Мәдәни җомга

Татарлыгың киемеңнән күренсен!

Таныш булыгыз – Дамир ага Хәйретдинов, 73 яшендә. Гап-гади татар карты.

Аның белән күрешү өчен ерак барасы юк – башкаланың Тукай урамындагы 5 нче йортка килеп керсәң, аның җыйнак кына кибетенә килеп эләгәсең. Шул ук йортта аның ательесы урнашкан. Ательеда эшләүче 4 ханым татар түбәтәйләре, чын татарча милли киемнәр тегә, кибеттә шулар сатыла. Кибеткә сәхнә киемнәре түгел, ә көндәлеккә кияргә яраклы, татар гомер-гомергә кияргә яраткан рәвешле киемнәр куелган: ханымнар өчен мул итеп тегелгән озын күлмәкләр, чигүле камзуллар, калфаклар, ир-атлар өчен казакилар, утыртма якалы күлмәкләр, чапан, чалмалар... 


Дамир ага Аксубай ягыннан. Яңа Кармәттә туа, Ямбайда үсә. Ни ашарга, ни кияргә булмаса да, бәхетле чаклар була ул. Колхоз елына бер икмәк бүлә. Гаиләдәге алты баланың берсе булган Дамир да 11 яшеннән колхозда эшләп үсә. Ветеринария институтында укып чыккач, Авыл хуҗалыгы министрлыгының төрле бүлекләрендә эшли, аннары Татпотребсоюзның Карповкада (Питрәч) ярдәм хуҗалыгын төзү белән шөгыльләнә һәм аны 13 ел җитәкли. Дөньялар үзгәреп, хуҗалыкның кирәге калмагач, авыл хуҗалыгы җимерелгәч, Дамирны да бер иптәше бизнеска чакыра. Беркадәр алып сату белән шөгыльләнгәч, ул үз эшен ачып җибәрергә уйлый. Шулай итеп, эш киемнәре тегү цехы барлыкка килә. Зур тегү фабрикалары ябылган чорлар. Ул берничә трестны 6-7 ел буе махсус эш киеме белән тәэмин итеп тора. Ләкин илдә эш киемнәрен дәүләт стандарты белән тегә торган зур предприятиеләр ачылгач,  бу эшнең дә файдасы калмый. Эш сөючән мишәр агае югалып калмый: 90 нчы еллар ахырында Тукай урамындагы 2 бинаны, инвестор булып, сипләргә ала. 2-3 ел дәвамында төзәтү эшләре бара. Уйлый да, шунда түбәтәйләр тегә торган остаханә ачып җибәрергә ниятли. Чөнки эш киеме  теккән тегүчеләр эшсез калган, ә машиналар тик яткан була. Чын татарча, сырган түбәтәйләр тегә алар. Аннан соң Тукай заманында яратып киелгән кәләпүшләрне тегәргә өйрәнәләр. Бүген остаханәдә 20 ләп төрдәге һәм  фасондагы  түбәтәй тегелә. Халык фикерен  тыңлап, милли киемнәр дә тегә башлыйлар. Дамир ага кибетендә олылар һәм балалар өчен искитмәле матур, уңайлы татарча кием-салым бар. Купшылары да, көн саенга киярлекләре дә. Бу киемнәрне киеп кунакка барыр­га да, намаз укырга да, урамда йөрергә дә була, алар әллә каян “Мин татар!” дип кычкырып тора сыман. Моннан тыш, дин әһелләребез өчен чапаннар, чалмалар да тегелә монда. Дамир ага үзе болай сөйли: 

– Кәләпүш тегүчеләр дә, дини-милли киемнәр тегүчеләр дә күп хәзер. Безнең киемнәр кай ягы белән аерыла соң? Әлбәттә, бәяләре белән. Халык сатып ала алырдай итеп тегәргә тырышабыз. Бәрхеттән, габардиннан, сатиннан, киҗе-мамыктан тегәбез. Төп сатып алучыларыбыз зур акчалы кешеләр түгел: әби-бабайлар, авыл муллалары... Пенсионерлар 7-15 мең акча ала, күп акчалары даруга китә. Әмма аларның матур итеп татарча да, шәригатьчә дә киенеп йөрисе­ләре килә. Исәпләп карасаң, 4 тегүчемә 25 әр меңнән 100 мең, цех җитәкчесе үз улым, аңа 30 мең, арендага 30 мең, 6% салым түлисе. Ай саен 150-170 мең чыгым. 30 көнгә бүлеп карасаң, көн саен 6-7 меңлек сату чыкмаска да мөмкин. Безнең 10 тегү машинасы бар, бер киемне тегәр өчен 2-3 төрле машина кирәк. Чигешләр өчен 300 меңгә япон машинасы алдык, ул үзе миллион ярым тора иде, кулдан алдык.

Тырышабыз инде үзебезчә... Халыкны чын милли киемгә киендерәсе килә. Кайсы халыкны алма, милли-дини бәйрәмнәре җитүгә, сандыкларыннан милли киемнәрен алып урамга шуны киеп чыгалар, безнең кебек оялмыйлар.  Мари, чуашлар да  шулай бит. Ә безнекеләрнең сандыклары буш! Татар хатыннары чәч-башларын туздырып, ачык түшле күлмәкләрдән, әле ботын да  ялтыратып йөри.

Менә соңгы араларда Миңнеханов  казаки кия башлады. Аңа карап бүтәннәр иярә. “Шундыйны тегеп бирегез”, – дип сорап килә башладылар. Бик рәхәтләнеп те­гәбез! Җитәкчеләр үз кием­нәребездән оялмаса, халык та кияр иде. Һичьюгы милли бәйрәмнәрдә,  зур чараларда үзебезчә итеп киенергә кирәк! Европача кәчтүм-чалбар,  очлы башлы ботинка кигән татарның татарлыгы күренми... Мәдәният министрлыгының да эше күптер инде, тик ул татарның гореф-гадәтләрен,  милли киемнәрен саклау юлында эшләргә тиештер дип беләм. Милләтне саклар өчен иң башта телне, гореф-гадәтне, киемне сакларга тиешбез. Чит илләрдән зур чараларга кунак булып милләттәшләребез бер дигән итеп татарча киенеп килә. Ә безнекеләр кими! Җитәкчеләр, министрлар милли киемнән йөз чөерә... Хет бер җитәкче килеп, хәлебезне сорашса иде, милли кием тегү эше белән кызыксынса иде.

Мин беркайчан да акча эшләүне беренче урынга куймадым. Без бәяләрне халык алырлык булсын дип куябыз. Алган кием ярамаса, алыштырып бирәбез. Акчасы җитмәсә, бәясен тагын да төшерәбез. Кайберәүләргә: “Алып кит, киеп кара, акчасын аннан соң китерерсең”, - дим.

Түрәләребез, депутатларыбыз милләтне, мәдәниятне саклыйбыз дип мактанырга ярата. Юк! Аны халык үзе, әби-бабайлар сак­лап килде – балаларга телне дә, динне дә алар өйрәтте, үзебезчә киенделәр, читек киделәр. Менә хәзерге яшь егетләргә әйтәм: түбәтәеңне киеп кил мәчеткә, татар икәнең күренеп торсын, дим. Алайса, урам буйлап сакалын җилфердәтеп кем килгәнен дә аңлап булмый – яһүдме ул, русмы, европалымы? Ә ул – үзебезнең татар булып чыга.

1997 елда “Тәкбир” хәйрия фондын оештырган идем. Фамилиям Хәйретдинов булуы да тикмәгә түгелдер. Эшләр яхшы барганда заманында 300-400 мең сум хәйрия өләшкән чаклар да булды, шөкер. Хәзер дә бер фляга булса да бал таратабыз. Тегү цехының кереме зур түгел.

Эшем шәһәр үзәгендә, мәчет якын, ашарга бар, өс-башыбыз бөтен. Иске булса да “Нива”м бар, ул миңа җиткән. 55 яшемнән намаз укыйм, ураза тотам, зәкят бирәм... Хатыным белән 4 бала үстердек. Аллага шөкер, миннән дә бәхетле кеше юк.

Эльмира СИРАҖИ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: