Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Актанышның сәләт чишмәсе

"Бии белмәгән бала булмаган кебек, һәр гаиләдә нәрсәгә дә булса тартылучан кыз яисә малай үсә, әмма аларның сәләтләрен ачу һәм үстерү өчен шартлар тудыру, ярдәм итү кирәк", - ди район башлыгы Энгель Фәттахов.

Актаныш Мәдәният паркына килүчеләрне татар милли мәдәниятен һәм әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткән әдипләргә һәм сәнгать әһелләренә куелган 8 бюст каршы ала. Биредә шулай ук мәдәният, сәнгать өлкәсендә танылган 98 шәхеснең исемнәре мәңгеләштерелгән. Районны данлаган исемнәр арасында татар дөньясында зур танылу алган «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә бар.


Буш, тәрбияләнмәгән җирлектә кечкенә генә уңыш та барлык­ка килми. Бу яклардан чыккан талантлы шәхесләр дә районда милли мәдәнияткә игътибарлы мөнәсәбәт һәм аларга үсәргә мөмкинлекләр тудырылу аша дөньяга күз салган, халкыбыз арасында танылу алган. Район башлыгы Энгель Фәттахов искәртеп үткәнчә, бии белмәгән бала булмаган кебек, һәр гаиләдә нәрсәгә дә булса тартылучан кыз яисә малай үсә, әмма аларның сәләтләрен ачу һәм үстерү өчен шартлар тудыру, ярдәм итү кирәк. Актанышта нәкъ менә шуны максат итеп эшлиләр. Булачак талантларны чыныктырып үстерүдә шушы көннәрдә ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә торган сәнгать мәктәбе эшчәнлеге зур әһәмияткә ия. Бүген Актаныш үзәгендәге ике катлы бинада урнашкан мәктәптә 537 бала төрле бүлекләрдә үз сәләтен чарлый.

Мәктәп үз эшчәнлеген Актаныш район мәдәният йортында алып барылган түгәрәкләр базасында башлап җибәрә. Ул булдыклы, зур оештыру сәләтенә ия Илгиз Ганиев җитәкчелегендә музыка белеме бирә торган уку йорты итеп тәгаенләнә. Казанның музыка училищесын тәмамлаган Башкортстан кызы Сәрия Шәйхмурзина-Фәрдиева юллама белән фортепиано укытучысы булып кайта. «Мәктәп Актанышның түбәнге өлешендәге «сөт конторасы» дип йөртелгән бер кечкенә генә бинага урнашкан иде», – дип искә ала Сәрия ханым. Бүлмә түрендәрәк районның мәдәният бүлеге мөдире Казбек Әдһәмов утыра, аның өстәленә терәп үк диярлек Сәрия ханым дәрес алып бара торган пианино куелган. Икенче яктан С.Шәйхмурзина-Фәрдиевага терәлеп диярлек зур счеты белән бухгалтер эшли. Аның янында – секретарь-машинистка. Фортепиано укытучысына аркага-арка килеп, баянчы Мәүлидә Андриянова үз дәресен алып бара. Шушы ук бүлмәдә Дилүсә Исламова балаларны балалайка серләренә төшендерә. Ишек – һәрвакыт ачык. Чөнки бүлмәдә кышкы көннәрдә дә эссе. Күңелне күтәреп ала торган мәлләр дә булгалый. Бүлмәне бер песи яисә эт әйләнеп чыга. Аларга карап көлешеп алалар да тагын эшләрен дәвам итәләр. Дәресләр бара, музыкант укытучылар да, культура бүлеге хезмәткәрләре дә бер-берсен ишетми, һәркем үзенекен өйрәтә. «Мондый шартларда да дәрес алып барып була. Без бик күңелле эшләдек. Берәр кеше, йомышы төшеп, культура бүлегенә килгән чакта гына, Казбек Әдһәмов пианинода уйнауны туктатып торырга сорый иде», – дип искә төшерә С.Шәйхмурзина-Фәрдиева. Музыка мәктәбе шушы рәвешле бер ел эшли, аннары башлангыч мәктәп өчен яңа бина торгызылгач, алар шунда күченә дә искесенең бер өлешен музыка мәктәбенә бирәләр. Илгиз Ганиев, Азат Нәҗмиев, Сәрия Фәрдиева, Рәшит Рәхимов, М.Фарухшин, З.Ибраһимова һ.б. шушы иркен бинада укыта башлый.

Сәнгать мәктәбе елдан-ел киңәя бара. Әлем, Богады, Сәфәр, Киров, Байсар, Татар һәм Мари Суыксу, Такталачык авылларында бүлекләр дә булдырыла. Пучыда исә тагын бер мөстәкыйль музыка мәктәбе дә эшчәнлек алып бара (фортепиано укытучысы Луиза Исламова истәлекләре буенча, ул 1975 елда Актанышның музыка мәктәбе бүлеге булып ачыла, берничә елдан мөстәкыйль мәктәп итеп үзгәртелә).

1976 елда сәнгать мәктәбе Актанышның өске өлешендәге хәзерге бинага урнаша. Фортепиано дәресләре алып бару өчен дә аерым бүлмә бирелә. Ә инде С.Шәйхмурзина-Фәрдиеваның беренче укучысы Гүзәл Имамова ук хезмәт юлын үзе белем алган музыка мәктәбендә башлап җибәрүе традицияләрнең дәвам итүенә булыша. Бүген Зөлфия Фәттахова, Резеда Шәйдуллина, Ләйсән Фарухшина кебек фортепиано укытучылары, остазларының эшен уңышлы дәвам итеп, халыкара һәм республикакүләм конкурсларда җиңәрдәй музыкантлар һәм җырчылар хәзерли.

Мәктәптә баян классын алып барган Мирзанур Фарухшин (Газинур Фарухшинның абыйсы) турында аеруча ихтирам белән сөйлиләр. Ул уку йортында беренчеләрдән булып халык уен коралларында өйрәтүне башлап җибәргән укытучыларның берсе. Хәзерге вакытта аның укучылары Инсаф Хәбибуллин, Айрат Миннекаев, Айрат Нуриев үзләре монда эшли. Бүген мәктәптә остазның традицияләрен танылган композитор, йөзләгән җыр авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Инсаф Хәбибуллин дәвам итә. Ул, мәктәптә, балаларга белем бирү белән бергә, баянчылар ансамблен, халык уен кораллары оркестрын җитәкли. Укытучының биш ел элек башкаладагы Филармония концертлар залында үткән смотр концертына, 40 баянчы баладан торган заманча ансамбль алып барып, сәхнәдә «Зәңгәр күлмәк», «Наласа», «Сүнмәс дәрт» кебек халык җырларын башкаруы  гаҗәп хәл буларак хәтерләрдә калган. Сәхнә ул вакытта баян күтәргән балалар белән туп-тулы була. Аларны күргән тамашачы бертавыштан «Аһ!» итеп куя. Бу ансамбль – бүген дә төрле бәйрәмнәрнең иң матур бизәге.

1983 елда мәктәпкә Ләйсән Әхәтова-Шаязданова килгәч, хореография классы ачыла. Декрет ялына киткән ханым башлап җибәргән дәресләрне Фаяз Әминев дәвам итә. Ул, оста хореограф булуы белән бергә, таләпчән, гадел, һәм төгәл кеше булуы белән телләргә кергән. Биюче булырга теләгән балаларны мәктәпкә конкурс белән генә алалар. Аларның әти-әниләре белән тезелеп чиратта торуын да хәтерлиләр әле. Бию күнекмәләре алу дәресләре дә гади генә түгел. Мәктәптә, гәүдә тотышын чыныктыруга, сыгылмалылыкка аерым әһәмият бирелә. Балалар беренче класста идәндәге җәймәгә ятып кына күнегүләр ясый. Аннары «станок»та торып 15-20 күнегү эшләү... Бер сәгать 20 минут шулай туктаусыз шөгыльләнгәч, дәрес тәмамлана, класска икенче төркем керә. Декабрь, май айларында хисап концертлары башлана. Фаяз Әминев балалар белән күп кенә халык һәм заманча биюләрне сәхнәгә чыгара. «Эш тәҗрибәсен безгә Фаяз абый бирде. Төгәллеге белән өйрәтте. Балалар да шулай булды», – ди Казан педагогика университетының музыка факультетын тәмамлап мәктәпкә эшкә кайткан аккомпаниатор, фортепиано, вокал укытучысы Лилия Мостафина.

Бүген мәктәптә балаларны бию осталыгына хореографлар Айзирәк Локманова, Алия Динмөхәммәтова, Лилия Фәтхуллина өйрәтә. Хореография дәресләреннән тыш өч түгәрәк эшчәнлек алып бара. «Балалар биюне бүген дә бик ярата. Алар күбрәк сәхнәдә үсә, шунда үзләрен тоярга өйрәнә», – ди А.Локманова.

1998 елдан музыка мәктәбендә театр бүлеге ачыла. Аның эшчәнлеге, беркадәр тукталып торганнан соң, дүрт еллар элек Минзәлә дәүләт театры артисткасы Альбина Хөсәенова Актанышка кайткач, кабат җанланып китә. Беренче елда үзе генә эшләсә, театр училищесын тәмамлагач Түбән Кама театрында тәҗрибә туплаган Гөлназ Фатыйхова белән хәзер ике төркем туплап, балаларны образга керергә, сәхнәдә үзеңне ничек тотарга өйрәтәләр. Сөйләм серләренә төшендерү, балаларга тавыш кую кебек нечкәлекләрдән тыш «артист»ларның сыгылмалылыгы турында кайгырту да – алар вазифасы. Театр, сәнгать тарихы, гримм, курчак театры дәресләре балаларга өстәмә белем итеп кертелә. Әлбәттә, төп шөгыль – спектакль әзерләү. Эшне «Шалкан», «Керпе баласы дуслар эзли» кебек кечкенә генә әкият куюдан башлаган булсалар, эшчәнлекләрен Хәбир Ибраһимның «Оҗмах бакчасы»  әсәрен сәхнәләштереп дәвам иткәннәр. Быел исә «Морозко» әкияте сюжеты өлгесендә, төркемдәге һәр баланы да катнаш­тырырдай итеп үзләре татарча спектакль сценариен әзерләгәннәр. 40 минутлык «Үги кыз»ны халык бик яратып кабул иткән.

Мәктәптә иң яшь бүлекләрнең берсе – бизәү-гамәли сәнгать. Анда дәресләрне укытучы Ләйлә Галимова алып бара. Ул «Әкият» декоратив-гамәли сәнгать студиясен оештыру буенча грант ота. Әлбәттә, мәктәпкә бу зур ярдәм булган, финансларга чүлмәк ясау әйләнмәсе, кызыл балчыктан әвәләп ясалган уенчыклар һәм сыннарны яндырып чыныктыру миче алынган. Мәктәптә балалар кул эшләренең барлык төрләренә дә өйрәнә. Чигү белән дә шөгыльләнә, аппликация, оригами ысулы белән дә, кызыл балчык әвәләп тә, киездән, папье-машедан төрле бизәк, уенчык, сыннар, савыт-саба ясыйлар, тактага, пыялага милли бизәкләр төшерәләр. Ләйлә Галимова үзе халык киемнәренә киендерелгән курчаклар эшләүне үрнәк итә. Моннан тыш студиядә татар рәссамнары иҗаты да өйрәнелә. 

Рәссам Айрат Сәрвәров алып бара торган Рәсем сәнгате студиясе бүлмәсендә балаларның үз шөгыльләрен гаять яратуына игътибар итми мөмкин түгел иде. Алар ясаган портретлар, плакатларга күз ташлагач та, бу бүлектә шөгыльләнүчеләр арасында киләчәктә танылачак рәссамнар булуы тоемлана. Мәктәпне тәмамлаган 30 дан артык үсмернең төрле югары уку йортларында, көллиятләрдә рәсем, дизайн факультетларын тәмамлап төрле шәһәрләрдә эшләве дә шушы хакта сөйли. Бу классларда укучылар ел саен рес­публикакүләм «Моң чишмәсе» татар сәнгате фес­тиваль-конкурсында, «Кызыл төлке» бәйгесендә, «Сөйкемле шүрәле» һ.б. бик күп конкурсларда призлы урыннар белән сөендерә.

2000 елда ачылган вокал бүлегендә укытучылары Джон Мусин, Рәзидә Хаҗиева, Лилия Мостафина, Гүзәлия Чекалина, Сиринә Исламова, Илсөя Заһитова тавыш куйган җырчы балалар, халыкара, бөтенроссия, төбәкара, республика, район конкурсларында актив катнашып, призлы урыннар яулый. Бүген Татарстанның атказанган артисты, опера җырчысы Артур Исламов – мәктәпнең горурлыгы. Егет биредә башта Хәмит Гайсин классында баянда уйнау серләренә төшенсә, соңрак вокал буенча Джон Мусин кул астында шөгыльләнә.

Мәктәпнең иң зур мактанычы – хореограф Лилия Фәтхуллина җитәкчелегендәге «Ак инеш» бию ансамбле белән хор һәм сольфеджио укытучысы Р.Хаҗие­ва җитәкчелегендәге «Умырзая» үрнәк вокаль коллективы, вокал укытучысы ­Л.Мостафина җитәкчелегендәге «Тамчы» халык вокаль ансамбле. Сәнгать коллективлары барлык дәрәҗәле халыкара конкурс-фес­тивальләрдә призлы урыннарны алып, җиңүчеләр булып Актанышның данын күтәрә. Алар быел да «Йолдызлык» респуб­лика конкурсында беренче һәм икенче урыннар алып, лауреат исемен яулап, райондашларын сөендерде. Мәктәпнең «Шатлык» (җитәкчесе – Айзирәк Локманова), «Асылташ» (җитәкчесе – Алия Динмөхәммәтова) бию коллективлары да, кайда гына чыгыш ясаса да, сыната торганнардан түгел. Сәнгать коллективлары Казан, Әлмәт, Чаллы, Уфа Лениногорск, Бөгелмә шәһәрләрендә үтә торган бәйгеләрдә һәм төрле төбәк­ара, халыкара фестивальләрдә катнашып Гран-прины күпләп яулаган.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева да, Актаныш төбәгендә нинди генә чара яки бәйрәм үткәрелсә дә, аны иң беренче сәнгать мәктәбе коллективлары  күтәрүен, балаларның югары сәнгати дәрәҗәдә шигырьләр сөйләве – матур бизәге булуын әйтте. «Ак инеш», «Умыр­зая», «Тамчы» кебек коллективларыбызны республиканың күп кенә чараларында, төбәкләрдәге Сабантуйларда катнаштыру өчен дәшеп алулары да безне сөендерә. Аларның репертуарлары бай, һәр елны аны яңартып, актуальләштереп торалар», – диде ул.

Мәктәптә уку-укыту бүлеге мөдире Сәвия Таһировадан да уңганнар. Шактый еллар аккомпаниатор булып эшләгән, төрле сәнгать коллективлары белән конкурсларга йөргән ханым уку йортының барлык бүлекләре эшчәнлегенең нечкәлекләрен биш бармагыдай белә.

Директор булып Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Илфак Ибраһимов билгеләнгәч, мәктәпкә янә яңа сулыш өрелә. Әйтик, биредә сәнгатьле сөйләм дәресләре алып барылмаган була. Илфак Мирза улы кайтканнан соң, район башлыгы тарафыннан сөйләм телен үстерү һәм шигърият дөньясында каләм тибрәтүчеләрне барлау максаты куела. Бу эшне Илфак Ибраһимовка йөклиләр. Ул, укучыларның сәхнә телен камилләштереп, әдәби композицияләр төзеп, аларны халык алдына чыгара. Конкурс­ларда катнашу теләсә кайсы бүлекнең эшчәнлеген баета, җанландыра. «Планета талантов» халыкара конкурсында икенче дәрәҗә лауреат булу, нәфис сүз конкурсларында призлы урыннарны алу, билгеле ки, күңелле вакыйга. «Хәзер балаларның шигырь сөйләвен җыр тыңлагандай яратып кабул итәбез. Укучыларыбызның хәзерге заманда шулай шигырьгә тартыла башлаулары гаҗәпләндереп тә куя. Әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр артты. Хәтта Регина Габдрахманова исемле кыз Муса Җәлилнең хатыны Әминә ханымга багышлап поэ­ма да иҗат итте, әсәр «Мәдәни җомга» газетасында басылып та чыкты», – ди мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире Сәвия Таһирова.

Сәнгати белем бирү йортында музыка уен кораллары, аеруча баяннар тузган була. Илфак Мирза улы эшкә килүгә, башта район хакимияте ярдәме белән 750 мең сумлык баяннар сатып алына, соңрак илкүләм проект кысаларында 7 миллион 743 меңлек музыка уен кораллары кайтартылган. Таралып барган музыка уен кораллары ансамбльләре яңадан оешып китә. Грантлар да оталар. «Ике елда тугыз миллионлык музыка уен кораллары алдык. Бу инде безгә музыка уен кораллары ансамбльләрен өр-яңадан оештырырга мөмкинлек бирде. Район хакимияте мәктәптәге сәнгать коллективларының костюмнарын да яңартуда тоткарлык­лар тудырмый. Коллективлар һәрвакыт сәхнәдә чыгышларына туры килгән киемнәрдән була», – ди укытучылар.

Актаныш сәнгать мәктәбе коллективы хезмәтен бүген менә шундый уңышлар бизи. Әлбәттә, район башлыгы Э.Фәттахов искәрткәнчә, район җитәкчелегенең һәм мәктәпнең, укучыларны милли сәнгатьтә чыныктыру һәм аларны татар дөньясына чыгаруны төп максат итеп куеп, бер юнәлештә эшләве матур нәтиҗәләргә китерә.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев