Мәдәни җомга

Сөйкемле сөякле Мөдәррис

Шәмәрдән исеме «шаһ» һәм «мәргән» сүзләреннән торып, батыр егетләр шаһы мәгънәсен аңлата, диләр. Бу исем Саба районы Шәмәрдән бистәсендә туып-үскән кешеләрнең язмышына да йогынты ясамый калмагандыр.

Чыннан да, Шәмәрдән туфрагыннан яралган рәссам Мөдәррис Минһаҗев – үзе бер батырлык үрнәге. Ул кырык, алтмыш яшендә дә тормышын кискен үзгәртергә курыкмый торган кыю, остаханәсенә бикләнеп тыныч кына иҗат итүне белмәгән, тынгысыз, республикабыз рәссамнарын оештыруда шактый тырышлык күрсәткән бик уңган-булган шәхес. Мөдәррис исеме үзе үк аны иҗатташларына баш, сәнгать сөючеләргә остаз булырга әйди сыман. 

Шәмәрдәндә элек-электән көмешче зәркәнчеләр яшәгәне билгеле. Шул якның чишмә суларын эчеп, «яшел бишегендә» тирбәлеп үскән Мөдәрриснең рәссам булып китүе дә тикмәгә генә түгел. Өстәвенә, М.Минһаҗевнең ниндидер бер сөйкемле сөяге бар. Аның кашларын җыерып ачуланган чагы булмый торгандыр, йөзендә һәрвакыт сөйкемле елмаю балкыр. Мөдәррис әфәнде кеше күңеленә юлны җиңел таба. Шуның белән тормыштагы байтак киртәләрне авырлыксыз үтеп чыга. Менә шундый шат күңелле, хыялый, хисчән, ихлас һәм бик эшчән егет Мөдәррис Минһаҗев хәзер Казаныбызда яши. 

Башкалабызга күптән түгел генә күченеп килсә дә, ике иҗат күргәзмәсен оештырырга өлгерде. Аның берсе Казаныбызның үзәгендә Кол Шәриф мәчетендәге Татар шәмаиле галереясында булды. Аны ачу тантанасында тарихчылар Фаяз Хуҗин, Рафаэль Вәлиев, академик Индус Таһиров, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Җәүдәт Сөләйманов, шәмаил, тугра сәнгатьләрен торгызучы Нәҗип Нәккаш катнашты. Дөресен генә әйткәндә, бу олпат шәхесләрнең күбесен казанлыларның күргәзмәләрендә дә сирәк күрергә мөмкин. Әле генә Лениногорскидан күченеп килгән М.Минһаҗевнең иҗат экспозициясендә шундый затлы кунакларны күрү, алардан саллы мактаулар ишетү бераз гаҗәп тә тоелды. Хәер, экспозиция моңа, чыннан да, лаек иде. Үзәктә – татар орнаменты, гасырлар кичкән, төрки тарихыбыз һәм Ислам мәдәниятен берләштергән күркәм милли бизәкләр. Шуларга өстәп, Мөдәррис әфәнденең сөйкемле сөяген дә кушсаң, әле ничек күргәзмәгә президент, премьерлар килми калган, дип гаҗәпләнеп куясың. 

Чынлыкта, татар орнаментлары – Мөдәррис Минһаҗев иҗатының бер тармагы гына. Рәссамның картиналары меңнән артык, һәркайсы милли хис белән сугарылган. Анда Сөембикә ханбикәбезнең халкыбыз өчен өзгәләнүләре дә, изге Болгар, Биләр шәһәрләре белән бәйле манзаралар да, милләтебезнең бай мәдәнияте дә чагыла. Әмма Минһаҗев иҗатын индустриаль пейзажлардан башлап җибәргән. Аннан да гаҗәбрәге, рәссам милли асылыбызга чагыштырмача яңа төзелгән Түбән Кама шәһәрендә кайткан. Менә шуннан соң иҗаты милли төсләр белән балкып ургып үсеп киткән дә инде. 

Кылкаләм остасының дөньяга күзләрен ачучы, аны асылыбызга кайтаручы шәхес – ияләр – Шүрәлеләр, Су аналары белән «җенләнгән» рәссам Әхсән Фәтхетдинов. Ул Мөдәррисне серле татар театры дөньясы белән якыннан таныштыра, шагыйрь, язучыларыбыз белән очраштыра, аңа татар фольклорының матурлыгын, байлыгын ача. Һәм милли төсләр балкышыннан башы әйләнгән егет мәхәббәтен эше белән раслый башлый – мәктәп, училище, китапханә һәм башка җәмәгать биналарының интерьерларын татар бизәкләре белән рәсемли. Бер үк вакытта Түбән Кама балалар иҗат үзәгендә кыз һәм малайларга рәсем серләрен өйрәтә, кичләрен исә рәссам булырга хыялланган өлкәнрәк яшьтәгеләргә күптәнге хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә. 

Шулай иҗтиһат итеп, Түбән Камада егерме ел сизелмичә дә узып китә. М.Минһаҗевнең абруе елдан-ел үсә бара. Милли тормышыбызның бер генә вакыйгасы да аннан башка узмый. Мәктәпләр, училищелар, югары уку йортлары М.Минһаҗев белән очрашуга чират тора. Шәһәр башлыклары кул биреп исәнләшә, хәл-әхвәлен, иҗат планнарын белешә. Рәссам халыкны ышандырырлык итеп, ялкынлы сөйли, ә аннан да мөһимрәге, әйткән сүзендә тора белә. Мондый егетне ничек инде хөрмәт итмисең?! Әмма җәмәгать эшләре киңрәк колач ала барган саен, рәссамның иҗатка вакыты азрак кала бара. «Туй генералы» булып бер чарадан икенчесенә йөрү өчен дөньяга яралганмын икәнмени, җирдә миннән нинди эз калыр, дигән сорау көннән-көн ешрак күңелен кимерә башлый. Һәм Мөдәррис Минһаҗев тынычрак җиргә күченеп китү турында уйлана. Шунда олпат рәссамыбыз романтик пейзаж остасы Мәснәви Хәйретдиновның сүзләрен исенә төшерә. Мәснәви ага Лениногорск шәһәрен үтереп мактый, үзе матур, сәнгать училищесы бар, кирәксез, артык ыгы-зыгы юк, дия-дия Мөдәрриснең күңелендә Лениногорскига карата мәхәббәт уяткан була. Озак уйламыйча, Түбән Камадагы егерме еллык тормышны үткәндә калдырып, рәссам Лениногорскига яшәргә күченә. 

Башлыклар белән сөйләшүдә тәҗрибә туплап өлгергән Мөдәррис биредә дә туп-туры шәһәр башлыгына керә. Мәдәният идарәсе башлыгы, баш архитектор, баш рәссам урыннарын тәкъдим итәләр. Әмма Минһаҗевнең, ниһаять, җиң сызганып иҗат итәсе килә. Шәһәр хакимияте җитәкчесен аптырашта калдырып, ул гап-гади мәктәпләр, училищелар, китапханәләр интерьерларын бизәкләүгә керешә. Монда да абруе «Йомры күмәч» әкиятендәге камыр кебек көннән-көн үсә башлый. Биш-алты елдан соң шул ук шәһәр башлыгы фатир да, йорт ишегалдында гына остаханә дә бирә. Күргәзмәләр, концертлар, презентацияләргә йөрү башлана. Монда да М.Минһаҗевне кулда гына күтәреп йөртәләр. 

Җитмәсә, Мөдәррис – егерме биш ел Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм бүген аның рәисе Зөфәр Гыймаевның уң кулы, ышанычлы ярдәмчесе, ягъни беренче урынбасары. Тынгысыз М.Минһаҗев Татарстан Рәссамнар берлегенең көньяк-көнчыгыш бүлекчәсен эшләтеп җибәрә, ягъни Лениногорск, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы, Актүбә, Зәйдә яшәгән рәссамнарны бер йодрыкка җыеп-туп­лап торучы, кайгыртучы, иҗат үсешләре өчен мөмкинлекләр тудыручы алыштыргысыз бер кешегә әйләнә. Минһаҗев Бау­лыда, Азнакайда, Ютазыда, Лениногорскида рәссамнар өчен пленэр-симпозиумнар үткәрә. Унбиш-егерме рәссамны җыеп барып, егермешәр көн иҗат итәләр, араларында татарлар гына түгел, рус, мари, чуаш рәссамнары да була. Алар Татарстаныбыз табигатенә сокланып, Биләр, Болгар кебек тарихи һәйкәлләребезнең дөнья йөзендә барлыгын белеп, сурәткә алып китә. Иҗат иткән картиналарын бүләк итеп калдыралар. Рәссамнарга илһам өстәлә, булачак картиналары өчен эскизлар ияреп кайта, Баулы, Азнакайларда исә картиналар галереялары үскәннән-үсә, яңа сурәтләргә баеганнан-байый бара. 

Сөйкемле сөякле Минһаҗев пленэр-симпозиумнар оештыруда заманча эшләргә өйрәнгән, ягъни Мәдәният министрлыгыннан, Рәссамнар берлегеннән акча сорамый, бөтен чыгымнарны район хакимияте күтәрә. Район башлыклары олпат рәссамнарның картиналар бүләк итүләренә шатланып, рәхмәтләр әйтеп кала. 

Казанга килүе булды, М.Минһаҗев Буа Татар драма театры җитәкчесе Раил Садриев белән берлектә Буа районы Толымбай авылында да шундый бер симпозиум уздырып өлгерде. 

Ураза башлануга карамастан, 15 майда Чистайга барырга җыеналар. Чистай җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы кылкаләм осталарын үзе чакырган. Районның 22 авылында иҗат итеп, 22 мәчет сурәтен киңдергә иңдерү турында килешкәннәр. Соңыннан картиналардан галерея оештырмакчылар. 

...Әмма көннәрдән бер көнне Лениногорскида да «туй генералы» тормышы туйдыра башлый. Нәкъ шул вакытта Казанда Татарстан Рәссамнар берлеге һәм Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе арасында көрәш кискенләшә. Республикабызның кылкаләм осталарын туплап торучы олпат рәссамыбыз Зөфәр Гыймаев иҗат өчен шактый зыянлы булган бу кирәксез ыгы-зыгыдан туеп, Россия берлегенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе урынында милли җанлы фикердәшен күрәсе килә. Һәм ул тынгысыз, нәрсә башласа, шуны булдыра торган рәссам Мөдәррис Минһаҗевне Казанга килергә кодалый башлый. Татарстанның халык рәссамы, респуб­ликабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты, иң мөһиме, иҗат, эш дәрте ташып торган Мөдәррис, чыннан да, җитәкче урынга туры килә. Аңа кадәр бер ел элек ул вакыттагы җитәкче Аршинов безнең Минһаҗевне, синең кебек шат күңелле, эшлекле кешеләр безгә бик кирәк, дип Россия берлегенең Татарстан бүлекчәсенә дә кодалап керткән була. Мөдәррисне рәис итеп билгеләсәләр, ничек әйбәт булачак иде, ике берлек арасындагы ыгы-зыгыларга, ниһаять, чик куелып, иҗат мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирелә башлар иде, бәлки. 

Хәлиткеч корылтайга берничә көн алда гына Минһаҗевкә Президентыбызның котлау хатын да тапшыралар. Ул да корылтай вакытында тынгысыз рәссамыбызның абруен күтәреп җибәрә һәм, казаннар карышса да, ул вакыттагы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сөйкемле сөякле Минһаҗевне сайлауга керттерә. Әмма казанлылар Мөдәррисне чит күрә, Россия берлегендә нибары бер ел элек кенә теркәлүен, Лениногорскида яшәвен, тагын әллә нәрсәләрне сылтау итеп, рәислеккә үткәрми. Күпчелек тавышны Илнур Сираҗиев җыя. Россия Рәссамнар берлегенең республикабыз бүлекчәсен бүген ул җитәкли. 

Дөресен генә әйткәндә, башта рәссам өстенә салкын су сипкәндәй була. Күңелдән чыккан ихлас елмаюы, егетләрчә өздереп әйткән төпле сүзе, тәвәккәллеге, тырышлыгы моңа кадәр бөтен ишекләрне ача торган иде бит. Мөдәррис бик яшьли әнисез кала һәм үги анасы Факиһә белән үсә. Ике кыз бала, өч яшьлек Мөдәррис, җиде айлык Тәбризгә әни булып килер өчен нинди кыюлык кирәк! Факиһәнең тол калган Мөхетдингә кияүгә чыгуына да Мөдәрриснең ерык авызы сәбәп булмадымы икән. Шулай бервакыт Факиһә кәнфит, перәннекләр тотып сабыйлар янына керә. Баллы кәнфиткә алданып дөньясын оныткан баланың елмайган тешсез авызын күрә дә, күңеле тулып елап җибәрә. Шуннан соң бу хәсрәтле йорттан китә алмый, балалар хәсрәтен тарату өчен бөтен көчен куя. Мөдәррисне ул эчкерсез елмаюы өчен «Ии хыялый» дип башыннан сыйпап назлый торган була. Ул гына түгел, авылдашлары да капка төбендә үткән-сүткәнгә елмаеп утырган нарасыйны сөеп китә. Сөйкемле сөякле Мөдәррисне гел мактап үстерәләр. Егетнең исә, мактаган саен көче, иҗат дәрте артканнан-арта бара. 

Әмма Казан башка... Ут яктысына җыелган күбәләкләр сыман, дәртле, моңлы Казаныбызга ымсынып килгән байтак иҗатчыларның, күңелләре сынды, өметләре киселде. Казан аяусыз, Казан рәхимсез. Ул талантларны, аларның үткәндә кылган биниһая эшләрен танымый, берәүне дә кызганмый, берәүгә дә ярдәм кулы сузмый, баштан сыйпап үстерми. Иҗат сәләтең, эш куәтең белән башкалардан бер баш өстен торсаң исә, бөтенләй рәхим-шәфкать көтмә...

Ләкин М.Минһаҗев бирешергә җыенмый. Хәзер шәһәребезнең Попов урамында аның остаханәсе бар. Шунда көнне төнгә ялгап картиналар иҗат итә. Ял иткәндә самоварын гыжлатып ала да чәй эчәргә утыра. Тәрәзәсеннән бөтен Казан уч төбендәгедәй күренә. Мәгърур калага сокланып, казанлыларның күңелендә дә риясыз хисләрнең яңаруына ышана. Аннан соң урамга чыга. Җитмеш ягына чыккач, тормышында шундый кыю борылыш ясавына әле дә ышанып бетә алмыйча, һәм күзләрен балачактагыча зур итеп ачып, «Бәрәкалла! Казан ич бу!», дип тагын бер елмаеп куя. Күңеле егет чагындагыдай җилкенә! Хыялы ерак офыклар артында кереп югала... 

Тетрән Казан! Тыңлагыз, казанлылар! Сөйкемле сөякле Мөдәррис Минһаҗев монда да үзен күрсәтәчәк әле!..

Төкле аягың белән, рәссам!

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: