Мәдәни җомга

Зөфәр Низами: “Таяну ноктасы – исме Әгъзам”

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган рәссам Зөфәр Сәед улы Низами

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган рәссам Зөфәр Сәед улы Низаминың өстәлендә дә – төрле нәшриятларда басылып чыккан “Исме Әгъзам” китаплары. Аларның кайберсе 1904 елны Казанда басылган нөсхәгә карап төзелгән.


“Аллаһы Тәгаләгә күркәм исемнәр хастыр. Шул күркәм исемнәр белән сез Аңа эндәшегез һәм Аңа гыйбадәт кылыгыз”, – диелгән “Әл-Әгъраф” сүрәсенең 180 нче аятендә. Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү галәйһи үә сәлләм хәдисендә дә ачык­ланган: “Аллаһы Тәгаләнең туксан тугыз күркәм исем сыйфатлары бар, шул исемнәрне әйтеп, теләк теләгез, дога кылыгыз, ул исемнәр арасында шундый көч яшерелгән, әгәр бәндә Аны зекер итеп дога кылса, теләге һичшиксез кабул була”.

“Каллиграфия юнәлеше минем өчен бүгенге көндә – иң кадерлесе!” – ди рәссам. 

Билгеле ки, ул моңа үз юлы һәм үз вакыты белән килгән: дивардагы мөһерле рәсми документ та аның бу ысулының дөньяда бердәнбер булуын раслый. Зөфәр Низаминың 3D форматында күләмле шәмаил ясау ысулын 2002 елда; сәнгати шәмаил язу ысулын – русча “каллиграпись” дип билгеләнгән “каллиграфик язма”ны 2014 елда һәм “криптокаллиграфик язма” (криптокаллиграпись) дип билгеләнгән серле сәнгати әсәрләр язу ысулын 2015 елда уйлап тапканын раслый торган рәсми документны диварга элгәч, остаханә эчендәге һәм Сынлы сәнгать фонды бинасының икенче катындагы махсус залга урнаштырылган иҗади эшләрен барлыйбыз. Әйтергә кирәк, рәссам үзе ярдәмгә килмәсә, аларның кайберсендә гарәпчә язманы тиз арада табып укып та булмый. Бу әлеге дә баягы серле каллиграфик язмалы әсәрләр инде.

Бу җәйдә тамашачылар исә аның иҗатының бер өлеше белән “Казан Кремле” дәүләт музей-тыюлыгындагы Татар шәмаиле галереясы залында танышты. Бу күргәзмәгә Зөфәр Низаминың күләмле эшләре урнаштырылган иде. “Яңа кырлар: заманча сәнгатьтә гарәп графикасы” дип аталган каллиграфик күргәзмә Зөфәр Сәед улының зәвыклы әсәрләре белән дә, башка татар каллиграфларының үзенчәлекле эшләре белән дә тулыландырылган иде.

“Әтиебез хәрефләрне бик матур итеп яза иде. Шуңа күрә кайвакыт күрше-күлән аңың янына берәр хатны, хәбәрне матур итеп язып бирүен яисә бизәкләр ясавын сорап керә, ә ул беркемне дә кире борып чыгармый, аларның гозерләрен җиренә җиткереп үти иде”, – дип искә ала рәссам. Гаиләдә дүрт ир бала үстереп, аларның тәүфыйклы һәм гаять дәрәҗәдә акыллы булуларына сөенеп туймагандыр рәссамның әти-әнисе. Уллары Рафаэль техника өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән фәнни хезмәткәр булган, ни кызганыч, ул инде мәрхүм. Рөстәм – яңа төр дарулар уйлап табучы, аларны җитештерүдә катнашучы биология фәннәре кандидаты, Ильяс– химия фәннәре докторы, А.Е.Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институтында хезмәт куя. 

– Мин урта мәктәпнең сигезенче классын уңышлы тәмамлагач, Казан сәнгать училищесына, рәссамлыкка укырга керергә теләгән идем, әмма анда керү имтиханнары бик иртә тәмамланган булып чыкты. Шуннан соң рәсем ясауда сәләтемне исәпкә алдым да Казан дәүләт инженерлык-төзелеш институтына юл тоттым. Алты елдан соң, 1974 елны, архитектор дипломым белән Татарстан Рәссамнар берлегенең сәнгать фондына эшкә килдем. Биредә мин озак еллар буе хезмәт куйдым. Мәскәүнең “Сенеж” эксперименталь студиясе эшчәнлеге гөрләп барган елларда, анда да иҗат иттем, без әлеге студиядә бер-беребезнең иҗади алымнарын өйрәндек, тәҗрибәләребез белән дә бик теләп уртаклаштык, – дип искә ала Зөфәр Низами. “Әмма иң кадерле хатирәләр барыбер балачак еллары белән бәйле була икән, – дип өсти ул. – Без үскән ишегалды – ул чыннан да үзенә күрә аерым бер сәнгать мәктәбе иде! Беренчедән, мин тере, актив бала булганга күрә, бар малай-шалайны... челән аяк, колга аяк (ходули) дип аталаган махсус таякларда йөрергә өйрәттем. Аларны “Әлеге таякларда йөреп кенә калмыйбыз инде, чабышлар да уздырабыз”, дип бәйгегә күндердем. Һәм, чыннан да, мондый ярышлар да булды безнең ишегалдында! Аннан соң тактадан бумеранг ясарга чират җитте, аны да сызымга карап ясарга өйрәттем. Янәшәдә аяк киеме төзәтүче бер егет яши иде. Ул безнең арада һәрчак “Кем барысыннан да яхшырак итеп рәсем ясый белә?” дигән бәйге үткәреп, кечкенә балаларны рәсем ясарга өнди иде. Без бу бәйгене бик ярата идек!”

Совет елларында төзелгән биналарның проектлары авторы буларак, Зөфәр Сәед улы Зәй ГРЭСы проектын төзүдә актив катнашкан, Казанның ЭВМ заводы фасадын һәм Радиоприбор заводының фирма стилен иҗат иткән. Пущинодагы биш скверның һәм бер паркның, Лениногорск шәһәрләренең, Югары Ослан бистәсенең, Ленино-Кокушкино авылының сәнгати манзарасын да эшләгән.

– Ул елларда бит әле һәрбер предприятие ел саен үз бюджетының ике процентын бизәлеш проектларына сарыф итә иде, шуңа күрә дә эшем тыгыз булды. Әмма торгынлык чоры тәмамлануга, мондый эшләр дә калмады, предприятиеләрнең кайсы бөлгенлеккә төште, күбесе бөтенләй ябылды. Мин дә ирекле рәссамлыкка күчтем. Пейзаж жанрында да иҗат иттем, башка төр картиналар да яздым, акварель буяулар белән абстракцияләр дә ясадым. “Зур Идел” һәм башка төр күргәзмәләрдә дә актив катнаштым һәм кайбер рәссамнарның узган гасырлардагы татар шәмаиле өлгеләрен искә төшереп, шәмаилче булып китүләрен кызыксынып күзәттем. Әмма, ни өчендер, традицион калыптагы, ягъни кара яисә яшел тушь, акрил буяулар белән пыялага языла торган, көмешсу фольгалар белән үзенчә ялтыратылган татар шәмаилләре күңелемә ятмады. Бу өлкәдә модернизм юк дип санадым.

1995 елны, ягъни ирекле рәссам булып киткәч, иҗат юнәлешемне үзгәрттем – мас­тикадан абстракцияләр иҗат итә башладым. Иҗат нәтиҗәләрем яхшы булып чыкты, әлеге әсәрләремнең үзенчәлек­ләренә шундук игътибар иттеләр. Бу бит илебезнең тимер капкалары киерелеп ачылган вакыт... җирле халык та, чит илләрдән күпсанлы туристлар да остаханәмә килеп, иҗат эшләремне мактап, шәхси тупланмаларын тулыландырдылар.

Бераздан, 1999-2000 елларда әсәрләремне җиңел материалга күчереп ясый башладым: бу юлы сурәтләрне дымлы ком өстенә төшердем һәм шушы ком өстенә агач эшләнмәләре өчен кулланыла торган җилемле марля яптым. Шушы беренче катлам бер атна дәвамында кипкәч, аның өстенә – икенче катлам марля яптым, тагын бер атна көттем һәм шулай берничә кат кабатлагач, әсәр әзер булды. Уйлап чыгарырга мин кечкенәдән маһир. Билгеле, мондый юл белән туган әсәрләрем озак кибә, бер әсәр бер айдан соң гына әзер була. Әмма миңа бу ысулда эшләү уңай. Шулай ук әлеге ысул белән иҗат иткәндә җилем генә түгел, эпоксид сумала да кулланырга мөмкин. Бу очракта хезмәт тагы да яхшырак сыйфатлы, тимер чыдамлылыгында килеп чыга, тик эпоксид сумала, беренчедән, кыйммәт тора, икенчедән, аның белән эш итү – сәламәтлеккә зарарлы, – дип аңлата рәссам.

Шунысы да куанычлы, ул елларда Зөфәр Низамины үз илләренә күргәзмә белән чакыручы сәнгатьсөярләр дә табылып тора. Мәсәлән, 2003 елны Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән үк килгән мөхтәрәм делегация вәкилләре аның иҗатын бик ошатып, башка рәссамнар белән берлектә үзләрендә зур күргәзмә ачырга чакырганнар. Әмма Зөфәр Сәед улының мастикадан ясалган иҗат эшләре шактый авыр булу сәбәпле, аларны башка илләргә алып чыгу кыен хәл икәне аңлашыладыр. “Татарстан Мәдәният министрлыгы бу күргәзмә хакына рәссамнар өчен махсус автобус бирергә дә булды, әмма күпме генә көтсәк тә, ул автобус табылмады, вәгъдә үтәлмәде. Шуннан соң иҗатташларым багаж кую урыннарына сыярлык кына булган киндердәге әсәрләрен күтәреп, ерак илләргә барып кайттылар, ә мин – юк”, – ди ул.

Зөфәр Низами гарәпчә язмалы иҗат юнәлешенә 2002 елда, инде илле өч яше тулгач килгән. Иң әүвәл бары тик абстракция юнәлешендәге рельефлар иҗат итсә һәм алар техник яктан камил килеп чыгып, һичкем иҗатында кабатланмасалар да, бераздан ул нибары абстракция ясауны туктатып, мәгънәви ягы тагын да күбрәк булган иҗат эшләренә алынган. Һәм яңа әсәрләрен инде киндергә яза башлаган.

– Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен язарга җөрьәт итмәдем. Кулыма “Исме Әгъзам” догасын алдым һәм Аллаһы Тәгаләнең туксан тугыз күркәм исем сыйфатларын кат-кат укып чыктым. Ул китапка язылган: “Һәр мизгел, һәр сулыш саен Аллаһы Тәгаләне искә алыгыз!”, “Аллаһы Тәгаләнең туксан тугыз күркәм исем сыйфаты бар. Без аларны догаларыбызда искә алабыз. Әлеге исемнәрне өйрәнгән һәм даими кабатлаган адәм баласы җәннәткә керер” дигән җөмләләрне дә кат-кат күздән кичердем, – дип искә ала оста.

Шунысы да мактауга лаек, Зөфәр әфән­де, проектлаштыручы архитектор буларак, берничә мәчет проектын да әзерләгән. Проект гамәлгә ашмаса да, заказ буенча Биектау районының Яңа Шигали авылы өчен мәчет проектын сызган булган. Ә менә инде Уренгойның ике мәчете аның сызымнары буенча төзелгән. “Мин бик мәһабәт, бик зур мәчет проектын иҗат иткән идем. Бу яңа мәчет Казанның А.Вишневский һәм Ф.Достоевский урамнары кисешкән урында төзелергә тиеш иде. Әмма Америка Кушма Штатларындагы игезәк биналар белән килеп чыккан фаҗигадән соң, Пакыстанның мөселман оешмалары булышлыгы белән төзеләчәк бу мәчетнең нигезе дә корылмыйча калды, чөнки чит илдән киләчәк матди булышлык өчен юлны яптылар”, – дип искә ала ул. Ул әле Тәтешнең Бөек Ватан сугышына багышланган мемориалын төзүгә дә үз өлешен керткән.

– Хәзер инде сезнең “криптокаллиграфик язма” дигән иҗат юнәлешегезгә күчик, – дим әңгәмәдәшемә. 

– Бу юнәлешнең исеме криптограмма төшенчәсенә якын. Мин әлеге әсәрләремне киндергә майлы буяулар белән язам. Беренче карашка алар гадәти картиналар, әйтик, матур пейзажлар гына кебек. Әмма иң әүвәл тамашачының төп игътибары картина аталышына төшәргә тиеш. Мәсәлән, менә бу картина “Әл-Газиз” (Бөек, Кодрәтле) дип атала. Киндергә бер карашта чиксез биек таулар һәм алар тирәсендәге табигать сурәтләнгән, әмма шушы әсәр композициясенә мин “әл-Газиз” дигән гарәпчә язманы да өстәдем. “Әл-Җәббар” картинасында исә бик көчле җил тәэсирендәге агачлар сурәтләнгән һәм игътибар белән карасагыз, андагы күк йөзендәге болытларда: “Кодрәтле, Үзе халикъ кылган һәрнәрсәне, бар җан ияләрен Үз ихтыярына буйсындыручы” дип тәрҗемә ителә торган исем-сыйфат язылганын күрерсез. Гарәп теле белән яхшы таныш кешеләр бу сүзләрне, ягъни Аллаһы Тәгаләнең күркәм исем-сыйфатларын картиналарымнан тиз арада эзләп таба ала. 

“Әл-Бәкара” сүрәсенең 115 нче аятендә: “Мәшрикъ тә, мәгъриб тә Аллаһныкы. Кайда гына булсагыз да, йөзегезне Аллаһ кыйбласына борыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ – һәрнәрсәне чолгаучы, галим булучы”, – диелгән. З. Низами картиналары аша шушы хакыйкатьне расларга тели. Аллаһы Тәгаләнең Куәтен, Рәхимлелеген, Аның бар тирәлекне, бар җиһанны колачлап торуын истә тотарга өндәгән әсәрләр калдырырга омтыла. 

“Ә менә иң әүвәл әлеге исем-сыйфатларның кайсыларын яздыгыз?” – дип кызыксынам. “Иң әүвәл Аллаһы Тәгаләнең “әл-Коддүс” (Изге, Кимчелексез) исем-сыйфатына багышланган әсәремне иҗат иттем. Аннан соң “әр-Рахман” (Рәхимле, Шәфкатьле) исеменә багышланган әсәремне тәмамладым. Бүген дә шушындый дәвамлы иҗаттамын”. 

Әңгәмә барышында оста нәсел дәвамчысын да искә ала: “Улым Роберт Низамов – шулай ук рәссам, В.И.Суриков исемендәге институтны тәмамлап, Мәскәүдә калды һәм башкалада үзе кебек үк Казан рәссамнары белән берлектә төрле проектларны гамәлгә ашыра. Улым да әлеге иҗатымны бик ошата”.

– Ә үзегез кайсы каллиграфның иҗатын үз күрәсез? 

– Әлбәттә, рус милләтле булып һәм христиан динендә туса да, озын иҗат юлы үтеп, җитмеш яшендә гарәп каллиграфиясенә килгән, бар гарәп илләрендә мактауга лаек булган, мөхтәрәм рәссам-каллиграф В.Попов иҗатын. Ул шәмаил һәм туграларны күпләп һәм бик талантлы рәвештә язып кына калмыйча, зур-зур шәхси күргәзмәләр дә ачты. Һәм бүгенгәчә аның дәрәҗәсенә җиткән иҗатчы-мөселман каллиграфын күргәнем юк әле. Аллаһы Тәгалә теләгән бәндәсенә талант та, тырышлык та, уңыш та насыйп итә. Бүген Татарстанда берничә яшь каллиграф бар, әмма аларга В.Поповның каллиграфия өлкәсендәге иҗат биеклегенә җитәргә бик ерак әле. Гарәпләрнең мактау сүзләрендә хаклык бар. “Каллиграф В.Попов – ул чорыбыз сәнгатенең символы, бөтен планета кешеләре арасында йөрәктән-йөрәккә бара, яшәү көче бирә торган эстетик-рухи диалогның куәтле, якты нуры” – ди алар.

– Әмма, Зөфәр әфәнде, без аның ихлас иҗатының кадерен беләбезме соң?! В.Поповның әсәрләре даими экспозициядәге галереяда эленеп торырлык, ләкин бу хәл Татарстанда мөмкин түгел. 

– Шәмаилләрнең, аларны иҗат итүчеләрнең кадерен белгән, иҗатының асылын аңлаган теләсә кайсы илдә, шул исәптән, билгеле, гарәп илләрендә дә, В.Поповның әсәрләре инде күптән берәр музей түрендә булыр иде! – дип сүземне җөпли каллиграф.

З. Низами гаять тыйнак оста, иҗат эш­ләренең кайсы дәүләтләрдә саклануларын сорамасаң, әйтмәс тә. Ә алар Франция, Германия, АКШ, Төркиядәге һәм иң күбе Голландиядәге шәхси тупланмаларны бизи икән. Берничәсе Татарстанның сәнгать музее тупланмасында да саклана. Күргәзмәләрдә бер ел һәм аннан да артык вакыт тәкъдим ителгән әсәрләре дә бар. 

“Хезмәтләремнең бер кадәре Марий Элдәге Татар мәдәни үзәгендә дә, “Татнефть-Арена” сараеның Татарстан Респуб­ликасы Президенты ложасында да бар. Соңгысын ачканда, хөкүмәт вәкилләренең хезмәтем белән канәгать калып, иҗатыма югары бәяләмә биреп: “Менә бит! Безнекеләр дә начар эшләми!” – дип әйткәннәре истә калган”, – ди Зөфәр Сәед улы. 

Оста шулай ук киндердә гризайль ысуллы пейзажлар да, майлы буяулар белән рельефлы картиналар да яза, бакыр гравюралар да ясый. Аның Мәрҗани, Апанай мәчетләре сурәтләнгән рельефлы картиналары да бар. 

2015 елны Мәскәүдә узган “Җиңү” Халыкара сәнгать күргәзмәсендә ­­З. Ни­зами тарафыннан тәкъдим ителгән эш аерым игътибарга лаек. Бу – “Тыл хезмәтчәннәренә” дип аталган һәйкәл эскизы. Эш үз буе кадәр озынлыктагы, авыр көлтә күтәргән хатын-кыз образын, тыл хезмәткәрен гәүдәләндерә. Соңгы патроннарына кадәр сугышып, батырларча һәлак булган фидакяр солдатларны еш сурәтләгән мәлдә, Зөфәр Низами тыл каһарманнарының никадәр чиксез авыр хезмәтне үз җилкәләрендә башкаруларын искә алган. Кайчан да булса бу эскизы Татарстан районнарының берсендә һәйкәл буларак тормышка ашырылыр дип өметләник!

– Мин, – ди әңгәмәдәшем, – башкаларның әсәрләрен дә күзәтеп барам. Чөнки рәссамнар бер-берсенең иҗатын кабатламаска тиеш. Һәм мондый очракка тарымыйча, үз үрләренә ирешер өчен, адәм балаларына һәрдаим догада булу кирәк дип саныйм. “Дога – гыйбадәтнең җилеге”, – дигән Пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи үә сәлләм). Тормышымдагы бар уңышларымда, шушындый иҗат эшләренә алынуымда иң әүвәл Аллаһы Тәгалә булышлыгы бар дип саныйм, билгеле. Мондый темага алынуыма нәселебез рухы да ярдәм иткәндер. Дәү әнием ягыннан нәсел-нәсәбебез Казанда кайчандыр гомер сөргән морза Сәфәргәрәевләргә тоташа...

Коръәндәге “Та Һа” сүрәсенең 114 нче аятендә мондый теләк-дога мәңгеләштерелгән: “Раббым! Гыйлемемне арттыр!” Күп гыйлемле осталар гына башкаларны югары дәрәҗәдәге, кызыклы әсәрләр белән куандыра ала. Һәм мөселман каллиграфы Зөфәр Низами нәкъ әнә шундыйлар арасында!

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: