Ак киндердә – балачак иле
Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре туган йорты, уйнап үскән тирәлеге белән бәйле. Татарстанның халык рәссамы Михаил Кузнецов-Казанский балачагы турында аеруча җылылык белән сөйли. Татар авылында үткән сабыйлык еллары сәгадәтле мизгелләре рәссамны гомер буе озата барган, аның иҗатында төп темаларның берсенә әверелгән. Аның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында куелган "Балачак...
Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре туган йорты, уйнап үскән тирәлеге белән бәйле. Татарстанның халык рәссамы Михаил Кузнецов-Казанский балачагы турында аеруча җылылык белән сөйли. Татар авылында үткән сабыйлык еллары сәгадәтле мизгелләре рәссамны гомер буе озата барган, аның иҗатында төп темаларның берсенә әверелгән. Аның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында куелган "Балачак иленнән" дигән күргәзмәсе белән танышканда, ирексездән рәссамның сабыйларныкыдай саф, садә күңелен тоясың. Экспозицияне ачу тантанасында катнашкан институт директоры Ким Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Россиянең атказанган рәссамы Геннадий Эйдинов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рифас Сәләхов, сәнгать фәннәре кандидатлары Ольга Улемнова, Людмила Шкляева һ.б. чыгышларында да шушы фикер яңгырады. Ачылыш тантанасын тасвирый-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова алып барды.

Юклык заманнары булса да, Биектау районының Яңа Корманай дигән татар авылында үткән балачагы Михаил Кузнецовның күңелендә җылы хатирәләр белән истә калган. Ата-ана назы белән тулы йорт, ак төстәге челтәрләр, шау чәчәкле тукымадан тышлык кидерелгән мендәрләр, ком белән ышкып юылган идән такталары, паласлар, мулинә белән чигелгән сөлгеләр, өстәл япмалары, мичтә янган утынның ара-тирә шартлап куюы, керәчин лампасы яктысында кич утырган әниләрнең гамьле әңгәмәләре, ап-ак йон оекбаш өстеннән галош киеп куйган авыл картлары, йомры таш түшәлгән мәчет мәйданы, Сабантуйлар - барысы да малайның күңеленә үз эзен салган, аны киләчәк көннәргә әзерләгән кебек. "Мин татар авылында тууым белән бәхетле", - ди Михаил Иванович. Ә инде авыл табигате - малай өчен үзе бер дөнья. Кошлар чыркылдавы белән тулы урманның да, кыр, болын-тугайларның да - һәркайсының үз төсе, үз яме. Салам түбәле корылма янындагы чирәмлек - малайларның уен мәйданы. Яныннан зур гына ерым да башлана. Анда биек булып үскән агачларның яфраклары леперди. Ә өянке ботакларына кошлар оя корган. Кечкенә Миша өчен аларның балаларын ашатуларын, очарга өйрәтүләрен күзәтү дә ләззәтле мәлләрнең берсе.
Күргәзмә нигездә буяу карандашлары белән ясалган триптихлардан тора. Экспозициянең зур өлешендә "Ак картиналар" ("Белые холсты") дип исемләнгән шәлкем урын алган. Милли чигешләр белән бизәлгән ак сөлгеләр, кулъяулыклар, өс-баш аклыгы тормышыбыздагы гамәлләребез дә, эшләребез дә ак, саф булырга тиешлеген белдерә кебек. Сәнгать белгече Ольга Улемнова тантанада катнашучыларның игътибарын Г.Тукайга багышлап ясалган триптихларга юнәлтте. "Сафлык төсе ак кәгазь алдында каләм тотып утырган малайны - булачак шагыйрьне дә рухландыра, аның үзенең дә күңелен ачып бирә кебек, - дип үзенең фикерләре белән уртаклашты ул. - Кырлайдагы урман-кырлар, чишмә-елгалар матурлыгы белән күңелен баетып үскән Апуш, андагы гади генә чәчәкләр, инеш суында йөзгән балыклар белән бергә, аларда үз халкының рухын күргән. Һәм еллар узгач, уйларына күчеп, соңыннан зур шагыйрьнең гаменә әверелгән".
Тамашачыларның игътибарын "Онык" дигән картина аеруча җәлеп итте. Анда ак күлмәкле, түбәтәйле татар абзые оныгын шулкадәр дә ипләп, кадерләп күтәргән ки, аның күңелендә әллә нинди матур уйлар күбәләкләр сыман уйный. Кояш та абзыйның бу халәтенә шулкадәр куанып карый. Рәссам безне менә шул мизгелләрнең кадерен белергә чакыра сыман.
Рәссам 1976 елдан республика, зона, Бөтенроссия, бөтенсоюз күләмендә төркемләп һәм махсус уздырылган сәнгати экспозицияләрдә катнаша башлаган. Хәзерге вакытта М. Кузнецов-Казанскийның әсәрләре Татарстан, Башкортстан, Мари-Эл республикалары, Япония, Англия, Германия, АКШ, Израиль, Төркия мәмләкәтләре музейларында, картина галереяларында саклана. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев