Мәдәни җомга

Тырышканның кулыннан нур явар

Талантлы ювелир Рәвкат Азат улы Мөхәммәтшин

“Һәрбер кешегә аны җәмгыять өчен файдалы итүче һәм шул ук вакытта  үзенә дә бәхет алып килүче эшчәнлек төре туры килә”, – дигән акыл иясе. Менә ул да һөнәри эшчәнлеге ягыннан бик бәхетле. Кырык яшьтә, җылы якларны калдырып, яшәешне кырысрак фасылларга, кояшсыз көннәргә тоташтыручы татар җиренә күченеп кайтырга һәркем дә җөрьәт итмәс. Ә ул бар тормышын ювелирлык һөнәренә бәйләгән булса да, игезәк туганын, газиз әнисен, дус-­ишләрен Ташкентта калдырып, бирегә күчеп килгән. Дөрес­рәге, аны монда килергә бик үгетләгәннәр. 


– 2003 елны, – ди әңгәмәдәшем, талантлы ювелир Рәвкат Азат улы Мөхәммәтшин. – Бөтендөнья татар конгрессы аша Казанга чакырылдым. Башкала 2005 елны бәйрәм ителәчәк  1000 еллык тантанасына әзерләнә иде. “Казан” милли-мәдәни үзәгендәге остаханәмдә көнне төнгә ялгап, андагы яңа экспозицияләр өчен татар ювелир эшләнмәләрен ясый башладым, күп кенә бизәнгечләрне һәм башка төр ювелир эшләнмәләрен реставрацияләдем. Билгеле, үзем дә шушы зур бәйрәм уңаеннан Казанны котлап, “Казан ачкычы” дигән әсәремне иҗат итәргә алындым. Бу бүләкне ясаган тугыз айда  бар маһирлыгымны эшкә җиктем. Хәзер сезне дә аның композиция төзелеше белән таныштырам: ачкычны салыр өчен кап кирәк. Аны имән агачыннан уеп, өслегенә сырлы бизәкләр кырып ясадым, бу футляр пайцза, ягъни монгол хакимиятенең кемгә дә булса хакимлек бирү символы буларак тапшырылган агач пластина рәвешендә иде һәм ул сусаль алтын белән  буялды. Өске өлеше Болгар манаралары орнаментлары белән баетылды, бераз астарак дөньяның сигез капкасын һәм җиде оҗмах бакчасын  аңлаткан бизәкләр бар, болардан  бераз гына өстәрәк: Илаһи тәхет, Илаһи язмалы төргәк (скрижаль), Илаһи каләм сурәтләрен уйдым, болар да – оҗмах атрибутлары. Композициянең үзәген шәһәр гербы символы – Аждаһа сурәте белән ныгыттым. Бу мифик затны утлы эт башлы, җәйран мөгезле, лачын канатлы, лачын тырнаклы һәм елан гәүдәле итеп сурәтләдем. Риваятьләрдә ул шундый итеп тасвирланган.  Аждаһаны түгәрәк белән каймап алдым. Түгәрәктә алты төрле җанварны куу сурәтләрен тасвирлап бирдем. Ни өчен алты төрле җанвармы? Чөнки борынгы Болгарда ел фасыллары дүрт төргә түгел, ә алты төргә бүленеп йөртелгән. Аждаһаның  астына җәһәннәмгә илтә торган җиде баскыч та өстәдем, җәннәт булган кебек, тәмуг та бар бит. Хәзер ачкычның үзенә күчәбез...   

Бу символик ачкыч, димәк, анда символизм элементлары кулланылган булырга тиеш иде. Беренчедән, ачкычның челтәрле өске өлеше ачылып-ябыла торган, аның күләмле эченә кодрәтле Коръәннең берәр сүрәсен яисә аятен язып салырга була, ачкыч сабын мин ун асылташ белән тулыландырдым. Ун асылташ – ун гасыр дигәнне аңлата. Ачкычның түбәнге өлешенә Казан сүзе яздым һәм аның өстенә казан сурәтен беркеттем, аның астында – “утлы күмерләр”, димәк казанда һәрчак нәрсәдер кайнарга тиеш. Казан өстендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Рес­публикасының дәүләт әләмнәре  урын алды, ә аларның уртасын сигезле саны берләштерә. Сигезле саны – чиксезлек символы.

Икенчедән, ачкычның буеннан-буена кара-каршы агылган дулкыннар рәвешендә, бер-берсе белән катлаулы итеп үрелгән милли бизәкләр суздым, алар ике күрше дәүләт арасында гасырлар буе барган  үзара бәйле, килешүле һәм шул ук вакытта күп очракларда каршылыклы яшәешне  аңлата, әмма гомуми күренештә алар барыбер гармония хасил итә! Мин бу төр бизәк белән: “Хакимият начар булырга да мөмкин, әмма гади халык һәрчак әйбәт, ул тыныч яшәргә тели һәм халык һәрвакытта да иң  яхшы холыкта, иң  күркәм солыхта  калырга тиеш!” – дигән үз уй-фикеремне җиткердем. Инде әйткәнемчә, сапның алгы ягына сихәтле энергиягә ия булган фирүзә, лазурит, сердолик һәм кахолонг ташларын утырттым. Ачкычның артына гарәпчә,“чәчәкле куфи” язу ысулы белән: “Йә, Аллаһ! Син – бар ишекләрнең ачкычы. Безгә бәрәкәт ишекләрен ачсаңчы!” - дигән сүзләр дә өстәдем әле! Ә ачкычның эче куыш һәм аның төбе дә ачылышлы. Димәк, аның эчен “вакыт капсуласы” буларак кабул итәргә дә мөмкин, ягъни аның эченә озак вакытка исәпләнгән теләк язып салып куярга була. Менә сез нинди теләк язып салыр идегез?  

– Мин, – дим әңгәмәдәшемә, – бервакыт шушы урам буенча танк узып китүен күрдем. Чын гаскәри техника узып кына китте, әмма күңелгә шул ук мизгелдә шом керә икән, шуңа күрә мин Казанга, илгә тынычлык теләгән язма-теләк салыр идем.   

– Ә мин, – ди ул, – туган телнең саклап калынуын теләр идем! 

– Рәвкат әфәнде, сезнең иң беренче ювелир эшләнмәләрегез – үзбәк милли бизәнгечләре, ә менә татар бизәнү әйберләреннән кайсысын иң тәүге итеп ясадыгыз соң? 

Бу сорау безне  инде бик еракта калган, 1991 елга кайтара.

Рәвкат әфәнде нәкъ шул елны Казанга килгән һәм шәһәр белән танышуын Татарстан Милли музееннан башлаган. Экспозициядәге борынгы, сыңар алтын чигә асмасы да аның игътибарыннан читтә калмаган һәм ул музей хезмәткәрләренең берсе белән сөйләшеп алырга булган. Ул вакыттагы музей хезмәткәре М.Завьялова ювелирга музей тупланмаларында сакланган шушы борынгы, үрдәк сурәте беркетелгән чигә асмаларын күчереп ясарга тәкъдим иткән. Үтенгән дә дияргә мөмкин, чөнки әлеге чигә асмаларының күчермәләре бик кирәк, әмма Татарстандагы бер генә ювелир да аларны кабатлап ясарга алынмый икән. Бик катлаулы, четерекле хезмәт булу сәбәпле, әлбәттә. 

– Ул чакта әле музей экспонатларын фотога төшерү рөхсәт ителми иде, борынгы асманы кәгазь кисәгенә генә ясап алдым да, кабатлап ясарга вәгъдә иттем. Нәкъ сигез ел узгач, яңа асмаларны күтәреп, янә Казанга килдем. Милли музейга кердем, хезмәткәрләрнең күбесе җәйге ялда булу сәбәпле, эшләнмәмне музейда калдыра алмадым һәм Болгарга юнәлдем. Анда безнең туганнарыбыз яши, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы асмаларны шундук сатып алды. Мәгъ­лүм ки, мондый  алтын үрдәк сурәтле борынгы чигә асмалары бар дөнья­да нибары җиде-сигез генә исәпләнә. Шуннан соң мине Казанга чакырдылар, инде биредә уналты ел иҗат итәм. Башта “Казан” милли үзәгендә дүрт ел эшләдем. Аннары 2006 елны Татарстан Республикасы Тарих институтының  археологик  эзләнүләр буенча  милли үзәгенә эшкә чакырдылар, биредә мин археологик материалны (металлны, керамиканы, күнне) реставрацияләү буенча лаборатория төзүдә катнаштым һәм шул ук вакытта Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы белән дә һәрчак тыгыз хезмәттәшлектә булдым, реконструкция­ләр эшләүдә катнаштым, Болгарның үз реставрация лабораториясе төзелгәч тә, барыбер, белгеч буларак, миңа һәрдаим  мөрәҗәгать итә килделәр. Институтта 2013 елга кадәр хезмәт куйдым.

Соңгы вакытларда, Зөядә археологик агач музее төзелә башлагач, миңа, мәсәлән, борынгы агач консервациясе белән шөгыльләнергә, ягъни узган гасыр­лардан сакланып калган агач кисәкләрен юып, махсус эремә белән эшкәртергә  дә  туры килде, югыйсә казыганда табылган мондый агач кисәкләре актарылып чыгуга ук бик тиз арада таркалыр һәм тузанга әйләнер иде.

Белемгә килгәндә, Мәскәүнең реставрация буенча фәнни институтында күп гыйлем җыйдым. Аннан соң Казан федераль университетының  тарих факультетына укырга кереп, музеология кафедрасын тәмамладым, “Идел буе Болгарстанында үрелгән муенсалар һәм беләзекләр” дип аталган фәнни хезмәт яздым. Дөрес, ул әле китап буларак нәшер ителмәде, әмма фәнни эшемнән үзем дә канәгать калдым. 

2013-2014 елларда Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында студентларга фәкать болгар һәм татар үрнәкләрен генә өйрәтү максаты белән ювелирлык һөнәре буенча белем дә бирдем, бу өлкәдә туп­лаган тәҗрибәм белән уртаклаштым. Ә аннан соң техникумнан үз теләгем белән киттем... 

–  Чөнки “Якутлар табыла вакыт белән, тик вакытлар табылмый якут белән” дигән гыйбарә белән килешкәнсездер дип уйлыйм.   

– Нәкъ шулай, мин үз вакытымның күбрәк өлешен иҗатка сарыф итү кулайрак дип таптым. Студентларга белем бирү, билгеле, кызыклы хезмәт, әмма мин: “Кем куллары белән нәрсәне дә булса оста итеп ясый ала икән, ясарга, ясый алмый  икән, укытырга, ә укыта белми икән, җитәкчелек итәргә тиеш”, – дигән гыйбарәне дә дөрес дип табам. Менә Тарих институтыннан киткән көнне дә сәгате-минуты белән үк мине Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музееның  реставрация бүлегенә эшкә алдылар һәм биредә биш ел хезмәт итәм...

Рәвкат Мөхәммәтшинның осталыкка таба үз юлы гасырлардан-гасырларга ювелирлык белән шөгыльләнгән зәркәнчеләргә бик бай дәүләттә, Үзбәкстанда башланган дигән идек, үзбәк зәркәнче-осталары анда, чыннан да, җитәрлек... Әмма шушындый мохиттә туып-үссә дә, Рәвкат әфәнде  бер дә ювелир булырга әзерләнмәгән. Ул автоярышлар, мотокросслар белән мавыккан. Кая инде  ашкынучан йөрәкле яшь егеткә, көннәр-төннәр буе зәркәнче коралларын кулдан төшермичә, алтын белән көмешне, ә кайчак аларның бергә катнаш­тырылган эремәләрен чүкеп, бөгеп, кырлап, эшләнмә өслек өчен берничәшәр мең алтын бөртек – металлдан үз куллары белән ясалган гаять тә вак шарчыкларны ябыштырып утыруны күзаллау?! Әмма язмышка ювелир булу язылган икән, бу юл үзеннән-үзе ачылып китми калмый. Өстәвенә, аның әнисе Галия ханым ягыннан булган туганы Фуат Мостаев та зәркәнче булган бит әле. Дөрес, Үзбәкстанның бу өлкәсендә берсеннән-берсе оста зәркәнчеләр җитешле, әмма шул ук вакытта әлеге җәмгыятьтә аларга ихтыяҗ да кимеми, үзбәк милли ювелир бизәгечләре төрләре дә  бихисап... Менә Фуат Мостаевның: “Сиңа нинди дә булса алтын-көмеш берәр нәрсә ясап карарга кирәк, Рәвкат”, – дигән сүзләренә колак салган, “юк, кирәкми” дип кистереп әйтмәгән. Һәм яңа һөнәр үзләштерә башлаган егерме ике яшьлек егет үз иҗат эшләре белән тиз арада күп осталарны таң калдырган. Егерме дүрт яшендә ул инде “Усто” халык сәнгате осталары берлегенә кабул да ителгән. “Күп белемгә үзлегемнән өйрәндем, дистәләрчә фәнни хезмәтләр укыдым, сәнгать белгече Д.Фәхретдинованың “Үзбәкстанның ювелирлык сәнгате” китабын да кулыма алдым. Аннан соң күп кенә үзбәк ювелир бизәнү эшләнмәләрен төзекләндердем. Үзбәкстан дәүләтенең антиквариат музее һәм тарих музее белән хезмәттәшлек иттем.

Бу һөнәрчелек төрен агач итеп күз­аллыйм, минемчә, хәзерге заман  ювелирлык сәнгате – ул шушы агачның бер ботагы гына, аның ничек үсеп китәсе алдан мәгълүм түгел, шуңа күрә борынгы гасырлардагы ювелирлык сәнгатен хәзерге заманныкы белән берләштереп баруны үз алдыма максат итеп куйдым. Теләсә кайсы ювелир эшләнмәсе ике төр: сакраль һәм техник өлешне берләштерә. Борынгы ювелир эшләнмәләрендә бу ике өлеш искиткеч рәвештә бердәм! Осталар өчен үз заманнарында хиссият, гаять дәрәҗәдә төгәллек һәм техник яктан чисталык, кыю алымнар куллану, ясау ысуллары катлаулыгыннан һич курыкмау бик  матур эшләнмәләр иҗат итәргә мөмкинлек биргән бит. Төрле музейларның заказларын үтәгәндә, алардан кала, параллель рәвештә, әйтик, күчереп ясалган, реставрацияләнгән эшләнмәдән  тыш, аңа охшаш, әмма үз күзаллавым, үз символик чишелешем буенча өр-яңа әйберләр дә иҗат итмичә калмыйм. Мәсәлән, хатын-кыз бизәнү әйберләре – бизәкләр беркетелгән чылбырлар, борынгы көмеш алкалар белән аваздаш һәм  эчтәлеге дә шундый ук борынгы символлар аша ачылган көмеш алкалар, беләзекләр, йөзекләр...”

Талантлы ювелир белән берлектә аның портфолиосындагы сурәтләрне барлыйбыз. Рәвкат Азат улының  иҗади фантазия­се чиксезлегенә, осталык дәрәҗәсе биеклегенә гаҗәпләнәсе юк. “Менә бу үзегез иҗат иткән үзенчәлекле көмеш беләзеккә нәрсә язылган?” – дип сүз катам. Р.Мөхәммәтшинның хәтере бик яхшы, ул бер мизгел эчендә: “1999 елны ясалган әлеге беләзеккә: “Дан һәм уңыш һәм хакимлек, һәм саулык, һәм бәхет, һәм озын гомер, һәм Аллаһы Тәгаләнең игелеге моңа ия булучыга һәрчак!” – дигән теләк язылган. Мин бу игелекле теләкне борынгы Болгар җирендә табылган кара савытындагы язмага карап яздым”, – дип аңлата.

Аның тарафыннан хатын-кызлар өчен иҗат ителгән  заманча бизәнү әйберләренең тулы җыелмаларын күреп сокланучылар бихисап, араларында музыкантлар да шактый. Мөгаен, аларга останың металлга салган гармония моңы, көйләр аһәңе яхшы ишетеләдер, югыйсә мәшһүр дирижер В.Спиваков та талант иясенең тулы бер ювелир җыелмасын бер мизгел эчендә сатып алмас иде.

Теләсә кемне җәлеп итәрлек югарылыктагы бизәлешле, бик кечкенә Коръән савытлары да – берничә төрдә, аларның берсе, иң матуры һәм иң катлаулы бизәклесе Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиевкә дә һәдия ителгән. Этник-мәдәни феномен дәрәҗәсендәге ювелир әйберләре дә беркемне дә битараф калдырмаслык югарылыкта, болар – күләмле Татарстан гербы, Симферополь хәзинәсендә табылган энҗе бөртекләре белән бизәлгән Коръән савыты репликасы, Җүкәтау хәзинәсендә табылган көмеш беләзек, инде инкыйлабка кадәр үк борынгы Болгар җирендә табылган Коръән савыты репликасы, Кашгар алкалары, чылтыр чулпылар, асылташлы муенсалар, көмештән ясалган декоратив төймә-сәдәфләр, кыйммәт ташлы йөзекләр, борынгы балдаклар, көмеш сынчыклар, болгар хатын-кызларының алтын, көмеш яисә алтын йөгертелгән көмеш алкалары, тоташ яки тоташ булмаган беләзекләр, җиңсә, пута, яка өчен каптырмалар, муен-чигә асылмалары, тастар инәсе, чигә асылмалары, түштамгалар, тәңкәле булавка, хан киеме ансамбле өчен махсус иҗат ителгән ир-ат баш киеменә кадап куя торган эгрет һәм “Эрмитаж”дагы литография буенча, нәкъ бер ел дәвамында күчереп ясалган яка чылбыры, башка төрдәге, техник яктан бик катлаулы яка чылбырлары... Борынгы бер яка чылбырына  оста  алты йөз таш-каш беркеткән, димәк, алар өчен алты йөз данә кечкенә генә  кысаны да зур тырышлык куеп ясарга кирәк булган бит!

– Татар ювелир бизәнү әйберләренең тылсымы – минем “чирем”. Борынгы болгар һәм татар бизәнү әйберләре ясалышын тулысынча беләм. Аларны ясаганда “эч бизәге” дип аталган символны да еш кулланам, узган гасырларда адәмнәр кешеләрнең җаны аларның эчләрендә урнашкан дип фикерләгәннәр һәм шуңа күрә тәннең шушы өлешен яклаучы, саклаучы тылсымлы билгене дә уйлап тапканнар, – ди иҗатчы. – Ә  менә XV гасыр ханбикәсенең тәкыя­-таҗын, испан сәяхәтчесе һәм язучысы Гонсалес де Клавихоның “Сәмәркандка, Тимур сараена сәяхәт көндәлеге” хезмәтендә җентекләп тасвирланган, төрле төстәге, кырланган асылташлар беркетеп ясалган тәкыя-таҗын һәм тукымага тегеп куелган бу бизәнгечнең баш түбәсе өлешен иҗат итү тагын да мавыктыргычрак булды. Аның  өчен шушы тарихи чыганакны зур игътибар белән өйрәнеп чыктым. Ул – испан илчелегенең 1403-1406 елларда ничек итеп Тимур сараена барулары хакындагы  зур  язма, бүгенге көндә Мадрид милли китапханәсендә саклана һәм урта гасыр әдәбиятының алтын фонды булып санала. Гомумән, тарихи мәгълүматлы әдәбият – игътибар үзәгендә. Мәсәлән, 1767 елда Екатерина II Казанга килгәч, татарлар  аңа үрдәк сынлы сыңар алтын алка бүләк иткән, бәлкем, ул аны үзе үк кайдадыр  күреп ошаткандыр. Шул  сәбәпле әлеге алка инде сыңар булса да, патшабикәгә бүләк ителгән. Мәскәүгә кайткач та, ул аны рус ювелирларына күрсәтеп, алканың ишен  ясатырга  уйлаган, әмма рус ювелирлары аны кабатлап ясый алмаячаклары хакында әйткән. Мондый катлаулы алканы ул чакларга кадәр үк  болгарлар  ясап  калдырган  булып  чыга бит... Рус зәркәнчеләренең алкадагы  имән чикләвегенә охшаш өч өлешне фәкать бүлеп, башка төрле, җиңел һәм бик тә гадиләштерелгән алтын алкалар ясап кына, Екатеринаны  ризалаштырганнары да мәгълүм. Ювелир әйберләре дәүләтнең никадәр дәрәҗәдә үсеш алганын күрсәтеп торган, теге яисә бу цивилизацияләрнең техник үсеш көче биеклегенә ишарә иткән билге дә әле.

Танылган ювелир үз эшләнмәләреннән Болгарда “Металлдагы җыр” күргәзмәсен ачкан. Казан, Мәскәү музейларында һәм галереяларында оештырылган күргәзмәләрдә, Париж, Пиза  шәһәрләрендә узган  күмәк күргәзмәләрдә, 2012 елны Оман солтанаты башкаласы Маскатта ачылган Халыкара һөнәрчеләр фестивалендә дә катнашкан. Анда төрки дөньяның егермедән артык зәркәнчесе белән беррәттә үз иҗаты югарылыгын күрсәтеп, барысын да сокландырган! Ул Калининград шәһәрендә узган авторлы ювелир сәнгатенең I Бөтенроссия бәйгесендә дә җиңгән, ул иҗат иткән үзенчәлекле бизәкле Коръән савыты бәйгенең “иҗат эшен башкарудагы осталык” номинациясендә беренче урынга лаек булган.

Оста үз һөнәрендәге технологик алымнарның барысын да кулланып эшли. Болар: уемлау, ашатып бизәкләү, чүкеп, сугып бизәү, үреп ясау, кисеп, сырлап бизәү, җепкер куллану, бик кыйммәтле ташларны һәм асылташларны кырлау... Татар ювелирлык сәнгатендә сирәк кенә кулланыла торган кайнар эмаль белән зиннәтләнгән эшләнмәләр дә ясый ул. Мәсәлән, аның “Шагыйрьгә” дип аталган йөзегендәге бизәкләр тәртибе генә дә ни тора! Йөзекнең кырларына Р.Мөхәммәтшин башта Хәят агачын, аннан соң аны чолгап алган Ойкумена, ягъни галәм, андагы уйлар океанын, астарак Каләм һәм аннан түбәнрәк саклавыч “эч бизәге” тамгасын уйган. Шулай ук нечкәдән нечкә алтын, көмеш, бакыр җеп-чыбык­ларны кулланып бөтермә бизәкләр ясау, челтәрле бизәм, бөртекле бизәм ясау ысуллары да кертелгән аның искиткеч эшләнмәләренә. 

– Эшләнмәләрегезнең күбесенә гарәпчә язмалар да чокыйсыз. Ә кайсы кодрәтле сүрәләрне барыннан да күбрәк үз итәсез?” – дигән соравыма ул:  

– Бөек Коръәннең 112, 113, 114 сүрәләрен язарга яратам, аеруча 113 сүрә – “әл-Фәләкъ”ны язуны үз  күрәм. Ул кара көчләрдән саклый торган  догаларның  берсе дә бит. Дөньяда “каты күзләр” бар, шуңа күрә бөтиләр ясалган да. 

– Димәк, сез үзегез дә, – дим талант иясенә, – һәрдаим догада, ә аларны сезгә кем өйрәтте?   
– Әбием заманында өч баласын җирләп, иренең Бөек Ватан сугышында һәлак булуы хакындагы хәбәреннән соң, бердәнбер баласын үзе белән алып, ризык­лы Үзбәкстанга чыгып киткән. Анда алты баласын берүзе тәрбияләп үстерүче мулла белән гаилә корган. Җәмилә әбием бик укымышлы иде, гарәп, латин, кириллица хәрефләр белән язылган язуларны укый белсә дә, анда ул укытучы булып эшли алмады, укытыр­га рөхсәт тә итмәгәннәрдер, күрәсең... Дин көчәйгәч, ул абыстай вазифаларын үтәде, һәрдаим намазда булды, миңа да мөселман догаларын  өйрәтте, аны барысы да бик хөрмәт итте, мәңгелеккә киткән вакытта, аның белән хушлашырга ярты Ташкент халкы җыелды...
Рәвкат Азат улының Татарстан мәдәнияте үсешенә керткән өлешен, фидакярләргә хас хезмәтен, күпьеллык тырышлыгын исәпкә алып, республика хөкүмәте, Мәдәният министрлыгы, медаль яисә шундыйрак орден тапшырылуы  мәгълүм түгел, шуңа күрә бу хакта аның үзенә дә сүз кузгаттым. “Әйе, бу – шулай”, – диде оста... Башка сүз әйтмәде.

Ул дәшмәс тә, ләкин талантлы  татар ювелирына, тырыш остага, булдыклы, хезмәтләре белән Татарстанның күп кенә музей диварларын  балкыта алган белгечкә тиешле кадер-хөрмәт, хезмәтләре өчен лаек бәяләмә кем тарафыннан күрсәтелергә тиеш икән соң? Гомумән дә, алтмыш еллык тарихында Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең кай­чан да булса берәр татар ювелирына тапшырылганы булдымы икән?! 

Әңгәмәбез ахырында мин  ювелирга күпкырлы иҗатындагы  күңелемә иң тәэсир иткән ювелир эшләнмәсен дә атадым. Бу – капкачлы казан рәвешендәге, көмештән коелган “Казан” исемле эксклюзив йөзек! 

– Мондый төрдәге йөзекләр эченә төрки халык, шул исәптән борынгы болгарлар, – ди Рәвкат Мөхәммәтшин, тәэсирләнеп, – дөге яисә ашлык бөртеге салып бүләк итә торган булган. “Казаныңда һәрчак ризык булсын!” дигән теләк инде ул! Изге теләк.

“Исемем “игелек” дип тәрҗемә ителә”, – диде талант иясе саубуллашканда. Шушы татар җирен үз итеп кайткан, биредә бик күп эшләр башкаручы игелекле иҗатчыга, борынгы болгар һәм татар ювелир әйберләре өслекләрен бөртек-бизәк кулланып ясаган кебек, барлык үтә дә катлаулы ювелир эшләнмәләрен бөртекләп-бөртекләп татар халкына кайтаручыларның берсе булган шушы остага, 2014 елны Мәскәүнең Карл Фаберже Мемориаль фондының Михаил Перхин Орденының Кече билгесе һәм Франц Бирбаум Орденының Кече билгесе тапшырылды. “Фаберже” фирмасына нигез салган Густав Фаберженың тууына 200 ел тулу уңаеннан Россия ювелирлык сәнгатенә олуг өлеш керткәне, иң югары иҗади казанышларга ирешкәне өчен бүләкләнә”, дип  язылган әлеге оешма  дипломына. 

“Бу бүләк минем өчен һич көтмәгән вакыйга булды”, – ди Рәвкат Мөхәммәтшин. Аны тапшыру өчен сәнгать белгече, ювелирлык сәнгате тарихчысы В.Скурлов Казанга, Рәвкат Азат улы янына махсус килгән. Сүз уңаеннан,  В.Скурлов әфәнде – Россия сынлы сәнгать академиясе академигы да, Фаберже эшләнмәләре буенча “Кристис” антиквариат йортының рус бүлеге белгече дә.

Рәвкат Мөхәммәтшинның эшлә­реннән нур ява. Алар үз катлаулы матурлыклары белән һушны ала. “Башкалар тормышына яктылык китерүче үзе дә күләгәдә калмый” диелсә дә, бу нисбәттән уйланыр­га җирлек бар: татар хөкүмәтенең дәрәҗәле һәм татарча язмалы бүләкләрен өләшүчеләрнең күңел күзе кайда, кеше кадере, осталарны тиешле дәрәҗәдә хөрмәтләү зарурлыгы кайда?!

Зилә  НИГЪМӘТУЛЛИНА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: