбыз – юрист, улыбыз Мәскәү энергетика университеты магистратурасында укый...” 

Уку-укыту эше дә рәссам ханым өчен бары сөенеч кенә китерә, чөнки сәнгать мәктәбендә рәсем ясау нечкәлекләренә өйрәнүче сәләтле укучылары Халыкара, Россиякүләм күргәзмәләрдә күп мәртәбәләр җиңеп чыкканнар, ә бу исә - укыту нәтиҗәсен ачык күрсәтүче мөһим фактор.

Тик утыру аның холкында түгел, быелгы язда да Роза Фәрит кызы берничә онлайн-күргәзмәдә, флешмобта һәм иҗади марафонда катнашты. Рәссамның картиналары менә инде берничә ел интернеттагы төрле сәхифәләрдә үрнәк һәм мисал булып күчеп сәяхәт итә. 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев