Мәдәни җомга

ТАТАР ТЕАТРЫНЫҢ РУХИ ӘТКӘСЕ

Татар театрының 110 еллыгы якынлашканда без юбилей мөнәсәбәте илә Габдулла Кариевне искә алабыз. Моның үз хикмәте, мәгънәсе бар. Габдулла Кариевне татар театрының мәгънәви нигезен салган, аңа форма биргән, театр уйнау - шамакайлану дип түбәнсетелгән заманда, "русның да яхшысы театр уйнамый" дип тәкрарлаган милләттәшләребезгә милли аң керткән, театрның асылын аңлаткан шәхес...

Татар театрының 110 еллыгы якынлашканда без юбилей мөнәсәбәте илә Габдулла Кариевне искә алабыз. Моның үз хикмәте, мәгънәсе бар. Габдулла Кариевне татар театрының мәгънәви нигезен салган, аңа форма биргән, театр уйнау - шамакайлану дип түбәнсетелгән заманда, "русның да яхшысы театр уйнамый" дип тәкрарлаган милләттәшләребезгә милли аң керткән, театрның асылын аңлаткан шәхес буларак беләбез. Г.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Х.Ямашев, В.Мортазин, С.Гыйззәтуллина-Волжская - барысы җитмешкә якын кеше 1912 елда бенефисы уңаеннан Г.Кариевкә биргән котлау хатларында тикмәгә генә аны "татар театрының атасы" дип атамаган.
1915 елда Г.Кариевнең бугаз чахоткасы алуы хәбәре тарала, аның тавышы бетә. Артистның бу хәлгә килүенә якыннары театр юлында күргән авырлыкларны, мәшәкатьләрне беренче сәбәп дип саный. Үзе дә ул: "Тузан эчендә урамнан җыйналган егет-кызларны уйнарга үгрәтә-үгрәтә, аларга кычкыра-кычкыра менә шулай булдым", - дия торган булган. Гомерен милли сәнгатебезгә багышлаган бу шәхеснең урыны, һичшиксез, бөек Тукаебызның янәшәсендәдер. "Г.Кариевнең татар теат­рындагы роле Г.Тукайның шигырь сәхнәсендә уйнаганыннан ким түгелдер", дип билгеләп үткән язучы, публицист Гаяз Исхакый. "Казанда Кариев тә икенче "Тукай булып үлде... Татар халкы үз арасыннан, үзе үстергән бердәнбер каһарман артистын бүтәнчә тәрбия итә алмады, кызганыч, чыннан да, фаҗигале үлем", - дип язган Кариевнең вафатыннан соң Ф.Сәйфи-Казанлы. К.Тинчуринның: "Гасырлар буенча эшләнә торган зур эшне, татар театрын тудыру эшен... Кариев унөч ел эчендә эшләде", - дигән сүзләре дә аның Тукаебыз белән охшашлыгын шәрехли төшә.
Габдулла Кариев (әтисе кушкан исеме Миңлебай Хәйруллин) элеккеге Чистай өязе Күлбай-Мораса авылында дөньяга килә. Иҗек танырга өйрәнгәнче, Коръәнне яттан белә. Зариф мулла, «мужик исемен йөртмәсен», дип исемен Габдуллага алыштыра. Тора-бара ул Карый фамилиясен ала (Коръәнне яттан белүче).
Г.Кариевнең тормышында Җаек чоры хәлиткеч роль уйный. Биредә ул мәдрәсә тоткан Мотыйгулла Төхфәтуллин шәкертләре белән аралаша, "Фикер", "Әлгасрел-җәдит", "Уклар" һ.б. беренче татар газета-журналларын нәшер итүче Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин һәм, ниһаять, булачак олуг шагыйребез Г.Тукай белән дуслашу, бергәләп әдәби-музыкаль кичәләр үткәрү нәтиҗәсендә, шәхес буларак формалаша, сәхнәгә якыная. Шуңа күрә 1907 елда Түбән Новгородка газета-журналлар сатарга баргач, Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендә бер төркем татар артистларының тамашасына мөкиббән булуы, үзе дә гомерен сәхнә сәнгате белән бәйләргә карар кылуы гаҗәп тоелмый. Оештыру сәләте көчле булып, ул үзе төркемнең җитәкчесенә әверелә. 1911 елда "Сәйяр" нигездә "Шәрык" клубында тамашалар куя башлаганнан алып, гомеренең соңгы тугыз елын нигездә Казаныбызда яши.
Тормышының тасвирламасы бик кыска булса да, эчтәлеге тыгыз. Бу вакыт эчендә Кариев драматургларны иҗатка этәрә. Г.Камал, мәсәлән, үзенең пьесаларын махсус "Сәйяр" өчен иҗат итә. Кариев белән хезмәттәшлек К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, М.Фәйзи, Ш.Камалларның да иҗат колачларын киңәйтә. Х.Гобәйдуллин үзенең истәлекләрендә бер пьесаның язылу тарихын бәян иткән. Спектакльдән соң Г.Кариев урамнан елап барган бер ханымны күреп, хәлен сораша башлый. Аңлаешлы җавап алмагач, аны үзенең таныш карчыгына алып бара һәм хатын аңа барысын да сөйләп бирә. Бичараны Казанның атаклы бае һәм типтерүчесе Әсрар Бәхтиев мәсхәрәләп куып чыгарган була. Кариев бу хәлне Камалга сөйли һәм яхшы сәхнә образы иҗат итү ихтималы турында әйтә. Шуннан Камал, "Өч бәдбәхет" драмасын яңадан эшкәртеп, "Уйнаш" исемле пьесасын яза. Спектакльне куялар. Бер кичтә спектакльгә Бәхтиев үзе дә килә. "Бу мине мәсхәрәләү, миннән көлү", - дип тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, тагын да көлкегә кала. Бай ролен Кариев үзе башкара. Бәхтиев үзен таныган икән, димәк, Кариев бик тормышчан уйнаган. Чыннан да, ул бөтен табигате белән реалистик характердагы артист була, сәхнәдәшләрен дә тормышчан уйнарга өйрәтә. Үзебезнең милли язучыларыбызны илһамландырып тору белән бергә, Кариев даими рәвештә рус, чит ил классикасына мөрәҗәгать итә. Репертуарга Островский, Гоголь, Горький, Мольер, Шиллерның әсәрләре алынуы туып килгән татар театрының офыкларын киңәйтеп җибәрә.
Кариев татар театры турындагы хыялын тормышка ашырып, Әшрәф Синяева, Нәфига Арапова, Ситдыйк Айдаров, Габдрахман Камал, Фатыйма Ильская, Хәмит Колмәмәт һ.б. күп кенә талантлы яшьләрне сәхнәгә тарта. Татар театрында беренче булып режиссура сәнгатен башлап җибәрә һәм аның нигезен сала. "Сәйяр" артистлары Идел буе шәһәрләрен йөреп чыга, Кавказ, Урта Азиягә, Урал, Себер шәһәрләренә кадәр бара. Озын юллар аша халык белән араны якынайтырга, театр сәнгатен киңрәк җәелдерергә омтыла. Театр аша җирле халыкларга мәгърифәт нуры тарата, үзләрендә сәнгатьне сөйгән яшьләрнең оешып театр уйнауларына сәбәпче була. "Сәйяр"нең Казандагы зур абруе турында әйткәндә, "Шәрык" клубындагы чираттагы бер тамашадан соң, 1912 елның 8 мартында "Йолдыз" газетасында басылып чыккан кечкенә генә мәкаләдән чамаларга була. Анда билетлар сатылып бетеп, билет юклыктан ике йөзләп кешенең борыннарын салындырып өйләренә таралырга мәҗбүр булуы турында искәртелгән.
"Һәр спектакльгә рецензия булсын!" - Кариев әнә шундый бурыч куя, аны гамәлгә ашыру өчен, язучылар, тәнкыйтьчеләр белән алдан сөйләшә, аларны спектакльләргә тикшерү ясаган җыелышларга чакыра", - дип язган истәлекләрендә Ф. Ильская. Кариев тәнкыйтьтән курыкмый, кыйммәтле тәкъдимнәр ишетергә ашкына, димәк. Шул чор вакытлы матбугатында беренче татар спектакльләре турында шактый күп язмалар басылып чыгуы, алар театр тарихын өйрәнүчеләргә нигезле җирлек булганы өчен дә без Кариевкә рәхмәтлебез. Шулай да, "татар театры атасы" Г.Кариевнең бер хыялы тормышка ашмый кала. Ул театрның үз бинасы турында хыялланган була. Бу максатта хәтта атаклы Шамил йортын сатып алырга тели. Әмма дуслары, фикердәшләре аңа яңа бина төзи башларга киңәш итә. Г.Кариев ун мең үз акчасын бу максатка сарыф итәргә җыена. Әмма театр бинасын күрә алмый.
Татар театрына нигез салучыларның шушы кадәр эшне зур киртәләр аша үтеп башкаруларын исәпкә алганда, аларның кыйммәте бермә-бер арта. Тимер юл вагоннарында, кунакханә бүлмәләрендә репетицияләр үткәрү, корсакларында бүреләр улап торса да, сәхнәдә ашап күбенгән байларны тасвирлау. Билет тикшерүчеләрдән эскәмия астына качып, тотылсалар - куылсалар да, ыжгырып барган поездның вагонына яңадан үрмәләп менү. Губернаторлардан, патша жандармериясеннән, цензорлардан тамаша куярга рөхсәт ала алмаулары сәбәпле, берәр айлап бер шәһәрдән китә алмыйча ач ятулары - алар күргән михнәтләрне санап бетерә торган түгел. Әле шуларга үзебезнең кадимчеләрнең, карагруһчыларның эзәрлекләвен дә китереп кушсаңмы! Бервакыт Кариевнең "Йолдыз" газетасы нәшриятында кадими затлардан яшеренеп, чак кына үлемнән калуы истәлекләрдә искәртелгән.
Шул рәвешле театрыбызның нигезен салган шәхесләрне зур юбилейлар якынлашкан көннәрдә генә түгел, тоткан кыйблабыз дөресме, Кариевләр юлыннан тайпылмадыкмы, дип һәр көн саен исебезгә төшереп торырга бурычлыбыз. Ник дигәндә, Кариев билгеләгән бурычлар, ул һәм аның фикердәшләре җиңәргә тырышкан киртәләр бүген дә нигездә шул ук. Шуларның иң зурысы - наданлык, тупаслык, караңгылык­тыр. Кариевнең Камал белән Тукайның Мәкәрҗәгә баруы турындагы язмасына гына бер күз салыйк. Алар Тимершаһ әфәнде Соловьевның "Двухцветная" кунакханәсендә урнаша. Яннарына гәпләшеп утырырга Кариевлар да килеп йөри. Гамьле әңгәмәләрен күреп, кунакханә хуҗасы шигырь укуларын, җыр башкаруларын үтенә, чыгышлары күңеленә хуш килеп, тамашачылар да чакыра башлый. Шулай ашлары яхшыра, кадерләре арта барганда, гөнаһ шомлыгына бер гармунчы мишәр килеп чыга. Үзе гармунда уйный, үзе хатыннар тавышы белән мишәрчә әллә нинди урам җырлары җырлый икән. Халыкка бу ошый, кул чабалар, урындык дөбердәтәләр, "Двухцветная" ду куба. Бер мишәр гармунчысы затлы шагыйрь, җырчы, артистларга караганда ун мәртәбә зуррак уңыш казана. Кайбер танышлар Тукай, Камал, Кариевне: "Йөзе кара, шәп җырлый бит, ә?" - дип үртәп китәргә дә онытмый. Халык ошаткач, кунакханә хуҗасы мишәрне Мәкәрҗә буена җырларга ала, ә Тукайлар "эшсез" кала. Әйтерсең лә Кариев бүгенге хәлләрне тас­вирлап язган. Бүген дә затлы тамашаларда халык аз булып, очсызлы такмакчылар тулы зал җыймыймыни?! Бүген дә әдәби тел юкка чыга язып, аерым әрсез адәмнәр бер диалектта сөйләшүчеләрне сәхнә тирәсендә туплап, хәтта аны аерым халык итеп теркәргә хыялланмыймыни?! Ә бит Мәкәрҗәдә такмакчы мишәр тарафыннан "җиңелгәндә" үк, Тукаебыз танылган шагыйрь була. Кариевнең истәлекләренә караганда, Шәрәфләр Тукайның "Фикер", "Әлгасрел-җәдит"тә басылган шигырьләрен нәшер итү хокукын гомер буе үзләрендә калдырырга ясап, 30 сумга сатып алалар.
Проблемаларыбызның тагын берсе - драматургия. Үткән гасыр башында матбугатта драматургиягә карата фикерләр күп һәм алар нигездә бер үк эчтәлекле.Театрны театр хәленә китергән, аның кыйммәтен, дәрәҗәсен арттырган нәрсә комедияләр түгел, әхлакый драмалар, тарихи вакыйгалардыр, дип бертавыштан дигәндәй, кабатлый тәнкыйтьчеләр. Һәм репертуарыбызның тарихи пьесалар белән бизәлүен, язучыларыбызның гомумкешелек типлардан гыйбарәт әсәрләр иҗат итүен тели. Бүген дә татар тамашачысы Кол Шәриф, Бәхтияр Канкаев, Батыршаларны, Гази Заһитовларны сәхнәдә күрергә зар-интизар булып яшәмимени?! Бүген дә сәхнәләребездә милләтебезне бергә тупларга яраксыз, бер көнлек тамашалар тулып ятмыймыни?! Кариев юкка гына 1917 елда, татар театры тарихында беренче булып, иң яхшы сәхнә әсәренә конкурс оештырмаган. Аның шартларында халык тормышын тасвирлаган пьесаларга, шулай ук тарихи темаларга, татар, башкорт, казах халыкларының фольклор мотивларыннан файдаланып язылган әсәрләргә ихтыяҗның зур булуы әйтелә. Шөкер, Кариев керткән бәйге бүген "Яңа татар пьесасы" буларак дәвам иттерелә.
Сәхнә теле мәсьәләсенә дә җитди игътибар бирү сорала. Бүген урамда, кайбер матбугат чараларында, зәңгәр экраннардан ана телебезне гариплиләр. Бу вәзгыятьтә театрда саф татар теле ишетәсе килә. Әмма сәхнәләребездә дә еш кына телне җимерү, чүпләү күренешләре очрап, күңелгә шом сала. Истәлекләрдән күренгәнчә, Кариев сәхнә теленең надан, шапшак булуын яратмаган. Ул вакытта телнең чуар чагы, пьесаларда гарәп, төрек, фарсы сүзләре күп очрый. Артистларның ул сүзләрне әйтүләренә юл куймаска тырышкан.
Бүген без Казаныбызның иске аэропорт ягындагы бер урамына Кариев исемен бирдек. Башкалабызда аның исемен йөрткән Яшьләр театры эшләп килә. Аны да ничә еллар сукбайлыкта йөрттек, әлегә кадәр үз йорты, үз сәхнәсе юк. Чын-чынлап милли репертуарлы театрны шул хәлдә яшәтү үзе генә дә Кариев рухын кимсетүгә тиң. Ә югарыда санап үтелгән, "татар театрының атасы" билгеләгән бурычларны тормышка ашыру өчен безгә, ай-һай, бик күп эшлисе әле. Иң беренче шуны аңлау зарур - Габдулла Кариев татар театрының офыкларын төрлечә киңәйтергә тырышты, аның рус, чит ил драматурглары әсәрләренә мөрәҗәгать итүе, рус режиссерларын, художникларын эшкә чакыруы да моны раслый. Әмма ул һәрвакыт халкына тугры калды. К.Тинчурин сүзләре белән әйтсәк, Кариев театр эшендә һәр адым саен үзен халык һәм тарих алдында җаваплы санады.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Габдулла Кариев. В.Скобеев эше.
.Татар театрына нигез салучылар һәм Тукай. В.Федоров эше.
."Сәйяр" труппасы. Утырганнар (сулдан): К.Тинчурин, З.Тинчурина, Ә.Синяева, Г.Кариев, Г.Болгарская, режиссер А.Михайленко. Басканнар: Г.Мангушев, З.Солтанов, Х.Колмәмәт, Б.Болгарский, С.Айдаров, Н.Арапова, Камал I, Камал II. Алдагы ике кеше - билгесез. 1917 ел.
.З.Тинчурина, Н.Арапова, Г.Кариев, Г.Болгарская, Ә.Синяева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: