Мәдәни җомга

Тегермәннәр иленең хыялый Дон Кихоты

Көн саен ук булмаса да, атна саен диярлек берәр язучының, артистның юбилее билгеләп үтелә. Ә менә рәсем сәнгате дөньясында вакыйгалар бик еш булмый. Шуңа күрә һәрбер күргәзмәне түземсезләнеп көтеп аласың. Һәм рәссамнарның иҗатын күрергә интизар булган бер көнне гаять әһәмиятле вакыйга – Горький музеенда олпат рәссамыбыз Зөфәр Гыймаевның альбомын тәкъдир итү булды.

Ул «Заман» нәшриятында бик затлы кәгазьдә басылган. Төзүчесе һәм кереш мәкаләнең авторы – сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова. Альбомның эчтәлеге алтынга тиң. 


Рәссам Зөфәр Гыймаевны беренче чиратта портрет остасы буларак беләбез. Кылкаләм иясе геройларының холык-фигелен оста тотып ала һәм буяулар аша сәнгать сөючеләргә күрсәтеп бирә белә. Шулай итеп, иҗат китабында Габдулла Тукай чоры белән очрашабыз. Драматург Кәрим Тинчурин, беренче профессионал хатын-кыз артистыбыз Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның йөзләрендә татар театрын булдыру хыялын ачык күрәбез. Композитор Салих Сәйдәшевнең якты рухлы, зәңгәр күзләре кебек садә музыкасын ишеткәндәй булабыз. Олуг рәссамыбыз Бакый ага Урманченың сагышлы карашын тоябыз. Драматург Туфан Миңнуллинның тынгысызлыгына, эзтабар язучы Рафаэль Мостафинның тыныч сурәтендә дә ачык шәйләнгән милли геройларыбыз өчен йөрәк януларына шаһит булабыз. Ә бер биттә – тәүге хатын-кыз рәссамыбыз Гайшә Рахманколованың мольберты янында уйга бирелгән мизгеле. Киндере тамашачыга күренми. Гайшә ханымның хыял-ниятләре нинди икән? Картина кемгә, нәрсәгә багышланган? Зөфәр Гыймаев үзе дә күпләребез өчен сер йомгагы булган Гайшә апабызның портретын әнә шулай кызыктырырлык итеп сурәтләгән. Халыкчан акыл иясе Нәкый Исәнбәт, нечкә интеллигент Рифкать Бикчәнтәев, корыч тавышлы Марсель Сәлимҗанов, кыс­ка гомерле талант иясе Дамир Сираҗиев, нурлы йөзле Дания Нурлы, яшәү дәрте ташып торган Наил Дунаев... Татар мәдәнияте матур, затлы шәхесләргә никадәр бай! Ша­гыйрь Илдар Юзеев, композиторлар Сара Садыйкова, Мирсәет Яруллин, Фасил Әхмәтов... Бу мөхтәрәм шәхесләребез әле күптән түгел генә янәшәбездә иде. Аларның барлыгына куанып, үзебезне бәхетле тоеп яшәлгән көннәр кай арада узып киткән?! Ни аяныч, бүген күбесен шушы китап битләреннән күреп сагыныр­га гына калды. Рәссамыбыз Зөфәр Гыймаевка яраткан язучы, ша­гыйрь, артист, композиторларыбызның төсен саклаганы өчен мең-мең рәхмәт! Үткер күзле, нечкә күңелле оста гына шулай һәркайсын тере итеп күз алдыбызга китереп бастыра ала. Зөфәр аганың күңел нечкәлеге нәфис сызымнарда да, буяу төсмерләренең бер-берсенә сизелер-сизелмәс күчешендә дә, сурәтләрнең романтик рухында да ярылып ята. Останың студент чактан пантомима белән шөгыльләнүе дә бушка узмаганы күренеп тора. Кешенең хәрәкәтләрен, мимикасын укый белү рәссам Зөфәр Гыймаевка тирән психологизм белән сугарылган портретлар иҗат итәргә мөмкинлек биргән. Альбомда гап-гади кеше сурәтләре генә түгел, чор портреты, биредә тарихыбыз да, сәнгать, мәдә­ниятебез дә ачык чагылган. 

Белүебезчә, Зөфәр Гыймаев картиналар иҗат итеп кенә калмый, 1980 елдан бирле, Татарстан Рәссамнар берлеге идарә әгъзасы буларак, респуб­ликабызда рәсем сәнгатен оештыруга үзеннән зур өлеш кертә. Ә 2008 елда иҗатташлары рәссамнар саф сәнгать өчен көрәшергә һәрвакыт әзер торган намуслы кылкаләм остасы Зөфәр Гыймаевны берлекнең рәисе итеп сайлап куя. Җитәкче дигәндә, яңгырап торган корыч тавышлы, һәр сүзен өздереп әйтеп, үз артыннан меңләгән халыкны ияртергә сәләтле ялкынлы трибун, алдан күрүчәнлек сәләтенә ия нык ихтыярлы шәхес күз алдына килә. Альбомны игътибар белән карап чыккач исә, рәссам Зөфәр Гыймаевның бик нечкә күңелле, хисчән кеше булуына инанасың. Ләкин без еш кына әйләнә-тирәдәгеләрне, бигрәк тә аз сүзле кешеләрне җитәрлек дәрәҗәдә белмибез, беренче тәэсирләребезгә таянып фикер йөртәбез кебек. Чынлыкта, Зөфәр Гыймаев – һәрвакыт гаделлекне яклап яшәгән көрәшче рухлы шәхес.

Зөфәр кечкенәдән самолетта очу турында хыяллана. Һәм алты яшендә үк хыялын тормышка ашыра. Шулай бервакыт әнисе Фәрхиҗамал ашыгып-кабаланып эштән кайтып төшә. Урамда уйнап йөргән уллары Зөфәр белән Шамилне ияртеп, аэропортка Үзбәкстанга очучы туганын озатырга юнәлә. Анда, ике туган сөйләшеп, кочаклашып, бер заман Зөфәрнең юкка чыкканын сизми дә кала. Фәрхиҗамал апа олы улының юклыгын самолет күккә күтәрелгәч кенә абайлап ала. Абыең кая, дип төпчеге Шамилдән сорый. Ә Шамилнең теле ачылмаган әле. Сабый һавага күтәрелгән самолетка ишарәләвен белә. Инде самолет та күздән югалды. Ә Зөфәр юк та юк. Фәрхиҗамал апа кара кайгыга бата. Ә ул арада самолетта булган вакыйга – үзе бер кәмит. Очкычның гүелдәп күтәрелүен генә көтә дә, Зөфәр ипләп кенә кәнәфи астыннан үрмәләп чыга. Малайның елмайган тешсез авызын, мелт-мелт итеп ябылып-ачылган гөнаһсыз күзләрен күреп, апасы үзе кәнәфидән идәнгә шуып төшә. Сүз уңаеннан, Зөфәрнең тешләре кечкенәдән шулай начар. Малайлар белән антлар бирешеп, шыгыр­датып туфрак ашаганнарның нәтиҗәсе бу. Ә ул рейс Зөфәр белән Фәрхиҗамал апа өчен генә түгел, бөтен экипаж өчен бик истәлекле була. Бер заман күктә самолет яна башламасынмы! Тиз арада очкычны якын шәһәрдә утыртырга туры килә. Пассажирларны кунакханәгә урнаш­тыралар. Бу мәхшәрдә апалары Казанга, Зөфәрнең исән-сау булуын хәбәр итеп, телеграмма да сугарга оныта. Ахыр чиктә Гыймаевларга телеграмма ике тәүлектән соң гына килеп ирешә. Инде Зөфәрләре белән бәхилләшкән бичара ата белән ана кабат улларын таба! 

Алты яшьлек бала өчен Үзбәкстан – гүя чит планета. Андагы берсеннән-берсе биек мәчет манаралары, алардан ишетелгән азан тавышы, борынгы архитектура, зиннәтле сәнгать әсәрләре сокландыра. Тәннәрне көйдереп алган кояш җәфаласа да, урам тутырып үсеп утырган агачларның татлы, сусыл җимешләре барын да оныттыра. Шәрык базары үзе ни тора! Андагы нигъмәт! Рәт-рәт булып кавын, карбыз, гранат, өрек җимешләре тезелеп киткән. Колхоз базарындагы кишер, суган, кәбестә түгел инде бу сиңа! Яулыкларның ниндие генә юк! Ефәктән, йоннан тегелгәннәре, йөзем тәлгәшләредәй вак бизәклеләр, өрек җимеше зурлыгындагы эрерәк нәкышлеләр. Арадан берсе аеруча күңелгә кереп кала. Патшаларның зиннәтле йөзеге сыман вак-вак нәкышләнгән ефәк бу яулык шундый җиңел, кулыңнан ычкындырсаң, коштай очып китәр сыман. Малай яулыкның кош булып очып, әнисенең иңнәренә килеп кунуын күз алдына китерә. «Әниемнең ефәктәй озын чәчләре, моңлы күзләре янында зиннәтле яулык бик килешле күренәчәк», дип уйлый. «Хакы биш сум», дип сатучы малайның татлы хыялын бүлә. Кыйммәт икән шул, каһәр, дип сабый моңсу гына өйгә кайтып китә. Әмма шуннан соң ефәк яулык бер генә минутка да башыннан чыкмый: «Әнием затлы күчтәнәчне бик яратыр иде. Шамилне алып кайтканнан бирле, ул миңа карата никтер суынды. Бөтен тәм-том, матур кием, уенчык – елак Шамилгә. Ә ефәк яулык әнинең мәхәббәтен кайтарырга ярдәм итәчәк». Һәм бәләкәч акча эшләү әмәлен эзли башлый. Нәкъ шул вакытта күршеләр бәдрәф өчен чокыр казырга кеше эзли икән. Казучыга чокыр төбеннән чыккан һәр чиләк җир өчен 10 тиен түлиләр. Яулык алыр өчен 50 чиләк чыгарырга кирәк, дип күңеленнән тиз генә исәпләп ала да, бала алны-артны уйламыйча, чокырга төшеп китә. Унбер чиләктән соң малайның күз аллары караңгылана, күз алдында очкыннар уйный башлый. Аннары якты дөньяны кап-кара упкын йота. Малай ике тәүлектән соң гына аңына килә. Тәвәккәллеге өчен һәм исән калуы шатлыгыннан Зөфәргә биш сум бүләк итәләр. Казанга ул «Зәңгәр шәл»дәге Булат сыман бүләк белән кайта! 

Мәктәпкә керер вакыт җиткән. Җәй буе әнисенең туган авылы Шәткедә, күрше Күкидә иртә таңнан алып, төнге караңгыга кадәр малайлар белән уйнагач, шәһәр баласы Зөфәр үзе дә рус телендәге килеш, җенес кушымчаларын буташтыра башлаган. Шуның өчен мәктәптә беренче уку көнне үк «чаплашка» кушаматына лаек булган. Малайның каны кайнап чыккан. «Русчаны сездән дә әйбәтрәк беләчәкмен әле мин», дип йодрыкланган учларын чак кына тыеп калган. Шуннан соң акча җыеп, рус теле буенча өстәмә уку әсбаплары, китаплар сатып алган. Зөфәрнең рус теленнән «бишле»ләре арта барган саен, эленке-салынкы йөреп, кеше үчекләүдән башканы белмәгән ялкау сыйныфташларының ачулары кабарган. Зөфәр бу юлы да үз дигәненә ирешкән, сигезенче сыйныфка кадәр рус теле фәненнән аңа тиңнәр булмаган. 

Аннары Казан сәнгать училищесына укырга керә. Кечкенәдән сәламәтлеккә туймаган З.Гыймаев училищеда ныклап спорт, төгәлрәк әйткәндә, акробатика белән шөгыльләнә башлый һәм өченче курста ук дүрт кешелек төркемнәре акробатика буенча яшүсмерләр арасында Россия чемпионнары була. 

Беләкләр ныгыгач, читкә чыгып китсәң дә куркыныч түгел. Егет Ленинградка И.Е.Репин исемендәге сәнгать институтына юл тота. 1970 ел Казан сәнгать училищесы тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Бу елны Репин институтына Казаннан беренче килүләрендә берьюлы биш укучы – Әлфия Җәмилова, Евгений Дубицкий, Олег Сильянов, Фәрит Якупов һәм Зөфәр Гыймаев укырга керә. Репин институтына җиде-сигез тапкыр кереп карыйлар, ди. 35-36 яшьлекләр студент сыйфатында йөри икән. Училищедан соң ук институтка керү бәхетенә ирешкән безнекеләр алар янында сабый бала сыман күренгән булса кирәк. Сабый гына булсалар да, үзләрен кыерсытырга юл куймаганнар. Зөфәр Гыймаев, мәсәлән, рәсем имтиханын әйбәт тапшыру шатлыгыннан, батыраеп, билгеле бер көнне рус теле имтиханына керә. Рус телен су урынына эчә бит инде. Шуңа күрә авыз колакта. Горурлыктан күкрәге иягенә җитә язган. Ә профессор Казан егетен күрми дә. Аның имтиханны бирә алмыйча батып калырга тиешлеләр буенча үзенең планы бар. Зөфәр рекорд куярга әзерләнгән спортчы сыман, ашыкмый гына, алпан-тилпән килеп, профессор каршысына утыра, тәкәллефсез генә күзе төшкән беренче билетны ала. Әйләндереп карый. Шатлыгы вә горурлыгыннан күкрәге ияк турысыннан борынына кадәр үк күтәрелә. «Менә хәзер чатнатып җавап биреп һуштан яздырам бу профессорны», дигән сыман тирән сулыш алып сөйләргә генә әзерләнгән иде, «аңлашылды, икенче сорауга күчегез», дип кырт кисмәсенме теге.

«Юк, сез мине тыңламадыгыз ич», дип гаҗәпләнә, Зөфәр. «Сезнең белмәвегез миңа болай да аңлашыла», дип шаккатыра профессор. «Юк ла инде, беләм, сез мине махсус батырасыз», – дип, Казан егете һаман кыза бара. «Син, малай актыгы, авызыңны чамалабрак ач, ни дисәң дә, каршыңда – Мәскәү профессоры», – дип урыныннан ук торып баса мөгаллим. Зөфәр дә урыныннан куба. Мәскәү профессоры һәм Казан егете тана бүлешә алмаган ике үгез сыман күзгә-күз, борынга-борын карап тора. Шуннан соң Зөфәр профессорның күзләренә төкәлгән килеш һәм ачу белән, кулына очраган билетны ала бара, чатнатып сөйли бара. Өстәлдәге билетлар күзгә күренеп кими, яшь кенә егетнең үзсүзлелегеннән профессорның күзлеге маңгаена менә бара. «Чыгып кит, «өчле», дип бөтен ачуы белән, ярсып өстәлгә ишелеп төшә профессор. Ләкин гаделсезлекне өнәмәгән, үзсүзле һәм батыр Казан егетен ул озак вакыт хәтерләячәк әле...

Күпмедер вакыт укыганнан соң, студентларны остазларга билгеләү башлана. Зөфәрнең исәбе – атаклы профессор Евсей Евсеевич Моисеенкога керү. Әмма оста шәкертләр җыеп өлгергән, Зөфәргә урын калмаган. Ләкин максатчан, үзсүзле Гыймаев бирешергә җыенмый, профессорның өенә юл тота. Ишекне хатыны – танылган скульптор Рыбалко ача. Ябык, чандыр гәүдәле Зөфәрне күреп, кем син, бу черки кыяфәтең белән иремнең тынычлыгын бозарга ничек җөрьәт иттең, дигәнрәк караш ташлый. Кулында ташлар уйнаткан скульптор ханым аркылы узу «Али баба һәм кырык карак» әкиятендәге серле Сим-Сим мәгарәсенә үтеп керүдән дә авыррак булса да, Зөфәр атаклы профессор Моисеенко белән күрешү бәхетенә барыбер ирешә. Евсей Евсеевич ярты елдан соң укый алмаган берәр шәкертне куырга туры килсә генә урын бушаячагы турында әйтә. Зөфәр шуңа да риза. Моисеенко әлегә профессор Александр Дмитриевич Зайцевның остаханәсенә барырга киңәш итә. Зөфәр профессор Зайцев белән уртак телне тиз таба. Остаханәдә уңышлы гына укып йөргәндә, бер көнне Моисеенко чакырып алмасынмы! Максатчан Казан егете күңеленә кереп калган, күрәсең. Әмма Гыймаев инде Зайцев һәм аның ассистенты профессор Василий Васильевич Соколовны, рәсем укытучысы Леонид Васильевич Худяковны якын итеп өлгергән. Гафу үтенеп, Моисеенкога барудан баш тарта. Мондый илтифатсызлыкны исеме, таулардагы кайтаваз сыман, бөтен Советлар Союзына яңгыраган пеләш башлы Евсей Евсеевич кына түгел, Мисырдагы чал түбәле пирамидалар да күрмәгәндер, мөгаен. Моисеенко рус теле профессоры кебек ярсып ишелеп төшми, шулай да күңеленә якын ала һәм имтиханнарның берсендә яшь егетнең хәтерен яңарта...

И, хыялый, дуамал яшьлек еллары! Ни кызганыч, антлар ашап, сүзендә торучылар, самолетта саф күк йөзен күрергә хыялланучылар, ефәк яулык өчен гомерен дә кызганмаучылар заманын сагынып сөйләргә генә калды. Ватандашларыбызның ул еллардагы чын хыяллары, бер спортчының ялгыш адымы аркасында таралган акробатик фигура сыман, күз алдыбызда җимерелеп бара. Бүген сәнгать, мәдәният юлында ире профессор Моисеенконың тынычлыгын җан-фәрман саклаган скульптор Рыбалкодан, имтиханда батырырга торган рус теле профессорыннан мең мәртәбә хәтәррәк киртәләр калыкты. Алар рәхимсез тегермәннәр сыман иҗат кешесен – язучы, композитор, рәссам, артистларны китаплары, картиналары, нота дәфтәрләре белән бергә вата, сындыра тора. Гыймаев кебекләр, тегермәннәр иленең соңгы Дон Кихотлары сыман, сәнгатьтәге сафлык, гаделлек өчен көрәшә әле. Ләкин корыч канатлы тегермәннәрне әйләндергән җилләрнең кай тарафлардан искәнен чамалыйлармы икән? Мәсәлән, республикабыз рәссамнарын дүрт-биш берлеккә таркатып, һәркайсы юрганны үзенә тарткан арада, сәнгать фондының мал-мөлкәтен, күргәзмә залларын, остаханәләрне үзләштерә барган залимнәргә каршы көрәшеп кара! Рәссамнар үз куллары белән төзегән күргәзмә залыннан да коры калды бит инде! Бүген өч йөздән артык рәссамыбызга Кремльдәге «Хәзинә» милли галереясыннан башка җыелышып сөйләшер, үз иҗатларын күрсәтер өчен мәйдан да калмады. Олпат рәссам Зөфәр Гыймаевның альбомын тәкъдим итү дә Горький музееның кысан бер почмагында түгел, иркен, якты күргәзмә залында уздырылырга тиеш түгел идемени?! Бу вәзгыятьтә язучы, рәссам, композитор, артист буларак исән калуның бердәнбер чарасы – һәркемгә үз иҗатын югары дәрәҗәдә саклау. Рәссам Зөфәр Гыймаевның иҗат альбомы бу юлда күпләр өчен өлге-үрнәк булырлык.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: