Мәдәни җомга

УТНЫ-СУНЫ КИЧКӘН ТАТАР КИТАПЛАРЫ

Милли китапханәбезгә 150 ел Татар китабының тарихы бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән чорларга ук барып тоташа. Татар телендәге мәҗмугаларны, әдәбиятны нәшер итәчәк басмаханәләр барлыкка килгәнче, Коръәнебез, дини китаплар, мәдрәсәләрдә уку өчен дәреслекләр, төрки-татар телендәге борынгы дастаннар, гарәп имлясында кулдан күчерелеп, меңнәрчә тираж белән таратылган. Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк...

Милли китапханәбезгә 150 ел
Татар китабының тарихы бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән чорларга ук барып тоташа. Татар телендәге мәҗмугаларны, әдәбиятны нәшер итәчәк басмаханәләр барлыкка килгәнче, Коръәнебез, дини китаплар, мәдрәсәләрдә уку өчен дәреслекләр, төрки-татар телендәге борынгы дастаннар, гарәп имлясында кулдан күчерелеп, меңнәрчә тираж белән таратылган. Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы ядкәрләр белән танышканда, китап күчерү өчен зур сабырлык, пөхтәлек кирәклеген, белемгә, матур язуга ия булу таләп ителгәнен аңлыйсың. Хәттатлар китапларны күчергәндә каурый каләмне тамырлардан, кайрылардан, корымнан ясалган буяуга манган. Аларның кулъязмаларны ишәйткәндә берничә төстәге буяу куллануы да күренә. Китаптагы бүлекләрнең баш исемнәре бер, текстлар икенче төстәге буяу белән язылуына игътибар итми мөмкин түгел. Белгечләр фикеренчә, күләмле бер китапны күчереп язу өчен 2-3 ай вакыт таләп ителгән. Китап тышлары исә тактадан, катыргыдан ясалган, Коръән кебек аеруча кадерлеләре тукыма, күн белән тарттырылган, чигешләр, асылташлар белән бизәлгән. Хәзер борынгы кулъязмаларның бик сирәк очрый торган нөсхәләрен Татарстан Милли китапханәсеннән тыш, Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Әстерхан, Төмән шәһәрләре, Казан федераль университеты, Урта Азия илләре, Төркия китапханәләрендә һәм музейларында табарга мөмкин.
Аңлашыла ки, күчереп язу белән генә китапларны әллә ни арттырып, халыкның басма сүзгә ихтыяҗын канәгатьләндереп булмый, Коръән, дини китаплар, дәреслекләргә сорау аеруча зур була. Хөрмәтле галимебез, академик Әбрар ага Кәримуллин "История татарской книги в контексте "Запад-Восток" дигән хезмәтендә язганча, Россиядә типографияләр барлыкка килгәч, татарлар патша галиҗәнапләренә басмаханәләр ачарга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә башлый. 1783 елдагы ирекле типографияләр ачарга рөхсәт итү турындагы фәрман да татарлар файдасына булмый. "Ирекле" басмаханәләрне Россиядә яшәүче башка ил вәкилләренә һәм рус милләтеннән булган кешеләргә генә ачарга хокук бирелә. Екатерина II татарларның китап бастыруга бәйле заказларын үз максатларында файдалана. Аның кушуы буенча басылган Коръәннең һәр данәсе 200 сум тора. Ул заманнарда атның бәясе исә 2 сум булган. Димәк ки, татарларга бер Коръән китабы өчен зур ат көтүе белән түләргә туры килгән. Патшабикә Изге китабыбызның кайбер нөсхәләрен Көнбатыш мәдәният әһелләренә дә, шул исәптән, француз шагыйре, фәлсәфәче Вольтерга да җибәрә. Янәсе, Екатерина II үз империясе мөселманнары турында "кайгырта", аларның китапларын бастыра. Аннан соң тәхеткә утырган Павел I дә татарлар өчен басмаханәләр ачуга рөхсәт бирергә ашыкмый. Идел буенда яшәүче милләттәшләребез бу эшкә хәтта Казан аша Санкт-Петербургка юл тоткан Бохара әмирен дә катнаштыралар, ул да патшага татарларның үтенечен җиткерә. Шушы ук үтенеч белән Кыргыз-кайсак урдасы ханы да Павел I гә мөрәҗәгать итә. Императорның Казанга юлы төшкәч тә, бай сәүдәгәрләр кыйммәтле бүләкләр белән килеп, патша тарафыннан кабул ителүгә ирешәләр һәм үтенечләрен җиткерәләр. Шулай итеп, татар телендә басмаханәләр ачуга рөхсәт алу өчен генә дә ярты гасыр тирәсе вакыт кирәк була. Ниһаять, 1797 елда Павел I татарларның үз басмаханәләрен булдыруга юл ачкан фәрманга кул куя. "Татар, фарсы, гарәп телләрендә дәреслекләр һәм халыкның белемен күтәрүгә кирәкле башка китаплар нәшер итү өчен ирекле татар басмаханәсе"н отставкадагы прапорщик, беренче нашир Габделгазиз Бурашев оештырырга алына. Аңа Сенат басмаханәсеннән гарәп язуы шрифтларының бер өлешен һәм станнар саталар. Элекке прапорщик бу җиһазларны Казанга алып кайта һәм гимназия бинасында татарның беренче типографиясен ачып җибәрә. Бу типографиядә 1801 елда беренче татар китаплары дөнья күрә. Киләсе 1802 елда басмаханәдә 7 китап: "Иман шарты белән Әлифба", 2 басмада "Устуани китабы", "Пиргули китабы", Аллаяр Суфиның "Сөбател-гаҗизин", фарсычадан тәрҗемә ителгән "Фәүзен-нәҗат" китаплары басылып чыга. Әмма Казанда рус телендәге китаплар нәшер итә торган басмаханә булмавы христиан миссионерларының ачуын чыгара һәм Габделгазиз Бурашевның типографиясе хакимият ярдәме белән тартып алына, бу хәл татар китаплары басылу тукталып торуга китерә. Казан гимназиясендәге казна типографиясенә әверелгән бу татар басмаханәсе 1829 елда университет типографиясе белән кушыла.
Әмма татар китапларын бастыру русныкына караганда 20 тапкыр диярлек кыйммәтрәк була. Шуңа күрә Милли китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге киштәләрендә бу елларда чыккан басмалар юка булулары белән аерылып тора. Ә инде беренче рус инкыйлабыннан соң, басмаханәләр Россиянең татарлар яши торган барлык шәһәрләрендә дә ачылгач, китаплар бик күп чыга башлый, аларның тиражлары да үсә, бәяләре дә арзаная.
Татар китабының аянычлы тарихы моның белән генә тәмамланмый, совет чорларында да дәвам итә. 1928 елда гарәп шрифты латинныкына, башкача әйтсәк, "Яңалиф" кә алмаштырыла. Бу гарәп, төрек телләрен белгән, басма сүзне укып кинәнгән мәгърифәтле татар халкы өчен тагын бер зур тетрәнү була. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең әйдәп баручы белгече, филология фәннәре кандидаты, археограф Раиф Мәрданов искәрткәнчә, гарәп язуын латинныкына алыштыру, бәлки, бер яктан караганда, казаныш кебек тә тоелгандыр, әмма аның тискәре яклары күбрәк булган. Халык үз тарихыннан, гасырлар дәвамында тупланган әдәбиятыннан, басма мирасыннан, мәдәниятеннән аерылган. "Яңалиф"кә күчү бөтенхалык референдумын үткәреп, ризалыгын алып кылынган гамәл булмый шул. Алдынгы карашлы күп кенә кешеләр, галим-голәма да аңа каршы тора. Әйтик, 1926 елда Бакуда үткән Тюркология съездында да бу мәсьәлә карала. Анда ТАССРдан делегатлар Г.Ибраһимов, Г.Алпаров, Н.Хәким, Г.Сәгъди, С.Гафуров, С.Атнагулов һәм башкалар катнаша. Татар иҗтимагый-сәяси эшлеклеләре Г.Ибраһимов, Г.Шәрәф үз чыгышларында, татар теленең үзенчәлекләрен исәпкә алып, гарәп шрифтын гына яхшыртуны тәкъдим итә. Алар латин графикасын кертү кебек яңалыкка үткәннәрне, хәзергене, киләчәкне уйлап каршы булгандыр. Аннары хәреф алыштырулар нишләптер төрки халыкларга гына кагыла. Украиннар да, белоруслар да, әрмән, грузиннар да үз хәрефләре белән укый-яза.
Хәреф алмаштыру фаҗигасе, мирасыбыздан аеру белән бергә, халыкның сыйфатына, холык-фигыленә дә, әдәп-әхлагына да йогынты ясагандай була. Бу совет идеологиясе белән дә бәйледер. Борынгы әби-бабаларыбыздан буыннардан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләребез, йолаларыбызның да шактые югала, милләтебез тамырларыннан аерыла. Билгеле ки, моңа шәхес культы елларында дин әһелләребезне, муллаларыбызны, галимнәребезне юк итүләр дә йогынты ясый. Алар белән бергә китаплар да репрессиягә эләккәндәй була: басмалар яндырыла, күмелә, юкка чыгарыла.
"Яңалиф" 10 ел гына кулланылса да, дәүләт тарафыннан да хуплангач, бу графикада да бик күп китаплар нәшер ителгән. Моны Татарстан Милли китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге киштәләрендәге матур әдәбият, фәнни хезмәтләр, иҗтимагый-сәяси басмаларны карап та аңлыйсың. Биредә шактый бай мирасыбыз - 1928-1938 елларда латин графикасында чыккан китаплар саклана.
Бүлек мөдире Гөларам Җомаголова белдергәнчә, китапханәдә ул елларда нәшер ителгән "Әлифба"дан алып, иҗтимагый-сәяси, тормышыбызның, фәннең барлык тармакларына караган 12 меңләп хезмәт, матур әдәбият китаплары саклана. Хәзер аларның электрон каталогы төзелә башлаган. Басмаларны китапханә сайтында да табып укырга мөмкин.
Китапларның шактые таушалган, бер ишенең реставрацияләнгән булуы үз заманында аларның күп укылуы турында сөйли. Латин графикасындагы бу басмаларны хәзерге көннәрдә дә сорап килүчеләр бар әле. Киштәләрдә Гыйбад Алпаровның "Татар теленең имла сүзлеге", Исхак Рәхмәтуллинның "Татарстанда культура походы" кебек китаплары, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури шигырьләре, Гафур Коләхмәтов пьесалары, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов, Әхмәт Исхак, Галиәсгар Камал, Һади Такташ, Кави Нәҗми, Кәрим Тинчурин, Шәриф Камал, Шәйхи Маннур, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Хәбра Рахман һәм башка язучыларыбызның үзләре исән чагында нәшер ителгән әсәрләре күзгә ташлана. Бүлектә шулай ук балалар өчен китаплар да шактый. Әнә Н.Сафиуллинның "Кечкенә Карл" дигән хикәяләр җыентыгы күренә. Бу елларда Кави Нәҗми редакцияләвендә "Сакта" дигән (Иске һәм Кызыл Армия турында) әдәби альманах та чыгарылган. Әдипләребез шактый гына сәхнә әсәрләре дә иҗат иткән. Әйтик, Гали Мөхәммәтшин дигән әдипнең "Сайлау" дигән пьесалар җыентыгы да игътибарны җәлеп итте.
Биредәге китапларның күбесе кирилл хәрефенә әле дә күчерелмәгән. Әйтик, Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучылар Рахман Ильясның "Горизонт", "Таулар арасында", "Штык" дигән хикәя-повестьларын, Мөсәгыйть Мостафинның "Тыңлыйсыңмы, кордаш?", "Очрашу", "Үсү" кебек җыентыкларын бүгенге укучылар арасында берәү дә белми. "Тимер адымнар", "Көләч иртә", "Получка" дигән китаплар авторы Габдрахман Ильясов, "Межасыз шигырьләр", "Яз" дигән басмалар чыгарган Әюп Гәрәйнең әсәрләре, "Звено җыры", "Тормыш" иртәсе", "Тормыш чәчәкләре", "Сигнал җыры", "Флюра" кебек шигырь китаплары нәшер иткән һәм Бөек Ватан сугышында вафат булган шагыйрь Гәрәй Шамил шигырьләре белән таныш булучыларны да бармак белән генә санарлыктыр. Бу язучылар "Әдипләр" китабына да кертелмәгән.
Киштәләрдә шулай ук рус һәм башка ил халыклары телендә иҗат ителгән әсәрләрнең татарчага тәрҗемәләре дә күп - А.Пушкин, М.Лермонтов, Н.Островский, Н.Гоголь, М.Горький, В.Гюго, Р.Роллан, Э.Ремарк һәм башка күп кенә классик язучыларның әсәрләрен күрергә мөмкин. Ярослав Гашекның (Абдулла Гомәр тәрҗемә иткән) "Җитез солдат Швейк", Генрих Гейненың (Мәхмүт Максуд тәрҗемәсе) поэмалары, Федор Гладковның "Энергия" (Афзал Шамов тәрҗемәсе) романы, Лев Рубенштейнның "Тропа самураев", Шота Руставелиның "Юлбарыс тиресе ябынган батыр" әсәрләренең, белүемчә, бүгенгә кадәр кабат нәшер ителгәне юк. Рәшит Хәмиди тәрҗемә иткән "Сугыш турында немец эшчесе тарафыннан язылган беренче китап", немец язучылары Шаррель Адамның "Ватансыз", Вилли Бредельнең "Сыналу" дигән әсәрләре, рус язучысы Виктор Кинның "Теге якта" дигән романы шактый кызык, шәхсән үземдә дә кызыксыну уятты. 1938 елда кабат алфавит алмаштыру, кирилл хәрефләре кертелү тулы бер буынның шактый язучыларыбызны, әсәрләребезне белми калуына китергән икән ләбаса.
Әлбәттә, Татарстан Милли китапханәсе 150 ел дәвамында шушы рухи мирасыбызны туплап һәм саклап, укучыларыбызны кирәкле әдәбият белән тәэмин итеп, гыйлем эстәргә булышып, халкыбызга хезмәт итә. Китап мәгарәсенең уку залларыннан беркайчан да кеше өзелми. Китапханә хезмәткәрләре исә укучылар өчен барлык шартларны, заманча уңайлыкларны булдырып эшли.
Сөембикә КАШАПОВА.
.Әлифба. 1936 ел.
.Суфия һәм Фаик Таһировларның "Безнең әлиф" китабы. 1930 ел.
.Һади Такташның "Киләчәккә
хатлар" китабының тышлыгы.
1932 ел.
.Урманай Гарифның "Куырылмаган борчаклар" китабының тышлыгы. 1932 ел.
."Кечкенә иптәшләр" балалар журналы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: